киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Бәйрәмова мәхкәмәнең башлануыннан, барышыннан риза түгел

02.12.2009

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата беренче мәхкәмә 26 ноябрьдә булырга тиеш иде. Бу көнне шаһитлар килмәүне, казыйның авыруын сәбәп итеп, мәхкәмәне башлап тормыйча, 2 декабрьгә күчерделәр. 2 декабрьдә мәхкәмә башланды. Һәм шунда ук эшен туктатты.

26 ноябрьдә билгеләнгән мәхкәмәдән аермалы буларак, 2 декабрь мәхкәмәсе эшен башлады. Казый Дан Шакуров Фәүзия Бәйрәмованың җәмәгать яклаучыларын, килгән шаһитларны теркәгәннән соң белдерү ясады:

“Бәйрәмованың яклаучысы башка мәхкәмә эшендә катнашу сәбәпле, бүгенге мәхкәмә 7 декабрьгә күчерелә”. Башланмас борын тукталып калган мәхкәмәдән соң Фәүзия ханым “Азатлык”ка мәхкәмәнең башлануы, баруы белән риза булмавын белдерде.

“Мәхкәмәгә чит шәһәрләрдән килүчеләр дә бар иде. Төрле сәбәп табып, кешеләрне кайтарып җибәрделәр. Бу - нервыда уйнау. Безнең арып, алар чыгарган хөкемгә риза булуны көтәләр”, ди Бәйрәмова.

26 ноябрь Фәүзия Бәйрәмовага беренче мәхкәмә буласы көнне, журналист Ирек Мортазин хөкем ителә. Бу күренеш Милли Мәҗлес рәисен шомга салмаганмы?

“Мортазинга дөрес җәза бирелмәде. Сүз, китап, гайбәт өчен төрмә дә, сөрген дә тиеш түгел. Җәза - штраф. Яңадан, минем эш башка. Мин милләт, татар бәхете өчен көрәшкәнгә хөкем ителәм. Милләтемә һәм Аллаһка булган ышаныч мине тынычландыра. Мәскәү, Казандагы каршылык акцияләре, Уфаның күтәрелүе, мине яклавы халыкның уянуын күрсәтә, көч бирә. Уфаларның үзләренә дә авыр. Күрсәткән матди ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Халыкны битарафлыкта гаепләргә ашыкмыйм. Халык әле үз сүзен әйтер”, дигән фикердә Бәйрәмова.

Илдус Әмирханов гаепләргә җыенмый

Зиннур Әһлиуллин (с), Илдус Әмирханов
Милли Мәҗлеснең элекке рәисе Илдус Әмирханов Фәүзия Бәйрәмова эшендә прокуратура ягыннан шаһит итеп чакырылды, дигән фикерләр тискәре карашка җирлек бирде. Әмирханов бу гаепләүләрне кире кага. “Мин гаепләүче яктан шаһит, дигән сүзләр уйдырма. Мин, Милли Мәҗлеснең элекке рәисе, эшнең ничек оештырылганын яхшы беләм. Шаһит буларак, булган хәлләргә генә бәя бирермен. Гаепләүче яки яклаучы ягыннан мин шаһитлык кылмыйм, кемнәрдер миннән гаепләүче ясарга тели.

Фәүзия дә “Азатлык” аша мине гаепләүчеләр рәтенә керткән. Аның нигезе бар, дип, санамыйм. Чын хакыйкатьне әйтермен. Беркемгә дә, милли хәрәкәткә дә зарар китерергә җыенмыйм. Чаллыда милли хәрәкәтнең төп активистлары, аларга кыенлык теләмим”, диде “Азатлык”ка Илдус Әмирханов.

"Репрессия тәгәрмәче хәрәкәттә"

БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин, репрессия тәгәрмәче хәрәкәттә, ди. Ул әлеге мәхкәмәдә шаһит буларак катнаша. Аның фикеренчә, элекке “антисовет” эшендәге 58нче маддәне хәзер 282нче маддә алыштырган. “Яңа сталинчылар хәкимияткә килде. Алар репрессия тәгәрмәчен әйләндереп җибәрде. Башта мөселманнарны утырттылар. Хәзер милли хәрәкәт вәкилләренә хөкем бара. Өченче этап мәхкәмәләре федералчылар(федералистлар) өчен булачак”, дип саный Әһлиуллин.

Фәүзия Бәйрәмованы якларга “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре, Рәфис Кашапов рәислегендә Чаллы ТИҮ әгъзалары һәм башка җәмәгатьчелек килгән иде. Халыкның барысы да мәхкәмә залына сыймады, урамда торып калучылар да булды.
Айдар Хәлим, Фаик Таҗиев, Тәлгать Әхмәдишин Бәйрәмованың җәмәгать яклаучылары булып теркәлде. Язучы Фәнзаман Баттал әлеге мәхкәмәгә китерелмәде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: йолдыз кайдан: казан
11.12.2009 21:49
Баттал абый Фәүзия апа намаз өстендәге кеше ,ни хәл генә ярсыганда да сүгенү сүзләре кыстырмагыз! Сайт биксез анда теләсә кем керә,шул исәптән мәктәп укучылары да.

кем: Баттал кайдан: Казан
09.12.2009 21:31
Казан Фэритенэ!
Энем! 55 ел матбугатта кайнаган, матбугат матавыкларыннан гарык булган, суз иреген тыюлардан гомер буе изаланган Баттал абый, сине яратып, болай ди:"Медиасыз газеталар арасыннан да шундыен сайла матбугатка язылганда - ул газета Татарстан канын суырып, коррупцияга чумып, халыкка токереп, типтереп гомер итуче, шулар фотолары яки мактануларын гына бастырса, БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗларга гына ялагайланса, азатлык хакына гомер багышлаучыларга дошманлык рухын таратса, ул газетка язылу тугел, туалетта да файдаланма - пычрагы йогар. Шундыен сайла, ул татар рухын якласын, азатлыкка булган максатларыбызга файда кыла торган булсын, эйтик, Шул ук Фаузияне яклап, каравыл кычкырсын, татар халкын аякка бастырсын, уятсын, аны батырайтсын. Халыкны бастырып тотар булса, мескен йа ахмак дип санаса, андый арзанлы кармакка капма, язылам дип уйлап та карама. Андый ялагай, куштан, кут ялаучы газетны фатирында курсэлэр дэ акыллылар ахмакка санар сине. Бу хакта барча татарларга белдер. Бер тиен исрафка да лаек тугел андый газеталар. Хаклыгы, хакыйкате булмаса, аларны укыганчы, вакыт сатканчы, матур кыз янына бар да, шуны кочаклап ят. Язылу акчасына колбасамы шунда, конфетмы тыгып бар. Ашат, суырт - ныклап сыйла - савабы зур булыр. Лэкин ул чиста кызга тотыначак кулларны ялагай газетлар тотып пычратма, яме? Шулай ул донья, акыллы, кабилиятле энем... Саулык телим!

кем: Анурбик кайдан: Ч а л л ы д а н
08.12.2009 12:46
Фэрит колагына гына: "Ирек мэйданы" !!!"БезненГэжит" хэм менэ
"Акчарлак"ка И.Сиражи ..тын ормэкче...

кем: Фәрит кайдан: Казан
07.12.2009 14:01
Таткомедиягә кермәгән бер-ике үткен газет-журналлар исемлеген атамасызмы, шуларга гына язылыр идем. Туйдым бу ялагай, тешсез гәҗитләрдән... Интернеты да җитәр иде дә бит, шул ук вакытта татар матбугатына да терәк буласы килә...
Соң булса да Фәүзия апайга иң изге теләкләр...
Аллаһ сезләрне рәхмәтеннән ташламасын!!!

кем: Иманай кайдан: Татарстан Республикасы
06.12.2009 19:19
Баттал туган син эйткэн бу. "гэжит"атна вакыйгалары дип атала хэм
бютжет(халык)акчасына чыгып халыкны син эйтмешли БУ...тый
Анын эчтэлегегенэ тугел теле дэ агу..Менэ сонгы санында:
"хоккейНЫ ирлэр уйный.."иждевенец"...кеби.."???"чэ сузлэр..
Дэулэт(халык)акчасын "узлэштереп"утыручы(ятучы..)"Татмедиа" эшен депутатларыбыз тикшерергэТИЕШтэ бит..........
Аллаhбоерса 2о10 елда шундый контораларнын эшен Халык сорап
кузэтеп барырлык Р,Ф. кануны кочкэ керэчэк..Тик ятмабыз...
Узебезнен АКЧАга безгэ нинди"хезмэт" курсэтулэрен эйтербез.........

кем: Баттал кайдан: Казаннан
05.12.2009 20:58
Милли туганнарым! Бу язмамда сасы исле суз тыгарга тиеш булам... Гафу итегез, яме.
Барлык газеталар эченэ тыгып аткарыла торган исемсез газета татар очен барлык агулардан да зарарлырак провакацион газета. Ул татарларнын милли рухын, азатлык очен тырышучы батыр максатлы лидерларыбызны хурлау, аларга шапшак куллары белэн пычрак ягу очен махсус чыгарылучы газета. Минем адреска, танышу очен, уз газеталарын жибэреп торучы район газеталары редакторлары шалтыраткан чагында: "Фэнзаман абый, газет эченэ теге букны да тыгыйкмы?" дип сорыйлар иде. Мин: " Зинхар, туганнар, буксыз гына жибэрегез, фатирыны сасытмагыз" дип жавап бирэ идем. Шокер, жибэрмилэр. Чонки халыкнын акыллы олеше бу куп битле шпион гахзетанын ни икэнен белде инде. Бу утмэс товарны чагып торачак куркыныч елан яки заразалы кусе дию дэ артык булмас. "Медиа" ни ул дип сораучыларга шуны гына эйтэм: татар матбугатынын желеген имеп, суырып, яхшы газета-журналларга тиешле акчаларга типтереп ятучылар оешмасы ул. Шулар комсыз булганга курэ язучыларга, журналистларга, авыл хэбэрчелэренэ акча тулэу дэ шул паразитик оер аркасында куп тапкыр кимеде. Ана, андагы капкорсаклар татар халкынын гадел анасыдай Фаузия ханыма да ябырылганнар. Имеш, татарнын надан сортын булса да алдыйк, ялгыштырыйк, наданнарны акыллы татарларга каршы куеп, миллэтне ике фронтка аерып дошманлаштырыйк, сугыштырыйк дип тырышулары. Алай гына да тугел, сезнен халал акчагызга да кармак салмакчылар кебек - пдписка бэясен 160 сумга арттырмакчылар. Шуна курэ ул макерле сафсатадан почтада, хат ташучылар кодалаганда да баш тартыгыз. "Узебез яраткан газетка гын язылабыз!" дип аяк терэп жавап бирегез. Бары тик эченэ бу бук тыгылмаган килеш булса, районыгыз, шэхэрегез газетларына, яраткан журналларыгызга язылмый калмагыз. Тормыштан, файдалы информациядэн махрум булмагыз. Чын матбугат изге ул! Шунысын да белдереп куйыйм: шушы хатымнан сон минем язмаларым чыгудан туктаса, минем очен матбугатка юл ябылган дип уйлагыз.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
05.12.2009 20:51
Кадерле милләттәшләр! Мине туган көнем белән котлап, изге теләкләр теләгәнегез өчен сезнең барыгызга да зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезгә карата да шулай рәхмәтле булсын иде! Мин сезнең белән көчле, сез булганга күнелем тыныч, сезнең ихлас ярдәмегезне тоеп, бу авырлыкларга каршы бара алам! Без барыбер җиңәрбез, иншаллаһ!
Инде Илдус Әмирханов мәсьәләсендә. Мин үзем дә Дамир Шәйхетдинов кебек уйлыйм, безгә хәзер аны гаепләүдән мәгънә юк. Заманында мин үзем аны Милли Мәҗлес рәислегенә тәкъдим иткән идем. Аның яхшы фикерләре бар, әмма әле аларга вакыты җитмәгән. Мин ышанам, Илдус Әмирханов судта безгә каршы сөйләмәс, ул, ни әйтсәң дә, зыялы кеше. Судта, гомумән, Милли Мәҗлеснең эчке эшләренә кермәскә кирәк, бу безнең үз эшебез, судныкы түгел.

кем: Rustam кайдан: Ufa
05.12.2009 19:22
Фәузия ханым, сезне туган көнегез белән чын кунелдән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, шатлык хәм бәхет телим. Сез сайлап алган юл изге хәм дөрес юл, шуның өчен сез хәм сезнен белән барган шәхесләр бугенме яки иртәгәме татар халкын уңышларга хәм устеругә китерергә тиеш дип уйлыйм.

кем: Дамир Шэйхетдин кайдан: "Чаллы яшьлэре" мохэррире
05.12.2009 16:32
Илдус Эмирханга ябырылырга ашыкмыйк, жэмэгать. Вакытлы тугел дип саныйм. Узара таркалашып органнарны соендермик эле. Без бит эле органнар анын белэн нэрсэлэр эшлэгэнен белмибез (бэлки каты куркытканнардыр, башкача берэр нэрсэ кыланганнардыр? - ботен кеше дэ нык рухлы булла алмый бит инде ул). Элбэттэ ул гел кирэкмэгэнне, Эшкэ зур зыян китерерлек сойлэгэн… Тик туктап торыйк. Безгэ, суд алдыннан, Илдус эфэнденен Милли Мэжлес яклы показание бируе хэерлерэк. Вакыт узар, судларны кичеп чыгарбыз, соныннан чынбарлыкны ачыкларбыз, бэлкем анлашырбыз да, алдагысын кем белэ бит эле.
Илдус Эмирханны «корбан иту» белэн генэ эш бетми бит, жэмэгать. «Пожар чыкканны» белэ торып (ягъни Фэузия ханымга каршы жинаять эше кузгатылганнан сон), Фэузия ханымнын сэяси эшчэнлегенэ хэм М. Жэлил турындагы мэкалэсенэ ишарэлэп, Ботендонья татар конгрессы Бюросы Фэузия ханымга рэсми кисэту ясады (бюрога кемнэр кергэнен белучелэр монда аларнын исемнэрен язсыннар); э язучыларнын («каймагы») бергэ жыелышып, аны язучылар союзы исеменнэн «типкэлэделэр» (боларнын да исемен язмак ляземдер).
Хэзер шунысы ап-ачык куренэ: Милли Мэжлес белэн Рэсэй репрессив системасы арасындагы бэрелеш – сэяси-идеологик бэрелеш. Монда бернинди уголовный жинаять юк! Милли Мэжлес ягына саф миллэтчелэр, татар дэулэтчелэре тезелеп басты. Рэсэй колониалистлары ягына татар язучыларынын «каймагы», татар конгрессы (Илдус Эмирхан язганча! – кынгыр эш) бюросы х.б. сатлыклар авышты…
Милли Мэжлеснен идеологик нигезе Татар милли дэулэтен тозу. Э колониалистларнын идеологик нигезе – Милли Мэжлес максатына ничек тэ аяк чалу…
Эйтэсе килгэннэрне монда эйтеп тэ бетереп булмый шул, элегэ телне тешлэп тотарга туры килэ

кем: fenis
05.12.2009 14:23
Ин беренче без котлыйк, диеп азатлыкны ачсам, безден алда котлаучылар кубейген икен. Феузия апа, без де сезне туган конегез белен тебрик итебез. 60 нчы елыгызны иншаллах бу елларны колеп иске алып уткерербез. Аллах сезнен, безнен догаларыбызны кабул итсен, догаларыбыз тормышка ашсын! Селаметлек , сабыр телибез. Фенис ве гаилесе.
    алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile