Accessibility links

Чигенүнең дә чиге булырга тиеш


Укытучыларның быелгы август киңәшмәләрен мин аеруча дулкынланып көттем, чөнки милли мәгарифнең, татар теленең язмышы кыл өстендә торганда, укытучылар, галимнәр, Татарстан җитәкчеләре бу хәвефнең зурлыгын аңларлармы, тиешле чаралар күрә алырлармы – борчылу шул иде.

Быелгы август киңәшмәләре бары тик милли компонент, 309нчы федераль канун һәм татар теленең киләчәк язмышы турында гына барырга тиеш иде, чөнки вакыты шундый. Әмма болар берсе дә тормышка ашмады, укытучылар җыелышы мәгариф проблемалары турында гомуми буш сөйләшүгә генә кайтып калды, анда татар теленең киләчәк язмышы бөтен зурлыгында күтәрелмәде һәм ачылмады.

Ул гына да түгел, бу киңәшмә барышында без Татарстан президенты авызыннан өр-яңа фикер ишеттек – имеш, балаларны башлангыч мәктәпләрдә ана телендә укыту да җитә ала икән! Шул ук фикерне Мәскәүдән килгән бер мәгариф түрәсе да әйтте, әмма ул башлангыч мәктәпләрдә ана телен өйрәтүне дәрестән тыш, ягъни, “внеурочный” вакытка кайтарып калдырыды, бу исә бары тик факультатив рәвештә генә белем бирү, дигән сүз.

309нчы федераль канун шулай итеп үз көчендә каламы инде? Ә бит анда гомумдәүләт стандарты бирелгән – мәктәпләрдә бары тик урыс телендә генә укыту. Бу канун быелгы уку елы башыннан гамәлгә керергә тиеш, әмма күпчелек милләтләрнең ризасызлыгы сәбәпле, имеш, аны үтәүне бер елга кичектереп торалар икән. Анысы да халыкны тынычландыру өчен генә әйтелә, чөнки канун бар, ул икенчесе белән юкка чыгарылмады, димәк, күпчелек урында ул быелның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Бәлки Татарстан һәм Башкортстанда моны бер елга кичектереп торырлар, бәлки федераль канун быел ук үтәлә башлар – анысын киләчәк күрсәтер.

Татарстан президентының бу канун турында үз фикерен шулай тиз үзгәртүе гаҗәпләндерә. Ул әле узган елның ноябрь киңәшмәсендә генә аңа кискен каршы чыккан иде, хәтта Татарстанда аны үтәмәү белән дә янады, ә хәзер инде ана телендә башлангыч классларда гына укыту да әйбәт булыр иде дигән белдерүләр ясый.

Ә урта мәктәпләр, ә югары уку йортлары кая, алардан ана теле – татар теле куыла дигән сүзме бу? Ә нигә кирәк ул вакытта һаман Мәскәүгә хатлар, мөрәҗәгатьләр язган булып уйнау, төрле программалар кабул итү, халыкны бу юнәлештә эшләгән булып алдау? Мин 20 ел вакыт эчендә Татарстан президентының эш алымнарын яхшы өйрәндем, ул һәр төрле җиңелүен, чигенүен дә зур отыш, җиңү итеп күрсәтә белә торган кеше. Суверенитет мәсьәләсендә дә нәкъ шулай булды – барысын да бирдек, чигендек һәм җиңелдек, ә ул һаман милли каһарман!

Әмма тел мәсьәләсе, мәктәп мәсьәләсе ул юкка чыккан суверенитеттан да җитдирәк, чөнки аның нәтиҗәләре бик аянычлы булачак. Монда инде дәүләтнең генә түгел, милләтнең дә юкка чыгуы турында сүз бара. Әгәр бала мәктәптә үз ана телендә белем алмый икән, ул бу телдә укый-яза белмәячәк, төгәл фикерли һәм камил сөйләшә алмаячак. Бу хәл исә тагы берничә буыннан татар теленә, татар әдәбиятына, татар матбугатына, татар мәдәниятына ихтыяҗ булмаячак, дигән сүз, бу өлкәләргә килүче дә булмаячак, чөнки монда милли телне камил белү сорала. Ягъни, мәктәпне ана телсез калдыру ул үз артыннан барысын да төпсез, телсез упкынга өстери - әдәбиятны, сәнгатьне, матбугатны, милли тормышны һәм милләтнең үзен...

Татарстан президенты Минтимер Шәймиев шушыларны аңлыймы икән, аңласа, нигә мәктәпләрдә ана телен калдыру өчен, 309нчы канунга каршы арысландай көрәшми? Ирек Мортазин белән судлашып йөрү өчен әлләни батырлык кирәкми, ә менә татар телен яклап Мәскәүгә каршы күтәрелергә зур каһарманлык кирәк, чын каһарманлык!

Татар зыялыларының, милли сәясәтчеләрнең бу мәсьәләдә тешсез һәм инициативасыз булуы да бик борчулы күренеш. Шул Шәймиев катнашкан август киңәшмәсендә язучылардан да, татар конгрессыннан да вәкилләр булырга һәм өздереп үз сүзләрен әйтергә тиешләр иде югыйсә. Алар оялчан килен кебек, авыз читен каплап дәшми торуны сайлады. Пикетчылар арасында бөтен татар язучылары, галимнәре, сәнгатькәрләре басып торса, Шәймиев та залда үзен башка төрлерәк тотар иде. Татар конгрессы узган ел Идел-Урал халыкларының ассамблеясен төзеп, бу мәсьәләдә берничә мөрәҗәгать кабул итте дә, тынды, гәрчә хәзер аның өчен иң шаулый, иң кайный торган вакыт бит!

Язучы һәм Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев Чаллыда, укытучыларның август киңәшмәсендә катнашып: “Безнең бетәргә исәбебез юк әле. Без батырган саен калыккан!” – дип оран салган иде. Чыннан да кайберәүләр үзләрен батырган саен кабат җылы урыннарында калкып чыгалар, әмма милләткә карата моны һич әйтеп булмый. Милләт батырган саен бата бара, үз-үзебезне дә, халыкны да алдарга килешми. Бөтенләй батып үлмәс өчен, ашыгыч чаралар күрә башлау зарур.

Әгәр 309нчы федераль канунны Мәскәүдә Дәүләт Думасы аша туктатып булмый икән, Татарстан Дәүләт Шурасы милли мәгариф турында үз канунын кабул итәргә тиеш. Анда, Русия һәм Татарстан Конституцияләренә каршы килгәнгә күрә, 309нчы канунның Татарстан җирендә үтәлмәячәге һәм ана телен, милләтне саклап калу максатыннан, Татарстанның үз милли мәгариф кануны нигезендә яши башлаячагы белдерелергә тиеш. Менә шуны Шәймиевлар, Разил Вәлиевлар эшли ала икән, алар чын мәгънәсендә милләтне коткарып калу өчен көрәшүчеләр, дигән сүз, юк икән, алар халыкны алдаучылар, милләт харап булганда, аны сүз боткасы белән харап итүчеләр, батыручылар, дип бәяләнәчәк.

Чөнки чигенүләрнең дә бер чиге булырга тиеш, ул чик бүген татар теле, татар мәктәпләре аша үтә, аннан ары чигенергә урын да, хакыбыз да юк.


Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, Милли Мәҗлес рәисе

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG