киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Рамазан җәдвәле

21.08.2009

Интернетта күпләр Рамазан аена ураза тоту календарен-җәдвәлен сорый. Тик аның татарчасын табу җиңел түгел.

Vkontakte.ru челтәрендә бу темага күпләр кагыла. Әйтик Чаллыдагы "Җәүһәр" дуслар берләшмәсе "Рамазан ае. Ураза тотабыз!" шигаре белән виртуаль хәрәкәт оештырган. Аларның шундый язулы "аватарын" сез радиобызның беренче битендә күрдегез. Чаллылардан Зөлфия Хәбибуллина: "Авызны ябу һәм ачу вакыты расписаниясен куйсагыз иде", дип яза. "Bulmas.ru" форумында Вариса атлы кулланучы да "ураза календарен" эзли. Тик аларга әле җавап бирүче күренми. Татарча сораулар Matbugat.ru форумнарында да очрый.  

Урысча календарь

Интернетта ураза җәдвәлен, сәхәр яки авыз ачу (ифтар) вакытын намаз вакытларына карап чамаларга була. Димәк эзләгечләр аша намаз вакытларын табарга кирәк. Һәм алар гарәп сүзләре белән урысча язылган. Әйтик Татарстан мөфтияте биргән календарьдә иртәнге намаз "Аль-Фаджр" дип бирелә. Иртәнге аш - сәхәр шул иртәнге намазга ярты сәгат кала тәмамлана диелә. "Аль-Магриб" - ахшам вакыты була, ул авыз ачу өчен вакыт. "Аль-'Иша" исә ястү намазы була. Аннан соң исә тәравих намазы укыла.

Татарчасы да бар

Мөфтият ихтыяҗ барлыгын истә тотып, Рамазан аена татарча да таблица бастырган. Шул ук җәдвәлне алар интернетка да "татарча-урысчалы" элеп куйган.

Сергачлылар алдан бара

Мәскәүлеләргә "бәхет елмайган", мәчет Рамазан өчен йола вакытларын элеп куйган. Түбән Новгород мөселманнары да  читтә калмаган. Билгеле булганча, тегеләрендә дә, боларында татар җәмәгатенең асылын сергач татарлары тотып тора.  "Казанлы", "пензалы" яки "уфалыларга" исә җәдвәл эзләү авыргарак туры килә.

Акчага яки бушка исәпләп бирәләр

Табылмаса, бераз акчасы булганнар интернет аша ул вакытларны соратып та ала ала. Аны Adhan.ru тәкъдим итә. Islamic finder исемле сайт исә шуны ук бушка да исәпләп бирә ала. Уфа яки Бөгелмәме, башка шәһәр яки авылмы, үз координаталарын куеп исәпләп чыгара ала. Аларда кояш Казаннан аермалы вакытта чыга бит. Тик бу сайт хисаплап биргән иртәнге намаз вакыты Казан өчен мөфтият кушканнан егерме минут чамасы алданрак бара.

21 августтан 20 сентябрьгә кадәр җәдвәл

Татар матбугаты җитәкчеләре дә, бүген иң еш соралучы әйберләрнең берсе – Рамазан йолалары вакыты ди. Гаммәви кызыксынуны раслап газеталар да кәгазьдә шушы җәдвәлне бирә. Тик дәүләт газеталары аны интернетка элеп газапланмаган. Ә менә шәхси "Безнең гәҗит" иренмәгән.  Intertat.ru да елдагыча җәдвәлне бирә. Azatliq.org кулланучылар соравы буенча без дә Казан өчен Рамазан аендагы намаз һәм сәхәр, ифтар вакытларын бирәбез.

Авг-
Сен

Сәхәр
тә
мам

Иртәнге

Өйлә

Икенде

Ахшам

Ястү

21

3.27

3.57

13.02

17.44

20.05

21.35

22

3.29

3.59

13.02

17.43

20.03

21.33

23

3.31

4.01

13.02

17.41

20.00

21.30

24

3.33

4.03

13.02

17.39

19.58

21.28

25

3.35

4.05

13.02

17.38

19.56

21.26

26

3.37

4.07

13.02

17.36

19.53

21.23

27

3.39

4.09

13.02

17.35

19.51

21.21

28

3.40

4.10

13.02

17.33

19.48

21.18

29

3.42

4.12

13.02

17.31

19.46

21.16

30

3.44

4.14

13.02

17.29

19.43

21.13

31

3.46

4.16

13.02

17.28

19.41

21.11

1

3.48

4.18

13.02

17.26

19.38

21.08

2

3.50

4.20

13.02

17.24

19.35

21.05

3

3.52

4.22

13.02

17.23

19.33

21.03

4

3.54

4.24

13.02

17.21

19.30

21.00

5

3.56

4.26

13.02

17.19

19.28

20.58

6

3.58

4.28

13.02

17.17

19.25

20.55

7

4.00

4.30

13.02

17.15

19.22

20.52

8

4.02

4.32

13.02

17.14

19.20

20.50

9

4.03

4.33

13.02

17.12

19.17

20.47

10

4.05

4.35

13.02

17.11

19.15

20.45

11

4.07

4.37

13.02

17.09

19.12

20.42

12

4.09

4.39

13.02

17.07

19.09

20.39

13

4.11

4.41

13.02

17.05

19.07

20.37

14

4.13

4.43

13.02

17.03

19.04

20.34

15

4.15

4.45

13.02

17.01

19.01

20.31

16

4.17

4.47

13.02

17.00

18.59

20.29

17

4.19

4.49

13.02

16.58

18.56

20.26

      18

      4.21

       4.51

     13.02

      16.58

      18.53

      20.23

       19

      4.23

       4.53

     13.02

      16.55

      18.51

       20.21

       

 
Сәхәргә ният кылу

«НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДАНӘ МИНӘЛ ФӘҖРИ ИЛӘЛ МӘГРИБИ ХАЛИСӘН ЛИЛЛӘҺИ ТӘГАЛӘ».
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен ихлас белән ният кылдым таң вакытыннан башлап, кояш батканчы Рамазан уразасын тотарга.

Авыз ачу һәм дога кылу

Авыз ачканда шушы дога укыла: «АЛЛАҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГАЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГАЛӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ ФӘГЪФИРЛИ ЙӘ ГАФФӘРУ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХАРТҮ».
Мәгънәсе: Әй, Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен генә тоттым, Сиңа гына иман китердем, Сиңа тәвәккәл кылдым һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да гафу кыл.

Ураза тотканда нәрсәләр эшләргә ярамый?

1. Ашау-эчү;
2. Җенси якынлык кылу;
3. Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
4. Мунчага кереп озак утыру;
5. Суга чумып коену;
6. Тәгам вә сагыз чәйнәү;
7. Авыз илә үбешү;
8. Ифтарсыз ике көн тоташ ураза тоту;
9. Авыруы артачагын белә торып ураза тоту.

Уразаны бозмый торган эшләр?

1. Сатып алыначак малны татып карау;
2. Күзгә сөрмә тарту;
3. Балага ризык чәйнәп бирү;
4. Мыек вә иренне майлау;
5. Тешләрне пакълау;
6. Кан алдыру;
7. Сөлек салдыру;
8. Комган белән госел коену;
9. Мунчага кереп аяк үрә тирләп чыгу;
10. Сабын белән юыну.

Ураза кемнәргә тиеш түгел?

1. Авыру яки мосафир кешегә;
2. Хатын-кызның күрем көннәре яки нифас (бала тапканнан соң 40 көн) булса;
3. Йөкле яки бала имезә торган хатын-кыз үзенә яки баласына зарар килүдән курыкса;
Шушы гамәлләр сәбәпле калган ураза Рамазан ае беткәннән соң каза кылыныр.
Бер кешенең ялгышлык белән бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки онытып ашаса яки су эчсә, уразасы бозылмый.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Мөслимә кайдан: Казан
11.09.2009 14:07
рәхмәт.

кем: юлчы кайдан: татарстан
31.08.2009 19:44
рәхмәт

кем: !!! кайдан: Казан
30.08.2009 15:27
Рәхмәт. Изге эш буларак үзегез савап булып кайтсын.

кем: Кузатуче кайдан: Казанлы
25.08.2009 15:33
Гает коне кайчан?

кем: Ufadan кайдан: UfaStan
25.08.2009 09:58
Ufaga da cadwal kirak ide elep quyirga!
Wil-afande, Amerikta yahudlar shul xatle kupmeni? Yahudlar, yhudlar - alarnin iseme gel awizinnan toshmi...

кем: Нияз кайдан: Казан
25.08.2009 08:26
Рамазан аеның соңгы көне 19нчы сентябрь түгелме соң, ә монда 18е белән беткән. 20се - гает. http://www.vatantat.ru/page8609.htm

кем: Кул Шариф кайдан: Казан
24.08.2009 10:09
Тарвихка килегез! Бик матур була!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
23.08.2009 00:07
АКШ моселманнары Рамазан дога кылуын синагогларда башкардылар.
Вашинтон Пост гезитэсенен 22 август санында Abundant Faith, Shrinking Space яки "Кубэя торган дин, кысык урын" дигэн William Wan мэкэлэсе басылган. Ул, Рестон дигэн шэхэрдэ жомга конне бик куп моселманнарнын синагогнын коверлар белэн капланган идэнендэ тезлэнеп дога кылганы турында язган. Читтэн генэ раввин кузэтеп, берэр нэрсэ кирэкми микэн дип ярдэмгэ эзерлэнгэн. Бу хэлне журналист сонгы вакытта АКШ та моселманнарнын кубэюуе (кайберлэр 7,5 миллион дилэр), э мэчетлэрнен житмэве белэн анлата. Остэвенэ моселманнар отельлэрдэ зур заллар яллап алалар икэн. Мэчет тозу бик жинел эш тугел, чонки моселманнар башка дин кешелэре кебек банклардан бурычка акча ала алмыйлар: ислам процентлы акча бурычлары белэн бэйлэнуне тыя. Шуна курэ, мэчет ботенлэй тозеп бетерлек акча жыймыйча, урындагы мэхэллэ интегэ, хэттэ энэ синагогларга кэдэр морэжэгать итэ икэн. Ислам буенча, бу эш тыелмый икэн. Яхуди дине дэ мона каршы тугел, чонки уртак пэйгэмбэрлэр дэ бар икэн бу ике диннен.
     
текст зурлыгы - +