Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа-Казанда тел укытуга ничә мең кеше каршы?


Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов бу ата-аналарга каршы чыккан.
Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов бу ата-аналарга каршы чыккан.

Интернеттагы «Татарстан мәктәпләрендә урыс теле» исемле төркемдә 17235 кеше теркәлгән.

Инетта татарфобия күп, реаль илдәге кебек үк. Ачыктан-ачык сөймәүчеләр саны да, алар аралашкан урыннар да бихисап. Mail.ru-дагы бу төркем исә татарга каршы булуын ачык итеп әйтми. Тик язышучылар мәктәпләрдә татар теле укытыла дип зарлана. «Татарстан мәктәпләрендә урыс теле» исемле төркемдә 17235 кеше теркәлгән. Анда актив формада аралашучы күп түгел, һәм алар асылда ата-аналар.

Башка фәннәргә вакыт калмый

Балалары "тулыр-тулмас", "җитешсез" яки бөтенләй "кирәксез" татар теле дәресләренә йөреп, башка фәннәрне яхшы иттереп өйрәнә алмый, дип борчылышалар. Алар, татар телен укыту файдасыз, дип саный. Тик аралашучыларның күбесе, татар телен укытуны тыярга кирәк дими. Кулланучылар, татарчаны теләүчеләр, аеруча татартелле балалар үзләре укысын иде, ди.

Татарча «угадай-ка»

"Надежда Рябухина" исемле кулланучы мәктәптә узган ата-аналар җыелышында татар теле буенча сөйләшү булуын әйтә. Рябухина, кешеләр беренче сыйныф балалары башын катырырга ярамавын аңламый, дип борчыла. «Балаларны андый методикалар белән укытырга кирәкми», ди. Ул, татар теле фонетикасы, сөйләме, кушымчалар куллануның урыс теленнән шактый аерылуын әйтә. Татарчаны «угадай-ка» ысулы белән өйрәнүләрен искәртә. Әнисе татарча өйрәтүгә каршы түгел, тик аны өйрәнеп буласына шикләнә.

Уфалы урыслар да тик утырмый

Туган яки чит булган татарчаны өйрәнгәнче, кытай яки башка тел өйрәнүне хуп күрәләр.

"Уфа martes" кушаматлы кулланучы мәктәпләрдә башкорт телен укыту кирәк микән соң, дип сорый. Ул совет чорындагы кебек, урыс мәктәпләрендә туган телне бары тик факультатив формада укыту кирәк, дип саный. Ә менә милли мәктәпләрдә исә, балалар теләгән кадәр туган телләрен яки башкорт, татар телен укырга тиеш, дип яза. Берочтан милли республикалардагы мәгариф түрәләренә, урыстелле балаларны мәҗбүриләүләре турында шикаять тә белдергән.

Инглиз, украин, урыс теле кулланыла


"Алекса Буряк", телне сөйләшкәндә генә өйрәнеп була, дип яза. Ул үз баласы белән урысча, инглизчә, украин телендә аралаша икән. Шул телләрне генә беләчәк тә инде, дип уйлый ул. Ягъни татарча аралашу булмагач, аны укытып газаплау да урынсыз, дип өйтә.

Виртуаль түгел, реаль президентка хат

Еш кына татар телен яклаучы берничә кеше веб-форумнарга керә дә, шунда рәхәтләнеп эчен бушата, талаша да үзен зур эш эшләгән кебек хис итеп чыгып китә. Ә урыс телен яклаучылар исә, сөйләшеп кенә калмый, иҗтихад та итә. Алар түрәләргә хат яза. Татарстаннан "Михаил Щеглов" турыдан-туры Русия президентына гозерен юллаган. Ул анда, "Татарстанда да урыс теле башка төбәкләрдәге күләмдә укытылырга тиеш», дип белдергән. Тик үзен канәгатьләндерә алырлык җавап ала алмаган. Мәскәүдән аңа «отписка» килгән. Чынбарлыктагы Михаил Щеглов та Казан урыслары арасында алар мәнфәгатен яклаучы буларак билгеле.

Министр ата-аналарга каршы


"Гузалия Игуменцева" атлы кулланучы исә форумдагыларга искәртеп, Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов фикерен җиткезгән. Даими рәвештә татартелле мәгарифкә шикләнеп караучы "Вечерняя Казань" газетасына министр: «Татарстан татарча сөйләшми. Әмма тиеш!», дип җавап биргән булган. Гыйлметдинов, башка җирдә татар телен дәүләт ярдәмендә өйрәтү мөмкинлеге чикле, дигән. Татарстан исә дөньядагы бердәнбер татар мәдәниятен нык итеп өйрәнә торган җир, дип ата-аналар авызын томалаган. Татарстанда яшәгәч, татар телен дә өйрәнегез, янәсе.

Татар теле гайрәт чигерә


"Илгиз Гәрәев", татар теле ни белән ошамый, дип сорый. Аңа Лина Серегина: «Безгә татар теле ошый. Удмурт, башкорт, калмык телләре дә ошый. Бар телләр дә ошый. Тик һәр ошаган телне балаларга өйрәтеп бетереп булмый. Кем тели, шул өйрәнсен. Кем теләми - өйрәнмәсен. Туган телләр теләк белән өйрәтелергә тиеш. Башкача укытылса - гайрәт чигерә», дип яза.

Уфа татарына татар телен укыту ошамый


"Эльвира Сафина": «Улым бишенче сыйныфта укый. Безнең мәктәпләрдә милләтенә карап кимсетелү бара. Минем улым, милләте буенча татар булгач, атнага ике сәгать татар телен укый. Читтән караганда барысы да яхшы кебек, милләтчеләр кәнәгать. Тик урыстелле балалар бу вакытта урыс телен укый бит. Алар димәк, урыс телен яхшырак итеп өйрәнә һәм БДИ имтиханнарын да җиңелрәк бирәчәк, югары уку йортына да укырга кулайрак керәчәк. Минем улымны бер елда гына да 320 сәгатькә урыс теленнән мәһрүм иттеләр» дип яза ул. "Эльвира Сафина" мәктәп директорына да мөрәҗәгать итеп караган, тик аның сүзенә колак салмаганнар. Нәтиҗәдә, улы урыс теленнән диктант язып икеле алган.

Татар апасы да теленә каршы хат язган

Татарчаны да, башкортчаны да әти-әниләр яки балалар теләге белән генә укытуны хуплыйлар. Тик урыс телен укыту мәсьәләсендә андый сорау куелмый. Анысын укырга кирәк: БДИ бирәселәре бар.

Икеле алучы улыннан акыллы кеше ясау турында хыялланучы бичара "Сафина" да Башкортстан мәгариф министрлыгына да хат юллаган, аннан "атнада 5 сәгать күләмендә урыс теле укытылу нормага туры килә" дип җавап алган. Шулай ук туган телне укыту өчен ике сәгать кенә түгел, әле өч сәгать каралуын да әйткәннәр. Урыс телен ныгытып өйрәтергә теләгән "Эльвира Сафина" шулай иттереп Уфа түрәләреннән тискәре җавап алган.

Мәҗбүри укыту каршы котырта


Эше килеп чыкмаган Сафина, балаларны татар яки башкорт теленә газаплап өйрәткәнче, уен яки түгәрәк формаларында эшне оештырырга кирәк, дип белдерә. «Мин үзем туган телемне белмим һәм моның өчен оялам. Тик барыбер балаларны мәҗбүри рәвештә туган теленә өйрәтү кирәкми. Бу ата-аналарны телгә каршы котырта» дип яза ул.

Укытсаң да, укытмасаң да юк


Уфадан язучы "Әсхәт Җиһаншин" исә татар теле дәресләрен күпсенүче әти-әниләргә, мәктәп программаларыннан битәр үз әхлакләренә игътибар итәргә чакыра. Аның фикеренә караганда, чиста урыстелле мәктәпләрдә еш кына исерек, хөрәсән, надан кешеләр тәрбияләнә. Татар телен кисеп кенә, икелегә укучы балаларының башына белем керми шул. Урыс телен атнага биш сәгать укытсаң да, ун сәгать укытсаң да акыллы кешеләр чыгар, дигән гарантия юк.

Ике яклы тигезсез хәрәкәт


Шулай иттереп, бер иш кеше мәктәпләрдә туган телен укыту өчен тырыша. Хәтта урыс балалары да яхшы иттереп телне өйрәнә. Икенчеләре, татар телен укытуга каршы чыга. Соңгыларының фикере һәм саны, тәэсире күберәк икәнне раслап, Казанда урыслар яки урыстелле татарлар гына түгел, татартелле татарлар да урысча сөйләшүне хуп күрә. Бүген татар телен мәҗбүри укытсалар да, татар теле әле сирәк кулланыла .

Өйдә генә өйрәтүчеләрне ахирәт көтә


Шул арада телләр койрыгына бетү куркынычы басып килә. Дәүләтсез калган халыкларның телләрен үзләре яшәгән дәүләт өйрәтмәсә, аларны үлем көтә. Өйдә яки гаиләдә генә өйрәтик дип хыялланучы яки "суган баулаучыларның" 3500 теле инде бу гасырда ук ахирәткә күчәр, дип фаразлана. Икенче гасырга запас булып тагын 3000 тел кала әле. Татар теле дә шулар арасына калыр, дип өметләнүчеләр дә бар.

XS
SM
MD
LG