киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Булачак президент акча саный

27.01.2010

Татар җәмәгатьчелеге һаман да республикада көтелгән үзгәрешләр турында фикер алыша, кайберләре инде булачак президент тирәсендә күбрәк әйләнә башлады, ә Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы берни булмагандай үз эшен дәвам итә: элекке кебек үк Татарстан акчасын саный, ә ул һаман кими бара...

Татарстанда президент алмаша дигән хәбәр, татар җәмәгатьчелегенең, сәяси элитаның уй-фикерләрен, көткән өметләрен сындырып, башка якка борып җибәрде. Әле дә күпләр бу хәбәрләрдән тынычлана алмый. Хакимияттә дә кайберәүләр инде урыннар бүлешә, киләчәген уйлый дигән сүзләр бар.

Аның каравы, булачак президент Рөстәм Миңнехановның исә бу хәлләргә әллә ни исе китми. Элекке кебек ул Татарстан акчасын санавын дәвам итә. Чәршәмбе премьер-министр Давостагы Дөнья икътисади форумына китте. Биредә ул Татарстаннан барган төркемне җитәкли.

Әмма бу сәфәренә кадәр, сишәмбе узган финанс министрлыгы җыелышында, Миңнеханов 2010 елда Татарстан икътисадын ни көткәне турында сөйләде.

УФНС чаң кага

Федераль салым хезмәте идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, узган елны Татарстан ширкәтләреннән килгән салым 15 миллиард сумга кимегән. Җитәкчелекне халык керемнәренең дә кимүе борчый. Алардан килгән салым исә, 1,6 миллиардка кимегән.

36,6. Тик градус түгел, миллиард

Финанс министры Радик Гыйзәттулин сүзләренчә, Татарстан бюджеты мөшкел хәлдә. Аның сүзләренчә, узган ел бюджетка 140 миллиард сум кертелгән. Бу 2008 ел белән чагыштырганда 23 миллиардка кимрәк. Әмма җитәкчелекне борчыганы шул – булган керемнәрнең дә өчтән бер өлеше диярлек федераль үзәк хисабына күчкән. Димәк, Татарстан муеннан бурычка баткан. Республика бюджетының бурычы 36,6 миллиард дип исәпләнә. Бу тән температурасы булган очракта куанасы гына иде дә бит, әмма биредә сүз миллиардлар турында бара.

Татарстанның үзе эшләгән керемнәрнең яртысыннан күбрәге бурыч каплауга китеп бара. Өстәвенә күп кенә муниципаль берәмлекләр дә үз көннәрен үзләре кайгыртырга сәләтле түгел. Алай гына да түгел, бурычлары көннән-көн артып тору сәбәпле, алар Татарстан хөкүмәтеннән ярдәмгә өметләнә. Финанс министры Радик Гыйззәтуллин исә: “Үз хәлебез хәл, бурычларыбыз җитәрлек, муниципаль берәмлекләргә ярдәм итә алмыйбыз”, ди.

“Бурычка алулар булырга тиеш түгел”

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та: “Башка бернинди бурычка алулар булырга тиеш түгел”, ди. Аныңча республика үзе баштан бурычка батканда, районнарга булышу турында сүз бара алмый.

Федераль казначылык идарәсенең Татарстан бүлеген җитәкләүче Марат Зарипов исә, акчаларның булмаганлыгын һәм кайчан булачагының билгеле түгеллеген әйтә.

Русия финанс министры урынбасары Антон Силуанов татарстаннарны тынычландырырга тырышып, якын арада бюджет оешмаларын үзгәртеп кору проекты гамәлгә ашырылачак, диде. Бу проект нигезендә бюджет оешмалары автоном идарәләр кебек үк хезмәт күрсәтү базарына чыгачак. Шул вакытта бюджет оешмаларына акчалар чыгымнарга карап түгел, ә башкарылган эшнең сыйфатына карап түләнеләчәк. Тик Татарстан икътисадчылары әлеге проектка ышанып бетми.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
22.02.2010 00:21
Шөпшә, сезнең фикерләр бик дөрес.Илне күтәрүне Н.С.Хрущёв авыл хуҗалыгыннан башлады - авыз тутырып ипи ашый башладык.Экономика да тернәкләнеп китте.
Бүген хәл катлаулырак шул.Бөтен нәрсәне пыран-заран китерделәр.Махсус эшләнде кеби.Шул исәптән бәяләр...авыл хуҗалыгында җитештерелгән тауар дөрес бәяләнми.Чишмә башы капланган...

кем: Шөпшә
27.01.2010 17:45
Иптәш казначейга , шулай ук Миннехановка ара-тирә авыл тарафларына бер күз сирпеп алу артык эш булмас иде, минемчә. Менә кайда ята Алар! Күтәреп аласы, кесәгә саласы акчалар…Эш шунда ки, һәр районның мәшгульлек үзәгендә эшкә яраклы йөзләрчә кеше теркәлгән, эш эзли. Алар күпчелек авыл җирендә яши, тик, мөмкинлеге булмагач, авыл хуҗалыгында тавар җитештерү белән шөгыльләнми…Ә бит бүген бик күпләр крәстиян йортында җитештерелгән зарарсыз ризыкка өстенлек бирә. Ягъни, аның базары бар. Шул ук Мәскәү, Мәскәү асты халкын гына алган очракта да, анда әле дә зәңгәр тавык боты ашыйлар…Аларның акчаларын Татарстанга шуытырга, ә үзләренә һәйбәт тавык-каз-үрдәк ите озатырга! Хәләл итне бар да ярата!Татар кулыннан килә торган эш, җай бирсәләр. Әлеге дә баягы, җай юк! Икмәк, фураж юнәтү авылларда элеккечә катлаулы, баш җитмәс мәсьәләгә әйләнде-куйды. Бигрәк тә колхозлар «сүтү-җыю» фазаларын үтеп, шәхси кулларга күчерелеп беткәч. Крәстиян үз пай җирен рәсмиләштереп, эре хуҗалыкка арендага биреп(кичәге колхозга була инде) , әҗеренә фураж, икмәген алып, хөрмәтле җитештерүчегә бик теләп әйләнер иде…Әгәр шул ук эре хуҗалык даими трактор, машинасы белән ярдәм итеп торса, шулай ук җитештерелгән таварны урнаштыручы гаярь егетләр табылса…Табылыр иде әле ул! Сүз уңаеннан, кайчандыр колхозлар берләшеп эшләү нияте белән оештырылган ди бит үзе…
Юк…авылдагыларга андый якты киләчәк фаразлавы кыен, чөнки «югарыдан» пай җирләренә хуҗаланырга вә арендага килешергә рөхсәт юк, имеш…Ә бәлки мондый хәл кайбер районнарда гынадыр? Тукай районы Сәет авылы халкы бик барлык белән яши икән, эре хуҗалык халыкка нык булыша, халыктан арендага алынган пай җирләре өчен икмәген, мал азыгын мулдан түли, техникасын кирәк чакта биреп тора, ул авылда һәр йорт 5-6 эре мал асрый икән дип яздылар бер гәҗиттә. Ни өчен бу тәҗрибәне һәр авылга кулланмаска? Ни өчен пай җире компаниясе Татарстанда бик салынкы үтте? Үз өлешенә тигән җиргә хуҗалана алмаганнар әле дә бик күп бит?! Шулай итеп, чамасыз ярлы көнгә калган меңнәрчә авыл кешесе әле дә чарасыз яши…Шул ук вакытта илнең акча капчыгы бөтенләй буш тора бирә. Хәлне уңай якка үзгәртергә бик тә вакыт, бигрәк тә мәктәпләр ябылган, авыллар таралыша башлаган заманда! Икенче акча чыганагы – яңа технологияләр өстендә ныклап эшли башларга вакыт!
Татарстанда интеллектуал чиктән ашкан күп! Ә менә һәртөрле тема буенча эзләнүләр, ачышлар әллә ни күзгә ташланмый! Ул ачышларның төп кыйбласы булып тормышларның сыйфатын арзан юл белән яхшырту булырга тиеш. Шул исәптән, яктылык, җылылык, ягулык чыганакларының арзанлысын табу өстендә дә эшләр оештыру әйбәт нәтиҗә бирер иде!

кем: күзәтүче кайдан: Ирек мәйданыннан
27.01.2010 15:32
Фикерне өстәдек, тик ул чыкмады. Туры әйтү ярамады, бугай. Анда фәләнне, төгәнне түбәнсетү бар, ди язарсыз инде. Ә бит конкрет исемнәр. илләр, һәм башка атамалар телгә алынмаган иде...
җавап

кем: Azatliq.org
27.01.2010 15:34
Хөрмәтле укучы! Элекке язмагызда кемнең кем белән йоклавы турында "гайбәт" дип бәяләрлек мәгълүмат бар иде, бу Азатлык форумы максатларына һәм анда фикер урнаштыру кагыйдәләренә туры килми. Шуңа ул кире кагылды. Форумны андый максатларда кулланмавыгызны үтенәбез. Адресыгыз куелмау сәбәпле сезгә бу хакта хәбәр итә алмадык. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!
җавап

кем: Сибарит кайдан: Чаллы
19.02.2010 23:01
Ничауа, табар! Шәймиев маялык кадыргандыр әле.Халык ачтан үлеп бетмәгән әле, кеше саен биш алты бөртек йон йолкыса да 1000 гөрәнкә җыелыр.
     
текст зурлыгы - +