киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Хәтәр һәм хәбәр

26.06.2009

Милли мәгълүмат чаралары гомуми басмалар белән көндәшлек иткәндә зур авырлыклар кичерә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең саны артса да, алар милли матбугатны бик аз укый.

“Татар барда - хәтәр бар” дигән мәкальне үзгәртеп, “Татар барда - хәбәр бар” гыйбарәсен ешрак әйтәбез. Соңгы көннәрдә генә Казанда булып яткан вакыйгаларга күз салыйк. Шәһәр һәм авыл, мәхәллә дәрәҗәсендә генә түгел, ә гомумкешелек өчен мөһим вакыйгаларга гына кагылыйк.

Җомга наркотиклар белән көрәш буенча халыкара көн дип игълан ителгән. Татарстанда бу афәт белән бик каты көрәшәләр. Хәтта бераз гына шәхес хокукын бозып булса да, урта һәм югары мәктәптә укучы яшьләрнең сәламәтлек хәлен тикшерәләр. Моңа каршы кеше хокукын яклаучылар күтәрелгәнен “Азатлык” сөйләгән иде. Шулай да, мөмкин булан кадәр күбрәк кешене тикшерергә омтылалар. Соңгы елда 100 меңнәрчә егет һәм кыз тикшерелеп, шуларның 400-ләбенең наркотик кулланганы билгеле булган. Бу әле укучы яшьләр һәм аларның да тикшергәннәре генә арасыннан гына табылган наркоманнар. Аз сан түгел ул.

Дөнья тәҗрибәсе һәм җирле мөмкинлекләр мәгълүмат ярдәмендә киң җәмәгатьчелеккә барып җитәргә тиеш. 26 июньдә “Яңа гасыр” наркотиклар куллануга каршы зур акция үткәрә. Әгәр дә агымдагы тормыш белән кызыксынсагыз, бу юнәлештә дә бик күп кызыклы нәрсәләр белерсез.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрдә “Казан Гранд отель” кунакханәсендә 20-30лап илдән килгән финанс белгечләре ислам кәсепчеләре катнашлыгында саммит үткәрделәр. Дин һәм икътисад финанс эшләре турында мондый сөйләшү беренче тапкыр оештырылгандыр.

Атна ахырында Казанга Русия прокуратурасының җинаять тикшерү комитеты вәкилләре килде. Җыен бандит, мафиозникның ниләр кыланганын һәм аларны ничек эләктерү турында федераль тикшерү комитетының коллегиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.

Миңтимер Шәймиев тә Русия тикшерүчеләре каршына чыгып, соңгы елларда Татарстанда 27 җинаятьчелек төркеме фаш ителү, 500 кешене җавапка тарту һәм аларның җәмгысы 5200 елга утыртылуы турында сөйләде, 17 кеше гөмерлеккә иректән мәхрүм ителгән. Бер яктан бу саннар җинаятьчелекнең никадәр киң колач алганын күрсәтсә, икенче яктан караганда, аның белән көрәшнең нинди дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Пәнҗешәмбе кичендә Миңтимер Шәймиев Америка Кушма Шталарының Русиядәге илчесе Джон Байерли белән очрашты. Иътисади сәүдә хезмәттәшлеге, гуманитар мәсьәләләрдә уртак эшләр, Универсиадага эзерлек турында сөйләштеләр. Татарстан белән Америка арасында сәүдә әйләнеше 180 миллион доллар тәшкил итә. Бу бик аз. Хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Джон Байерли Русия инглиз теле укытучыларның конференциясендә дә катнашырга дип килгән.

Бу атнада Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре КамАЗ машинасында ярышларда катнашучы Фирдәвес Кабировка, “Мизге”л бию театры җитәкчесе Елена Ижбулатовага, драматург Илгиз Зәйниевка, язучылар Нәбирә Бикчурова һәм Зиннур Хөсниярга тапшырылды. Диплом белән бергә аларның һәркайсы 100 мең сум акча да алды.

Шимбә көнне Казанда “Тынычлыкның яратылышы” халыкара рок-фестиваль гөрлиячәк. Ә кайбер мәртәбәле татарлар Петербургка бара. Анда якшәмбе кичендә Мариинка театры сәхнәсендә “Шүрәле” балетының премьерасы була. Заманында Мәскәүнең Зур театрында, Прагада һәм башка атаклы урыннарда сәхнәләштерелгән бу балет Петербурда икенче тапкыр куела. Кызыксынган, белгән кешегләр өчен бу бик хикмәтле вакыйга.

Газетларда кризис турыда язсалар да, милли тормыш белән кызыксыну иң беренче урында. Ләкин моның өчен милли үзаң һәм иҗтимагый тормыш белән кызыксыну кирәк. Газетларга язылуның барышы хәлнең катлаулы булуын күрсәтә.
Журналист “Ватаным Татарстан” газетының бүлек мөдире Рәшит Минһаҗ Казан шәһәренең татарлар яши торган Тынычлык бистәсенә барып, кешеләр белән татар матбугаты турында сөйләшеп йөргән. Ак яулыклы апалар да, түбәтәйле абыйлар да русча газет укыган яки үзенең ихтыяҗын оныткан булып чыккан.

“Без редакция белән киңәштек тә, газетыбызны яздыру өчен халык арасына чыгарга булдык. Мин бер көн эчендә Тынычлык бистәсендә 7 кешегә газетыбызны яздырып кайттым. Алар арасында төрле кешеләр бар. Әйтик, кемдер газетка беренче тапкыр язылса, икенчеләр газет белән таныш булса да, тыелып тора, өченчеләр русча гына укый икән.

Мин шушы почта бүлегендә узган яртыъеллыкта халыкның нинди басмаларга язылуы белән кызыксындым. “Ватаным Татарстан”ны 20 данә, “Акчарлак”ны 47 данә, “Ирек мәйданын” 26 данә, “Юлдаш” һәм “Татарстан яшьләре”н 60-шар данә яздырганнар. Бистәдә 60-70% татарлар яшәгәнлектән, мондый аз санлы күрсәткеч халыкның газет укымаганлыгын күрсәтә”, диде Рәшид Минһаҗ

Менә шулай итеп, ярты миллион татар яшәгән шәһәрдә берничә йөз газетны таратыр өчен журналистлар халык арасына чыга. Вакыйгаларның, мәгълүматларның муллыгы үзеннән-үзе генә кешеләрнең күзен ача, аның чистарта дип әйтеп булмый шул. Эшләр болай барса, Гаяз Исхакый искәрткән милли таркалу - инкыйраз 200 елдан түгел, хәзер үк килеп тә җитергә мөмкин.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Айрат кайдан: Казаннан
12.07.2009 10:37
Мин мәсәлән, Вил Мирзаяновның әйткән сүзләрен хуплыйм. Күптән түгел Мәскәү "Татарстанда мөтәкыйллек дигән сүз булырга тиеш түгел" дип игълан итте, шул ук вакытта җөмһүрият түрәләрен очрашуларга чакыра. Гомер бакый Рәсәйдә икейөзлелек булды һәм шулай кала да. Хәтта, Татарстан тарафыннан, азык кәрҗиннәре республикада иң арзан, дип хәбәр таратуына бер-нидә белдермәде, азык кәрҗине Татарстанда иң кыйммәт, Чукоткага караганда да, икәнен белә торып.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.06.2009 15:46
Мин нинди генэ администрация булмасын АКШ та, анын канун бозуына каршы. Шул ук илче John Byerly боза икэн законны, мин аны хуплый алмыйм. Ифратта, кайчан бу бозу татар азатлыгы перспективасына каршы туры килэ. Ничек була инде, Конгресс законы буенча Америка Татарстанны эсиргэ тошкэн дэулэт ди, э анын илчесе шул эсиргэ тошкэн деулетнен курчак хокумэте башлыгы белэн очрашып сэудэ эшлэре турында суз алып бара? Мэскэугэ мин кайта алмыйм, чонки Путин администрациясы мине бер тапкыр Казан аэропортыннан колке бер сылтау белэн кугач, минем визаны юкка чыгаргач, мин бик яхшы анладым анын кисэтуен. Э мина тагын нинди карьера кирэк? Мин болай да зур дэрэжэдэ, Татарстаннын соргендэге хокумэтенен нэзире буларак.
Президент Обама сайлауына мин акча белэн дэ олеш керттем. Машинамнын арткы пыяласында эле булса Обаманы хуплау плакаты эленеп тора.

кем: Bob кайдан: Alabama
28.06.2009 21:46
Господин Вил в опозиции ко всем. Теперь к Обаме и его послу в Москве.А не вернуться ли ему Россию, где сделал неплохую карьеру?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.06.2009 05:08
АКШ илчесе Джон Байерли Русия оккупациясы астында торган Татарстан курчак хокумэте башлыгы белэн очрашкан икэн. Менэ ул шулай килеп чыга АКШ нын узенен Public Law 86-90 буенча. Бу закон буенча, АКШ Татарстанны, Идел-Урал миллэте буларак, Русияга кушылуын танымый. Анын очен Татарстан эсиргэ тошерелгэн дэулэт. Шулай булгач, Америка посолы Америка законын бозган кеше булып чыга. Бик эйбэт. Менэ буген генэ алдым эле безнен штат конгрессмены Раш Холттан узенен жыелышына чакыру. Баргач, хишиксез, мин бу мэсэлэне кутэрэчэкмен. Остэвенэ берэр Обама администрациясына оппозицияда торган гезиткэ дэ мэкэлэ язачакмын.

кем: Камалов кайдан: Дербышка
27.06.2009 15:16
Э ни очен шулай ул? Информация яратмый безнен халык! Ана жырлар, экиятлэр кирэк.Мелодрама, бытовуха. Шуна артта калабыз.

кем: !!! кайдан: Казан
26.06.2009 20:05
Яшәүләрнең яме бетәр,
Кешеләрдән хәтер китәр,
менә шундый заман җитәр,
Аллаһ дигел бәдәвам
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile