тыңлау

хәзер эфирда

шимбә тапшыруы

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Татарның күңел кылларында уйнау

22.12.2009

Бер төркем татар яшьләре Татарстанның суверенлыгы, конституциясе, татар мәктәбе, югары уку йорты юк ителде дип белдерә. Алар әлеге сүзләрне кабер ташлары төшерелгән плакатларга язып Бауман урамыннан Казан Кирмәненә кадәр марш оештырды.

Чараны “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырды. Яшьләр бу маршны татар маршы дип атамый. Бәйсезлегебезне, конституциябезне, югары уку йортын, татар мәктәпләребезне югалтуга сыкрау гына белдерәбез, ди алар. Шуңа яшьләрнең чираттагы чарасы сыкрау маршы дип аталган. Анда 10-лап кеше катнашкан.

Татар теле астында сорау?

Яшьләр “татар теле” сүзен дә кабер ташына язганнар. Әмма сүз астына сорау билгесе куелган. Моның аша алар татар теленең язмышы билгесез булуын, күп нәрсәнең халыкның үзеннән торуын күрсәтергә теләгән.

Чараны оештыручы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, халык алга таба да туган теленә карата битараф булса, бәйсезлекне, конституцияне югалткан кебек телен дә югалта ала.

“Акциянең төп максаты – халыкта битарафлык хисен бетерү. Монда башка халыкларга каршы бер сүз дә әйтелмәде. Акция татарларның үзләренә юнәлтелде”, ди Наил Нәбиуллин.

Татар йоклаганмы, үлгәнме?

Сыкрау маршында катнашучылар саны бер дистәгә дә тулып бетми. Моны оештыручылар халыкның битарафлыгыннан күрә.

“Мәҗлесләрдә, дискәтүкләргә 500-ләп кеше җыела. Татар телен якларга халыкның күпләп чыкмавын аңлап бетерә алмыйм. Бу татарның бүгенге хәлен күрсәтеп тора. Татарның дәүләтсез, телсез, мескен халыкчыкка әйләнеп баруын сөйли. Әмма бу көнне бик салкын иде, аннан студентларның сессия вакыты”, ди Нәбиуллин.

“Азатлык” яшьләре фикеренчә, алар кабер ташлары аша халыкның кылларына чиртмәкче. “Шул кабер ташларына карап, бәлки, минем телем бетеп бара бит дип уйлана башларлар”, ди Наил Нәбиуллин.

Яшьләрне Кирмәнгә кертмәгәннәр

Әмма яшьләрне Кирмән эчендә урнашкан Сөембикә манарасы янына кадәр кертмәгәннәр. Яшьләр фикеренчә, татар теле өчен сыкраучыларны туристларга күрсәтергә теләмәгәннәр.

“Азатлык” яшьләре бер плакатка “Сынган кылыч, суынган көл – минем илем икән. Кабер ташында “үлгән тел” – минем телем икән” дигән шигырь юлларын да язып алып чыккан. Әлифба китабын да күтәреп алып барган.
Наил Нәбиуллин белдерүенчә, мондый акцияләр киләчәктә тә булып торачак.


бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Фэридэ кайдан: Казаннан
27.12.2009 20:36
Татар теле ничек бетмэсен? - университетлар кушыла (татар университеты идеясе буш куык булып кына калды), гимназиялэр ябыла, мэктэптэ татар теле факультатив кына булып кала, дэреслеклэр нэшрияте Мэгэриф ябыла, татар садикларынын кирэге калмый, татар теленэ ойрэту очен 3-4 класска кадэр укыту житкэн дип игълан ителде! Кабер ташындагы сорау билгесе башы иелгэн татар hэм анын язмышына куелган нокта ул...

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
27.12.2009 19:56
Күңелем белән сезнең янда басып торам, куркыныч хәлләр. Күпләр әле аңлап бетми. Дөрес, безнең төрки ана телебезне кәметәләр, кыскарталар, үтерәләр. Казан хатле "казанда"да бернәрсә үзгәртә алмаслар икән? Инде безнең татар авылларына нәрсә кала?

кем: Наилхан кайдан: Сембер
27.12.2009 11:20
Адаш, эшләрегезне хуплыймыз. Ахырзамангача яшимез, иншаАЛЛА:
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ Бисмиллаһир-рахманир-рахим.
АЙМОҢ-йиңү бәете.
АЛЛА-дип башладык, Бу безләрнең далабыз,
Кылма безне ташландык. Хуҗа булып калабыз.
Теләк,до’а кылабыз, АЛЛА кушса алабыз,
Алтын дәүләт корабыз. Хуҗа булып калабыз.
Безләр татар- АЛДАбыз,
Хәл,көч,сол бир АЛЛАбыз.
Ният,до’а кылабыз, Биләмәбезне алабыз,
Йаманнарны куабыз. Кяфергә җаза салабыз.
Тәңребез-бер АЛЛАбыз, Безләр батыр татарбыз,
Безләр һаман алдабыз. Русилыкка хатарбыз.
Безләр татар- АЛДАбыз,
Хәл,көч,сол бир АЛЛАбыз.
Шәҗәрәләр бозыпсыз, Безләр кабат киләбез,
Тарихларны созыпсыз. Йортыбызны биләрбез.
Тәңребез-бер АЛЛАбыз, Туры юлны табабыз,
Безләр һаман алдабыз. Безләр сезнең бабагыз.
Безләр татар- АЛДАбыз,
Хәл,көч,сол бир АЛЛАбыз.
Йалган тарих сүләмәгез, Хан,бәкләр,биләр без,
Бу безләрнең биләмәбез. Дәүләтебезне биләрбез.
Кяфри-русилар өркегез, Безләр киләбез татарбыз,
Туран-татар-төркибез. Йахшы тормыш татагыз.
Безләр татар- АЛДАбыз,
Хәл,көч,сол бир АЛЛАбыз.
Туры юлны табабыз, Йаманине тотып атабыз,
Безләр сезнең бабагыз. Безләр сезнең атагыз.
АЛЛА кушса табабыз, Илебезне торгыза барабыз,
Безләр төзек-тазабыз. Сез бездән тумыш балабыз.
Безләр татар- АЛДАбыз,
Хәл,көч,сол бир АЛЛАбыз.
Бу безләрнең далабыз, Соллы булсын дохатыбыз,
Сезләр безнең балабыз. Уң булсын да’аватыбыз.
Сүгенче кяфри төтерәгез, Күрсәт җәннәтләрең йәмен,
Исерек русины бетерәбез. Сәләмәт кыл АЛЛАм-ӘМИН.
Безләр татар- АЛДАбыз,
Хәл,көч,сол бир АЛЛАбыз.
ﺍﻳﺷﺎﻥ ﻧﺎﻳﻝﺧﺎﻥ ﺟﮭﺎﺪﺷﺎﮪ
27.07.2005м.-21.06.1426һ.ел аул Калны-шәһри Сембер.АЛЛАдан шифачы:
Абыйегыз-Атагыз-Бабагыз-Ханыгызмын:Ишан НаилХан Җиһадшаһмын.

кем: Наил Нэбиуллин кайдан: Казан-нурлат арасы
25.12.2009 09:00
НаилХан Сез безнен, акциябез турында тагын бер тапкыр укып чыгыгыз але. бэлки Сез анын, маскатларын ан,ламагансыздыр!
Безнен, акцияне ан,лаган хэм хуплаган, якын иткэн кешелэргэ бик зур рэхмэт!

кем: Наилхан кайдан: Сембер
24.12.2009 21:05
Кабер ташлары үлем чакыра вә мескенләнгән-"үлгәнмез, халәк булганмыз..."-шигерләр килешми БАТЫР-ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ: сез безнең киләчәк, иншаАЛЛА. Башка вакытта йаңару вә йиңүле сүз белән чыгыгыз. АЛЛА САКЛА вә ЙАКЛА вә ТУРЫ ЮЛГА САЛ, АМИН.

кем: бәртәс кайдан: самар
24.12.2009 09:43
Җәлил һәйкәле янында төшкән сүрәт тирән сәяси мәгнәгә ия.Үз ватанын коллыктан саклаган сугышчының оныклары бабалары азат иткән җирдә рухи коллар.

кем: Рөстәм кайдан: Уфа
23.12.2009 18:23
кем: доцент кайдан: Татарстан 23.12.2009 06:37
...Фәзия ноталары буенча чиртеп уйнасагыз, изге ниятләрегезне аңламаслар...
__________________________________________
Сезнең сүзегез аңлашылмады. Бер яктан, сез яшләрнең хәрәкәтен хуплыйсыз, икенче яктан үсә башлаган хәрәкәтне вак кисәкләргә булгәләргә тырышасыз.
Фәүзия ханымның кыллары - татар халкын бөтен яктан да үстерү бәйсез Татарстанга (Идел-Уралга) таянып. Бәйсез ил булмыйча татар халкын үстереп булмый. Фәүзия ханымга каршы булгач сез татарларны үстерүгә дә каршы булып чыгасыз.
Сез фикерләрегезне аңлатым бирәлмәссезме.









кем: доцент кайдан: Татарстан
23.12.2009 06:37
Сыкранып, капка топлэреннэн куылып, кыйналып йорергэ жыеган яшьлэр бупме икэн сон? Правозащитниклар бик кирэк, алар аз, грамотно хэрэкэт итудэ Кырым татарларыннан ойрэнэсе бар. Кырымнар туплана, арта барганнар. Эле дэ кыйналып, тибелеп йоресэлэр дэ, уз жирлэренэ кайталар акрынлап булса да.
Э Казан татарлары ничек хэрэкэт итэргэ тиеш? Татар теле, мэдэнияте очен ин яхшы шартлар тудырылган Татарстанда?Анда 2 миллион татар бар. Берләшә алмыйлар, дәүләт биргәнне чәйнәп йота аламаучы иждивенецлар кубрәк. Ә бит башка тобәкләрдә, илләрдә татарга берни дә бирелми.
Буген сайтка Мәскәү яшләре турында мәкалә куелган.
http://www.azatliq.org/content/article/1910737.html
Аларны да кереп сугучеләр бар. Тик аларнын кәефе башка.Правозащитник белән милли хәрәкәтне бутарга ярамый. Хокук яклаучы права качат итеп кыйналып йөри, закон бозса
утырталар аны, кайчак бозмаса да. Һәркем үзе сайлый үз язмышын. Наил-татар Набиуллин да сайлагандыр. Тик кайчан халыкнын куңел кылларын уйната, кайчан милли узаң уята, ә кайчан милләтара ызгышка котырта икәнлеген узе чамаласын инде. Хәзергә депрессия, өметсезлек уятудан ерак китмибез.
282- статья буенча утырта курмәсеннәр, кылларны акыллы итеп чиртегез.Фәзия ноталары буенча чиртеп уйнасагыз, изге ниятләрегезне аңламаслар...

кем: Камил кайдан: Чаллыдан
23.12.2009 00:05
"Элифба,Элифба, беренче битенне ачкан кон хэтердэ, зур бэйрэм шикелле..." Татар яшьлэре! Сез буген безгэ караганда кыюырак hэм батыррак. Шулай тотарга! Унышлар сезгэ.

кем: Рәфис Кашапов кайдан: Чаллы
22.12.2009 20:13
Муса Җәлил һәйкәле янында каршылык акциясе бик матур чыккан!
Булдырасыз егетләр, кызлар!
Шушы темага багышлап:

"Кичә иптәш егет белән сөйләшеп торабыз. Сүз ничектер татар теленең киләчәге турында кереп китте.
Иптәш егет әйтә:
- Мин бүген татар теленең киләчәге турында уйладым әле...
- Ну, нинди фикергә килдең? Бармы татар теленең киләчәге? - дип сорыйм үзеннән.
- Ну, малай, не знаю, - ди ул бераз уйлагач.
Үзем дә уйламый аңа әйтеп куйдым:
- Ә мин беләм татар теленең киләчәге бармы-юкмы икәнен . Әгәр син миңа "Белмим" дип җавап бирсәң - киләчәге бар, "Не знаю" дип җавап бирсәң киләчәге юк...

Һаман әлеге диалог искә төшә. Уйландыра, искә төшә торган фикер алышу шул."
http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=244
җавап

кем: доцент кайдан: Татарстан
23.12.2009 06:45
Аңламадым.Кемгә каршылык? Минпроскамы? Мәскәү Кремленәме? Казанныкынамы? Нинди канун, нинди пункт буенча? Бәлки Казан мэриясе, аның мәгариф идарәсе нидер әйтә, нидер әшли аладыр? Метшин, Хәлиуллин ни әйтә? Сорадыгызмы? Сорасагыз,исемнэрен плакатка язсагыз, чиновниклар язып алып, узләренә җиткерер иде. Ә болау пустая затея. Нәфис Кашапов кебек, чит якка чыгып киту очен генә ярый.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile