киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / түгәрәк өстәл

Җанисәп

09.02.2010

Халык санын алганнан соң, кайбер милләтләр арта, ә икенчеләр сан ягыннан кими. Ни өчен?

Римзил Вәли. 2010 елның октябрендә Русиядәге халыкны санаячаклар. Җанисәп алу ун елга бер тапкыр үткәрелсә, соңгы җанисәп 2002 елда булу сәбәпле, бу юлы сигез елдан үтә. Бу хәл Русия тормышында, халыклар тормышында зур вакыйга. Сигез ел эчендә булган үзгәрешләр халыкның саны турында гына түгел, ә сыйфаты турында: аның кайда яшәве, ничә яшьтә булуы, яшәү һәм хезмәт шартлары турында да сөйләячәк.

Җанисәп кәгазьләрендәге бик күп сорауларның җиденчесе: “Сезнең милләтегез нинди?”. Үзенчәлек бар. Бу юлы шушы сорауны сан алучылар беркемгә дә бирмәскә тиеш. Һәркем үз кулы белән язса гына дөрес була.

Шушы матдә үтәлерме? Кешеләр үзләренең милләтен күрсәтерме? Хәзер милләтне паспортта да күрсәтмиләр бит. Кайберәүләр үз милләтен хәтта хәтерләми дә. Күп милләтле гаиләләрдә әти милләте, әни милләте дип баш вату да булачак.

Узган җанисәп вакытында Русия татарлары 36 меңгә генә артты. Бу ярты процент чамасы. Ә башка милләтләр 20, 25, 50 %ка артканнары бар. Ни өчен татарларның саны әкрен үсә? Бу урбанизация, цивилизация нәтиҗәсеме? Әллә кайбер төбәкләрдә бер милләттән икенчегә күчереп, үзгәртеп язуның нәтиҗәсеме? 2010 елда җанисәп вакытында бу ничек хәл ителәчәк?

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзалары шушы мәсьәләне тикшерде. Анда конгрессның башкарма комитеты әзерләгән план каралды. Бу планда татарлар яшәгән төбәкләргә сәфәрләр оештыру, концертлар, китаплар, тарихи материаллар тарату һәм һәркемгә үзенең милләтен табарга, исендә тотарга ярдәм итү каралган.

Ринат Закиров
Бу әңгәмәдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе Ринат Закиров; Русия татарларының федераль автономиясе шурасы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов; тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков; Ульян татарларының милли-мәдәни мохтариятенең җитәкчесе Фәрит Әюпов; Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Илфак Ибраһимов һәм башкалар катнашты.

Ринат Закиров. Җиденче пунктта халыкның милләтен күрсәтү каралган. Әлбәттә, милләтен күрсәтү һәркемнең үзеннән тора. Мондый әйбер безне канәгатьләндерми. Ничек инде, татар булган кеше татар милләтеннән ваз кичеп, милләтен күрсәтергә теләмим дип язсын? Моны аның урынына халык санын алучы эшләргә мөмкин. Аларның шундый мөмкинлекләре бар.

Быелгы җанисәптәге бланкларның безнең өчен бер уңай ягы бар. Анысы – туган телне күрсәтү. Туган тел элеккеге халык санын алу вакытында бөтенләй төшереп калдырылган иде.

Безнең төп бурыч – сан алу бланкларын күрсәтеп, аңлатып, халыкка җиткерү. Без махсус план эшләдек. Аның нигезендә конгресс хезмәткәрләре, журналистлар, артистлар һәр төбәккә барып җитәргә тиеш. Бу план регионнарда халык катнашында үтә торган бөтен чараларда да халык санын алу идеологиясен үткәрү эшен башкарырга кирәк дигән фикердән чыгып эшләнгән.

Римзил Вәли. Халыкка интернет үткән. ТНВ телевидениесе барлыгы да сизелә. Татарларның үзаңы ныгыган. Татарларга сез башка милләт дип аңлата башласалар, реакция шунда ук булачак. Бу турыда аз гына хәбәр булса да, форумга язалар. Бу эшкә җитди карарга туры киләчәк.
Римзил Вәли


Узган җанисәптә татарлар 0,5 %ка, башкортлар 25, чеченнар һәм ингушлар 40-50 %ка артты. Степанков “депопуляция наций” дигән терминны куя. Әйе, чуашлар, марилар кими. Мин фараз итә алам, әгәр дә эш шулай ук барса, татарларның саны кимергә мөмкин.

Башкортстан татарларының гомум саны 10-15 %ка кимеде. Бу очракта мин уңай, позитив инициативаларны көчәйтергә тәкъдим итәр идем. Әйдәгез, уртак Сабантуй, классикларның көннәрен үткәрәбез! Башкортстанда татарларның санын киметеп язасы урынга, ике республика һәм татар, башкорт арасында хезмәттәшлекне, дуслыкны киңәйтергә кирәк. Кунакка йөрешергә, сөйләшергә! Шунда күренер кемнең, кайда, ничек яшәве, кайсы милләтнең күпме булуы.

Рәсми оешмалар белән дә бергә сөйләшеп, бу федерализмга да, татар-башкортларга да зыян, Русиянең федерал хакимиятенә чикләнү янарга мөмкин дип әйтергә кирәк. Шушы юнәлештә 12нче пункт “по отдельному плану” дигән. Шулар арасында Башкортстан буенча аерым план кертелде. Позитив, дуслык рухында утырып сөйләшкәндә, мин уйлыйм, бәлки, соңгы айларда нәрсәдер үзгәрер. Әгәр дә үзгәрмәсә, татарларның “депопуляциясе” булачак.

Унсигез ел элек башланган эш соңгы елларда шәбрәк тә киткәндер. Татар конгрессы үзенең татар оешмаларын барлый, татар яшәгән авылларны паспортлаштыру да бара. Бик матур анкеталар бар. Күбесе тутырды да, ә күбесе тутырмагандыр. Бер-ике ай эчендә һәр төбәккә паспорт тутырырга кирәк.

Халык санын алу Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы өчен дә зур гына сынау булачак. Бу шураның рәисе Илдар Гыйльметдинов думада халык саны мәсьәләләре турында җитди сөйләшүләр оештырырга тели.

Илдар Гыйльметдинов
Илдар Гыйльметдинов. Федерал дәрәҗәдә берничә чара үткәрергә план бар. Парламент тыңлаулары уздырырга кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыктым. Тишков институты да, Госкомстат та үзләренең тәкъдимнәрен (рекомендацияләрен) әзерләп ята. Минрегион каршында оештырылган консультатив советта бу мәсьәләне күтәреп чыгу һәм алар белән аңлашу бурычы тора. Апрель аенда бөтен регионнарның милли-мәдәни автономияләрен җыеп, конференция үткәрергә җыенабыз.

Төбәкләрдәге татар матбугат чаралары җанисәп турында матур итеп язып күрсәтә алалар икән, якын арада шушы матбугат чараларына материаль ярдәм күрсәтү турында кагыйдәнамә (положение) әзерләнәчәк.

Дамир Исхаков. Халыкны исәпкә алуда берничә проблем бар. Шуның берсе – бу җанисәпкә инструктив материаллар күрмәдек. Мәсәлән, халыклар исемлеге дигән әйберне күрмәдек. Шуңа күрә бу әйберне парламентта да күтәрергә була. Чөнки элек төзелгән исемлектә кимчелекләр дә бар. Ул исемлектә татарлар 45 өлешкә бүленгән иде.

2002 елда җанисәп үтте, татарлар биш өлешкә генә бүленгән булып чыкты. Калган кырыгын бүген ук бетерергә була. Моны “перепись не подтвердила наличие таких групп” дип аңлаталар.

“Языки народов” дигән кушымтада шулай ук сәер әйберләр бар. “Татарча сөйләшүче башкортлар” (“Башкиры с татарским языком”) дигән төркем төшеп калган иде. Ә Башкортстанда шундый төркем бар икәнен җанисәп гел күрсәтеп килә. Ни өчен аның төшеп калганлыгы да аңлашылмый.
Дамир Исхаков


Җиденче пункт буенча да сораулар бар. Без хәзер Русиядә татар икенче урынны югалтмасын өчен көрәшергә тиеш. Моның өчен без милләтне язарга тиеш.

Римзил Вәли.
Җанисәп вакытында галимнәр, язучылар, артистлар милләттәшләр белән ешрак очраша. Татарстан язучылары да республикада да, башка төбәкләрдә дә милләттәшләр белән очрашырга, хәлне өйрәнеп кайтырга җыена.

Илфак Ибраһимов. Безнең башкарма комитетның үз газетасы булсын иде. Аңа “Үзебезне барлаганда” дигән исем тәкъдим итәм. “Әдип сүзе”, “Галим сүзе”, “Имам сүзе” дигән сәхифәләр дә тәкъдим итәм. Яшьләр рубрикасы да булырга мөмкин.

Римзил Вәли. Әлбәттә, җанисәп вакытында һәр төбәктә яшәгән татарларның санын дөрес итеп билгеләү, аларның яшәешенә игътибар бирү бик мөһим.

Фәрит Әюпов. 2002 елда бездә 11 % татар иде. Өлкәдә ел саен халык 15 %ка кимеп барды. Соңгы елда гына тенденция үзгәрә. Татар халкы 8 ел эчендә ун меңгә артты. Киләсе җанисәп безне бик борчый. Күп кеше милләтне ничек язарга икәнен аңламый. Шуңа күрә халыкның саны кимергә дә мөмкин.

Фәрит Әюпов
Безнең планнар, тәкъдимнәр бик күп. Әгәр без милли идея тирәсендә халыкны берләштермәсәк, чаралар белән генә булмас. Милли идея булса, безгә җиңел булыр иде.

Ринат Закиров. Барыбыз да бердәм булып эшләсәк, милләтебезгә барып җитәчәкбез. Галимнәрне, журналистларны, язучыларны, артистларны – халкыбызның интеллектуаль өлешен бу эшкә җигеп, халык санын дөрес күрсәтү турында уйлыйк. Киләсе җанисәптә бездән куркып торсыннар.

Бүген татар яшьләрендә дә милләткә карата җавапсызлык сизелә. Яшь гаиләләр бер-ике ел эчендә таркала. Нигезендә гаиләне уйламыйча кору тора. Кеше үзенең тамырлары белән бәйләнеп яшәсә генә киләчәктә милләт булып сакланачак.

Римзил Вәли. Шулай итеп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җанисәпкә әзерлеккә керешә. Шушы чарага дәүләт дәрәҗәсендә дә зур эшләр бара. Татарларның әзерлеге үзенчә булыр. Аларның да мәдәни активлыгы күзәтелер.

Радио, телевидение тапшыруларының эчтәлеге, матбугатта басыла торган мәкаләләрнең эчтәлеге яшь буынга үз милләтен аңларга, тарихын, мәдәниятен белергә ярдәм итәчәк. Чебешләрне көз көне саныйлар, диләр. Киләсе көздә Русиядә татарлар һәм башка милләтләр күпме булачагын белергә вакыт бераз бар кебек. Ләкин эшләнәсе эшләр тагы да күбрәк.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
11.02.2010 22:55
Тел чайкамый һәм буташтырмый гына сәйләшергә кирәк бу очракта. "Мин беләм"лек чирен хак максаттан аера белик. Тема бик җаваплы һәм акыл белән күтәрелгән. Киңәшем шул монда катнашкан кешеләргә: сүзне озакка сузмыйча, шушы материалның "ТӨШЕН" сайлап алып, ачык аңлаешлы текст язып, миллионнарча тираж белән татарлар яши торган һәр төбәккә җиткерүне ашыктырырга кирәк! Ничек? Бу очракта бәләкәй форматлы гәҗит рәвеше дә, акыл белән өндәүче листовкалар да, радио һәм телевидение дә, шушы "Азатлык"та җигелергә тиеш бу ультрамөһим максатка. Тукаебызчарак әйтсәк, милләт файдасына кылынган һәр гамәл изге вә саваплыдыр!
Сайлауга кадәр империянең татарлар яши торган һәр авылында, бигрәк тә башка милләтләр исәбенә "үрчүче" милләтләр яши торган республикаларда татарлардан анкеталар тутыртырга кирәк. Татар язучыларының сәфәрләре, артистларыбызның гастрольәре өчен хөкүмәт тщ кесәсен дә юмарт ачарга тиеш. Бу очракта да ярдәм итмсә, андый хөкүмәтнең бәясе сукыр бер тиен!
Бер уңайдан шушы "Азатлык" форумнарында да безнең тарафтан күп тәнкыйтьләнгән, кыерланган Римзилгщ дә менә шушы бик файдалы материалы өчен рәхмәтле була белик! Әйткәнемчә, бу урында сафсата сатмыйча, уен-муенга бормыйча гына акыл белән, логика белән аксакалларча гына киңәшик әле, туганнар! Соңгы җөмләм бары тик чын татарлар өчен.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
14.02.2010 20:26
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзалары караган көн тәртибе бик төгәл куелган.
Әммә һаман да Башкортстанда алып барылган татарларны изоляцияләү, аларның милләтләрен үзгәртү буенча алып барылган агрессив чараларны күрмәмешкә салышу күренеп тора.
Шушы әнгәмәне укыганчы мин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисе булган Ринат Закиров дигән бәндә генә безне сатып йөри дип уйлый идем. Бу җыелышта катнашучылар Башкортстанда барган хәлне белмиләр дип әйтү дөрес булыр иде. Алай дисәң, Закиров дигәне Уфага “КУНАККА” килгән бугай. Татарстанда БСТ – ны карап була диләр. Һич югында БСТ – ны карагыз, шуңа карап та башкорт этнократиясе ни кылганын күреп була ич.
Рәмзил Вәлиев дигәне уртак сабантуй үткәрергә җыенган. Татарстаннан килгән җырчыларыгыз уртак концертлар уткәрә, нәтиҗәсе шул - татар халкын “оболванивание” алып барыла. Татар – башкорт дуслыгы имеш, ул нидән гыйбәрәт? Татар башкорт дуслыгы – Татарстан һәм Башкортстан дуслыгына тәнгәл килми, бу тошенчәләрне ботамагыз! Уртак Сабантуйдан шул ук нәтиҗә булачак.
Сез һәм сезнең кебекләр Татарстан белән Башкортстан дуслыгы турында лыгырдап йөрегәдә башкорт этнократиясе бер кулы белән “ХУП, ХУП, ХУП!” дип җилкәгезне какты, ә икенчесе белән татардан башкырт ясады.
Кулыгыздан килмәгәч нигә үзегезнең дә безнең дә башны ватасыз.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.02.2010 00:24
Фэнзаман дус, мин синен белэн тулысынча килешэм. Бэлки, минем тарафтан ул беркатлылык булу бар. Шулайда, эммэ, Татарстан узенен артистлары белэн бригадаларын Башкортстанга жибэрсэ, алар чыгыш ясаганда, бит, шаян суз сойлэуче суз артыннан суз буларак килэсе жанисэпкэ кэ дэ сылтанып, "купмегез монда татар" дип сорап шаярып санап та чыкса, минемчэ, бик яхшы булмас иде микэн? Бу бит, фэнни тел белэн, яхшы "выборка" алу була. Эгэр концертта 100 тамашычы булып алардан 90 ы кул кутэрсэ узен татар дип, димэк, монда кэм дигэндэ 90 процентка якын татар яши дип тэ була. Авылда яшэучелэр саны билгеле. Мэсэлэн, Иске Кэнгештэ гупче бер генэ дэ урыс яки мари яшэми, э узен бик каты кыссалар, "башкорт" дип язылучылар бар.

кем: хан кайдан: уфа
11.02.2010 07:14
шушы интер аша чубек чайнаганче язучылар журнапистлар башка тобакларда мактапларда очрашу уткарсалар файдасы куп булыр идек казанда барлык редакцияда 2 3 машина бар баш мухарирнеке баланы музыкага хатынны базарга йортер очен мени ул язучылар атнасына бер гена авылга барсалар икенче олкага

кем: кушнариннар кайдан: РБ
10.02.2010 19:04
Башкортлар жанисапне эллэ кайчан башлады... сонга калмыйсыз микан диюем...
Без татар телевидениесен карый алмыйбыз, безга шушы азатлык радиосы сайтына гына булса да жанисап буенча информациялар салсагыз да без бик рахматле булыр идек. Татарстаннан сезнен артисларыгызны, галимнарегезнен килганен котеп ятсак жанисап алу да бетеп куярга момкин...
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио