киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


ҡырым

Кырымтаталары латинга күчмәкче

яңартылган: 20.02.2010 00:21

Кырымтатарлары кириллдан кире латин әлифбасына күчә. Алар фикеренчә, дөнья буйлап сибелгән кырымтатарларны берләштерү өчен бу иң отышлы юл. Шул нисбәттән инде киңәшмәләр уздырыла башлаган.

Акмәчеттә (Симферополь) узган киңәшмәдә бер әлифбадан икенчесенә күчү өлкәсендә фәнни-гамәли мәсьәләләр тикшерелде. Аерым алганда, анда КИПУ галимнәре белән башка югары уку йорты тел белгечләре берлегендә ясалган “Латин әлифбасында әдәби кырымтатар теле орфографиясе кагыйдәләре” дигән хезмәт тәкъдим ителде.

Әлеге хезмәтне ясар өчен белгечләр элек кулланылган кагыйдәләр нигезендә төрле тикшерүләр уздырган.

Tatarlar.ru хәбәр итүенчә, киңәшмәдә катнашучылар кырымтатар телен латинга күчерүне тормышка ашыру өчен тиз арада гамәли чаралар күрергә чакырган. Шулай ук алар “Латин әлифбасында әдәби кырымтатар теле орфографиясе (дөрес язу) кагыйдәләре”н кыска вакыт эчендә кертеп, аны төрле чаралар оештыру, шул исәптән махсус сүзлекләр чыгаруда куллануны тәкъдим иткән.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган Кара диңгез төбәге университетлары берлеге генераль секретаре, Романиянең “Овидиус” университеты профессоры Эден Мамут сүзләренчә, соңгы дистә елда кырымтатарлары сүзләре яңгырашына кертелгән үзгәрешләрне истә тоткан уртак орфографик кагыйдәләрне раслап латинга кайту дөнья буйлап сибелгән кырымтатарларын берләштерү өчен бик уңай хәл булачак.

Кырымтатарлары милли мәҗлесе рәисе урынбасары Рифат Чубаров та латин әлифбасына кайту һәм кырымтатар әдәби телен үстерү кырымтатарлары арасында коммуникация системасын булдыру өчен бердән-бер отышлы юл дип саный.

 




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
22.02.2010 12:45
Менә шундый икеле - микеле уйларга бирелеп калдык та инде алфавитсыз.Бернәрсә дә югалмый да, беркая китми дә.Урыс дәресләре урыс хәрефләре керәчәк, димәк элекке язуларыбызны да укый алачаклар.Тәвәккәлли алмаган кеше беркайчан да булдыра алмый.
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
22.02.2010 19:08
әгәр реформадан ышанычлы конкрет файда килмәй икән, ул реформага көч әрәм итергә кирәк тә түгел. әмма хәрәкәттә бәрәкәт дигән нәрсә дә бар.

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
21.02.2010 22:03
Бер уйлаганда, яхшы да кебек. Ата-баба укыган, барча төрки донъясы кулланган телне узләштерегә. Татарстанның узендә бәхәсләшәләр, албәттә читтә, башка Рәсәй төбәкләрендә торган- төрки татарлары нишләр? Безгә бүгенгесе көнне кырымлыларның адымы урнәк була алмас. Тарихка, тел белгечләренә ияреп латин алифбасына кучә башласак без ике лагерга буленәчәкбез. Ул Рәсәй буйлап сибелгән милләтәшләребезгә кирәкме? Кучәргә кирәк гасыр узган, бу сикерү безне утерәчәк. Язылган китаплар, тузанлы киштәгә әйләнәчәк. Яшь буынга әле без узебез ана телендә язарга, аралашырга булыша алабыз. Яртылаш урыслашкан егет-кызларыбызга белмәгән әби язуын чәйнәп ни файда? Нәтиҗәсе- югалган мөһим вакыт булачак! Яттан белгән, яза белгән, кубебез белгән ана телебез янында тупланыйк...

кем: Динар кайдан: Татарстан
21.02.2010 13:39
http://kipu.crimea.ua/our.forum/viewtopic.php?t=247 - җавап йук әле. тагын кичә бугай, йе-майлларынга да йаздым...

кем: Динар кайдан: Татарстан
21.02.2010 10:16
һәм тагын минга төрек йазуындагы i белән I ошамай! программистларга катлаулыдыр ул! i белән I - и булсын һәм "ы" урынынга башка нәрсә кулланырга кирәктер.
һәм тагын калын и авазы өчен дә хәреф кирәктер!

кем: татар улы кайдан: татар иле
20.02.2010 10:29
Тимерне кызуында сугыгыз, милләттәшләребез! Татарстандагы уңышсыз тәҗрибәне кабатламагыз.Җитешмәгән урыннар булса, тора-бара да төзәтеп була аны.Иҗ мөһиме - кирәкле юнәлештә беренче адымны ясау.

кем: qazanle кайдан: Qazannan
17.02.2010 13:08
Ing jaylese english telenda bulghan 26 xarefke tayanep yazu . monda suzeq awazlar grafemnarena diakretik bilgeler gena ostarga kirak . uzbeklar shulay eshledeler de hem ungdelar .

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
16.02.2010 19:24
Бик дөрес эш башлаганнар кырым кардәшләребез, Ак юл, аларга! Ә безгә килгәндә, бер гагауз кардәшебез шундый киңәш бирде: Ни көтеп ятасыз сез татарлар, ди. Тотыгызда үзегез оештырыгыз латин әлифбасын өйрәнү факультативларын, моңа каршы кем дә чыгалмаячак, ди. Чынлап-та, ник безгә өйрәнәбашламаска латин әлифбасын, барчабызга да. Болай белүен беләбез, тик йөгерек укып булмый, практика җитешмидер, менә ни өчен кирәк оештырырга, мәктәптә факультатив рәвешендә, ә өлкәннәргә курслар оештырырга. Латиг әлифбасына базис итеп алырга кирәк төрек латиницасын, әгәр кайбер хәрефләр җитешмәсә, өстәргә була, бар төрки халыклар берди әлифбада булырга тиешләр, укырга һәм язарга җиңелрәк булыр. Максатыбыз бит берләш, шулай булгач язмаларыбыз бер итәргә кирәк, әкренләп телләребез дә якынаер, үз-үзеннән, бердә хафаланырга урын юк, вакыт барчасын эшләр, тик дөрес юлы гына булсын.

кем: Динар кайдан: Татарстан
16.02.2010 19:20
"йегет" дигәндәге "е" кырым татар телендә дә бар бугай. латинга күчкәндә төрек йазывынга карата буталчыклык булмасын өчен, ул "е" не "e" белән йазмасыннар иде, мон бездәге латин йазывы пройектынга да кагыла. чөнки "e" ул төрек йазуында - "ә". "ә"не төрекләр шикелле "e"дийеп йазсыннар димәйм, "ә" дийеп тә, ике нокталы "a" дийеп тә йазырга була, әмма "е"не "e" дип йазмасыннар иде. " í " дийеп йазырга буладыр. мондай хәл ни өчен килеп чыккан: төрекләр үз алфавитларыны советлар сойузындагы барча төрки халыкларга дийеп төзелгән латин алфавитынга туры килдереп төземәгәннәр. ләкин ул советлар сойузындагы төрки телләр өчен латин йазывы пройекты да, төрек алфавиты да бер аз гына дөрес түгел, чөнки латин йазывындагы "e" ул чынлыкта "йегет" дигәндәге "е" дә түгел, "әней" дигәндәге "ә" дә түгел. шунга күрә монда ул бездәге беренче алфавитка туры килмәгәнгә борчыласы түгел һәм инде йаңа пройект мон мин әйткән әйбердән башка да елекке латин йазывынга туры килмәй, мәсьәлән "ы" төрек йазывындагыча, "ч" белән "җ" да, "й" белән "ж" да төрек йазывындагыча. мон хәтлек күп хәрефнең төрек теле йазывы белән туры киледерелеп бер "е" авазының гына каршылыклы булып калывы тагы да катырак бутай.

кем: Усал татар кайдан: Бөредән
16.02.2010 17:43
Хәлил әфәнде, бу безгә күпмедер оят, әлбәттә. Әмма без Русиядә нәрсә эшли алабыз, үзебезнең милләт "каймагы" дип аталган татар зыялыллары каршы чыкты бу латинга каршы (империягә ялчы булып). Ә бит Кырым татарлары демократиягә баручы илдә яши. Шуны да истән чыгармагыз. Аларга бу эштә аяк чалучы булмаячак, "безнең дәүләтне җимерергә телисез" дигән сылтау белән.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
16.02.2010 17:18
Бик дөрес эшлиләр Кырым татарлары. Алар шулай тиз генә латин шрифтына күчсәләр, без татарларга дөнья күләм оят булачак.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Кырымтатар телен латинга күчерү тирәсендә турында тулырак итеп Диләвер Осман сөйли…