киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Чиркәү быел гаскәргә 400 поп җибәрәчәк

02.02.2010

Сишәмбедә узган Әрхәрәйләр киңәшмәсендә Урыс чиркәве патриархы Русия кораллы көчләренә 400-ләп православ капеллан җибәреләчәген хәбәр итте. Патриархлыкта инде бер елын тутырган Кирилл шулай ук Русия җитәкчеләренә чиркәүне яклап карарлар кабул итүләре өчен рәхмәт белдерә.

Урыс православ чиркәвенең дөньяви һәм күпмилләтле дәүләт нигезләрен какшату тырышлыклары конкрет гамәлләргә әйләнә бара – сишәмбедә патриарх Кирилл быел Русиянең кораллы көчләренә 400 чамасы православ рухани җибәреләчәген хәбәр итте.

Планнар зурдан...

Шушы гаскәри капелланнар беренче чорда инде хәрби хезмәт тәҗрибәсе булган поплардан һәм тиешле дини белем алган, хәрби хезмәткә яраган яшь руханиләрдән торачак. Ә инде киләчәктә православ атакайларны гаскәрдә хезмәт итүгә әзерләр өчен махсус 3 айлык курслар оештыру карала.

Кирилл планнарына караганда, 2010 елда бригада һәм дивизия дәрәҗәсендәге һәр хәрби бүлек командирының дини гаскәриләр белән эшләүче ярдәмчесе эшли башлаячак..

Мондый урын Русиянең читтәге хәрби ныгытмаларында инде былтыр декабрьдә үк булдырылган иде, шундый бар 13 урынга да Урыс чиркәве руханиләре алынды.

Гаскәргә хәрби капелланнарны кайтаруны былтыр Русия президенты Медведев үзе яклап чыкты, әмма ул шул урынга православларны гына түгел, ә Русиянең асаба диннәре вәкилләрен билгеләү турында әйткән иде.

Муллалар үз урынына попны тәкъдим итә


Русия мөселманнары гаскәри муллалар билгеләүне сүздә хуплый, ләкин бу эшне гамәлгә куюга килгәндә, мөселман руханиләрнең әзерсезлеге, хәтта шүрләве сизелә - поплар белән чагыштырганда муллалар гаскәри шартларга күнегергә бик теләми.

Уфа мөфтиятенең Мәскәүдәге вәкиле Рөстәм Вәлиев бу уңайдан хәтта, полковой мулла булмаган очракта мөселман гаскәриләр бер дә курыкмый поп янына бара ала дип белдергән иде.

Патриарх сишәмбедә әрхәрәйләр каршында ясаган чыгышында аларның барысын да, гаскәргә үтеп керү эшендә туган шушы “искитмәле шәп мөмкинлеккә” бик җитди карарга чакырды.

Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русия кораллы көчләрендә хезмәт иткән ир-атларның 79,8% - урыс, 3,3% - татар, 0,3% - дагыстанлы, 0,2% - башкорт, 0,2% - бурят, 0,1% – чуаш, мордва халыкларыннан.

Министрлык үткәргән сораштыру армиядә хезмәт итүчеләрнең 60% дингә ышануын ачыклаган. Шуларның 80% - православ динен тота, үзләрен мөселман дип санаучылар саны 13% җитә, 3% - будда диненә, ә 1% хәрби – яһүд диненә ышана.

Патриарх президент һәм премьерга рәхмәт укый


Декабрь азагында патриарх православ чиркәвенең Русиядә башка диннәрдән өстенрәк булуын даулап, дәүләт чиркәү белән мөнәсәбәтләрен аның “җәмгыяттәге урынына карап, пропорционал принцип нигезендә корырга тиеш” дигән иде. Чиркәү моны үз тарафдарларының күпсанлыгы, Русия мәдәниятенә керткән төп өлеше белән акларга тели.

Бу омтылышларында Кирилл Русиянең иң зур җитәкчеләре ягыннан яклау казана. Дүшәмбедә патриарх булуының бер еллыгын тантана иткәндә, ул “хәзер Русия җитәкчелегендә үзләренең православ динендә торуын ачык итеп күрсәткән кешеләр тора” дип белдерде һәм Медведев белән Путингә чиркәүне яклап кыю карарлар кабул итүләре өчен рәхмәтен әйтте.

Русия конституциясе илне күпмилләтле дөньяви (секуляр) федерация дип билгели, анда турыдан-туры диннең дәүләттән аерылуы хакында әйтелә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Өмет кайдан: Татар иле
03.02.2010 15:11
Алар өчен артка калу, артка сөйрәлү бу.
Ә безгә армиягә бармаска бер сәбәп...

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
03.02.2010 11:03
Хәлләр бөтенләй үк мөшкел түгел дип уйлыйм.
Солдатларга рухият хезмәте күрсәтү ниятеннән
түбәндәге чараларны үткәрү нәтиҗәле булыр кебек:
элгәре Татарстанда бәлки, соңрак Рәсәй буйлап
һәр район администрациясе каршында булачак
солдатлар белән эшләү үзәге оештыру мөһим.
Аны (вазыйфаны)урындагы юрист та башкара алыр иде.
Әлеге үзәктә булачак солдатның бурычларын һәм хокукларын,
кайда булуына карамастан дин әһелләре белән аралашырга
туры киләчәген һәм бу мәсьәләгә тиешле мөнәсәбәт тәкъдим итү
нәтиҗәле булыр иде. Әгәр инде әлеге үзәктә мулла яисә белемле дин әһеле дә хезмәт күрсәтсә, тагын да әйбәт булачак. Бу җәһәттән, эшнең яртысы эшләнгән инде. Әлеге эшнең кирәклеген аңлап, Дәүләт Советыннан бер депутат ханым булачак солдатның юридик хокуклары тупланган китап чыгарган. («Ват.Тат» да мәкалә бар иде бу хакта). Кызганычка каршы, изге ният белән башланган эш очына чыга алмаган-районнарда әле дә солдатлар армиягә китә тора, ни ата-анасы, ни үзе юньләп
хокукларын белми-сөйләүче юк. Аннан соң…икенче эш итеп, ислам дин әһелләренә солдатлар хезмәт итүче урыннарны барлап, анда расписание буенча , нык хәзерлекле килеш даими килеп,
солдатларның хәлен белү, кирәген ачыклау, ярдәм итү эшләрен
башкарырга кирәк. Бу катлаулы дөньяда җәмгыять һәм ата-ана
гаебе белән кыйбласын таба алмаган яшьләр бихисап. Аларны кем тиз эләктерә-шул үз ягына аудара да инде-поп, гуру, яисә кришнаит. Мисаллар китереп тормыйм, мәкалә бик вакытлы, кичекмәстән дин әһелләре, хакимият һәм җәмгыять бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә тиеш.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
02.02.2010 23:32
Поплар арасында бик сирәге генә диннәр турында мәгълүматсыз
кешене чукындырудан тыелуга сәләтле. Бик күпләр, үзләренең
«изге» бурычы итеп, кешене чукындырып куюны саный.
Әлеге чара - попларның солдатларга хезмәт күрсәтүе - әзме-күпме
«дедовщина» һәм башка бозыклыкларга киртә булса да, традицион
ислам диненнән булган солдатларга чукыну куркынычы янамый дип
әйтеп булмый.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
02.02.2010 22:10
Колниаль илдә метрополиянең үз мәнфәгатҗләрен алга куюы аңлашыла. Ә менә кол халыклар инде тагы да ныграк кол булуларын раслыйлар ул армиядә хезмәт итеп, метрополия поплары тарафыннан чукындырылып. Мондый колларны әллә ни кызганасы да килми.

кем: бәртәс кайдан: samar
02.02.2010 21:34
мөфтиләр:" хорошо живем, дружно живем," дип тәкрарлаганда, татарны йоклата торган толератност сеңдерелгәндә, ә бу кичәге интернацинализм,татарны чукындыруның яңа вариантын әзерләделәр.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
02.02.2010 21:34
31 гыйнвар көнне Россиянең "Вести недели" тапшыруында катнашып, патриарх Кирилл болай диде: "Минем бер еллык патриархлык чорында ирешкән иң зур уңышларым - мәктәпләргә христиан дине нигезләрен кертә алуым һәм гаскәргә поплар кертү булды", диде. Яшереп тормады, бөтен Россиягә горурланып шул хакта белдерде. Әле бу бер елда ирешкән уңышлары! Алга таба нәрсә булыр? Көчләп чукындыруга ук барып җитмәсләр, әмма ихтыяри-мәҗбүри христианлашу өчен бөтен шартларын тудырачаклар. Бу хәл ислам динен түбәнәйтү, мөселманнарны эзәрлекләүләр аша барачак. Ягъни, Россиядә урыс һәм христиан булсаң гына яши алачаксың... Әмма татарлар хәзергә бу куркынычны аңламый.
Шул ук тапшыруда Кириллдан Икенче Бөтендөнья сугышында җиңүнең ни бирүе турында сорадылар. Ул: "Бу җиңү урыс цивилизациясен саклап калды" диде. Менә шул, җәмәгать, СССРны да түгел, Россияне дә түгел, ә менә УРЫС ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕН саклап калу өчен сугышкан икән татар халкы! Ә Кирилл дөрес әйтә бит, аста яткан нәрсәләрне үз исеме белән әйтә. Менә шуннан соң уйларга тиеш инде татар - урыс цивилизациясен саклап калу өчен көчәнергәме аңа алга таба да, яки үзе туранда уйлый башларгамы?
     
текст зурлыгы - +