киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Мөхәммәтшин: “Мөселманнарга күп мөфтият кирәкми”

Рафыйк Мөхәммәтшин
26.01.2010

"Мөселманнар өчен иң мөһиме мәхәллә, мәчет. Алар шушында җыелышып, үз проблемаларын хәл итә алалар. Шуңа күрә мөселманнарны берләштереп зур системаның булдырылуы мөселманнар өчен мөһим микән дигән сорау туа", ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

27 февраль якынлашкан саен, Татарстан мөселманнарының алдагы язмышы күбрәк уйландыра. Бер яктан узган ел азагында ук Русиядә бөтен мөселманнарны берләштерүче идарә төзү турында сүз чыкты, икенче яктан республика мөселманнары яңа мөфти сайларга әзерләнә. Әлегә бу ике сорау да ачык кала.

“Кем өчен берләшү”

Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Русия җитәкчелегенең мөселманнарны берләштерергә теләве сәяси адым, ди. Аның фикеренчә, мөселманнарга һичшиксез берләшергә кирәк, әмма ни рәвешле ирешергә монысы әле зур проблема.

“Мөселманнарның берләшүенә беркем дә каршы түгел. Әмма бу мәсьәләнең асылында яткан проблемалар бүген дә ачыкланмады. Берләшү фикере мөселманнар тарафыннан әйтелгән бер формаль күренеш түгел микән дигән фикер дә туа. Берләшүгә каршы булмаганнар үз тәкъдимнәре белән чыгарга тиеш. Әмма алар булмады. Мөселманнарны берләштерүнең догматик кануни нигезләре булырга тиеш.

Рус православ чиркәвендә андый проблема юк. Чөнки биредә вертикаль һәрвакыт булган. Һәм аның өчен ничек оешырга дигән проблема юк. Күп гасырлар буе мөселманнарны берләштерү проблемасы дәүләт сәясәтенең бер өлеше булган. Ислам динендә билгеле бер калыпка салынган идарә итүче вертикаль юк. Шуңа күрә мөселманнар өчен иң мөһиме мәхәллә, мәчет. Алар шушында җыелышып, үз проблемаларын хәл итә алалар. Шуңа күрә зур системаның булдырылуы мөселманнар өчен мөһим микән дигән сорау туа. Берләшү кем өчен башкарыла? Мөселманнаргамы, әллә кемнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртугамы? Диния назәрәтләре исә мөселманнарның түгел, дәүләт сәясәтен канәгатьләндерү өчен башкарылган. Бүген Русиядә 45 диния назәрәте, мөфтиятләр бар. Әмма гади мөселманнарга аның кадәр сан кирәкми”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

“Татарстан мөселманнары әле дә талашып яшәр иде”


Мөхәммәтшин сүзләренчә, әгәр 1998 елда республика хөкүмәте бер диния назәрәте төзү карарына килмәсә, Татарстан мөселманнары әле дә үзара талашып яшәр иде. Мөхәммәтшин, “мөселманнар үзләре генә берләшер алыр микән”, ди. Әмма, аның фикеренчә, бу эшкә хакимиятнең тыкшынуы төрле кеше төрлечә бәяли. Берәүләр өчен бу хакимиятнең мөселманнар эшенә тыкшынуын, икенчеләр моны хакимиятнең дини сәясәтне торгызырга теләве, ди.

Сталин да аңлаган

Мөселманнарны берләштерү мәсьәләсендә, Мөхәммәтшин, Сталин чорына да мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, хәтта бу җитәкче дә нинди генә көчле диктатор булуына карамастан, заманында 4 диния назәрәте төзеттергән.

“Бөек Ватан сугышы башлангач мөселманнарда дини аң көчәйде. Сталин тоталитар режимга нигез салучы буларак, нинди генә диктатор булмасын ул Советлар берлегендә 4 диния назәрәте төзегән. Ни өчен Сталин мөселманнарны бер рәткә төзеп, менә сезгә бер диния назәрәте, шунда эшләгез димәгән. Бу да гади проблема түгел. Бер яктан, ул Русия мөселманнарын берләштерергә теләмәгән. Икенчедән, ул мөселманнарны бергә җыярга курыкты микән. Бу сорау ачык кала”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Мөфти яңа вәзгыятьтә сайлана

Русия мөселманнарын берләштерү проблемасы белән беррәттән, Татарстан мөселманнарын республика мөфтиен сайлау мәсьәләсе борчый. Рафыйк Мөхәммәтшин исә, бу сорауның инде хәл ителүен әйтә. Аның сүзләренчә, 27 февральдә узачак сайлауда рәислеккә дәгъва кылучы инде билгеле, ул әлегә бердәнбер - хәзерге мөфти Госман хәзрәт Исхакый.

Тик сайланачак мөфтинең исеме билгеле булса да, татарстаннар моңа ышанып бетми. Чөнки әле узган ел азагында республикада күп кенә сәясәт белгечләре Шәймиевнең президент булачагына шикләнми иде. Әмма вәзгыять үзгәрде. Мөфти белән дә шундый көтелмәгән хәл килеп чыкмасмы, дип борчыла татарлар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
26.01.2010 19:07
Мөселманнарга бер дини үзәк кирәкми дип әйтү дөрес булмас, чөнки бар иде бит халифат. Менә халиф бар мөсельманнар башлыгы итеп санала иде. Халиф кирәк чакта Фетва чыгара торган булган, ягни күргәзмә мөсельманнарга, менә халиф үзәкләштерелгән дини башлык иде. Ата тюрк Халифатны 1924-нче елда бетерде, шуннан соң мөсельманнарда бер башлык юк. Без татарларга үзебез өчен бер дини назәрәт булдырырга иде янәдән, әгәр без моңа әзер булсак, булмасак бераз көтик, өлгереп җиткәнне. Тагы шунысы да бар, бер мөфтине саулау өчен абруйлы дини лидерыбыз юк, чөнки бар мөфтиләребездә җил искән якка аварга торалар, андый мөфтидән татарга файдасы булмаячак.
Ә кавказлылар белән берләшүгә килгәндә, уйлашырга кирәк: бәлки шушы берләшү татарларны бераз хәрәкәтләндерә башлар, болай яшәп артык булмас, татар бүген куркак, йә дингә сыенмакчы була үзен, динен, телен саклап калыр өчен, бүгенге көн диндә татарны саклый алмый булып чыкты. Шушы бердәшү Алтын Урда дәүләте җирен дини яктан тулаем эченә ала, шушы хәл соңгы 508 елдан килеп чыккан вазгыять. Онытып куймыйк Олы дәүләтебезне, бәлки берләшүнең уңай ягы да килеп чыгуы бар шикелле. Һәр хәлдә уйлашып багыйк, бәлки шушы адым ислям диненә күәт өстәр, яңа кешеләр кертер, ягни мәсәлән, урыска күчкән мөсельманнарыбыз кире нигезләренә кайтыр? Алланыкын кем белә? Ашыгып хөкем сөрмик.
җавап

кем: Hafiz-Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
26.01.2010 20:44
Белешмә:
Халифәт 1918 елда бетерелде, әлбәттә, Ата Төрек белән Согудиләр нәселенең иңглизләре белән тыгыз хезмәттәшлекләре нәтиҗәсендә. - Бу да, безгә, зур бер сабак ич.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
26.01.2010 18:50
Мин Рафыйк әфәнденең мөселманнарны берләштерергә омтылуга карата фикерләре белән килешәм. Чыннан да без иң әвәл берләшүнең максатын ачыкларга тиеш. Хакимиятнең бүгенге вәзгыяттә мөселманнарны бер түбә астына җыеп алырга тырышуы бик аңлашыла. Гади бер мөселман бит ул көндәлек тормышында нигездә үзенең белгән, ышанган имамы һәм мәхәллә мөселманнары белән генә аралаша. Аңа каядыр еракта яшәп яткан мөфтиләр бик кирәк тә түгел. Минем уемча Татарстанда бердәм мөфтият булырга тиеш. Ә инде ул мөфтият донҗядагы бүтән ислам оешмалары белән мөнәсәбәтләрне кора, үстерә ала. Мөфти булырга лаеклы кешеләр булса, алар сайлауда катнашсын иде. Тик инде сайлаулар узгач Татарстан мөселманнарына бер генә мөфти белән эш итү кирәктер. Югыйсә бүген Татарстан имамнарының кайберләре Уфага чабырга яраталар.
     
текст зурлыгы - +