киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татарстан

Шәймиев кала дисәләр дә...

21.01.2010

Татар җәмәгатьчелеге арасында президент билгеләүгә карата фаразлар төрле. Мәскәү соңга кадәр Шәймиев билгеләнүен ышандырып килеп тә, үз планнарын үзгәртә ала, диючеләр дә бар.

Чәршәмбе республика элитасы президентны туган көне уңаеннан котлау белән мәшгуль иде. Алай да башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чаралар тынычрак узды. Ни әйтсәң дә 73 яшь, аз вакыт түгел һәм аны җәмәгатьчелеккә сөйләп йөрүдән файдасыннан күбрәк зыяны гына була ала. Бигрәк тә ел дәвамында да кайбер сәясәтчеләр, еш кына Шәймиевнең өлкән яшьтә булуын әйтеп килде.

Шәймиев исә, яшьләрчә, дәртләнеп эшләвен дәвам итә.

Карт ат буразнаны бозмый

Татарстанда башлыкның төгәл кем булачагы 25 мартта билгеле булачак. Дмитрий Медведев президентны Шәймиев, Мөхәммәтшин һәм Миңнеханов арасыннан сайлаячак. Сәясәт белгечләре исә, Татарстанда алдагы елларда президент кем булачагы узган ел ахырында ук билгеле булды, ди. Алар фикеренчә, тәхеттә Шәймиев утырачагына берәүнең дә шиге юк. Алай да республикада сәяси даирәдә, халыкны борчуга салырлык фаразлар ишетелә.

Кайбер мәгълүматларга караганда, федераль үзәк бер елны Башкортстан һәм Татарстан президентын алмаштырырга авырсына. Шуңа да башта, Рәхимовны, ә Универсиада узгач, Шәймиевне җитәкчелектән алырга планлаштыра.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов исә, бу фаразларны тагын да бутый. Аның сүзләренчә, күптән түгел Дмитрий Медведев белән очрашканда, Владимир Жириновскийның төбәк җитәкчеләренең ике мөддәттән дә артык вакыт идарә итмәскә тиеш дигән фикере тикмәгә генә әйтелмәгән. Болай булган очракта Татарстан һәм Башкортстан җитәкчесенә үз урыннарында утырып калырга бик авыр булачак.

Әхмәтов фикеренчә, Шәймиевнең президент булып калырга әллә ни теләге юк. Аның Петербурда узган “Бердәм Русия” җыелышына бармавы, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гадәти булмаган әңгәмәләр бирүе, вәгъдә ителсә дә һәр ел була торган Дәүләт Шурасына юлламасын ясамавы: барысы да президент тирәсендәге хәлләрне бутый.

Әхмәтов, әгәр Шәймиев президент булмаса, ниләр булыр икән дигән фаразлар да ясый. Һ”Билгеле, ул вакытта тәхет я Мөхәммәтшин, я Миңнехановка эләгәчәк”.

Мөхәммәтшин Шәймиев шәүләсе
Фәрит Мөхәммәтшин, Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов

Сәясәт белгече фикеренчә, Мөхәммәтшин Шәймиевка иң якын кеше. 80нче еллар ахырыннан бирле алар гел бергә. Әхмәтов шаярып, бу ике сәясәтченең эшләү дәверендә бер под тоз ашап бетерүләре һәм Мөхәммәтшинны Шәймиев шәүләсе булуын әйтә. Шуңа да Татарстан президенты үз урынына Мөхәммәтшинны калдыру яклы булырга мөмкин.

“Әмма федераль үзәк аңа шикләнеп карый. Чөнки бер яктан, ул электән үк Шәймиевнең Татарстанны бәйсез итү сәясәтеннән чыкмады, икенчедән, президент булгач, аңа федераль үзәк кушканнарны башкарырга кирәк булачак. Мәскәү исә, мөмкин кадәр тизрәк республиканы үзенә күбрәк бәйле итәргә тели. Шуңа күрә Русия җитәкчелегенең Мөхәммәтшинга карашы бер яклы гына түгел”, ди Әхмәтов.

Мәскәү Миңнехановны хуп күрә

Аның фикеренчә, федераль үзәк президент урынына Миңнехановны хуп күрә. Чөнки ул төрле икътисади авырлыклардан чыга торган, менә дигән икътисадчы. “Миңнеханов яшь, Шәймиевне хәтерләтә. Аерма шунда премьер, бөтен нәрсәдән матди табыш эзли һәм сәясәтне яратмый. Аның каравы, һәрбер эшендә ул федераль үзәк кушканнардан чыкмый, һәр проблеманы яңа юллар белән хәл итә, куйган максатларына ирешә. Ул президент булса, республикага кергән инвестицияләр бермә-бер артачак. Аны Путин да, Медведев та үз итә. Һәрхәлдә Миңнеханов Медведевнең модернизация турындагы томанлы фикерләрен тормышка ашырырга ярдәм итә алырлык җитәкче”, ди Әхмәтов.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: марат кайдан: казан
22.01.2010 12:24
Тулысынча килешәм фәүзия апа белән.Мәскәү теләсә нинди юл белән татарстанны гына түгел ә татар белән бәйле атамаларны да юкка чыгарырга тырыша.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
22.01.2010 01:17
Җәмәгать, Шәймиев үзе китәчәк, һәм менә ни өчен. Әле генә НТВ каналыннан төнге яңалыкларны карадым, анда Борис Грызлов әйтте, донор төбәкләрне дотацияле төбәкләр белән кушу булачак, диде. Ягъни, регионнарны эреләндерү, байларны ярлылар белән кушып, проблеманы хәл итәргә тырышу. Бу Татарстаанга да кагылачак, безне мәңге хәерче күршеләр белән кушырга мөмкиннәр. Ул чагында, бәхил бул, Татарстан! Яңа субъектта иске законнар йөрмәячәк, ягъни, бәйсезлек турында Декларация дә, Конституциябез дә, референдум нәтиҗәләре дә автомат рәвештә юкка чыгачак. Грызловның әйтүенчә, регионнаарда бернинди президентлар да, губернаторлар да булмаячак, барысы да субъект башлыгы /глава субъекта/ дип аталачак. Аннан тагы урыннарда ике палаталы парламентлар бетереләчәк, бу безгә дә кагыла. Эреләндерелгән субъект белән идарә итәргә Шәймиевны куймаячаклар, аның моңа көче дә җитмәячәк, ул моны теләмәячәк тә. Бу хәл бүген булмаса, иртәгә булачак. Ничек инде - президенттан субъект башлыгы булып калырга? Аның урынына Рөстәм Миннехановны куюлары бар, чөнки Мөхәммәтшин тарта алмаячак. Монда безнең өчен иң авыры - Татарстанның юкка чыгуы. Кайберәүләр моны да яхшы итеп күрсәтергә тырышачаклар, имеш, җирләребез күбәя, читтәге татарлар белән бергә булабыз һ.б... Әмма югалтулар күбрәк булачак. Шуңа күрә безнең Милли Мәҗлесне яңадан торгызуыбыз, күтәрүебез бик вакытлы булды, дип исәплим.
22 гыйнвар көнне Мәскәүдә, Госсоветта /Гос.Дума түгел!/ шушылар хакында зур сөйләшү булачак, Грызлов та чыгыш ясаячак. Кайбер каналлар моны турыдан-туры эфирда күрсәтәчәк. Карарга кирәк.

кем: фольклорчы кайдан: китаптан
21.01.2010 23:49
гадел энекәш! Мәгълүм бер әйтемне дә үзгәрткәнсең матур гына.

кем: Рәмил кайдан: kazan
21.01.2010 22:43
Әй ялындырды да инде. Китәсе килел тә китми ул. Халыкны ач калдырасы бар ич. Нәрсә булса Мәскәүгә сылтау ясап, кыйммәтләндерә генә. Чираттагы иң зур бәя күтәрелү февраль аенда көтелә. Автобусларда юл йөрү бәясе 20, троллейбус, метро 15 сум булачак. Ипи, шикәр, йомырка 25% артачак. Түз Татарстаным, түз. Әле фатирсызларның кан коеп җылаулары да алда.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
22.01.2010 02:08
И-и-и, тэмам, Рэмил эфэнде, нэрсэ турында кайгырасыз шушы тантаналы бэйрэм коннэрендэ. Сез Шайми казанышларын курэ алмыйсыздыр. Э бит алар, аздан тугеллэр. Менэ шаулатып 1000 еллык уткэрдек (э кондэшлэр 450 еллык коллыкларын бэйрэм иттелэр), озакламый ыстудин уеннары килеп житэ, чит ил кунаклары килэ бездэн безнен шул кэдэрле бэхетле хем мул тормышыбыздан урнэк алырга. Э Рубин белэн Ак-барсларнын жинуе сезгэ узеннэн узе килмэде бит. Акча ягына килгэндэ, эллэ нэрсэ тугел ул халык шатлыгына бер ике йоз миллион доллар чыгарып салу. Шулай тугелмени? Э вак-тояк житешсезлеклэр кайда юк ди. Фатир халыкка гомерендэ житмэде хем житмэячэк тэ. Ипи белэн сотле чэйгэ килгэндэ, ул гомер буе татарнын из остаз шагыйрьлэренен хыялы булды. Шулар булса, башка эйбернен кирэге дэ юк дип жырлар чыгардылар тугелмени?. Э хэзер бит болар, куп булмаса да, бар! Сез монда бер дэ юкка "йомырка, шикэр" дип хафаланасыз... Анысын инде Миннеханов булдырыр дип ышанырга була. Булдырмаса, Шайминын малайлары да бар. Тик Рубин белэн Ак-барсыбыз да, Татнефтехимыбыз исэн булсын.

кем: Карамурза кайдан: Тубенкамадан
21.01.2010 17:28
Бабай бик озак утырды инде техетте,житте.Татарларны Ресей "булдырды" бик нык итеп.Ана халык суверенитетны "чейнеп" бирген иде,шуныда "йота" алмады "камырбатыр"булып калды (суверен Татарстан "буленмес Ресейде).Узенен Жан атып йорген татарларны бетерде бит,эшеке зат.Башка халыклар андыйлар белен горурланырлар иде(Ф, Бейремова,Р.хем Н.Кашаповлар,Айдар Хелим...)Татарстаннын бер яктанда мактанырлык ягы юк(уровень з/пл,беялер х,б. Бу фикернлерне ботен татар кешесе эйте,мин гене тугел узенен "куштаннары гына мактый.
Мина капса Хапык сайлап куярга тиеш,хич булмаса,Мескеу куйса эйбетректе булыр дип уйлыйм,мондагылар алып уздылар...
җавап

кем: Зэки кайдан: Казаннан
21.01.2010 22:51
Хужанын оенэ тонлэ караклар кергэн. Капшанып эзлэнэлэр икэн шыпырт кына. Хужа шунда торганда каракларга чыра яндырган. «Эй Хужа, син нишлисен, без бит сине таларга кердек, э син чыра яндырып безнен арттан йорисен» дигэннэр угрылар. Хужа шунда: «Берэр нэрсэ тапмассызмы дип йорим, уртак булыр иде» дигэн.
Сездэ Ахметовка узегезгэ кирэкне «ябыштырасызда», аннан сон - «кара, Ахметов ничек курыкмыйча шундый фаразлар яза» дип «хозурланып», тынлаучыларга ниндидер «ачыш» итеп такъдим итэсез. Сезгэ дэ эйбэт, Ахметовка да чумара (пиар дигэн суз инде)
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
21.01.2010 23:45
Шулай, Зэки эфэнде, шулай бара доньялар. Юктан яналык эзлилэр, эллэ яналык юктан, эллэ артык бурычтан... Э менэ чын яналык, татарны рухландырып шушы авыр вакытларда анын йорэгенэ сары май кебек ята торганны таба алмыйлар, шуна курэ кеше дэ анардан мэхрум. Менэ бит 14 гинварда гына Комсомольская газетасы донья кулэм татар опера йолдызы Ильдар Абдразаковнын Миланда, Ла Скала дигэн доньянын их мэхшур опера театрында, концерт биреп искиткич унышка ирешкэне турындагы яналыкны нигэдер тошереп калдырганнар. Бу концерттан сон Италия премьер-министры узе сэхнэгэ менеп Ильдар белэн бергэ кэртечкегэ тошкэн. Гезит, элбэттэ, Уфада яхшы таратылган, чонки ул шул Уфа басмасы икэн. Ильдар Абдразковнын татарлыгы хем анын Ла Скаладагы унышы турында "Выдающиеся татары за рубежом" дигэн рубрика астында www.mirzayanov.com/home.html да карарга була. Э сез монда... тапкансыз шул татарнын тэмам узэгенэ уткэн бабай турында лэчтит сатырга.
     

хезмәтләр:

подкастRSSmobile