киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / мәдәният

Хәмдүнә “Давыл” чыгара

15.01.2010

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева китап язган. Ул 2010 елда дөнья күрәчәк. “Кемнәр миңа аяк чалган, һәммәсен дә исем-фамилиясе белән язачакмын, аларның башларына тукмак булып төшәчәк”, дип белдерә җырчы.

“Мин күп еллар буе шау-шулы җырчы булдым бит инде. Минем хакта дөресе дә, дөрес булмаганы да, гайбәт тә күп булды. Билгеле кешеләр турында гайбәт күп бит инде ул. Кыңгыраулымын! Хагы бар нахагы бар. Менә шулар турында бөтенесен дә дөресен язачакмын. Кемнәр миңа аяк чалган, барсының да исем-фамилиясе булачак. Менә шуңа “Давыл” дип атала ул”, ди җырчы.

Вакыт җиткән инде

Бу китапның чыгуы үзенә күрә бер үч алу түгел, ә халык дөреслекне белергә тиеш, дип белдерә Тимергалиева. Мине халык яратканы өчен алар миннән үч алды, дип тә өсти ул.

“Хәзер мин шуларга җавап бирәм. Вакыт җитте. Элек мин фатир ала алмам, лаеклы исемемне ала алмам, җырлый алмам дип куркып яшәдем. Миңа һәрвакыт дәшми генә яшәргә, начарлык эшләгән кешеләрнең барсына да елмаеп карарга туры килде. Мине күбесе: “Бу бернәрсә дә аңламый, җиңел-җилпе”, дип тә әйттеләр. Аңламаска туры килде. Ни өченме? Чөнки яшәргә кирәк иде...”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Вакыт җитте дигәннән, ни өчен җырчы әлеге китапны чыгаруны үзенең олы юбилеена кадәр сузган соң?

“Иң мөһиме, пенсиямне бер кеше дә тартып ала алмый. Хәзер мин эндәшә алам. Минем бер әйберемне дә кеше тартып ала алмый. Дөреслекне күтәрә алмаска һәм мине хак язган өчен үтерергә мөмкиннәр. Физик яктан тәннән җан чыгу ул әле үлем түгел. Ә менә тере мәет булып яшәсәң, бу үлем. Аларның кыерсытуларыннан күп вакыт тере мәет булып яшәргә дучар булдым. Мин үлемнән курыкмыйм. Һәркемгә килә торган хәл. Ул – табигый хәл”, ди җырчы.

Кыерсытуларга килгәндә, Мәскәүнең “Россия” концертлар залында Татарстан мәдәнияте көннәре үтә. Анда Хәмдүнә Тимрегалиева да җырлый. Бу чарада катнашканнарның барсына да Русиянең атказанган артисты дигән, я булмаса илкүләм исем бирелә. Бары тик бер Хәмдүнә Тимергалиеваны аралап калдыралар.

Хәмдүнә әтисенә ошаган


“Давыл” исемле китапта аяк чалучылар турында гына түгел, ә җырчы тормышындагы бөтен кызыклы хәлләр дә булачак икән. Үзе турында ул, мин тормышта җор телле, бик шаян кеше, дип белдерә. Әнисе дә көлкеле хәлләрне һәм мәзәк яраткан. Шулай да, безнең өйгә бер кайчан да гайбәт кермәде, ди Тимергалиева.

Аяк чалганнар, кыерсытканнар, әмма Хәмдүнә Тимергалиева җырлады да, җырлады. Әле дә җырлый ул. Табигатьтән көчле булганга сыгылып төшмәгән. Үзен нык ихтыярлы нәселдән дип белдерә. Сталин вакытларындагы репрессия елларында әтисен атарга дигән карар чыгаралар. “Әти шуннан котылып калган кеше, минем язмышым нишләптер аныкына ошаган, һәрвакыт гаепсезгә гаепле булып яшәү авыр бит ул, аны җиңеп чыгарга кирәк”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

“Мин Казанга күп җырчыларның ашларына таракан булып килеп төштем. Чөнки мине халык күтәреп алды, халык яратты. Менә 41 ел җырлыйм мин, бүген дә заллар тутырып концертлар куям. Әле Ханты-Мансийскидан кайттым, Оренбурда булдым, Башкортстанда 25 концерт куйдым. Менә юбилеемны үткәрергә апрель аенда тагын Башкортстанга кайтам. Анда фәкать татар һәм башкорт халык җырларыннан гына торган 6 концерт куячакмын”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Хәмдүнә Тимерглаиеваның юбилей концерты Казанда 8 февральдә булачак. Туган көне аның 24 майда. Сәламәтлегем какшау сәбәпле кичектерергә туры килде, ди ул.

Гомер буе халык җырлары белән бергә


Татарстаннан читтә халык концертларны көтеп ала, алар татар җырларына тансык. Дөрес, бар җырчыларны да түгел. Ярты залга җырлаучылар, кеше килмәгәнгә борылып кайтучылар да юк түгел.

Ханты-Мансийски халкы концертка агылган. Хәмдүнәне күрик әле дигәннәре дә, татар җырын тыңлыйк әле дигәннәре дә булган. Башка татар җырчыларыннан аермалы буларак Югория яклары Хәмдүнә Тимергалиеваның тапталган сукмагы. Киләсе көзгә Ямалның Уренгой якларын, Бурятия һәм Якутия якларын да тагын бер кат урап кайтырга исәпли. 1983 елны ул якларда бер тапкыр була инде. Улан-Удэ шәһәрендә ул вакытта рәттән 4 концерт куя.

“Басмаган җир калмады инде. Архангельскида булмаган идем. Өченче ел андагы Сабантуйга барып җырлап кайттым. Владивосток белән Камчаткада булмадым. Русиядәге бөтен шәһәр һәм авылларны җәяүләп йөрдем дисәм дә, юк сүз булмас. Гомерем буе халык җырлары озата килә мине. Мин җырлаган җырлар гомерле. Әйтик, “Чияле тау”, “Сары чәчәк”, Кайтуыңны сагынырмын”, Кайту”. Мин җырлый башлагач, минем белән тудылар, менә 41-нче ел җырлыйм бит инде, минем белән яшиләр әле. Халык җырларын мин үзем табам, үзем эшкәртәм. Кеше репертуары җырлаганым юк”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Үз гомерендә сәхнәдән меңгә якын җыр башкарган ул. 200-ләп халык җыры җырлаган. Әле җырланмаганнары да бик күп, ди Хәмдүнә Тимергалиева. Хәзерге яшьләр, аның фикеренчә, ул күтәреп чыккан халык җырларын башкара. Һәм Хәмдүнә Тимергалиева үзен күптән инде Габдулла Тукай исемендәге бүләккә дә лаек шәхес дип тә белдерә. Бу сүзләрне ул уенын, чынын бергә кушып әйтте.

Үтүге дә, КГБшнигы да, башкасы да булачак


“Давыл” дип аталачак китапны ул үзенең тормышыннан, лирик чигенешләр белән башлаган. Ә тозы-борычы уртада. Китапта Хәмдүнә Тимергалиева тормышындагы кызыклы хәлләр дә булачак.
           "Илсаф! Сиңа гына әйтер сүзләрем дә бар..."

“Халык белми торган кызык хәлләр бик күп алар. Миннән хәтта югары белемле кешеләр дә, чынлап та үтүк белән суктыңмы син, дип сорыйлар. Менә үтүк белән дә сугып кара син, исән дә калсын ул... Минем шаян кеше икәнлегемне белгәнгә Алмаз Хәмзин төрләндерә инде. Минем юморны аңлаганга шаян әсәрләрен язып сәхнәдә укый. Ул мине экскурсовод итеп тә, Төркиягә баргач КГБшник итеп тә сүрәтләде. Мине төрләндерә инде. Аңа кушылып сәхнәдән Салават төрләндерә. Мине сугыш чукмары итеп бетерделәр. Югыйсә, мин тормышта чебенне дә рәнҗеткән кеше түгел. Үзем дә шаян кеше. Минем кызык яратканны белгәч, сәхнә кешеләре халыкның күңелен күтәрер өчен мине төрләндереп сөйлиләр. Чөнки халык та минем шаян кеше икәнемне белә”, ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Әлеге шаяруларның берсенә дә рәнҗемәгән ул. Популярлыгымны гына арттыра бит ул, ди. Халык бит бик акыллы, кемнең кем икәнен күреп тора, дип тә өсти.

Юристлардан башка булмый


Хәмдүнә Тимергалиева сүзләренчә, “Давыл” әзер. Язылып беткән. Басканчы ул аны берәр оста куллы журналист һәм көчле юристлар белән карап чыгарга җыена. “Юридик яктан да якланган булырга тиеш. Бу китап күп кешенең башына тукмак булып төшәчәк”, ди ул.

Иҗат “Гармун моңнары”белән башлана һәм дәвам итә


Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туып үсә. Мәктәпне бетергәч автомат телефоннар станциясе төзү идарәсендә эшли. 4-нче разрядлы монтер ул. Үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә җырлый. Бөтен эшен ташлап, менә мин җырчы дип, 1976 елны Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендәге Эмил Җәләлетдинов төркемендә “Гармун моңнары” дигән җырны беренче тапкыр башкара. Репертуарында 1000-ләп җыр бар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
16.01.2010 13:28
Хәмдүнә олы сәләткә ия шәхес. Кешеләрнең явызлыгын үз тегермәнендә тарттырып энергетика ала торган бөек хатын. Татарда 500 җырчы бар дигән саннарны укыганым бар. Санагыз, шуларның ничәсе үзенчәлекле тавышка ия? Шулар исемлегендә һичшиксез ХӘМДҮНӘ. Мин аны Самарга Нәүрүз бәйрәменә чакырган идем. 2000 мең кеше утырган Спорт Сараенда җырлады. Ничә артист микрофонсыз җырлый ала? Шулар арасында Хәмдүнә. "Давыл"ны чыгарып бик дөрес эшли, бу үзенә күрә сәнгаттәге тәрбиясез,әхлаксыз кешеләргә аз булса да бәлки файдасы тияр. Азатлык хәбәрчесе буларак бик күпләрдән әңгәмә алырга туры килә. Коллегаларыгызның уңышларына мөнәсәбәтегез ничек ? диюемә, Татарстанның танылган бер җырчысы миңа:" Чынлаптырып әйтсәм, бер артист икенчесенең үлүен генә тели", диде.Бу артистлар милли хәрәкәт лидерларын үзләреннән биздерделәр. Хурлыгыннан ятып үл. Концерт ахырында икенче киләчәк артист турында белдерү бирдертмиләр!!! Нәтиҗәсе озак көттермәде. 2009 елны Хәниягә билет сатылмады, Габделфәт Сафинга халык килмәде. Нәтиҗәсе. Самар милли хәрәкәте үз бәйрәмнәренә гарантияле түләп үзе теләгән артистларны гына чакыра.Һәм шарт та куя. Тере тавыш, шәрәлек булмаска тиеш, юрган астында чишенсен сәхнәдә түгел, бернинди төтен, кино, физзарядка. Тәҗрибә шуны күрсәтә-ПЛЮСКА җырлаганнарын яшерер өчен экранга кино кабызалар, идәнгә төтен җәяләр, шәрә кызлар җырчы тирәсендә бөтереләләр.Барчасы да эшләнә, тик җырчының авызын гына күрмәсеннәр.Ә Хәмдүнәгә кайтканда афәрин! Ходай Тәгалә үзенең яраткан бәндәсенә генә сынаулар бирә. Һичшиксез, мондый китап чыкканчы ул юрист иләге аша узарга тиеш. Җәмгыяте шундый, дала уртасында басып пес итәргә дә язма рәвештә мөһер бастырып рөхсәт алырга кирәк. Эшләр шулай барса авылда үзең казыган коега да салым түләячәксең.

кем: журик кайдан: кайдан булсын инде
15.01.2010 23:30
илхам абзыйнын яисэ сез яраткан салаватнын холкы кэнфитме эллэ. хэмдунэ чишмэ кебек талант - анда батып улэргэ дэ мэмкин, эмма синен йэзэ белмэвендэ анын бер гаебе дэ юк.
между прочим: китабымны чыгарырга булыш дисэ, мин хэрвакыт эзер - хэм бескорыстно (ихластан).
җавап

кем: җырчыны яратучы
16.01.2010 10:50
журик көтеп торма,БУЛЫШ.
Вәйт булырсың егет.
Хәмдүнә хәер сорап,кул сузучылардан түгел.

кем: гүзәл кайдан: шушыннан
15.01.2010 20:12
кешегә соңгы ыштанын салып бирә торган ярдәмчел ,-диләр аның турында.алып кайтып чәй эчертә, хәтта бик үк яхшы таныш булмаганнарга да акча биреп тора торган кеше. Үзенә тимәгәннәргә тими торган кыскасы.

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
15.01.2010 18:45
"Уены-чыны бергә" дигәнгә кушылам. Хәмдүнә ханым кеше-табышмакка бик охшап тора! Оренбурга бер килгән концертында ул "хәзер сезгә яшьләрчә җырлыйм" диеп, "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә - вау, вау, вау!" дип дәвам иткәч, мин аның белән бергә килгән артистларның берсенә "олыгаеп барган ханым нишләп шулай затсызлана инде?", дигән идем. Сәнгать әһеле(Татарстанның халык артисты) "Хәмдүнәгә килешә ул!" дип җаваплады. Күрәсең, хезмәттәшләре дә аңа җиңел холыклы кеше дибрәк карагандыр... Алай дисәң, икенче бер сәнгатьтә бергә кайнашкан авылдашы(үзешчән халык театрында да уйнаган ул яшьлегендә) "талантлы иде, әмма бик холыксыз иде" дигән бәяне дә бирде Хәмдүнә ханымга. Ничек кенә булмасын - җырчының иҗаты чәчәк ата. Шулкадәр җырга юл салган кешегә нишләп иганәчеләребез бер дә ярдәм итми икән? Җырчының дисклары бик аз бит!
     
текст зурлыгы - +