Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур театрында "Мәскәү сандугачы"


Драматург Фоат Садриевның берничә әсәреннән “Мәскәү сандугачы” дип исемләп иҗат ителгән ике пәрдәле музыкаль комедия – 2009 елда Оренбур татар дәүләт драма театрының соңгы премьерасы булды.

Драматург Фоат Садриев исеме оренбурлар өчен таныш. Моңа кадәр дә Мирхәйдәр Фәйзи театры сәхнәсендә Садриевның берничә пьесасы сәхнәләштерелгән иде. Тик бу юлы “Мәскәү сандугачы” спектакле авторның берничә әсәр җимеше. Спектакльнең режиссёры Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев, биюләрне куючы – Башкортстанның атказанган артисткасы Эльвира Даутова.

Гайнелхәят әби ролендә Люция Абдуллаева
Рәссам Пётр Плотников сәхнәне төрле төстәге чәчәкләр белән бизәгән. Спектакльнең исеменә туры килерлек, куакларда сандугачлар сайрый. “Мәскәү сандугачы” дигән исем чагыштырмача бирелгән. Асылда, авыл яшьләренең бергәләп күңел ачулары барышында, көтмәгәндә килеп туган маҗаралар өстенлек итә.

Сәхнәдә ямьле җәй күренеше. Баш геройлар туган авылларының ятимләнә баруына битараф булмаган яшьләр. Билгеле инде, яшьләрнең күңелләрендә саф мәхәббәт хисләре кайный.

Әлеге спектакльдә нигездә яшь артистлар катнаша. Шулай ук җыр-биюдә уздырышып, һәрберсе үз ролендә сәнгати алымнар кулланып, мавыктыргыч образлар тудыралар.

Тамашаны Гайнелхәят әби образы да җанландырып җибәрә. Бу рольне Русиянең атказанган артисткасы Люция Абдуллаева башкара. Җырлар-биюләр белән башкарылган роль моңлы татар җыр дөньясына алып керә.


Яшьләрнең оста уйнаулары, аларның махсус белемле булулары белән дә бәйле. Чумхарис ролендәге Динар Сәлахов - Казан сәнгать университетын тәмамлаган. Рәшидәне уйнаучы Алия Имашева, Әмин – Салават Халиков, Хөршидә – Мөнирә Ягофарова Оренбурның Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтында укып чыкканнар. Бу яшьләр үзләрен һәрьяклап сәләтле итеп күрсәтеп киләләр.

“Милләттәшләребездә “Мәскәү сандугачы” спектакле татар моңына, үз авылына мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнамый калмас”, дип таралышты оренбур тамашачысы бу спектакльдән соң.
XS
SM
MD
LG