Accessibility links

Корбан: "Төрекләр татарлар мәсьәләсенә битараф түгел"


11-13 декабрьдә Төркиянең Бурса шәһәрендә “Төрки дөньяда кеше хокукларының торышы һәм үтәлеше” дип аталган Халыкара симпозиум булып үтте. Бу җыенга 22 илдән хокук яклаучы төрки халык вәкилләре килгән.

Халыкара хокук яклаучыларның җыены Төркиянең дәүләт министры Фарук Чәлик җитәкчелегендә узды. Шулай ук оештыручылар арасында Бурса шәһәре хакимияте һәм ТИКА, ягъни "Төрек эш берлеге һәм үсеш идарәсе", төрки дөньяның кеше хокукларын яклаучы оешмаларыннан “Ahiska Turk Dernekleri Federasyonu” (Мәсхәт төрекләренең) оешмасы булган.

Халыкара симпозиум төрки дөньяда, бигрәк тә башка дәүләтләр кул астында яшәгән төрки халыкларда кеше хокукларының ни дәрәҗәдә бозылуын барлап, моңа дәлилләр китерелде.

Аерым алганда Кытай, Шәркый Төркестан, Гыйрак, Иран, Болгария, Греция кебек илләрдә һәм Русиядә яшәгән төрки халыкларның милли һәм дини хокуклары күзәтелгән.

Халыкара җыенда Казан татарлары һәм аларның милли-дини хокуклары бозылу турында да аерым сүз булды. Бу хакта Инсан хаклары
İHAF: "Татарстанда кешеләрнең үз дини, теле һәм тарихы юкка санала мәктәпләрe ябыла. Фәүзия Бәйрәмова кебек кеше хокуклары активистлары эзәрлекләнә"
Федерациясе рәисе Габдуллаһ Буксур сөйләде. Ул Русиядә яшәүче татарларның һәм урыс булмаган башка халыкларның милли мәктәпләре ябылуын, татарларның атом калдыклары ташлана торган урыннарда яшәргә мәҗбүр булуын ассызыклады. Моны ул "кеше хокукларын тупас рәвештә бозу" дип билгеләп үтте.

Габдуллаһ Буксур Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага каршы җинаять эше ачылуын кискен гаепләп чыкты һәм аңа каршы башланган мәхкәмә эшен туктатырга чакырды. Инсан хаклары Федерациясе рәисенең татарлар турындагы бу тәкъдиме симпозиум кабул иткән махсус белдерүгә дә кертелде.

Әлеге җыен һәм аның тәэсирләре турында үзен татар халкының сөргендәге хөкүмәте дип атаган төркемнең Төркиядәге вәкиле Роза Корбан белдерде.
XS
SM
MD
LG