киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

шәлкемнәр / түгәрәк өстәл

Ялтыр машина һәм кәкере мөгезле тәкә…

Фәнзилә Җәүһәрова, Дамир Шәрәфетдинов һәм Римзил Вәли

23.06.2009
Римзил Вәли. Сабантуйларның иң кызу чоры җитте. 20 июньдә Казан шәһәренең 3 мәхәлләсендә (Аккош күлендә, Идел буе районының Каенлыгында, Дәрвишләр бистәсендә) иң зур сабантуйлар үтте. Аларның һәрберсендә йөз меңнәрчә кеше катнашты. 4 июльдә Ульянда – Русиянең дистәләгән төбәкләрендә яшәүче татарлар катнашлыгында федераль Сабантуй үткәреләчәк.

Сабантуй үткәрер өчен милләтнең оешканлыгы, хакимият даирәләре белән милли җәмәгатьчелекнең хезмәттәшлеге, төрле структураларның үзара килешеп яшәве һәм зур матди чыгымнар кирәк. Көрәштә җиңеп чыгучыга автомобиль, шулай ук кыйммәтле келәмнәр, суыткычлар, телевизорлар алу өчен бик күп акчалар кирәк. Ә аларны миллионнарча кеше эшсез калган чорда каян алырга?

Менә шушы гади һәм четерекле сорауларга җавапны бергәләп эзләү өчен без студиягә Сабантуй белгечләрен чакырдык. “Гасырлар авазы” журналы баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдинов һәм Татарстан мәдәният министрлыгының фольклор үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова бу хакта ни уйлыйлар икән?

Дамир Шәрәфетдинов.
Сабан туе – борын-борын заманнардан килгән бәйрәм. Ислам килгәнче ул Яңа ел бәйрәме дип аталган. Ни өчен әлеге бәйрәм урынына Нәүрүз килгән? Нәүрүз ислам дине белән үтеп кергән һәм Сабан туен язга таба күчергән.

Римзил Вәли.
Фәнзилә ханым, хәзерге Сабантуйларда мулла дога кылу белән Коръән сүзе белән башланганына игътибар иттем. Ул ярый торган эшме?

Фәнзилә Җәүһәрова.
Барлык сабантуйлар теге иясә бу авылның мулласы фатыйхасы белән азан әйтеп башлана. Бу күп кенә сораулар тудыра. Һичшиксез, ул азан белән башланманган. Бүгенге көндә Сабан туе аркылы исламга кайту, иманга кайту хәрәкәте күренә башлады. Күрәсең, халык аны гадәти итеп кабул итә. Бүген бу бертөрле күркәм гадәт булып формалашып килә.

Сабантуй һәрвакыт бертөрле булган дип әйтү – ул шактый бер катлы фикер. Һәр чор Сабантуйга да үзгәрешләр кертә, ләкин аның төп кануннарының берсе – бәйге бәйрәме. Бәйге бәйрәменнән дә бигрәк бүгенге көндә Казан арты авылларында Сабантуй мәйданы көне белән генә билгеләнми. Без хәзер бөтен дөньяга мәйдан формасын тараттык, аны кирәк дип исәплибез, ләкин шул ук вакытта һәр авылның үзенең үзәнчелекле Сабантуй алды бәйрәмнәре, йолалары бар.

Римзил Вәли.
Хәзер бармы соң бирнә җыю гадәте?

Фәнзилә Җәүһәрова.
Әлбәттә. Бирнә җыю – ул Сабантуйга машина кую дигән сүз түгел. Бирнә җыю – ул җәмәгатьчелек белән шушы бәйрәмне үткәрү өчен көченнән килгән бүләкне бирү. Батырга килен сөлгесе – иң зур бүләк булган. Бу традиция авылларда әле сакланган. Без 2008 елда Кукмара районына барып бу күренешне махсус төшердек, анда килен сөлгесен алмыйча бирнәчеләр-сөрәнчеләр китмиләр. Әгәр дә без бу этапны сакламыйбыз икән, без ипләп кенә Сабантуйны урыс авылындагы Сабантуйга әйләндереп калдырмакчы булабыз, ягъни тамашага әйләндерү.

Сабантуй – тамаша түгел. Аның бирнә җыю, Карга боткалары – нәрсәседер калган. Махсус документлар өйрәндек, алтмышынчы елларда Карга боткаларын бетерү өчен махсус идеология бүлегенең Сабан туен үткәрергә рекомендацияләр эшләнелә. Шушы ук вакытта без Сабантуйны җәмәгатьчелектән алып бетерәбез, аны спорт ярышына, бүләкләүләргә әйләндерәбез.

Режим Сабантуйда идеология күрә. Карга боткасын тыюның сүзләрен дә язып алганыбыз бар, тыючы парторг апалар белән аралашканнарыбыз бар. Алар: “Без ул вакытта гореф һәм гадәт дип түгел, ә Советлар Союзы кешесенең тамагы туйды, өйдән-өйгә ярма җыеп, ботка ашарлык түгел. Бөтен кешенең өендә ярмасы да бар, сөте дә бар, боткасын өйдә ашый ала”, дип әйтәләр иде..

Дамир Шәрәфетдинов. Кечкенә авылларда гына бетергәннәр. Зур авылларда алтмышынчы елларда Сабантуйлар булып торды. Сиксәненче елларда сабантуйлар кечкенә авылларда да уза башлады. Өч-дүрт йорты булган авылларда да, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән кунаклар җыеп, Сабантуй яңа тормышның бер билгесе кебек күренә башлады. Сабантуйны кайвакыт Сука бәйрәме дип әйтәләр. Ләкин бу тавтология. Бәйрәмнең исемендә сука түгел, сабан сүзе ята.
Дамир Шәрәфетдинов


Римзил Вәли. Язгы чәчү беткәч, ял итеп алу гадәте буламы бу бәйрәм?

Дамир Шәрәфетдинов. Әйе, шулай килеп чыга.

Римзил Вәли. Хәзер Сабантуй шәһәрләрдә үтә. Канадада, Нью-Йорктагы паркларда үтә. Шәһәрдә, паркта үткән пикниклар, стадионда оештырылган концерт-бәйгеләрне тулы мәгънәсендә Сабантуй дип атарга минем телем әйләнми. Борынгы бәйрәмне искә алу гына бу, минемчә.

Дамир Шәрәфетдинов. Бу бит аерым хуҗалыкка гына бәйле бәйрәм түгел. Ул табигать белән бәйле. Ләкин бу мәҗүсилек күренеше түгел, тәңгречелеккә якынрак тамаша.

Римзил Вәли. Сәяси системалар үзгәреп тора. Сабантуйлары үткәрү гадәте халыкның рухи тормышының бер өлеше. Ул барысыннан да озаграк яши торган чарага әйләнеп киткән.

Фәнзилә Җәүһәрова. Нәкъ шулай. Әгәр дә без аны Лос-Анджелоста үткәрәбез икән, ул әлбәттә, чәчүгә бәйле түгел, татарга гына бәйле. Ул татарның милли үзбилгеләнү чарасы булып тора. Шуңа күрә без борынгы матур күренешне аләм урынына күтәреп, милли бәйрәм - Сабантуй үткәрәбез.

Римзил Вәли. Сабантуйны хәзер интернациональ бәйрәм дип әйтәләр. Әйтик, Бөгелмәдә, Яшел үзәндә төрле милләт вәкилләре эшли. Алар да сабантуйны бик яраталар. Урыслар, мәсәлән, бу бәйрәмдә бик рәхәтләнеп катнашалар. Казан янындагы Вознесение авылында татарлар селкенмәгәч, урыслар җыелып, Сабантуй үткәрә башлады.

Фәнзилә Җәүһәрова.
Сабантуйның иң хикмәте – аның бәйге булуында. Спорт бәйгесендә теләсә нинди милләт вәкиле катнашып, җиңеп чыкса, бу беркемне дә гаҗәпләндерми. Татарның бер үзәнчелеге бар – без башка милләтләргә бик толерант халык. Безнең өчен милләт мөһим түгел. Кем тели, шул катнаша.

Дамир Шәрәфетдинов.
Элек-электән төп бүләк булып тәкә саналган. Ул җирдәге кояш рәвешендә кабул ителгән. Шуңа күрә җиңүчегә кыйммәтлерәк машиналар түгел, гадәт буенча тәкәне бирү урынлырак. Аның өстенә бай кеше батырга бүләк бирергә тели икән, бирсен.

Римзил Вәли. Тәкәнең мөгезе спираль булып бөгелеп тора. Ә спираль – ул мәңгек, кояш символы.

Дамир Шәрәфетдинов. Бик дөрес, зур мәртәбәле кешеләр турында шаяртып Алла Тәгаләнең кашка тәкәсе, дип әйтү дә очраклы түгел. Бөтен яшәү спираль буенча бара. Авыллар, Сабантуй мәйданы спираль буенча урнаша.

Фәнзилә Җәүһәрова. Хәтта безнең орнаментыбызда да кучкар күп. Ул бөтен төрки халыкларга хас символ.

Кызык кына мисал китерәсем килә. Курган өлкәсендә Өчкүл дигән авылда 1956 елда соңгы Сабантуй үткәрелгән булган. Интернеттан карадым, быел 6 июндә анда да Сабантуй булган. Аны авылның эшмәкәрләре җыелып оештырганнар. Сабантуй машинасыз үтте. Ләкин шушы авылның көрәшчеләр нәселе дигән бик үзәнчелекле төшенчә бар. Чөнки авылның көрәшчесе – ул әзерләнгән профессиональ көрәшче түгел.

Батырлар династиясе турында без Саба районында тикшерүләр алып барган идек. Бер апа сигез бала үстергән, шуның дүртесе – ир-ат. Бөтенесе нәселле көрәшчеләр. Шул апа иренең җиңеп алган сөлгеләрен, улларының алган сөлгеләрен, ул вакытта алар халыктан җыйган сөлгеләр – бөтенесен җыеп юган, үтүкләгән, алар - гаилә ядъкәре .

Римзил Вәли.
Профессиональ көрәшчеләр Сабантуйдан - Сабантуйга йөреп машина җыеп йөри диләр, сез моңа ничек карыйсыз? Кайбер җирдә үз егетләре өчен аерым көрәш, килгән кунаклар өчен аерым көрәш, һәм бүләкләр дә аерым. Монысына ничек карыйсыз?

Дамир Шәрәфетдинов. Андый тәҗрибә дә бар. Хәзер безнең татарча көрәш батырлары, сабан туй көрәше – ул күтәреп алып аркага салу.

Римзил Вәли. Кайбер җирдә хәзер малайлар көрәшә бит инде, малайлар көрәшкәч, җиңүче малайның җилкәсенә йорт куяны китереп салалар икән, шаяртып. Шуңа ничек карыйсыз?

Дамир Шәрәфетдинов. Бүләкләрне дә төрләндерүнең бер зыяны да юк. Малайларның үзләрен баһадир итеп хис итүе бик зур казаныш.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова. Мин моның белән килешә алмыйм. Ни өчен дигәндә татарның ышануында хәтта куян дигән исемне дә әйтү тыела. Чөнки татар ышануларында куян йортның бәрәкәтен җибәрүче җан булып исәпләнә. Балага элек-электән сөлге бирелгән, тастымал бирелгән, бала шуңа сөенгән, аны әнисенә алып кайткан, яулык бирелгән, аны әнисенә алып кайтылган. Бу үзе үк бик зур бүләк.

Шуңа күрә кайвакытта без бер-беребезне уздырабыз, яңалык кертәбез. Күп кенә сабан туе үткәрүчеләр безгә киләләр дә, юк, бу бөтен җирдә дә бар, безгә яңалык кирәк диләр. Ләкин сабан туеның бөтен хикмәте аның менә шундый тотрыклы, үзенә генә хас, үзенчәлекле, гомер бакый килгән сыйфатларында. Менә шушы бәйгеләребезне ычкындырмыйча, халыкны тамашачы итеп калдырмыйча, ә халык үзе рәхәтләнеп катнашып, уйнап, җырлап ял иттерергә тырышыбыз.

Мин үзем өченче класста укыганда сабан туйдан 10 йомырка алып кайткан идем. Шуның өчесен җырлап алдым, икесен сикереп алдым. Һәм шул 10 йомырканы әбинең, Фәнзилә алып кайткан йомырка дип, тәбә пешерүен, без алты бала, бөтен өебез белән тәбә ашауыбызны әле дә хәтерлим. Бәйгедә минем әти катнаша, әни катнаша, әти гер күтәрүче дип әйтә икән бала, әтисенең чыгышын карарга дип шунда бара икән, Сабантуйның асылы шунда.

Татар көрәшчеләре хәзер профессиональ көрәшчеләренә әйләнделәр. Һәр көрәш үз төрендә, үз методикасы буенча алып барылырга тиеш. Ләкин хәзер эшмәкәрләр ярдәме белән дә федерацияләр төзелә башланды. Дөнья чемпионатлары үткәрелә. Бу Сабантуеннан үскән спорт төре.

Римзил Вәли.
Балык бистәсе районында узган атнада Сабан туенда машина куймадык, диделәр. Анда җиңүчеләргә акча биргәннәр. Илһам Вәлиев - район башлыгы - пыяла витрина астында матур чигелгән, район гербы белән бизәлгән акча капчыклары куйдырткан. Яшел капчыктагы акча – беренче урыннар алучыларга, зәңгәрләре – икенчегә, кызыллары - өченче урынга. Бу кризис аркасында шулай, диделәр. Гаделрәк килеп чыкты бу бүләкләү.

Дамир Шәрәфетдинов.
Мин төп фикерне бүләкләргә кайтармас идем. Сабантуйны Олимпия уеннары белән чагыштыралар. Олимпия уеннары – саф спорт ул. Безнең Сабантуйның беренче өлеше – җырга, биюгә бирелә. Безнең Сабантуйның эчтәлеген баету турында сүз алып барырга кирәк.

Римзил Вәли. Фәнзилә ханым, Дамир әфәнде фикеренчә, Сабантуйда сәнгать, җыр, бию бик мөһим. Артистлар бу көннәрдә бик күп эшли. Һаман да алар өчен дә бәйрәм бүләккә, акчага әйләнеп кайта бит. Бу кризис шартларында акчасы булмаган колхозларга, авылларга профессиональ сәнгать, җыр, сәнгать программасын ничек тәэмин итәргә?

Фәнзилә Җәүһәрова. Сабантуй – ул бәйге һәм туй дидек. Туйда да бу кодагый җырлый, теге кунак бии. Гадәттә Сабантуйда сәхнә бушап тормый, якын тирәнең үз җырчысы, ягъни халыкның үз җырчысы менә, җырлый. Еш кына без профессиональ артистларны китереп, Сабантуйны тамаша әйләндерегә тырышабыз. Ә алар бушка килми. Бәлки, кирәк тә түгелдер.

Римзил Вәли. Әлбәттә, профессиональ музыкантны бәйрәмдә күрү-ишетү әйбәт. Ләкин, чыннан да, халыкның үзенең бәйгедә катнашу да кирәк.

Дамир Шәрәфетдинов. Сабантуй – ул бит шундый мәйдан, тамашачы юк анда. Мәхмүд Кашкариның сүзлегендә 300 артык Сабантуена каралган уеннар турында язылган. Кул алышу турында әйтәсе килә. Кул алышу буенча дөнья чемпионатлары оештырыла бит. Ә бездә Татарстанда андый чемпионатлар юк. Икенче – тауга чабышу. Безнең унике районда һаман бар ул. Тауга чабыш буенча дөнья чемпионаты уздырыла, ә бездә Буа чемпионаты да үтми.

Фәнзилә Җәүһәрова.
Сабантуйларыбыз безнең әле тагы да булыр! Әллә нинди хәлләр, әллә нинди хакимиятләр астында яшәгән татар сабантуйсыз булмаган. Әсирлектә дә Сабантуйны үткәргәннәр.

Римзил Вәли. Әйе, татар милләте исән булганда, Сабантуйны онытмас. Иң зур бүләк – анда катнашу. Хәзерге чорда бик зур бүләкләр таратудан бигрәк, бер бербезгә игътибарны көчәйтсәк, куәтебез дә артыр, күңелебез дә күтәрелер.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Maрат кайдан: Казан
16.07.2009 19:40
Лилиягэ.
Андый тэржемэчене кем тапкан сон? Гади котлау тугел, Президентныкы ич,текст белэн алдан таныштырып алырга кирэк иде. Эллэ тэржемэченен кузе начар курэ идемеикэн?

кем: Лилия кайдан: төркия
15.07.2009 15:27
Ә менә Төркиядәге Сабан туенда Татарстан президентының котлау хатын русчадан төрекчәгә тәрҗемә итүче Сабан туена яңа исем тапкан: "САБАТОЙ". Бөтен текстагы Сабан туе дип узган урыннарга САБАТОЙ да САБАТОЙ диде.:)

кем: Baturhan кайдан: ////////////////////
30.06.2009 19:18
Belki anıng doresrege Saban toydır?

кем: Rimma кайдан: Qazan
29.06.2009 20:37
жыен да, Сабан туе да булган. Сабан туе хезмэт бэйрэме дип коммунистлар бетермэгэн, хэтта ки узенчэлклэр кертергэ тырышканнар. Сабан туе колхозчыларны данлау, ин куп процент биргэн савымчыларны, сыер караучыларны булэклэугэ кайтып калган. Э Жыенны коммунистлар бетеругэ зур коч куйган, чонки ул татарны берлэштеруче чара булган. Жыен ул нэсел-ыру бэйрэме булган. Шул чарага туган-тумача жыелган, еллык нэтижэлэр ясалган, килэчэк планнар тозелгэн, бабайлар кинэшлэшеп тормышны ничек алып барабыз дип уйлашкан, фикер алышкан. Жыенны кайтару авыр булыр. Лэкин башкортлар Шэжэрэ бэйрэмен кочлэп булса да индерэ, бу да узенэ курэ жыен.

PS: Сания апа, дорес язылышы Сабан туе. Сабантуй дип урыслар гына эйтэ))))

кем: Нур кайдан: Казан
27.06.2009 18:21
Сания ханым чәчүдән соң сабан бәйрәме була алмый, сабан ул кырга чыгар алдыннан уздырылган бәйрәм. Сез хаклы, беренче буразнага йомырка да тәгәрәткәннәр. Бала-чага йомырка җыйган. Сабантуе шул ул. Ә җыен, чәчү бетеп, печәнгә чыгарга әле иртәрәк булган буш вакытта уздырылган. Җыен уздыру - яшьләрне таныштыру, сугышка әзерлек чараларын тикшерү - ат чаптыру
күч сынашу - көрәш, туганнар җыелышу һ.б. чараларга бәйле булган...

кем: сания кайдан: казан
25.06.2009 17:20
Нур эфэнде! "Жыен" дип козге уныш бэйрэмнэренэ эйткэннэр.Ул эле 17 елга кадэр шулай булган. Сабан туен чэчу алдыннан уздырганнар. Сорэн салганнар, буразнага пешкэн йомыркалар тэгэрэткэннэр. Бэлки бик дорес тэ эйтми торганмындыр. Энинен сойлэулэреннэн шулай истэ калган. 1 майда йомырканы без ускэндэ дэ пешерэ, кызарта иделэр. Лэкин анын инде Сабан туена бер монэсэбэте дэ юк.

кем: Каюм Насыйри кайдан: Яшел Узэннэн
25.06.2009 15:53
Турэлэр рохсэт иткэч, бераз акчасын биргэч, нигэ эйбэтлэп бэйрэм итмэскэ. Дилбегэне башлыклар гына кулдан тотса, Сабан туе Сэвит чарасына эйлэнэ. Э халык еш кына сарык кебек, тагаракка салганны кушэудэн башканы булдыра алмый.

кем: Нур кайдан: Казан
25.06.2009 10:32
Сабан туе ул язгы бәйрәм. Кайбер төбәкләрдә балалар 1 май көнне йомырка җыялар. Бу чын Сабан туе. Ә хәзерге Сабан туйлары ул - Җыен. Кечкенә чакта бар кеше дә җыенга барабыз дип сөйләшәләр иде. Нигә бу турыда сүз кузгатмадыгыз?!
Җыен сүзен урысчага күчереп карагыз әле, бу татар үсешеннән курыккан мәскәү түрәләре өчен - "праздник плуга" кебек көлкеле яңгырамый шул. Шушындый зур сөйләшүгә алынгач, барысы турында да иркенләп фикер алышырга иде. Мәсәлән, Җыен уздыру өчен нигә президент указы кирәк? Аннан башка да шәп уза иде бит әле...

кем: Cания кайдан: Казан
24.06.2009 15:58
"Сабан туе" дигэн матур исем булганда нигэ эле без татарча язып та хаман "Сабантуй" дибез. Ул бит Сабан туе! Казан да шулай сойлэшкэч безгэ нэрсэ кала инде? Сез ничек уйлыйсыз? Бу нинди кагыйдэдэн чыгып языла?
     

хезмәтләр:

подкастRSSmobile