киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Дилә: “Бүген кем татарча җырларга лаеклы?”

26.01.2010

Дилә Нигъмәтуллина башкортча албом чыгару тарихы белән таныштырды. Яңа гына төшерелгән клибының кыскача эчтәлеген сөйләп, бүгенге эстраданың кайбер үзенчәлекле яклары турында да мәгълүмат җиткерде.


Рөстәм Исхакый.
Сәләм Дилә! 2009 ел синен өчен нинди ел булды? Куйган макстларына ирешә алдыңмы?

Дилә Нигъмәтуллина. Узган ел җиңел булды дип әйтә алмыйм. Моңа күпмедер икътисадый кризис та тәэсир итте, материаль яктан гына түгел, мораль йогынтысы да булды. Гаиләле кеше буларак, узган ел саулыкта-татулыкта үтте. Яңа елны бергә дуслар белән күңелле итеп каршы алдык, ә искечә яңа елны өйдә икәү генә үткәрдек.


Рөстәм Исхакый. Иҗат ничек бара, җыр җыентыклары тупланамы?

Дилә Нигъмәтуллина. Яңа альбом әзер диярлек, тышын матурлау кебек вак-төяк эшләр генә калды. Беренче “Бәллүр савыт” альбомыннан соң ел ярым вакыт үткәч “Табалмассың яхшыракны” җыентыгы дөнья күрде. Ике ел аралыгында альбом чыгарып барырга тырышам. Шулай ук яшьләр өчен ремикслар тупланган лазер тәлинкә дә сатуга чыкты. Болардан тыш башкорт телендә дә альбом яздырдык.

Рөстәм Исхакый. Соңгысы турында тулырак сөйләсәң иде, нигә кирәк булды сиңа башкорт телендә җыентык чыгару? Кыен булмадымы ул телдә җырлау?

Дилә Нигъмәтуллина. Юк, авыр булмады, янәшәмдә башкорт телен яхшы белүче белгеч утырды, ул болай гына язылмады әлбәттә. Чөнки мин бит Башкортстанда туып үсмәдем, җырларда бераз татарчага авышлык сизелгәндер инде. Әмма мин дөрес җырларга тырыштым. Әлеге идеяне “Барс Медиа” ширкәте тәкъдим итте. Кызыксынып кабул иттем, Башкортстанда күбрәк башкортча тыңлыйлар бит инде, нигә шул телдә аларга татар җырларны тыңламаска. Ялгышмасам, анда безнең
җырларны башкортча башкаралар инде, шәхсән үзем, башкорт радиосында “Бәллүр савыт” җырын ишеттем. Ә монда минем үз тавышым белән башкортча популяр җырларымны тыңлый алалар. Ул дүртенче альбом иде, быелгысы бишенче булачак.

Рөстәм Исхакый. Кайвакыт “Кәеф ничек?” тапшыруында алып баручы ролендә дә күренгәлисең, тапшыруны әзерләү мизгелләре белән бераз таныштырсаң иде?

Дилә Нигъмәтуллина
. Белгәнегезчә ул алдан яздырыла, сезгә килер алдыннан гына студиядә булдым. Киләсе “Кәеф ничек?” тапшыруын яздырдык. Анда безнең төп эш тектстны өйрәнеп, аңлаешлы итеп өйләүдән тора. Шуны да әйтәсем килә, бу көннәрдә ул тапшыруда минем “Йөрәгем” җырының клибы күрсәтелә башлады.

Рөстәм Исхакый. “Йөрәгем” клибының күренешләре фәлсәфи эчтәлекле бугай. Ике чокыр чәй ясыйсың, шуның берсен генә эчәсең…
Тормыш иптәше Марат Мухин белән


Дилә Нигъмәтуллина. Анда әллә нинди катлаулы сюжет юк, клипта хатын-кызның ялгызлыгы сурәтләнә. Ир кеше киткәнме, ул аннан киткәнме, куып чыгарганмы, ансы күрсәтелми. Әмма аның янында инде беркем юк…Бик зур йорт, әмма ул буш. Ул утырган диван да, бар җиһазлар барсы да аны хәтерләтә. Гадәттәгечә ике чынаяк чәй ясый, тик икенчесен эчәргә кеше юк, үзе генә эчәргә мәҗбүр. Киемнәр шкафында аның галстугы гына эленеп калган, ул шуны тотып елый…Әлбәттә инде ялгыз хатын-кызны мин үзем уйнадым.

Рөстәм Исхакый. Иҗатыңда хатын-кызларны бик нык кайгыртасың, үзенә шулай ошыймы, шундый образ сайларга киңәш бирделәрме?

Дилә Нигъмәтуллина. “Йөрәгем” клибында үз күз яшьләрем белән еларга да туры килде. Мин күңел кылларын җилкендерә торган, йөрәккә үтә торган җырларны үз итәм. Сүзләре, көе миңа ошамый икән, андыйларны тамашачыга тиешле рәвештә җиткереп булмый.

Рөстәм Исхакый. Сине халыкка таныткан беренче җыр кайсы ул?

Дилә Нигъмәтуллина.
“Бәллүр савыт”, аннары “Ком сәгате”, “Хатын-кыз бәхете”…

Рөстәм Исхакый. Кайда чыгыш ясау аеруча канатландыра, концерттамы, дискәтүктәме?

Дилә Нигъмәтуллина. Дискәтүктә күбрәктер мөгаен, анда дәртләнеп, бөтенләем белән бирелеп халыкка уңай энергетика бирергә яратам. Андый шау-тамашаларда 35-40 яшьләрдә чыгыш ясамам инде (көлә), алай дисәм рус эстардасында Жанна Фриске җырлый бит…

Рөстәм Исхакый. Башка телдәге эстраданы күзәтеп барасыңмы?

Дилә Нигъмәтуллина. Әлбәттә. “Муз ТВ”ны кызыксынып карыйм. Рус эстрадасында яшьләрдән Сергей Лазерев бик ошый, соңгы вакытта нык күтәрелеп китте. Мин моңа бик шат. Шулай ук Валерий Меладзены яратып тыңлыйм, “Виагра” төркемен, гомумән Константин Меладзе җитәкләгән күпчелек проектларны үз итәм.


Рөстәм Исхакый. Инде Татарстанга кире кайтсак, бүген татар эстрадасы торгынлык чоры кичерә түгелме?

Дилә Нигъмәтуллина. Дөресен әйткәндә, бераз гына тукталыш булырга тиештер. Нәкъ менә шул вакытта кирәкле, лаеклы җырчыларны күрә башлыйсың. Тамашачы уйлансын, кем бүген эстрадада татарча җырларга, җыр сәнгатен күтәрергә лаеклы?! Әлбәттә инде кемдә-кем җырларга сәләтле һәм үзен тамашачыга тулысынча багышлый икән, андыйларга сокланам, мин
гомумән тырыш, эшчән кешеләрне яратам, талант һәм тырышлык җырчы өчен мөһим сыйфатлар. Торгынлык чоры дигәннән, бераз тукталып уйлану кирәк иде ул, чөнки соңгы елларда җырчылар нык артты, Татарстан өчен артык та була башлады кебек.

Рөстәм Исхакый. Әле бит чит өлкәләр дә бар…

Дилә Нигъмәтуллина. Хәзер булган җырчылар чит төбәкләр өчен дә җитәрлек дип уйлыйм. Чөнки эстрада өлкәсендә кайнавыма алты елдан артык, шуңа күрә бу минем һавадан гына алган фикерләрем түгел. Шул ук вакытта безгә дә бик рәхәт дип әйтә алмыйм. Узган ел үз концертларыбызны оештыру кыен булды. Ләкин абый (Булат Нигъмәтуллин) белән без ул эшне ерып чыктык һәм быел да Алла боерса концерт оештырырга исәп.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ильнар кайдан: Казан
16.02.2010 09:56
Дилә - синен вакыт беткэн инде. хазэр яшьлэр вакыты. яна музыка!чын музыка вакыты!

кем: исемсез
28.01.2010 00:45
Чуашча да марийчада жырла инде...

кем: Hafiz кайдан: Candarlı-Irgadan
27.01.2010 00:09
السلام عليکم و رحمة الله و برکته!ـ
Башкортча җырлавыгыз яхшы булган.
Безнең татар җырларын төрекчәгә дә әйләндереп, төрек аңламында да җырлаучы җырчыларыбыз да табылса нур өстенә нур булыр иде.
Гомумән мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтә торган_эш кешеләре белән артистларыбыз төркиләр арасында ешрак булырга тиешләр. Без, татарлар, үзебезне шушы_рәвешчә_генә дөн"я күләмендә таныта алачакбыз.
Уңышлар, Сезгә Дилә.
Сәламәт, көр күңелле һәм бәхетле булыгыз!..
Ихтирам белән.

кем: каракаш. кайдан: мәдәният университетыннан
26.01.2010 21:48
“Виагра” төркемен үз итәм)))
(Күлмәкне дә Вера Брежнева калдырган ахыры!) нигә безнең җырчылар Русиянең иң тавышсыз җырчыларын үзләренә өлге итеп куялар икән. Ни репертуар ни тавыш! ресторан җырчыларыннан да хуже! мең еллыка килеп әдәм ыстрамы булып киттеләр бит,ярминкә мәйданында. фонограммалары туктады.Пышт иткән тавышларын чыгара алмый басып торды 4 ярым шәрә гүзәл! Их Дилә сеңелкәем! акыллы гына кыз булып күренә идең миңа.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Дилә: “Бүген кем татарча җырларга лаеклы?”