киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Татарстанга кайсы хәлсезне тагарлар

22.01.2010

“Бердәм Русия”ләр хәлсез төбәкләрне көчлеләргә кушып, Русия субъектлары җитәкчеләрен бер исем белән атый башлап, төбәк хакимиятләре тармагында зур реформа үткәрергә тәкъдим итә.

Бөтен Русия субъектлары җитәкчеләре бер исем белән аталырга тиеш. “Бердәм Русия”ләрнең башлыгы, Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов 22 гыйнварда узучы Русия Дәүләт Шурасы утырышында шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, һәр төбәктә җитәкче “Русия субъекты башлыгы” дип аталырга тиеш. Моннан тыш Грызлов Русиядә көчсез, артта калучы төбәкләрне калдырмаска кирәклеге турында әйтә. Спикер сүзләренчә, аларны я көчле төбәкләргә кушарга, я биредәге идарә итү сәясәтенә үзгәрешләр кертергә кирәк.

Тулаем алганда исә, “Бердәм Русия”ләр президент Дмитрий Медведевка Русиядә төбәк җитәкчелеге тармагында зур реформа үткәрергә тәкъдим итә. Әлеге гамәлләр янә татар җәмәгатьчелегендә борчу уятты. Күп кенә милли җанлы сәясәт белгечләре, Мәскәүнең милли төбәкләрне бетерү сәясәтен дәвам итүен әйтә.
Фәндәс Сафиуллин

Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин: “Әлеге тәкъдим “Бердәм Русия” тарафыннан уйлап чыгарылмаган. Аңа бу әмер өстән кушылган”, ди.

Җитәкчеләрне бер исем белән атауга ул мондый мөнәсәбәттә:

“Өстән билгеләп куелган җитәкчене кем генә дип атасаң да, ул президент була алмый. Түрә, шах, губернатор дип атыйсыңмы, барыбер бер була. Сайлап куелган җитәкче генә республикада президент була ала. Шуңа күрә республика җитәкчесен президент дип калдырасыбыз килә икән, аның сайланып куелуын таләп итәргә кирәк”, ди Сафиуллин.

Төбәкләрне кушу мәсьәләсенә килгәндә, Сафиуллин сүзләренчә, бу турыда сөйләшүләр күптәннән булган. Бу милли республикаларны төбәк итеп калдырырга теләүнең бер чарасы, ди ул.

“Милли республикаларны юкка чыгарырга дигән карарны кабул итәргә кыенрак. Субъектларны бергә җыеп, ботка ясап, бу теләккә ирешергә җиңелрәк. Русия җитәкчелеге инде күптән Татарстанны бетерү турында уйлый. Бу республиканы юк итсәләр, башкалары белән проблема булмаячак. Чөнки милли проблемаларда Русия җитәкчелеге ни генә хәл итсә дә, иң элек моны Татарстанда сыный. Эш Татарстанда татар дигән, Башкортстанда башкорт, Чуашстанда чуаш исемен калдырмауга таба бара.

Русия төбәкләрендә милли мәсьәләләрне тәртиптә тотар өчен һәр төбәктә халыклар хокукы буенча вәкаләтле вәкил булдырырга кирәк. Бу тәкъдим белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәр идем”, ди Сафиуллин.
Сергей Сергеев

Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев исә: “Русия хакимияте гамәлләреннән милли төбәкләр генә түгел, ә руслар яшәгән күп кенә төбәкләр дә зыян күрә. Җитәкчеләрнең исемнәрен үзгәртеп кенә федерацияне ныгытып булмый”, ди ул. Шулай ук Сергеев, төбәкләрне кушуга да каршы. Аның фикеренчә, ил җитәкчелеге көчсез төбәкләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш.

“Төбәкләрне кушып кына проблеманы хәл итеп бумый. Һәрбер төбәк үз-үзен асрарлык кына акча эшли. Әмма табышларның күп өлеше салым буларак федераль үзәккә китеп бара. Әгәр бу салымнарның күләмен бермә-бер киметсәң, бәлки кайбер төбәкләрнең хәлләре җайга салыныр иде. Шулай ук үзәк һәм төбәкләр арасындагы бюджетка кагылышлы мөнәсәбәтләрне дә карарга кирәк. Регионнар мөмкин кадәр матди яктан үзәктән бәйсезрәк булса, шул кадәр бай яши алачак”, ди Сергеев.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Кадерле кайдан: Уфадан
24.01.2010 22:12
Менә мин бу форумда тагын сүз алырга булдым. Әйдәгез әле уйлашыйк, бераз бергәләп фикер алышыйк. Дөнйада шундый сүзләр йөри, имеш, Татарстанга ниндидер йомшак ике-өч өлкәне кушалар икән. Республиканың исеме дә югалыр инде, татарга үсү мөмкинлеге дә бирмәсләр. Шул ук куркыныч,имеш, Башкыртстанга да яный. Алар кушылучы өлкәләрнең исемнәрен дә атыйлар: Ырымбур һәм Чиләбе өлкәләре. Бу бер сүз. Икенчесе, соңгы 20 ел эчендә татарның да, башкыртның да көчле милли оешмалары эшләп килде. Тик шунысы аяныч, әллә алар үзләре начар эшләде, әллә өстән шул тиклем кысылдылар, алардан, чынында, татар һәм башкырт милләтенә фәтүә булмады. Хәзер бу мәс"әләгә болайрак карыйк. Башкыртстанга шушы әйтелгән өлкәләр кушылды, ди, Татарстанга, әйтик, йәнә дә 2-3 өлкә куштылар, диик. Һәм без, Башкыртстанда дус-тату башкырт-татар һәм дә куәтле сәнәг"әт ярдәмендә (Татарстанда да шул ук вәзгый"әт?!) зурайтылган республикада (ничек аталуына карамастан) эшне тагын да яхшырак алып китеп, җыелган халыкны үзебезгә каратып-ышандырып (Әлеге Башкыртстандагы шикелле дус-туган булган ике халыкны дошманлаштырган шикелле түгел), киләчәктә болай да зур республикаларны берләштергән хәдә, - менә булыр иде ул башкырт һәм татар өчен, бу республикада яшәгән бар халыклар өчен дә, чын-чынлап матур тормыш... Тик безнең иң югары иҗтимагый оешмаларыбыз, Башкырт корылтае да, Татар конгрессы да,- белмим, ни белән шөгелләнгәннәрде, тик халыкны туплый да, көчле итә дә алмадылар. Ә шулай да бу кушылуларга тискәре карарга ярамый, минемчә. Алар барыбер безнең файдага... Бәлки көрәш кенә авыраер.

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
23.01.2010 15:48
Күп сүз сөйләмәс өчен, биредә шундый чагыштыру урынлы булыр кебек: руслар - бу империянең "ите", татарлар - "сөяге" (скелеты), ә үзен "сайлап алынган" дип санаучы төркем - бу организмга ясалма рәвештә, имплантация ысулы белән кертелгән нерв системасы, нерв җепселләре (баш мие бөтенләй юк). Бөтен бәлаләр менә шушы өч нәрсә арасында тиешле пропорция һәм гармония булмаудан килеп чыга.
җавап

кем: Мисбах кайдан: Татардан
23.01.2010 19:13

Татар милләтен кайгыртучы Фәндәс, Хәлил һәм Мөхәммәт!
Тагында булмастайны күз алдына китерик, уйлашып карыйк.
Әйтик, халык сайлап куйды ди. Рәсәй халкы Татарстан хакимиятен өскә чыгарып, Рәсәй белән идарә итүне Татарстан хакимиятенә тапшырды ди.
Шуның соңында халыкка хезмәт итәм дип, халык колы булу кирәк. Ә халык үзе җитәкчелеккә мохтаҗ. Халык өчен тырышабыз, халык белән киңәшләшәбез, халык бездән өстен, безне халык сайлап куйды, халык нәрсә кушса, шуны эшлибез дип, үзеңне дә, халыкны да алдаячаксыз. Ә без бит инде бу чорны үттек.
Ялгыз адашу үзеңә явызлык булса, форумнарда катнашып укучыларны адаштыру - халыкка, милләткә әшәкелек булуы мөмкин.
Уйлашыйк, адашулар күп төрле, ә туры юл да, җитәкчелек тә бер генә.


кем: Динар кайдан: Татарстан
23.01.2010 10:03
"татарстан"нар бетсә шулай ук россияның үзенең исеме дә "йевразийә кушма штатлары" тибында булса гадел була.

кем: Динар кайдан: Татарстан
23.01.2010 09:38
"Үзеңә ничек карауларын телисең - башкаларга да шулай кара" дигән нәрсә бар бит әле. монда да кагыладыр. россияның үзенең президенты да бар, исеме дә урысныкы, шуңа күрә ул шуларны ук үзе рөхсәт итә ала торган нәрсәләргә рөхсәт итсен. Бу әйбер татарлар белән татарстанга да кагыладыр: татарлар удмурт, мари, чуваш, мордва телен беләме, ул халыкларның үз телләрендә мәктәпләре, балалар бакчалары , университетлары бармы - ләкин аларның мәктәпләре үз республикаларында да йук икән шул хәзер, шуңа күрә монда татарстанны гайепләп булмый икән, елек ничек булгандыр, белмим, ә университетның татарчасы да йук. татарстанны гайепләп булмый гына түгел мактап та була: балтач районы гәҗите удмуртча да чыга икән.

кем: Şamil İxsanov кайдан: Ukraina
22.01.2010 20:36
Rәsәy Milli respublikalarnı yuq itugә adım yasasa uze gөrlәp qabınıp kitüe bik mөmkin. Xәzergә әle sınap qarauçı şar ğna çibәrelgәn bulırğa tieş, şuņa qaramastan anı bөtөn urıs bulmağan xalıqlar berlәşep bik kөçle artqa suğırğa tieşlәr, yuğisә Putin әfәnde prezidentlıqqa yaņadan qaytqaç andıy adımnarnı çınnan da yasap bөtөn Rәsәy xalqına zur bәlә kiterüe mөmkin.

кем: Кадерле кайдан: Уфадан
22.01.2010 19:21
Әйтерсең бүген урта гасыр, әйтерсең без татарны күптән түгел генә басып алганнар да, безне ни эшләтергә белмиләр! Шуны аңласагыз иде, бүген бит 21-нче гасыр. Һәм дә вакытына карап, җир йөзендәге халыкларның алга китүенә карап, һәм әлеге яуыз эшләрегез киләчәктә бик тә кыйммәткә төшүен чамалап, Татар республикасына нәк татар яшәгән төбәкләрне кушу хәерлерәк булыр иде. Билгеле, болар Татарстанга терәлеп торган өлкәләрнең күбесендә һәм тупланып Башкыртстанда яшиләр. Сезнең бу гамәлеегезне бөтен дөнйа хуплар иде. Икенче яклап, әйдәгез, үзәктәге элита, страус шикелле башларыбызны комга тыгып, күрмәмешкә салышып яшәмик. Бүген үк Ерак Көнчыгыш һәм Себердә кытай күпчелеккә әйләнеп бара. Бу беркемгә дә сер түгел. 100-200 елдан алар монда да күбәер. Ә сез кытайга каршы торырлык бердән-бер милләт булган татарны кысасыз, аңа үсәргә юл ачмыйсыз. Вакыты килеп җиткәч соң булуы мөмкин...

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
22.01.2010 18:52
Республикаларны бетерү - ул Рәсәй дәүләтенең зәңгәр хыялы, шуңа күрә дистә елга республикаларны бетерер өчен ничә проектлар тәкдим ителәләр. Көнчыгыш якларында кушуын-куштылар, анда шушы мәсәлә шома гына үтте, чөнки халык саны аларда аз иде, бигрәктә җирле-төп халык. Ә Татарстан проблемасы башка, биредә болай гына эшләп булмый, хәттә ТР җитәкчеләре риза булган очракта да, әле кала күп санлы татар халкы, кайсы теләми республикасын югалтырга. Биредә шушы хәл бер казан таарларыннан гына тормый дияр идем, чөнки башка төбәкләрдә яшәгән татарлар теләми республиканы югалтырга, билгеле казан татарларыда республикаларын югалтасылары килми. Президент ул, һәр вакыт алмашынып тора (шушы хәл әле якшы да, биредә нәрсәдер якшы яккада үзгәрергә мөмкин), ә милләт ул мәңге яши, шулай ук аның дәүләте дә озын гөмерле. Тагы шушы эреләндерү проблемасына кире кайтып шуны да өстисем килә. Республикаларны бетерер өчен Рәсәй Конституциясенә үзгәрешләр кертергә кирәк, чөнки анда язылган: "Республикалар дәүләтләр" дип һәм аларның дәүләти символлары бар. Конституциягә үзгәрешләр кертү һәм шул ук вакыт демократия битлеген дә саклап калу, бигрәк кыен эш булачак Рәсәй өчен. Республикаларны бетергәч, димәк Рәсәй федератив дәүләт булудан туктый, ә нинди дәүләт була соң ул чакта Рәсәй? Яңа Рәсәй Империясымы? Әллә Рәсәй демократик империсымы? Чөнки республикааларны рәсми рәвештә бетерсәңдә Рәсәй дәүләте күп милләтле дәүләт булып калачак, ә ничек аны ул вакытта атыйсың, федерация булмагач, күп милләтле империя генә булала. Биредә зур табышмак, һәм безләргә үз-үзебезне һәм Татарстанны саклап калуда яңа көрәш мәйданы туачак. Әгәр телиләр икән кушарга ТР, берәр өлкәне (Ульян, Оренбург өлкәләреме) шул вакытта да ТР исеме сакланырга тиешле, чөнки алар кушыла Татарстанга, ә киресенчә түгел. Һәр эштә, һәр юлда, һәр үзгәрештә үзебезгә җайлы булсын өчен көрәшә башларга өйрәнергә кирәк, башта үз милли мәнфәгатләрне күздә тотыйк, соңгыдан исәпкә алырбыз бүтәннәр проблемасын да. Шулай эшләсәк уңарбыз.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
22.01.2010 18:32
Мин бу язманың башына куелган сорау белән кискен рәвештә килешмим! Автор Татарстан белән ниндидер өлкәләрнең берләштерелүен инде хәл ителгән вакыйга итеп бирә. Янәсе, бары тик нинди өлкәләр белән берләшү генә әлегә ачыкланып бетмәгән. Мәсҗәләне болай куюны мин провокация диеп бәялим. Татарстанны ниндидер өлкә белән берләштерү Россия Федерациясенең дәүләт буларак хокукый нигезен җимерү, легитимлыгын югалту булачак. Чөнки бит Татарстан РФ белән махсус карар нигезендә берләшкән дәүләт (хокукый субъект).
җавап

кем: Мисбах кайдан: Татардан
23.01.2010 19:28

Татар милләтен кайгыртучы Фәндәс, Хәлил һәм Мөхәммәт!
Тагында булмастайны күз алдына китерик, уйлашып карыйк.
Әйтик, халык сайлап куйды ди. Рәсәй халкы Татарстан хакимиятен өскә чыгарып, Рәсәй белән идарә итүне Татарстан хакимиятенә тапшырды ди.
Шуның соңында халыкка хезмәт итәм дип, халык колы булу кирәк. Ә халык үзе җитәкчелеккә мохтаҗ. Халык өчен тырышабыз, халык белән киңәшләшәбез, халык бездән өстен, безне халык сайлап куйды, халык нәрсә кушса, шуны эшлибез дип, үзеңне дә, халыкны да алдаячаксыз. Ә без бит инде бу чорны үттек.
Ялгыз адашу үзеңә явызлык булса, форумнарда катнашып укучыларны адаштыру - халыкка, милләткә әшәкелек булуы мөмкин.
Уйлашыйк, адашулар күп төрле, ә туры юл да, җитәкчелек тә бер генә.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
23.01.2010 05:59
Хэлил эфэнде, мин сезнен белэн килешэм. Эммэ, шул ук вакытта эйтеп китэсем килэ: РФ бит ул нелегитим дэулэт. Ни очен? Чонки ботен табигатьтэ Русиянын Федератив килешуе юк. Аны башлап карадылар да, эммэ эшлэре барып чыкмады. Шуна курэ колке бер Татарстан белэн Русия арасындагы шартнаманы федератив килешу дип атап булаштылар. Эммэ аннан сон да зур гына юристлар бу хэл дорес булмаганын курсэткэч, хэзергэ кэдэр лэм-мим. Кереп карагыз интернтека хем сорагыз шул килешу турында. Анда бик яхшы анламатлар белэн зур юристларнын ачыклаулары бар. Икенчедэн, РФ нын конституциясын анын субъекты Татарстан расламады. Ул гади рэвештэ конституция буенча булган референдумда катнашмады. Халыкара практикада барлык федератив дэулэтлэрнен дэ субъектлары топ законны расларга тиешлэр. РФ очен бу конституция да легитим яктан бик икеле. Рф дигэн дэулэтнен нигезе легитим тугел. Икенче эш, элбэттэ, шул ук империал монэсэбэтлэр. Монда инде, хичшиксез, Татарстан хем башка кочлэнгэн милли республикалар колониаль статуста утыралар. Шуна курэ, Хэлил эфэнде, урыслар сонгы чиккэ барып житеп, федерация яки анын субъектлары, конституция, легитимлык дигэн халыкара терминнар белэн башка чутлашмаска булдылар. Куз буяу очен дэ. Э бу "президент" тобэп куюлар, аларны урындагы "парламент" тарафыннан раслаулар, тик инерция белэн алып барылган эч пошыргычлар гына. Урысны алар, тэмам, туйдырдылар. Болар турында империянын ин топ идеологы Жириновский бик ачык рэвештэ сойлэде. Инде моннан сигез ел элек ул шушы планны авазландырган иде, э хэзер аны тормышка ашыралар. Нигэ шулай шома рэвештэ? Чонки Кремль урындагы коррупцияга чумган идара итуче элитаны тулысынча сатып алды. Ул идарачыларнын тупланган байлыклары энэ шушы Кремль капканы астында. Чак кына теге яки бу читкэ тайпылыш, очты шул байлыклар. Миннихановлар, метшиннар х.б. алар барысы да шул кармакта торалар. Бу ике яктан талауны, белмим, купмегэ тузэрлэр коллыктагы миллэтлэр . Кавказ менэ берничек тэ килешми бу хэл белэн, корал белэн жавап бирэ.
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
23.01.2010 22:22
Вил әфәнде! Мин сез искәреп узган аргументлар белән 100 процентка килешәм. Мин үзем дә РФ ның федерация буларак легитимлыгы хокукый күзлектән караганда бик, бик аз икәнлеген беләм. Мин бары тик Рәсәй хакимияте шул легитимлык калдыкларын да тулысынча югалтачагы турында сүз алып барган идем. Мин сезнең шикелле үк Рәсәйне империя, андагы урыс булмаган милләттәге кешеләрне империя коллары итеп саныйм. Шулай булгач кол халыклар колбиләүчеләренә каршы көрәшне мөмкин булган бөтен ысуллар, юлар белән алып барырга хаклы. Сез мине аңлагансыздыр диеп уйлыйм. :)
     
текст зурлыгы - +