киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Милли хәрәкәткә 2009 ел килештеме?

29.12.2009

2009 ел милли тормыш өчен хәтәр булды дип әйтсәләр дә, узып барган елда татар хәрәкәте җанланып китте, истәлекле даталар, мөһим вакыйгалар күп булды. Милли хәрәкәт 20 еллык эшчәнлегенә йомгак ясады.

Милли җыеннарның барысы да диярлек 20 еллык туган көнен билгеләп үтте. Татар иҗтимагый үзәге оешуга, Хәтер көне, Изге Болгар җыены, Татар яшьләре көннәре уздырыла башлауга 20 ел тулды.

Пикетлар күп оештырылды

Айдар Хәлим (с), Рәфис Кашапов, Юныс Камалетдинов (у)
2009 елны милли хәрәкәтнең кайбер вәкилләре милләтчеләр өчен хәтәр ел булды дип саный. Ел башында ук татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге башлыгы Рәфис Кашаповка, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага мәхкәмә эше башлап җибәрелде. Кашапов мәхкәмәдә гаепсез дип табылды. Әмма Фәүзия Бәйрәмова эше һаман да төгәлләнмәде. Шунысын әйтергә кирәк, узып барган елда әлеге ике шәхесне яклап Татарстан шәһәрләрендә, хәтта Русиянең башка төбәкләрендә урам җыеннары, пикетлар үткәрелде. Матбугат та әлеге темага зур игътибар бирде.

Татар иҗтимагый үзәгенә 20 ел


17-18 февральдә татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае узуга 20 ел тулды. Юбилей корылтае 28 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә зурлап оештырылды. Чарада милли хәрәкәтне башлап йөрүчеләр, татар зыялылары катнашты.

Август аенда Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәгенең рәисе алмашынды. 80 яшьлек Юныс Камалетдинов урынына 70 яшьлек хокукчы Галишан Нуриәхмәтне сайлап куйдылар.



Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булмады

Татар яшьләре форумы март аенда Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итәр өчен халыктан имзалар җыя башлады, ягъни акция башлап җибәрде. Имзалар җыю эше бу елның декабренә кадәр барырга һәм аның нәтиҗәләре Русия Дәүләт Думасына җибәрелергә тиеш иде. Әмма бу акциягә Мәскәү түрәләренең мөнәсәбәте тискәре булды. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска татар яшьләре язгы котырыну чире белән авырый дип белдерде. Татарлар Русиядә икенче санлы милләт түгел, урыслардан соң украиннар, беларуслар тора дип әйтүчеләр табылды. Шунысы кызык, ни Татарстан Дәүләт Шурасы, аның милли җанлы дип саналучы депутатлары, милли хәрәкәт тә моңа теләктәшлек күрсәтмәде.

Изге Болгар җыены берләштерә

Болгар шәһәрендә егерменче Изге Болгар җыены үтте. Аны июнь аенда Тәлгат Таҗетдин җитәкләгән Русия Үзәк Диния нәзарәте оештырды. Быел җыенда 30 меңгә якын халык катнашты. Изге Болгар җыенына Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да килде.

Татар яшьләре көннәре

Июль аенда республиканың яшьләр эшләре министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге 20-нче тапкыр Татар яшьләре көннәрен оештырды. Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияты рәисе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов төбәкләрдән килгән татар яшьләренә киләсе елга татар телен өйрәнмәсәгез, җыенга кертмибез дип тә әйтеп куйды. Яшьләрне Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова да тәбрикләде.

Егерменче Хәтер көне

11 октябрьдә Хәтер көне 20 мәртәбә Хәтер көне үткәрелде. Җыенга берничә көн кала “Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы Казан ханлыгының яулап алынуы уңаеннан яшләр өчен зур конференция оештырды. Фәнни чарада күренекле татар галимнәре катнашты, чыгыш ясады. Күзәтүчеләр фикеренчә, быел Хәтер көне дә оешканрак төстә уздырылды.


Беренче керәшен яшьләре форумы

Декабрь башында Казанда беренче керәшен яшьләре форумы үткәрелде. Аны Татарстан халыклары Ассамблеясе, Иван Егоров җитәкләгән республика керәшен иҗтимагый оешмасы уздырды. Чарада Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән 210 делегат катнашты. Җыенда Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнашты.




Татар белән татар бәхәсе


Ел Башкортстан татарларына бәйле вакыйгалар белән дә истә калачак. Ринат Закировның Уфага барып татар оешмалары белән очрашмавы, конгрессның еллык утырышына Башкортстан татарларының чакыралмавы, моңа бәйле булган төрле имеш-мимешләр җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты.

Татар белән башкорт килеште

Ә бу чара вакытында татар конгрессы белән башкорт корылтаеның уртак утырышы булды. Ике милли оешма бергәләшеп эшләргә сүз куешты. Әмма әлеге очрашудан соң Башкорт корылтай рәисе итеп башка кеше билгеләнде.

Румил Азнабаев (с), Фәрит Уразаев (у)

Мөфтиятләр берләшерме?

Тәлгат Таҗетдин Русия үзәк диния нәзарәтен, Русиянең мөфтиләр шурасын һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәген берләштерү тәкъдиме белән чыкты. Тар даирә вәкилләре генә хәбәрдәр булган әлеге вакыйга кайберәүләрдә ризасызлык уятты. Кавказ һәм татар оешмаларын кушу татарларга зур бәлаләр алып киләчәк дигән фикерләр яңгырады.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Кадерле кайдан: Уфадан
08.01.2010 20:43
Бу сорау бик тә бер катлы. Ә милли-азатлык көрәше - катлаулы нәрсә. Менә, мәсәлән, Чаллы төбәге өчен ул бик уңышлы булмаган, югалтулы булган. Шул ук Уфа татары өчен дә ул төрлечә. Фәнис Фәтхи әйткәненә бераз туры да килә сыман, һәм шул ук вакытны бик туры килеп тә бармый. Бәлки, урысча әйткәндә, ул "затишье перед бурей" дыр. Уфа татары өчен ул чынлап та кузгала башлау, активлашу алды елы булыр кебек. Чөнки аңа чигенер урын да юк, унынчы ел - җанисәп алу елы! Казан безгә булышса да, яисә киресенчә, ул безне таркатырга тырышса да, безнең башкача юлыбыз юк. Үз көчебезгә генә ышанып эш итәргә кала. Хисаметдинова һәм башка экстремист-профессорлар Уфа татарын таркату юлына әллә кайчан бастылар инде. Иманым камил, алар татар халкына гына каршы эшләмиләр, алар тугандаш башкырт халкына да каршы эш итәләр, чөнки бүгенге кечек кенә, вакытлыча гына файда өчен алар халыкларыбыздан дошмани халыклары ясыйлар. Күренеп тора, боларның кем тегермәненә су коюлары. Әммә расист-хуҗаларга ялланып Уфа татарын таркату юлына баскан укымышлы җинаятчеләргә нидер аңлатып булмас сыман.

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
05.01.2010 20:58
"Һәр яхшыда начар якның берсе булгай, Номерың матур булса, күсе булгай..." Милләт турында уйлый башлауга ук, Тукай искә төшә...
Әйе, Милли хәрәкәтнең көчәюен шуннан белеп була - "күселәр" күп үрчеде, туганнар! Шул күселәр Фәүзияләрне, Рафисларны, Дамирларны, Айдарларны хөкем юлында йөртеп кимерәләр икән, бер яктан кайгы, әлбәттә. Иншалла, ул күселәр миңа да ел буе тынгы бирмиләр, допрослар белән картаймыш көнемдә тинтерәтәләр. Миңа да авыр. Ләкин горур булыйк: димәк милләтнең көчәюе күсе халкын котыру хәленә җиткерә! Димәк, безнең бердәмлек аларның котын алырлык дәрәҗәгә җиткән! Ләкин АЗАТЛЫК дигән сандугач күңелләребезгә кереп оялаган икән, ул инде берчакта да чыкмаячак! . Атсалар да, төрмәләргә тутырсалар да чыкмый - милләтнең күзе ачыла, акылы арта. Шулай булгач, милли хәрәкәт сүрән булды узган елда, дия күрмәгез. Ул үткән соңгы унбиш елда күрелмәгәнчә көчәйде дияргә ныклы нигезебез бар! Бу хакта Вил абзагыз анализын игътибар белән кабат укыгыз. Ул әйткән МӨРӘҖӘГАТЬ хәзер дәньяның йөзләрчә теленә тәрҗемә ителгән. Укыйлар, димәк, уйлыйлар, фикер туплыйлар.

кем: тархан кайдан: уфа
02.01.2010 10:27
татар харакатен башкорт каны булганнар алга тарта.айдар халим яуышев сам башкалар башкорт аталары каны яуга ундай.башкортларга эцарсагыз хур булмассыгыз. байрам менан дуслар.

кем: тархан кайдан: илдән
02.01.2010 00:19
Татар мохиты нәрсәдән тора?
1.Ана сөте белән бергә кергән ана телебез,ата-бабаларыбыздан калган туган телебез-татар теле.
2.Бабаларыбызның ил булып яшәгән җирләре, ата-баба йорты,туган туфрак,туганнарыбызның каберләре.
3.Үзебезгә генә хас тарихыбыз,башка халыклар һәм дәүләтләр яшәешендә "татар эзе".
4.Динебезнең ислам булуы.1552-нче елдан соң халкыбыз прауыслау Мәскәү кочагында татар буларак бетәргә дучар ителде.Бүгенгә кадәр телебез,әдәбият-матбугат,тарих һәм гореф-гадәтләребез сакланып калуы шушы динебезнең рәхиме аркасында.
Моннан 100 ел элек татарның "уяну" чоры булган("без бишенче елны уяндык таң белән",дип Тукай 1905 елда бөтен рәсәй империясен тетрәткән кузгалышларга ымлый).Гаяз Исхакый,Фатих Әмирхан,Хөсәен Ямашев,Галимҗан Ибраһимов һәм башка йөзләгән-меңләгән зыялылар татарны милләт буларак саклап калу һәм алга таба яшәеш юлларын эзләгәннәр.Менә 2010 ел да килеп җитте,язмыш куйган сорауларга һаман җавап табылмаган.

кем: бәртәс кайдан: samar
01.01.2010 16:57
САША балакай, төп кимчелекне күрсәтергә оныткансың. 2009 елны Закиров һәм аның бригадасы тулысынча милли хәрәкәттән тайпылды. Эш күрсәткән булып ЗИЛӘ ВӘЛИЕВА җиккән арбага утырып баралар. Сәяси күзлектән чыгып бәяләсәң КОНГРЕССНЫҢ башкарма комитеты татар иҗтимагый хәрәкәтеннән бик артта. Сәбәбе бик гади. Закиров үз тирәсенә бизнесменнарны һәм ШЫМЧЫЛАРНЫ җыйды. Башкортстандагы кабельга Казанны тоташтырырга минутлар җитә, Закировка ел җитмәде. Конституциясендә татар теле дәүләт теле дигән ТАТАРСТАНДА татар телен башлангыч сыйныфта укысаң җитә дип сүз сөйлиләр!!! Бу байракны заманында гитлер күтәргән булган.КОНГРЕСС татарны йоклата торган органга әйләнде. Аннары шундый шик туа башлады, Закиров белән АЗАТЛЫК арасында әшнәлек юкмы икән???

кем: nailtatar кайдан: Qazan
29.12.2009 22:53
Казанда "Азатлык" Т.Я.Б. оешты, реаль, ж,ыр биюдэн баш тарткан милли дискуссион, тарихи - сэяси "Фикер" татар яшьлэре клубы оешты, атаклы шэхеслэр белэн очрашулар уткэрде- берсе турында да ни бум-бум. курэсен, начар эшлибез...

кем: Рәфис Кашапов кайдан: Чаллы
29.12.2009 21:28
Милли хәрәкәткә 2009 ел килештеме? Юк килешмәде 2009 елда без күпне югалтык. 2001 елда акыллырак һәм бердәм рәвештә көрәшергә кирәк...

кем: Анурбик кайдан: Чаллы
29.12.2009 20:25
Жэмагать,Таркаулыгыбызнын с э б э б е н таптым,б у г а й Эврика!
ТИУ тугра(герб)сында/ин остэге рэсем/ ике Акбарс бер колганы ТАР
ткалашалар... тугелме..??!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.12.2009 20:13
Ин мохиме, милли хэрэкэт халыкара изоляциядан бушап, узен ботен донья кулэменэ чыгарды. Информатик изоляция, интернет чарасы белэн, АЗАТЛЫК радиосы аша тэмэм бетерелде дисэк, зур ялгыш булмаячак. Ни очен? Чонки, татарнын ин актив кешелэре, яшьлэр, шул интернеттан табалар узлэренэ кирэк булган яналыкларны. Килэчэктэ, аларнын кызыгуларын югары дэрэжэдэ тоту очен, радионын сайтында хем радио тапшыруларында чуп-чарсыз, кызык хем ихтибар жэлеп итэ торган темалар хем хэбэрлэр белэн тэмин итэргэ иде.
Хэзер татар азатлыгы темасы Торкиядэ, Кавказда, Европада, Австралияда хем башка конбатыш иллэрендэ куп кенэ матбугат чарларында сузгэ кертелэ. Беренче тапкыр Милли Межлис морэжэгате хем анын АЗАТЛЫК декларациясы инглиз, торек теллэрендэ радио хем видео куренешендэ янгырады, бик куп чит иллэрдэ алар узлэренэ ихтибар жэлеп иттелэр. Интернетта бу мэсэлэ буенча торле теллэрдэ менгэ якын маглумат урнаштырылган. Зур казанышлардан чутларга була, минемчэ, Торкиядэ уткэрелгэн Милли Межлис чараларын. Алар Торкия хокумэте тарафыннан таяныч таптылар, урыс хокумэтенен тэмам ачуын чыгарып, торле официаль протестларга лаек булдылар. Шушылар узлэре генэ милли хэрэкэт очен яна баскыч тугеллэрме? Хичшиксез, алар шундыйлар. Хэзергэ узенен момкинчелеклэре хем йогынтысы белэн эле зур кочкэ ирешмэгэн булса да, Милли Межлиснен соргендэге хокумэте - милли хэрэкэтнен зур коралы булып тормыймыни? Казан колониаль администация пропагандасы очен ул "кызыл чупрэк" кенэ тугел, э бик зур, анын йоз битенэ якын куелган татар йозрыгы булып тора. Купме генэ алар тырышмасыннар, бу йозрыкны алар курмичэ, анын белэн чутлашмыйча булдыра алмыйлар. Килэсе вакытта бу хокумэт узенен йогынтысын матбугат чаралары белэн генэ чиклэндермичэ, масса кулэм чыгышлар белэн дэ кубэйтэчэк. Шуна курэ без чит иллэрдэ яшэуче интеллигенцияны уз ягыбызга жэлеп иту буенча эш алып барырга тиешбез. Безнен телэктэшлэр куплэр, эле алар актив булмасалар да. Вакыты килгэч, алар да шушы милли хэрэкэттэн читтэ калмаслар дип ышанырга була Яна Елнын уз коченэ керу алдында.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
29.12.2009 19:21
Ничек авыр булмасын, татар милли хәрәкәте күтәрелештә! Нәкь менә шуның өчен дә инде хакимиятнең басымы көчәя бара. Күрәсең, куркалар... ;)
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile