киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Карикатурачы әлегә үлемнән котылды

Курт Вестергорд

02.01.2010

Дания полициясе Мөхәммәд пәйгәмбәргә карикатур ясаган рәссам Вестергордны үтерергә омтылуда Сомали кешесенә гаепләү белдерде.

70 яшьлек Курт Вестергорд зыян күрмәде. Ул 5 яшьлек оныгы белән өендә бер бүлмәдә сакланып калган. Пычак һәм балта белән коралланган кеше рәссам өенә җомга кичен бәреп кергән, дип хәбәр ителә. Хуҗа полицияне чакыру төймәсенә басып өлгергән. Тәртип саклаучылар берничә минутта килеп җиткән һәм һөҗүм итүчене тоткарлый алган. 

Бу хәл булган Архус шәһәре полициясе вәкиле Фриц Келдсен, коралланган кеше полициягә һөҗүм итте, шуңа хәрбиләр аңа атырга мәҗбүр булды, дип аңлатты. Полиция бу кешенең аягына һәм кулына тидергән.

Дания күзләү хезмәте вәкилләре һөҗүм итүче Көнчыгыш Африкадагы әл-Шабааб һәм Әл-Каида террор төркемнәре белән бәйле булган,  дип хәбәр итте. Чыгышы белән Сомалидан булган 28 яшьлек бу ир-атны полиция инде күптәннән күзәтеп торган икән.

Вестергорд - Мөхәммәд пәйгәмбәрнең чалмасын бомба рәвешендә сурәтләгән усал рәсемне ясаган кеше. 2005 елда Дания газетасында басылган һәм дөньяда шау-шу тудырган 12 карикатура булган.

Шактый еллар үтсә дә исламчы сугышчылар авторлардан уч алу планнарыннан баш тартмый, алар карикатуралар ясаучыларның башы өчен миллион долларлык бүләк вәгъдә итте. 2008 елда шушы рәссамны үтерергә сүз берләштерү гаепләве белән чыгышы белән Тунистан булган ике кешене тоткарланган иде. Алар соңыннан иреккә чыгарылды. Шуннан соң рәссамны полиция саклый башлады.

Бу усал рәсемнәр ислам дөньясында каты каршылык чараларына сәбәпче булды. Алар аркасында дистәләрчә кеше һәлак булды. Дөньяда Дания товарларына байкот белдерелде, сәясәтчеләргә бу хәл турында еллар буе искә төшереп тордылар.

Дания хакимиятләре бу карикатуралар җәнҗалыннан читләшергә тырышты. Шул ук вакытта ил рәсмиләре, бу рәсемнәр өчен гафу үтенү тәкъдимнәрен дә кире какты. Алар, хакимият ирекле матбугатның эчтәлеге өчен җавап бирә алмый, дип аңлатты.
бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile