киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Мәскәү морзалары – танылган татарлар

21.12.2009

Мәскәүдә инде берничә ел татар-башкорт морзалар мәҗлесенең бүлекчәсе эшләп килә. Алар татар мәдәни үзәгендә морзалар өчен төрле очрашулар уздыралар. Мәскәү морзаларының узган шимбә очрашулары Кудашевлар, Терегуловлар, Әюповлар, Акчуриннар фамилияләренә багышлап уздырылды.

Терегуловлар нәселе турында Русиянең фәннәр академиясе академигы, Океонология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин сөйләде. "Безнең нәсел башында фамилиябез Терегуловлар булган. Ләкин минем әтием - заманында Бауман исемендәге институт профессоры Искәндәр Нигъмәтулла улы, фамилиясен дә Нигъмәтуллин дип яздыра. Шуннан инде Терегуловлар шәҗәрәсендә Нигъмәтуллиннар тармагы да килеп чыккан", диде.

Ул шулай ук әнисе ягыннан булган бабасының гомер буе укытучы булып эшләвен, Троицкий шәһәренең мәртәбәле гражданины булуы турында сөйләп, бик горурлануын белдереп, ул таныклыкны һәм нәсел шәҗәрәсенә кергән әби-бабаларының фоторәсемнәрен дә экранда күрсәтте. "Нәсел җебе өзелми. Әти ягыннан минем әбием Кәримә исемле булган, без кызыбызны Кәримә дип атадык. Ә инде хәзер улымның кызына минем әнием исемен биреп, Галия дип куштык. Балаларыбызга да оныкларыбызга да беренче чиратта татар телен өйрәтәбез", диде Роберт Нигъмәтуллин.

"Нигъмәтуллиннар, Терегуловлар исеме татар тарихында билгеле исем. Беренче табиблар да Терегуловлар булган. Минем әтинең туганнан туган бер абыйсы Терегулов фашистларга каршы сугышта әсир төшә. Соңыннан Французларның каршылык армиясе сафларында көрәшә. Ниндидер юллар белән Муса Җәлилнең әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләреннән» бер шигырь дәфтәре аның кулына килеп керә.

Роберт Нигъмәтуллин
«Смерш» тентүләреннән дә саклап калып, язучыларга тапшырыр өчен ул аны Уфага алып кайта. Казанга алып барып амәнәтне тапшыру бәхетенә дә ирешә. Ләкин икенче көнне үк өенә килеп аны кулга алалар, сугыштан исән кайткан кешене үз илендә атып та үтерәләр. Безнең нәселдә шундый аянычлы истәлекләр дә бар", диде Роберт Нигмәтуллин.

500 елдан артык тарихы булган, Кудашевларның нәсел башы Туктамышка барып тоташа. Аннан инде Чынгызханга да күп калмый диде, нәсел чыбыклары, гаиләсенең тарихы турында сөйләгән Ренат Кудашев. Аның җиде оныгы бар, ә менә иң кечкенәсенә тарихи - Кубрат исеме биргәннәр. Без Ренат Кудашевка берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек.

«Мәскәүдә морзалар нәселе күп. Алар - Акчуриннар, Дашкиннар, Кудашевлар, Әюповлар, Еникиевлар, Нигъмәтуллинар. Морзалар халыкка хезмәт иткән. Алар үзләренең белемгә омтылулары белән аерылып торганнардыр. Хәзерге вакытта инде биредәге морзаларның күбесе читтән – Башкортстаннан. Пенза өлкәсеннән килгәннәр. Аларның күбесен Мәскәүгә эшкә чакырып китергәннәр», диде ул.

Оныкларыгыз күп инде сезнең, алар үзләренең морза нәселеннән булуларын беләме, ничек карыйлар? дип тә сорадык. «Беләләр. Морза булулары белән горурланалар. Бу тәрбия эшендә бик зур роль уйный», диде Ренат Кудашев.

Ренат Кудаешв һәм Рәсим Акчурин
Морзалар тагын кайда бар, сез аралашасызмы дигәнгә Ренат Кудашев болай диде:«Морзалар оешмасы Уфада да, Казанда да, Петербурда да бар. Без аралашып, ярдәмләшеп яшибез», диде.

Ә инде герб, шәҗәрәләр борынгыдан калганмы, әллә инде үзегез ясатып, үзегез язасызмы дигәнгә Ренат әфәнде:
«Ул герблар, шәҗәрәләрне үзебез язмыйбыз, алар инде тарихы китапларга, морзалар турындагы мәгълүматларга кертелгән. Күп кенә морзаларның үз герблары бар. Алар инде 200дән артык ел буена шулай кабул ителгәнчә үзгәртелми», диде Ренат Кудашев.

"Без – морзалар, Башкортстанга бик рәхмәтле. Чөнки хәзерге Пенза өлкәсе җирләреннән чыгарылгач, морзаларга Башкортстан биләгән урыннарда җир сатып алу хокукы бирелә. Морзалар үз якларыннан Башкортстанга белем китергәннәр. Танылган укытучылар булып эшләгәннәр.

Башкортларның милли герое Салават Юлаев та бит шигырьләрен татар телендә язган. Аны уку-язуга әтисенең дүртенче хатыны булган, мишәр хатыны Кутушева өйрәткән. Менә ул Салаватның әнисе булганмы, юкмы ул турыда мәгълүмат юк. Без Башкорт тарханнары белән бергәләшеп, аралашып яшибез. Безнең оешма да хәзер «Төрки морзалар оешмасы» дип атала", диде Ренат Кудашев.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: ауыл агае кайдан: ауылдан
27.12.2009 10:20
Җәмәгать,узганнарда булган ялгышларны төзәтергә уакыт җитте бугай.Трихны шуның өчен укыйбыз бит,кызык өчен түгел.
Хәзерге морзаларыбыздан Акчурин турында күбебез белә.Татарларга аның булышлыгы зурбулды.Казанда кордиоцентр барлыкка килде,тәҗрибәле кордиологлар хәзерләде ,болары мин белгәннәр генә.
Әйтәсем килгәне,шушындый ауыр уакытта бер-беребез илә "сугышып" яту зур егетлек түгел,Казан ханлыгы да,шушы ызгышлар аркасында таркалган бит.
Акылыбызны җуеп,кабат басмыйк инде ТЫРМАГА.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.12.2009 18:33
Ауыл агае, сез бик дорес язасыз. Мин куп вакытларда уйланам: нигэ теге яки бу морзалар шулай иткэннэр дип. Бэлки, аларнын шул вакыттагы эшлэрен хэзерге Казан турэлэре тэртибе белэн чагыштырганда анлап буладыр. Эле дэ бит Казан турэлэре татарга хезмэт итэбез дипэр, татарны саклап калу очен тырышабыз, дилэр тугелме? Энэ сорап кара шул ук Валиевадан, шул ук Мохэмэтшиннан, Метшиннан хем наместник Шайминын узеннэн. Алар Милли Межлис агзаларын "экстремист" (Исхаков) дип атыйлар. Имеш, без татарны жимерэбез, аларча. Мин аларга ышанмыйм бер генэ тамчы да. Эммэ, шул ук вакытта, минен очен кызганычка каршы, татарнын купчелеге аларга ышана, безгэ тугел. Бу факт хем аны берничек тэ инкарь итеп булмый. Сон, теге вакыттагы морзалар да, курэсен, шулай анлаганнар узлэренен ролен. Эммэ, тарих аларнын хатасын фаш итте. Тарих - ул узенен бэясен, чын дэрэжэдэгесен бирэ. Шул ук вакытта, сез дорес язасыз, хэзерге морзалар, дэулэттэн бернинди дэ привилегиялар алмый торган токым буларак, безгэ алар дошман дип эйтергэ булмый. Алар белэн безгэ уртак тел табып, аларны да татарны азат иту корэшенэ жэлеп итэргэ тиешбез. Башта, бэлки, бер-ике шундыйлар булыр, аннан сон, бит, алар куплэп шул корэшкэ жигелулэре дэ бар. Бэлки, мин идеалист, эммэ, хыялсыз кеше - ометсез кешегэ эверелуе бар. Ометсез доньяда яшэуе бик тэ авыр бит, туганнар.

кем: Мансур Казан кайдан: Казан
26.12.2009 21:26
Җәмәгать, кем дер монда морзаларны Казанны алгачтын урысларга хезмәт итә башлады дип укыдым. :) Җәмәгать, бу ялган: бүгенге "Собрание татарских мурз" оешмасының 99% - Мишәр морзалары, алар "Мещера" җирлегеннән чыккан, төмәннәр (урысча "тюмени") бик күп. Казан ханлыгыннан чыккан морзалар - Яушевлар гына калды. Ә болар - Алтын Урдага хыянәт итеп Мәскәү кенәзлегенә хезмәткә күчеп килгән морзалар.
Алар, Рүсиягә күчкәч тә, аны татарлардан сакладылар, "засечный линияларны" сакладылар, Кырым вә Казан ханлыкларына каршы урыслар яклы сугыштылар. Морзалар институты һәр ханлыкта булды, Казанда да, Нугай Урдасында да, Кырымда да, Хаҗи Тарханда да, Себердә дә, әммә бүгенге морзалар - Мещера морзалары, Мәскәүгә хезмәт иткән кешеләрнең оныклары. Нинди "элита"?? Нинди?? Гаяз Исхаки аларны "урыслашкан манкортлар" дип йөрткән. Манкортлар алар хәзер, ә бабалары сатлыкҗан булганнар:
http://timer-bek.livejournal.com/6232.html

Акчуриннар, Тенишевлар, Еникеевлар, Енгалычевлар, Богдановлар, Бигловлар, Чанышевлар һ.б.... - барысы да урысларга хезмәт иткән морзалар. Шул ук Рәмиевлар - төмән морзалары, Казанны 1552-дә алган кешеләр димәк. Урыс патшалары аларга авылларны бүләе иткән. 1552-1557-нче елларда баш күтәргән Идел-Уралны басуда һәм суешу-үтерешүдә урыс патшасы җибәргән морзалар да катнаша.
Орлов алар турында ни әйтә: "Особо следует сказать об исторической судьбе татар-мишарей, обосновавшихся в Нижегородском крае. В эпоху русской колонизации они окончательно обрели свою родину, заняли достойное место в исторической общности народов края. Этим объясняется преданность Отчизне, бесконечная благодарность нижегородских татар русскому народу, его государям. В обозреваемый период эти чувства проявлялись в службе русскому государству – в защите общей земли, решении задач по укреплению позиции России на международной арене."
1735 – 1737 елларда татар-башкорт халкы баш күтәрә. Уфа губернасын Тевкелеев морза канга батыра, татарларны, башкортларны абзарларга, йортларга бикләп яндыра. Тевкелеевлар Пенза якларыннан чыкканнар.
Халкыбызның чын ак сөйкләре - муллалар булган: алар нәселләрен саклаганнар, балаларын мулла бабалары белән генә кавыштырганнар. Алар халкыбыз белән бергә яшәгәннәр, халкыбыз белән үлгәннәр... Алар белән горурланып була, ә морзаларга - нәфрәт.

кем: илгазиз кайдан: РБ
26.12.2009 20:15
Морза кем ул? Уз иленен егетларен эйдеучеме, уз артыннан ояртучеме? Яиса, узенен морзалыгы белан мич башында дан, шохрат китереп ятучы "морзавец"мы?

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
25.12.2009 22:31
Менә форумда күпчелек фикер: морзалар милләткә эшләми!!! Хак сүз, ни әйтеп була? Бәлки киләседә милләткә таба борыла башларлар? Чынлап әйткәндә морзаларның гоняһлары зур милләт алдында, алар саклый алмады Олуг дәүләтебез Алтын Урданы. Барысыда дәүләтне ташлап күчтеләр Мәскәү кнәзлегенә, төзеделәр урыс хөкүмәтен. ә безнең хөкүмәт кайда? Алар бит дәүләт терәге иделәр, ник шунда берәр акыллысы табылмаган дәүләтебезне саклап калырдый? Дәүләт башында шул морзалар, аларның бабалары утырган ич, шушы 5 гасыр эчендә бу галим-морзалар шушы хәлләргә ачыклык кертү нияиекннән бер аналитик мәкалә язганнары бармы? Юк. Менә морзаларның вкладлары милли маяга, ягни әлегә - 0. Уйласыннар иде шул турында. Биредә беркем беркемне әзерлекләргә җыенмый, тик хак сүз, тәнкыйди сүз генә әйтә, моңа түзәргә кирәк инде морзакайлар, кемгә күп бирелгән шулардан күп сорала да, монысы да хак.

кем: Рөстәм кайдан: Уфа
24.12.2009 22:18
кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы, 21.12.2009 23:13
Бу морзалардан милләткә берәр файда бармы - шуны аңлатсагыз иде?
________________________________________________________
Фәүзия ханымның уткер сорауы бик дөрес хәм урынлы.
Берничә сүз. Татар морзалары Чыңгыз хан вакытыннан башлап киләләр. Татарлар арасында да бәрелешләр күп булгалаган. Явыз Иван гаскәрендә дә Казанны алган 1552 елда татар морзалары булган. Ә Казанның гаскәрендә морзалар тапкырлап күбрәк булган хәм алар, үз халкы белән бергә, кырылганнар. Аннан соң инде басым булгач байтак морзалар Мәскәү хокүмәтенә хезмәт итәргә мәҗбүри булганнар. Чукынырга хәм патшага хезмәт итәргә теләмәгәннәренең күп өлеше чит җирләргә (башкортлар җиренә дә) юнәлгәннәр.
Хәзерге вакытта татар морзаларының төп максатлары – татар телен, динне, гореф-гадәтләрне сакларга хәм үстерүгә юнәлтенгән. Бәйсез татар иле турында уйлыйлар, ләкин сүзне бик куертмыйлар. Латинча язуга каршы булулары, әлбәттә, дөрес түгел. Әмма сорау да туа – күпмесе каршы булган хәм алар татар морзаларының нинди өлешен тәшкил итә? Татарлар тарихы турындагы китап “По следам черной легенды”, 2009 ел, морза Гали Еникеевның (тарихчы булмаса да) 15-20 ел буе эшенең нәтиҗәсе. Мин ул китапны хәр татарның өстәлендә булырга тиеш дип әйтер идем. Китапны укыгач та татарның бөек тарихы хәм хичшиксез бәйсез иле булырга тиешлеге ачыктан ачык аңлашыла.
Морзаларның татар халкынан чыккан кешеләр хәм аларның үз халкына хыянәт итүчеләрнең өлеше гомумән халыктан хыянәт итүчеләр өлешенә тигездер дип уйлыйм.
Шуның өчен, морзаларны тәнкыйтләү дөрес эш, ләкин читкә этәрү зарарлы дип әйтер идем. Әгәр дә татар иле булдырылса аларның шактый күпчелеге татар иленә хезмәт итүне изге зш дип уйлауларына минем шигем юк.
Ачык әйткәндә хәзерге вакытта татар морзалары (Татарстан җитәкчеләре кебек) милләткә тиешлечә хезмәт итмиләр. Әмма аларның эшләре татар халкынын хәрәкәтен җанландыруга ярдәм итә дип уйлыйм. Гадәти тормышта морзалар бүтән кешеләрдән аерылмыйлар.
Фәүзия ханым, татар авылларындагы кешеләрне радиоактив калдыкларыннан коткару буенча эшегез әйтеп бетергесез. Шулай да, татарлар икенче җирләргә күчерелсә, атом калдыкларын кертү мәсъәләсе, гомумән, икенче рәттә торган русия мәсъәләсенә әйләнә.
Бәлки Сез, яки Милли Мәҗлеснең бүтән әгъзасы, мөмкин булса, морзаларның җитәкчеләренә иң мөхим сорауларны ачык хатта куярсыз ачык җавап таләп итеп татар халкы исеменнән.
Әлбәттә, минен фикерләрем тулысынча җаваптан ерак, чөнки мин чи фәнни-техник эшлеклесе.

кем: азат кайдан: казан
24.12.2009 17:18
Вил абый! Роберт Нигматуллиннын этисе- Искэндэр исемле, Нигматулла тугел, монысы - белешмэ очен. Балаларын чын татар рухында тэрбиялэулэре дэ дорес. Алар барысы да татарча бик яхшы сойлэшэ. Берэу анда "внучкама" дигэн булып, татар зыялысын мыскыл итэргэ тырышкан. Хафиз эфэнде мэгълумэтлэре бик урынлы хэм бик кирэкле. Булганын саклый белергэ кирэк. Муса Жэлил сатлык дип, Кол Шариф Явыз Иванга Казан капкасын ачкан дип лаф оручы миллэтчелэр татарнын зыялыларын юк итэргэ тырышалар.Э бит яклау кирэк булганда зыялыларыбывз кая!? дип кычкыралар. Русларда 500 татар фамилиясе дип горурланып йорибез тугелме? Заман тегермэннэрендэ тетелгэн татар зыялылары буген узлэрен барлый икэн, начармени? Халык исеме тарихка зыялылар исеме белэн кереп кала. Шунысын да онытмаска кирэк.

җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
25.12.2009 02:48
азат эфенде, рэхмэт мине тозэтуегезгэ. Хата киткэн. Сезнен фикерлэрегез бик нигезле дип тапмый булмый. Тик менэ, минемчэ, зыялылар белэн затлыларны ботарга кирэкмэстер. Зыялылар - интеллектуаллар тугелмени? Затлылар яки ак-сояклэр, инглизча - нобеллар яки аристократлар дип чутлыйм мин узем. Хэйер, моны тик бу олкедэге специалистлар доресерэк анлатырлар кебек. Ничек булса да, минем белеумчэ, аристократлар яки морзалар, хэрбер илдэ уз жэмгыятенэ, кешелек усешенэ зур олеш кертеп торалар. Минемчэ, бу табигый сайалауга барып тоташа. Фэн, культура олкэсендэ алар эле булса зур урын алып торалар. Сэясэт олкэсендэ дэ шулай ук. Мэсэлэн, АКШ та эле булса моннан 300 елдан элегерэк Европадан кучеп килгэн аристократларнын яшь буыннары идара итэ. Кайсы гына президентны (Д. Вашингтоннан башлап) алып карама, ул шулардан. Димэк, демократик шартларда, тигез ярыш шартларында алар узлэеренен сэлэтлэре белэн сайлауларда жинеп чыга баралар. Бу узе генэ дэ бик зур могжиза. Президент Обаманын энисе шул ук токымнан икэн. Эйе, алар арасыннан да бик шэп булмаганнар бар. Мэсэлэн, сонгы президент Буш. Шунын кебек татар морзалары арасында да андыйлар бардыр. Эммэ, татар миллэте узенен бейсез дэулэтле килэчэге турында чынлап уйлый икэн, ул узенен элитасын кире кага алмый. Э морзалар элитанын элитасы. Мэсэлэн, кем сон доресерэк хем эффективлы рэвештэ Татарстаннын экономикасын 21 гасырга тигез итеп кора ала? Шаймимы, Миннехановмы? Колдермэгез, зинхар! Татарстаннын килэчэге - югары фэнни-технологик нигезле экономика. Аны тозер очен безгэ чын галимлэр кирэк, э форма очен кандидат яки доктор дипломлы бэндэлэр тугел. Менэ бик тэ жэл, шундый зур галимлэребез Роберт Нигматуллин яки Рэшит Сюняев Казан университеты ректорлары тугел. Тик шундый зур фэнни шэхеслэр генэ шундый корышны алып бара алачак. Бар тагын Галеев дигэн зур галимебез дэ. Ул да шул олкэгэ зур олеш кертэ алыр иде. Ривнир Ганиев та шул калибрдан. Монда дорес яздылар, элеге морзаларнын бернинди дэ привилегиялары юк. Бу бэхэслэрдэ катнашуым - уземнен интересларымны яклауга керми. Мин узем морзалардан тугелмен.
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
24.12.2009 18:18
Нигә, татар морза булмаса - зыялы булмыймыни? Бу нинди сафсата? Үзен морза дип йөрмичә дә милләткә менә дигән итеп хезмәт итүчеләр күп бит! Нигә барысын җыеп бутарга, бүгенге Мәскәү морзаларыннан әллә кайларга сикереп, демагогия белән шөгыльләнергә? Кешене милләтенә күрсәткән гамәле белән бәяләргә кирәк, түшендәге калайлар белән түгел!

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
24.12.2009 14:01
Хафиз эфэнденең битлек артына качып, көчәнә-көчәнә кемнернедер тарихны белмәүдә гаепләргә тырышуы көлке килеп чыккан, әлбәттә... Сүз бит, нигездә, Мәскәүдә очрашу уздырган бүгенге морзалар турында бара, һәм аларның милләткә каршы эшләгән конкрет гамәлләре турында әйтелә. Кемдер бу форумда сөйләшүне милләт, бәйсезлек күзлегеннән карап алып барырга тәкъдим итте. Ул яктан караганада да бу абзыйларның эш-гамәлләре зыянга бит, милләт файдасына түгел! Мин Роберт Нигъмәтуллин белән 2008 елда Казанда уздырылган Бөтендөнья Ислам галимнәре конференциясендә бәрелештем. Мине темам "Экология һәм иминлек" темасы иде, мин Чиләбе өлкәсендә "Маяк" атом берләшмәсе эшчәнлеге сәбәпле коточкыч зыян күргән татарлар турында доклад ясадым, "Маяк"тагы шартлауларга аерым тукталдым һәм бу комбинатның эшчәнлеген туктатырга чакырдым. Мине күпләр хуплады, чөнки анда врачлар күп иде, ә менә Нигъмәтуллин белән тагы бер татар галиме миңа каршы чыктылар. Чөнки Нигъмәтуллин һәм аның энесе депутат һәм министр урынбасары вакытта Россиягә чит илләрдән атом калдыкларын кертүне иң нык хуплаучылар булдылар, ә ул пычрак тагы Чиләбе өлкәсенә китереп ташланды. Иманым камил - Татарстан бәйсезлек ала башласа, бу кешеләр беренче булып каршы чыгачаклар, ә инде ниндидер могҗиза белән моңа ирешсәк һәм дөнья моны таныса, бу морзалар иң түргә менеп утырачаклар... Гомер буе шулай булган.
җавап

кем: Hafiz_Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
25.12.2009 14:24
بسم الله الرحمن الرحيم* السلام عليكم و رحمة الله و بركته*
محترم افنديلار، محترمة فوزية خانم:
Фәүзия ханым, бик кызганыч, әлбәттә. Чөнки Сез бәгъзе бер чакларда, бөтенләе белән башка адресатларга юнәлтелгән тәнкыйдый сүзләрне дә үз өстегезгә аласыз ич. Вә-Аллаһи дип әйтәмен ки, Сезнең бу самими сыйфатыгыздан явыз ниятләрдә файдаланучы бәндәләрдә чолгап алганнар ич әле Сезне.
Оят би-Илләһи, дистәләрчә, үгез егарлык ир-атлар үз халкының мәнфәгатьләрен яклап хәрәкәт итүче бер татар ханымның мәхкәмәләр каршысында интегеп йөрүен җай гына карап торып, рәхәт чигеп яталар түгелме соң?.. Шушы да булдымы морзалык, бу да булдымы тарханлык (рыцарьлык)!..
Бу хосустан, барыбызга да билгеле булган "Шура" мәҗмугасын гына алыйк, аның фактик мөхәррире (редакторы) Риза казый Фәхретдингә җил-яңгыр тидертмәс өчен, бу "Шура" җурналында, патша цензурасы аша үтә алмаслык материаллар бастырылган очракларда, икенче—де-юре мөхәррирне төрмә җәзасына тарттырту өчен махсус асрап тотканнар. Шул ук чакта безнең барыбызга да мәгълүм ич, әлеге "Шура" мәҗмугасын бастырып таратуның бөтен чыгымнарын да үз өстенә алган морза Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) үзенең хәлал сәрмәясын (капиталын) халык мәнфәгате өчен һич тә кызганмыйча түккән ич. Менә ничек була ул морзалык яки тарханлык!
Я, кайсыгызның кулы җылы, биртелгән йөрәкләрне бәйләргә?..
Шушындый ук ысулларны "әл-Ислах" җәридәсе мөхәрририяте белән башка күренекле татар басмалары да кулланганнар ич.
Рәхәт ич ул, "әфәндем, килешәм фикерең белән: Фәүзия ханым—тәти! Ә үзенең фикерен батырыбрак әйтүчеләр—кәкәй, алар империя ялчылары!"—диебрәк сөйләнеп, астыртын гына, салам астыннан ут җибәртеп түшәмгә төкереп ятуы... Чын, татар характеры менә шушындый яссылыкка ук төшеп калдымы инде әллә?—дигән фетнәле уйлар да килә бу башларга.
Вил әфәнде, Милли мәҗлес мәсьәләсенә килгәндә, бу оешма һәм аның әгьзалары белән дә һич бер төрле дә низагъка кергәнем юк. Һәм алга таба да һичбер милләттәшем һәм диндәшем белән дә талашырга язмаса иде дип дога кылам:
بسم الله الرحمن الرحيم* اللهم اشرح لى صدرى*
ويسرلى أمرى* واحلل عقدةً من لسانى*
يفقهواْ قولى* وجعل لى وزيرًا من اهلى*
امين!_الله اكبر!
Мәгънәсе: Аллаһ исеменә миһербанлыга, рәхимлегә. Аллаһым, күкрәгемне киңәйтсәң иде, һәм эшемне җиңеләйтсәң иде, һәм телемдәге төеннәрне дә чишсәң иде: аңласын иде алар мине. Һәм миңа гаиләмнән ярдәмче дә бирсәң иде. Әмин! Аллаһу әкбәр!
Ә менә 1552 елда Казан тәхете белән мөкаддәс Ханлыгыбызның татар халкының кулыннан китүенә кемне генә гаепләп чыкмадылар инде: урысны да, мишәрне дә, нугайны да, башкортны да, төрек солтанын да... Фәкать бер татар халкы гына һич тә гаепсез булып кала да инде. Һади Атласыйны укып карарга киңәш итәм.
Гаҗәпмени, хәзер татарның морзалары да мөстәкыйль Ханлыкны урыс кулына тапшыручылар рәтенә куелган булып чыгалар бугай?..
Әйе, морзаларыбыз институтында ниндидер аерым бер кагыйдәләрдән чыгарма булырдай хосусыятьләрнең булуы хакында бәхәсләр куертып тору беркайчанда уңышка китермәячәк. Чөнки эремчек суын туглаудан каймак яки май төшкәненең һич бервакытта булганы юк әле.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.12.2009 18:41
Hafiz_Çapqın 0016
-- Бик топле хэм тирэн мэглумэтле хэбэр. Кубесенчэ хаклы, кубесенчэ, хаксыз яки томан астына яшерелгэн. Мэсэлэн, кем сон ул теге абзый, Фэузияне шулай кулланучы? Шул ук Конбатышта "ирекле" Татарстанга каршы мэкерлек хэзерлэучеме? Аннан сон, сез Хафиз эфенде, нигэдер бугенге реалиядан чыгып фикер йортмисез. Ярый, "Шура" З.Рэмиев канаты астында (узенен миллионнары белэн хем таланты белэн) бик хэйлэле сэясэт алып барган. Мэнгелек дан аларга! Сон, буген, кем шулай эшли ала бу доньяда безнен тэмэм кимсетелеп, чистый кол дэрэжэсенэ тошерелгэн, шул ук коллардан торган империянын чыбыркылы надсмотрщиклы, остэвенэ, ирекле рэвештэ шул чыбыркылы абзыйларга ирекле рэвештэ хезмэт итуче язу-сызучыларлы миллэтебез очен? Шайми малайларымы? Яки чит иллэрдэ ара-тирэ куренеп киткэн байларыбызмы? Кызганычка каршы, мин алар арасында бер генэ дэ шундый эдэм курэ яки таба алмадым. Бэлки, сез андыйны белэсездер, тик исемлэп эйтергэ кыймыйсыздыр. Ышанасым килэ, тик мона омет куп тугел. Килэчэк курсэтер. Эммэ бугенге реалия шундый: урыс Фэузия кебеклэрне Татарстанда узенен сонгесенэ элеп куйды. Башка татарга сабак булсын дип. Аларны тэмэм оркетеп, милли хэрэкэттэн читлэштерер очен.
Тарихи фактлар белэн бай хэбэрегез тик бугенге яки иртэгэсе миллэт коне очен бернинди дэ кинэш яки курсэтмэ бирми. Изге телэклэр бит эле дога кылу белэн генэ тормышка ашырыла алмыйлар. Кая сезнен бу турыда фикерлэрегез? Тэнкыйтькэ тоту начар эш тугел, эммэ шул ук вакытта курэсе иде тэкдимлэр дэ. Э алар сезнен тарафтан юк бугенге конгэ кэдэр. Чувашстанда яки башка тобэклэрдэ сезнен фэлэсэфэгэ ярашлы моселман дине белэн сугарылган империя эчендэге микроскопик анклавлар милли мэсэлэне - татар миллэтен саклап калуны, ана азатлык яулап алуны чишэ алмыйлар. Алар барысы да империя контроле астында, халыкны тынычландырып, аны чын проблемалардан читлэштеру нияте белэн эшлэнэлэр.
Сезнен бик тырышып, Милли Межлиснен татар азатлыгын ботендонья кулэменэ чыгаруын курмэмешкэ салышуыгыз бик тэ анлашыла. Сезгэ андый хэрэкэт кирэкми. Курэсен, сезгэ тик империя яки анын Казан наместнигы контроле астында тотылган хэрэкэт кенэ кирэк. Нигэ сон андый хэрэкэтнен татар азатлык хыялын тэмэм юкка чыгаруга китергэнен курмисез?

кем: Hafiz_Çapqın 0016 кайдан: Candarlı
23.12.2009 19:31
Безнең татарның "мичкә керсә артыннан танып була", дигән сүзе хак икән. Үз заманында, 1990 еллар башында СССР-ның таркалуыннан хасыйл булган матди кыйммәтләрне тиешле күләмдә эләктерә алмыйча нәүмизләнеп калган кайсыбер бәндәләр халкыбызның барлы-юклы аксөякләрен дә кимсетергә ымсыналармы әллә? Чөнки алар акча—мал дигәненә дә туймаганнар бугай. Аксөяклек ишарәләре күренми ич үзләрендә. Түрәлек кәнәфиендә дә утырмыйлар шикелле...
"Нәүмизләр" фиркасенең әгъзалары, фәкатъ көнчелекләренә булышып кына үткәнгә дә, сүткәнгә дә ирек бирергә җыенмыйлар ахырысы дигән фетнәле уйлар да килә кайчакта бу башкайларга.
Татар мәдәниятенең умыртка сөяген хасыйл иткән сәнәгатьче, иганәче һәм ниһаять нәзберек күңелле шагыйрь Рәмиевләр, сәнәгатьче Акчуриннар, сәнәгатьче һәм ниһаять тиңсез драматург Тинчуриннар, әдип Еникеевлар, композитор Еникеевлар, төрек солтанына шикаять биреп, Рәсәй патшасы белән чиркәү синоды аша Лукиян (Лука) Конашевичны эшеннән алдыртып татарның дини һәм милли изелүен шактый гына җиңеләйткән Әпит-морзалар да боларга билгеле түгел ахырысы!..
Үкенечебезгә күрә, шушындагы форумдашлардан кайсыберәүләрнең татар морзалары турында "ВКП(б)-ның кыскача тарихы"ннан алган мәгьлүматларына гына таянып фикер йөрткәнлекләре аерым ачык булып күренеп тора. Чөнки фәкать шушы "югары кимәлдәге фәнни хезмәттә" генә татар морзалары белән башка зыялылары эттән эткә салып сүгеләләр иде ич.
Хакыйкатьтә татарның муллалары белән раввиннары да, поплары белән пастор-ксендзлары да, морзалары белән тарханнары да, олигархлары белән фәкыйрь-фокаралары да, каралары белән аксөякләре дә аның гомум милли мәдәниятын, җир йөзендәге глобаль инсани тәшкиләтен хасыйл итәләр дә ич инде.
Менә шушында ук, "морзалар татар халкының имласын Lәtinica'га күчерүгә каршы төштеләр", дип уфтанучыларның үзләре үк, бу шәкелдәге язу рәвешен таный алмыйлар. Бәс, бәгъзе берәүләр әлеге, бәхетсез Lәtinica'да язарга тырышып карасалар да, язу рәвешләренең элә-танагы күренми. Чөнки аларның имлалары татар халкының кулланылышындагы орфография кагыйдәләренә туры килми ич. Шулай ук дин һәм иман төшенчәләренә еш кына мөрәҗәгать итәргә тырышучыларның да кайсыберләре, яһүди белән католизицм конфессияләренә караган милләттәшләребезнең дә барлыгын инкарь итәргә маташалар ич әле!..
Татар өчен сөйкемсез сөякле урыс поплары "иске славян" язуын мәктәп программасына керткән бер вакытта, безнең атаклы милләтчеләребезнең халкыбызга 15 (унбиш) гасыр буена хезмәт иткән гарәп әбҗәдиясе хакында ишетәселәре дә килми.
Әлеге мәҗлес-форумга язганда татарның һәр өч имласын да кулланып күрсәтсәң, мактанчыклыкта гаепли башлыйлар... Чөнки алар гына үзләрен татар халкының каймагына саныйлар да инде.
Ихтирам белән.
җавап

кем: Hafiz_Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
31.12.2009 03:19
Вил, абзый, рәхмәт инде Сезгә минем бу кечкенә генә язмаларыма уңай бәяләмә бирүегезгә.
Миңа калса, без үзебезнең пессимистик карашларыбыз һәм бәяләмәләребез белән милләткә дә өммәткә дә һичбер төрле дә ярдәм күрсәтә алмаячакбыз. Киресенчә, пессимизмга корылган идеялар белән без үзебезнең фаҗигабызны гына тирәнәйтә төшәчәкбез.
Вил абзый, реалийларга килгәндә, Сезнең хәзерге тормыш шартларыгыздан хәбәрем һич кенә дә юк. Әмма үземнең тормыш шартларының "яхшылыгы" белән һич кенә дә мактана алмыйм. Уңнан да, сулдан да, җирле чиновниклар тарафыннан да, милләттәшләрем белән диндәшләремнән дә йодрыкларның төрле калибрдаргылары белән дөмбәсләп кенә торалар. Ләкин тормыш прозасының тискәре (негатив) якларына гына игътибарыбызны зур күләмнәрдә юнәлдерә башласак, безнең бөтен энергиябез бушка гына исраф булып бетәчәк түгелме соң?
Белүемчә, Сез элеккеге хәрби хезмәткәр. Бәс шулай булгач, Сез Рәсәйнең бөтен регионнары буенча таралып яшәгән "татар анклавларын" якыннан күреп беләсез булыр. Ничек кенә булмасын, рәсми Рәсәй чыганаклары (РФ ДД-ның элеккеге спикере Геннадий Селезнев) буенча да җир йөзендә 11 (унбер) миллион татар халкы яши.
Ә мәрхүм академигыбыз Әбрар Кәримуллинның әйтеп калдырганынча без җир йөзендә 25 (егерме биш) миллионнан да ким булырга тиеш түгел. Һәм шушы милләт баласы җир шарының кайсы гына почмагында яшәсә дә үзен татар итеп хис итә дә ич инде. Һәм нинди милләт янәшәсендә торуына бәйле рәвештә, татар урыс, төрек, кытай, индус, иңглиз һәм гарәп телләрендә, үз теленнән дә яшхырак итеп сөйләшергә мәҗбүр итәләр түгелме соң? Һәм шушындый кырыс шартларда да әле безнең милләт, безнең халык үзенең татарлыгын горур рәвештә исбатлап та тора әле.
Фәүзия ханымны җәзаландыру мәс"әләсенә килгәндә, бу хосуста бераз гына булса да сыгылмалылык күрсәтергә була иде түгелме соң? "Шура" җурналы, "әл-Ислах" газеталары белән 1918 елга кадәр чыгып килгән татар басмалары кулланган "де-факто" һәм "де-юре" мөхәррирлекләренең тәҗрибәсен дә кулланып булыр иде сана.
Вил абзый, Аллаһы тәгалә безгә Үзеннән башка һич бер кемнән дә өркергә дә, куркырга да кушмаган ич. Ниндидер эшкә алынгач, кемнәндер куркып артка чигенергә ярамый ич инде.
Ә изге доганы һәрдаим кылып торырга кирәк, ансыз без нигилистлар белән имансызларга гына әверелешеп бетәчәкбез түгелме соң? Хаклыкта, үзенең милләте белән мәдәниятын танымаган динче фәкат" монафыйк кына, ә Аллаһны танымаган милләтче фәкат" бөтен нәрсәне җимерүче нигилист кына булып калмаслармы соң?
Вил абзый, күңелегезгә авыр алмагыз, Сез чит илгә чыгып киткәч татар халкының Рәсәй төбәгендәге тормышын реал" рәвештә күзаллау мөмкинлегеннән берникадәр чикләнеп калдыгыз шикелле булып тоела.
Сез хаклы, минем ниндидер Милли мәҗлес хакында бер төрле дә мәг"лүмәтым юк. Чөнки мин, фәкыйрегез, Татарстан тышында - Урал төбәгендәрәк яшим. Әмма 1990 еллар урталарындарак әлегедәй хәрәкәтнең башында Фәүзия ханым тора, дигән хәбәрнең ишелгәне бар иде.
"Azatlıq" радиосына рәхмәт инде, İnternet аша да, эфирдан дә туган илебездәге яңалыкларны даими (регуляр) рәвештә ирештереп тора.
Яңа еллар мөбәрәк булсын, кадерле мәҗлестәшләр һәм Azatlıq'ның тыңлаучылары белән аны гамәлгә куючылары!
Ихтирам белән.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
24.12.2009 01:27
Hafiz эфенде, сез куп вакытта бик дорес фикерлэр белгертэсез. Эммэ, нигэ сон шул ук вакытта шундый тэккэберлек хем мин-минлек дигэн хислэрегезне тыймыйча, шул фикерлэрегезнен кыйммэтен бик тубэнгэ тошерэсез? Эгэр дэ сез халыкка яна мэглумат биреп, энгэмэлэрне жанландырасыгыз килэ икэн, бик сыек пэрдэ астында мондагы шэхеслэргэ ташланасыз? Ярый сезнен фэлэсэфэгез инде куптэн бик куплэргэ анлашылды. Узегез дэ инде бик билгесез тугелсез. Милли Мэжлис анлашылган сэбэплэр белэн сезнен бугазыгызга каз сояге кебек казалган. Ни эшлисен, узегез гэепле. Морзалар темасына килгэндэ, сез куп кенэ яна (мина билгеле булмаган) мэглумэтлэр биргэнсез. Анысы очен рэхмэт. Чыннан да хэрбер миллэтнен гасырлар дэверендэ устерелгэн элитасы бар. Безнекелэр морзалар исеме астында булганнар. Аларны мин халык тарафыннан устерелгэн хем житештерелгэн жимешлэр дип атар идем. Менэ шуна курэ дэ большевиклар барлык кочлэре белэн аларны юк итэргэ тотындылар. Шуна карамастан, морзаларнын исэн калган буыннары эле хаман торле олкэлэрдэ жэмгыятьнын усешенэ зур гына олешлэр кертеп торалар. Эгэр дэ татар узенен килэчэге турында уйлый икэн, ул узенен шул элитасына таянырга тиеш. Алар алыштырмаслык соры ми мэтдэсе иялэре, ниндни генэ хаталары булуга карамастан. Дорес, аларнын кайберлэре татар азатлыгы хэрэкэтен хупламыйлар, куп кенэ татар хэллэрен дорес анламыйлар. Безнен кузлектэн. Эммэ, рас алар безгэ кирэк икэн, без инде алар белэн монэсэбэтлэргэ кереп, алар белэн уртак тел дэ эзлэргэ тиешбез. Башка чара юк. Казанда утырган элита, кызганычка каршы хем доресен эйткэндэ, эле пешеп бетмэгэн, олгермэгэн, авылдан чыккан бик шэп белемгэ дэ ия булмаганнардан. Кара мажиклардан дисэн дэ, бик зур ялгыш булмастыр. Э монда язылган морзаларнын нэселлэре тарихы менэр елга барып тоташа. Болар бит тарихи реалиялар. Купме генэ без шуларны танымаска тырышсак та, Аллахы Тэгэлэ шулай яраткан кешелекне. Кемгэдер зур интеллект потенциалы биргэн, кемгэдер сугышчы яки тырышып эшлэуче жир корты сэлэтлэрен олэшкэн. Роберт Нигматуллинны белуче кеше буларак, мин аны алай бик кискен рэвештэ критикага тотуга каршы булыр идем. Ышаныгыз, алар чын татарлар хем балаларын да татар рухында, чатнап тора торган татар телендэ сойлэшэ торган итеп тэрбиялэгэннэр. Алар, барысы да, чит иллэрдэ дэ танылган зур галимлэр. Робертнын этисе Нигматулла абзый, МВТУ профессоры булып, Мэскэу татарларын берлэштеругэ, аларны милли яктан оештыруга бик зур коч салган шэхес булган. Кызганычка каршы, мин анын белэн таныша алмадым вакытында. Милли оешмалар белэн аралашырга мина да бик куп вакыт хем юл утэргэ туры килде. Э Мэскэудэге татарларнын барысы да Нигматулла абзыйны белеп, бик нык ихтирам итэлэр иде. Э инде латин элифбасына килгэндэ, мин узем дэ башта ана каршы чыктым. Э инде ныгырак ситуацияны ойрэнгэч, мин анын яклы татар. Сэяси ярышта, мэсэлэн, Башкортстан президентына дэгвэ иткэндэ Робертнын узенен эбиенен башкорт диюен дэ анларга була. Башкортстанда туып ускэн бик куп татарлар башкорт булып йорилэр инде менэ ике йоз еллардан куберэк булмаса. Нигэ? Чонки перепись заманында башкорт дип язылмасан, шул авылдан налог тулэткэннэр. Башкортлар налогтан азат халык булганнар. Бу шулай ук тарихи факт. Элекке Русия паспортым буенча мин узем дэ башкорт, барлык Иске Кэнгеш авылдашларым кебек. Эммэ, монардан эле берсе дэ чын башкортка эверелмэде. Авылда монарчы башкортча сойлэшуче кешене курергэ насыйп буламады.

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
23.12.2009 17:08
Без, иптәш мурзалар төрки татарларына карата сезнең эшегезне, сүзегезне көтәбез. Нәсел тармакларыгызны мактауны туктатып торыгыз. Зинһар әбинең исемен "внучкама", ханның исемен улыма куштым дип изге Ислам динебездә кала торып, халык көлкесе ясамагыз. Бу бит безнең гөреф-гадәткә килешми...Бастырып куйсаңда, әйләндереп салсаң да шул безнең мурзалар инде сез. Терегуловлар нинди беренче табиб булсын? Әфәнде бу нәрсәне кайдан уйлап таптың,кайдан уйлап чыгардың? Чак кына ошана яздык бит инде урыслар безне укырга һәм язарга өйрәттеләр дигәнгә. Дин аһелләребезнең чын тарихчыларыбызның китапларын укы...

кем: Мөхәммәт кайдан: Казан
22.12.2009 22:59
Еники морза 1552-дә Явыз Иван белән бергә Казанны алган кеше. Бүгенге татар морзаларның 99% - Иван Грозный яклы сугышкан морзалар (Яушевлардан башка - Казан ханлыгының морзалары, ә күпчелек - Московия/Касыйм/Темников морзалары). Аларны "ак сөякләр" дип тану - Мәскәүгә бирешү кебек була. Безнең халкыбызны таптадылар, ә хәзер үзләрен әллә кемгә куеп йөриләр. Урыслашып беткән нәрсәләр ул, татарлар түгел! Халкым морзаларга иелмәс, урыска бирешмәс!
җавап

кем: Мансур кайдан: Мәскәүдән
07.01.2010 00:41
Шунысы кызык - урыс белән урысны (урысмы, кемме тарафыннан булса да) "сез Иван Грозный белән, яки Иван Калита белән безнең Новгородны, безнең Тверьны алгансыз, тар-мар иткәнсез!" - диеп талаштырырга ымтылучылар юк нигәдер. Ә татарны татар белән талаштырырга кемнәр генә, нәрсәне генә исләренә төшермиләр - шул ук поплар, романовлар яздырган "тарих фәненә" таянып. Бу эш татардан чыкмыйдыр - татарны дошман күргәннәрнең "оешмалары" эшедер диеп гаҗәпләнергә генә кала. Элегрәк, большевиклар вакытында, морзаларны "эксплуататоры-аристократы" диеп "кысырга", бетерергә тырыштылар - әле инде шул ук "идеологик эшмәкәрләр" морзаларга - биләргә икенче "тарихи гәеп" таптылар диеп уйларга гына кала.
Төрки тарихын шактый нык ачыклаган галим-әдип Мурад Аджи моның турында туры, гәдел итеп әйтергә шөрләмәде: "Иван Грозныйның юнле гаскәре булмаган, гөмер татарга инәлеп йөрегән, Казанны ул алмаган - анда да татар татар белән ыгы-зыгы куптарып, бер-берсе белән сугышкан". Бу асыл төрки тарихчының язганы романовлар һәм большевиклар татарны бетерү, бер-берсе белән талаштыру өчен язган "тарихи кыска курс"ыннан шактый дөресрәк буладыр диеп уйлыйм. Шулай ук күреп торам - минем фикердәшләр дә көннән көн, елдан ел күбәя бара, Аллага шөкер.

Морзалар (биләр) турында тагын: XIX гасыр азагында, татар милләтенең күәтен, көдрәтен күтәрүчеләрнең күбесе татар морзалары (биләре) булды - алдарак язганнарга кушылам бу фикердә. Исмагыйль би Гаспарлы һәм татарның башка күренекле шәхесләре барча Евразия татарларын бер халык диеп бардылар, татарны берләштерергә тырыштылар, татарның нигез сыйфатларын, "умырта сөяген" - Дин белән Чыңгызлыкны, Татарның күренекле ыругларының шәҗәрәләрен, хәтерен, тарихын саклау юлы белән бардылар. Әле дә татар морзалары - биләре, төрки туганнардан аерылмыйча, бергә оешма кордылар, үткән көз менә Корылтайлары узды Уфада. Менә татар тарихын ачыклап, татарга гомуми, тулы чын тарихын кайтаручылар да табылды морзалар арасыннан - мөстакыйль татар тарихчысы Гали Еникәйнең китаплары, бу әдипнең укучычлары - Казан һәм Мәскәү морзалары ярдәме белән аерым серияда чыга башлады. Шушы сайтта Гали Еникәйнең макәләләрен, аның китаплары турында татарның алдынгы, абруйлы һәм фәемле кешеләре биргән бәяләүләрне дә укый аласыз: http://tartareurasia.ucoz.com/
Бәлки шул серияга татар "рәсми тарихчы"лары да, ниһаять, "уянып", килеп кушылырлар - карарбыз.

Татар халкы да, төрле "политиклар" белән чагыштырганда морзаларны яхшырак белә, якынрак күрә - чөнки "морза" яки "би" дигән сүз ул "аристократ" дигән сүзне генә аңлатмый - бу сүзләр "казакъ җитәкчесе" ("старшина") дигән мәгънәгә якынрак. "Морза"лардан тыш әле татарда "казакъ" ("төмән", "карачы", "язугълы") дигән "сыйныф" та бар - аларның да күбесе инде кем икәннәрен исенә төшерә, барысы да морзаларга кушыла, морзалар-биләр тирәсендә туплана, Аллага шөкер.

Шулай итеп, сүземне тамамлыйм - морзаларга таянып, бер-берсенә таяныч булып тупланган татар халкы булды да, булар да, Алла боерса, ә инде ыгы-зыгы эзләп, бер-берен гәепләргә, таларга, юк итәргә тырышып "сәяси капитал" җыярга ымтылып йөргәннәр онытылыр, югалыр әлбиттә.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +