киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Яңа фәнни ачыш – ясалма биотән

Рамил Рәхматуллин
15.01.2010

Рамил Рәхматуллин Оренбур дәүләт университетының фәнни лаборатория мөдире, Гиаматрикс ягъни ясалма биотән авторы. Декабрьдә Петербурда үткән Бөтенрусия Инновацион Конвентен йомгаклары буенча ясалма биотән иң яхшы инновацион проект буларак танылды.

Яшьләр елына багышланган әлеге Конвентен нәтиҗә ясап, яшь галимнәр арасындагы бәйгедә җиңүчеләрне билгеләде. Зворыкин проекты бер ел дәвамында бара. Иң яхшыларны сайлыйлар. Бу вакыт эчендә Оренбур галимнәренә әлеге ясалма биотән булдыру теләге белән берничә инвестор мөрәҗәгать итә.

Гиаматрикс – ясалма биотән, юка пергамент кәгазьне хәтерләтә. Ул пешкән – җәрәхәтләнгән тән өстенә куела. Яшь галим кисәтеп куя - бу эксперимент кына. Биотәнне дәвалау өчен куллануга әлегә рөхсәт алынмаган. Ләкин сырхаулар һаман килә. Хәтта Русия шәһәрләреннән дә шалтыраталар. Алар өчен бу - ышанычның соңгысы.

Рамил Рәхматуллин кулы кайнар суга пешкән бер хатынның фотосын күрсәтте. Ярты ел үтеп тә, дәвалауга карамастан, аның кулы төзәлми, бармаклары бөгелми. Әлеге ясалма биотәнне куйганнан соң, 5 көн үтүгә, яралар төзәлә, бармаклар бөгелә башлый, кул элекке хәленә кайта.

Рамил Рәхматуллин остазы Рамил Зәбиров белән

Ясалма биотән уйлап табылганга бер ел. Патент бар, сертификат кына сузыла. Бу турыда яшь галим, Зворыкин проектына йомгак ясаганда, премьер-министр Владимир Путинга да әйтә. “Сертификат булдыруны тизләтергә кирәк”, дигән җавап ала ул. Бергә төшкән фотосурәт тә – иҗтимагый тану. Премьер кызыксынуын яшерми: биотән Русия медицинасына кирәк. Җитештерүне җайга салу – мөһим эш.

Галимнәрнең әйтүләренә караганда, гадәттән тыш хәлләр медицинасы өлкәсендә, хәрби-кыр хирургиясендә ул алыштыргысыз. Европада Гиаматриксның аналогы – Гиаф препараты. Чагыштырганда, бәяләреннән башка тагы бер аерма бар – Гиаматриксны кулланганда яраны бәйләргә кирәкми һәм аны тән җәрәхәтләренең беренче сәгатьләрендә ук кулланалар.

Рамил Рәхматуллин гиаматриксны булдыруга 10 ел килә. Ул 1999 елда ук колакка операция ясау барышында биопластик матрицаны куллану турында тәкъдим кертә. Бу аның кандидат диссертациясенең бер өлеше була. Аның фәнни җитәкчесе медицина фәннәре докторы, профессор Рамил Зәбиров була.


"Рамиль студент чагыннан ук бик тырыш, зирәк, талантлы иде, бишле билгеләренә генә укыды. Укыган вакытында ук фәнни эшләр белән кызыксына башлады, шуңа күрә мин аны студентларның фәнни түгәрәгенә чакырдым. Академияны уңышлы тәмамлаганнан соң, мин аны кафедрага эшкә алдым, аннан ул аспирантурага керде. Диссертация темасы: “Операция юлы белән саңгырауларның ишетү сәләтен кайтару”.

Бу эшкә Рамил башы белән чумды. Көне-төне эшләде. Хәтта лабораториядә дә дә кунып кала иде. Эшен вакытыннан иртәрәк тә тәмамлады, диссертациясен бик уңышлы яклады. Әйтергә кирәк, иң элек шушы пластик матдәне без кешенең кендек бавыннан алдык. Беренче экспериментларны, операцияләрне этләрнең колак пәрдәләренә эшләп карадык. Бу экспериментларның 96% уңышлы узгач кына, Русия медицина академиясе кешеләрне дәваларга рөхсәт бирде.

2005 елда Мәскәү күргәзмәсендә бу ачыш өчен безнең галимнәребез көмеш медаль белән бүләкләнде. Ә 2009 елда ясалма биотән ачышы алтын медальгә лаеклы дип табылды", дип укучысының уңышлары белән уртаклашты Рамил Зәбиров.

Рамил Зәбиров сүзләренә караганда, киләчәккә колакка, тамакка, борынга операция ясаганда ясалма биотәнне кулланырга уйлыйлар.


Яхшы очракта, сертификация 2010 елда тәмамланыр. Шулай булганда гына, университет базасында Гиаматрикс чыгару буенча инновацион эш оештырылачак. Әлегә биоматрица сыйфатларын өйрәнү буенча эзләнүләр бара, кешеләргә бары тик эксперимент рәвешендә генә ярдәм итәләр. Анда барлыгы 50ләп кеше катнашкан.

Бүгенге көндә Гиаматриксның куллану өлкәсе – ул пешкән урыннарны гына дәвалау түгел, шулай ук онкология, гинекология һәм хәтта косметология дә. Галимнәр җитди рәвештә раслыйлар: биотәннең сыек варианты җыерчыкларны тигезли. Тик әле Русия хатын-кызлары моның белән таныш түгел.

Алтын медаль һәм Зворыкин премиясе белән бүләкләнгән Гиаматрикс, ягъни ясалма биотән ачышы әлегә өстәлдә чиновникларның чираттагы рөхсәтен көтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
15.01.2010 21:42
Афәрин, татар баласы! Аллаһы Тәгалә сине ярдәменнән ташламасын, фәрештәләр юлдаш булсын, тәкъдир сине көнче күзләрдән сакласын! Бик изге гамәл башкарасың, энем! Сине тудырган, үстергән ата-анаңа зур рәхмәт! Милләтне, кешелекне сөендереп, озак яшә, дөньякүләм ачышлар яса, Рамил энем! Без догада булырбыз, иншаллаһ!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.01.2010 17:32
Бик кызык материал. Рэмил бик зур ачышлар ясый белэ торган галим-фанатикка ошый. Мин фанатик дип фэнгэ ботен жаны-тэне белэн бирелгэн кешене атыйм. Узем дэ вакытында лабораториядан тик электр уты сундерелгэч хем иртэнгэ чаклы куып чыгарылгач кына китэ идем. Хичшиксез, Рэмил эшли торган эш бик эхэмиятле. Шул ук вакытта, мин анын чит ил галимлэре белэн уз эшендэ контактта булырга чакырыр идем. Патент алып, халыкара журналларда уз эшен бастырырга. Каян белэсен, бэлки, Рэмил килэсе нобел премиясы лауреаты булуы да бар. Унышлыклар ана!
     
текст зурлыгы - +