киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Иң бай татар вә башкортлар

Ренат Әхмәтов
24.02.2010

Русиянең иң бай 500 кешесе арасында аракы сатучы Рөстәм Тарико бар. Иң бай татар исә башка җирдә: демократия булган Украинада яши.

"Финанс" журналы Русиянең иң бай 500 кешесе исемлеген бирде. Әллә блогчы Ирек Мортазинның авылга сөрелүе зыян китердеме, бу темага тирән анализ күренми. 

Македонский да татар була ала


Бары тик "Вечерняя Казань" гына "Финанс" "саткан" татарстанлы берничә байга тукталды. Чынбарлыкта исә исемлектә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да бар. Тик аларны исеменә яки фамилиясенә генә карап танырга авыр. Русиядә кеше үз фамилиясен үзгәртә ала бит. Әйтик, Мәскәүдәге бер казакъ кешесе Македонский фамилиясен алды.

Татар исем фамилияле яһүди яки урыс була алган кебек, алар фамилиясен йөрткән татар да була ала. Хәер, алар күңеленә кереп булмый, ата-анасы татар булганнарының да җаны урыс булырга мөмкин, һәм киресенчә дә була ала, теориядә. Без бирүче исемлектә берничәсе генә татар яки мөселман хәйрия эшләрендә актив катнаша. Үз кесәләре һәм балаларыннан тыш тагын кемгә хезмәт итүләрен үзләре генә белә кебек. 

Собчак ише булса да, Тарико татар баласы

Әйтик, Рөстәм Тарико Минзәләдә туып-үскән. Итальян эшмәкәрләре белән әвеш-тәвеш килеп баеп киткән. Интернет халкы аны Ксения Собчак белән бер дәрәҗәдәге ялтыравык яратучы, бәйрәм рухлы кеше, дип тә саный.

Чыганаклар Рөстәм әфәндене ачык итеп "татар" дип яза. "Йонлы кулы", атасы патша, хәтта колхоз рәисе дә булмаган ятим егеткә шансны Мәскәүдәге ирекле базар биргән. Шуңа күрә Тарико бүген Минзәләдән чыгучыларга Русия башкаласында сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирә, степендия түли. Ул 52 нче урында. «Русский стандарт» банкы хуҗасында 1,6 миллиард доллар бар. 

Миллиардерлар арасында Татарстан һәм Башкортстан президентлары уллары да бар. Тарикодан аермалы буларак алары нидер уйлап табып, халыкка кирәк көндәлек товар сатып баемаган. Алар кулында җир-табигый байлыклар, нефтехимия. Шуңа күрә байлыкларын кризис шактый кимергән. Ә аракы сатучы һәм кредитлар таратучы Тариконыкы арткан.

Сыра сатып эш ясаган Айрат һәм Илшат Хәйруллиннар да "миллиардерлар" исемлегендә. Тик аларның мөлкәте 0,39 миллиард доллар гына икән. 

Һәрберсенә бәя биреп тормыйк

 

Рөстәм Тарико

"Финанс" журналы биргән исемлекне генә сөзик. Әйтик, үзен татар дип санаучыларны күрсәтик. Шулай ук кулланучылар теләген истә тотып, татар яки башкорт, дип фаразланучыларны да бирәбез. Мәдәни, рухи яктан якын торган төрки, мөселман, Кавказ, Узәк Азия халыклары вәкилләрен дә өстәдек. - Чагыштырыгыз. 

Шартлы исемлек

4. Сөләйман Кәримов. 14,5 миллиард доллар. Nafta Moskva хуҗасы.
7. Алишәр Усманов. 12,4 миллиард. «Металлоинвест» хуҗасы.
8. Ваһит Алекпәров. 10,65 миллиард. «Лукойл».
26. Искәндәр Мәхмутов. 3,9 миллиард. УГМК, «Кузбассразрезуголь», «Трансгрупп А/С» һәм «Трансмашхолдинг» хуҗасы.
28. Михаил Гуцериев. 3,6. «Русснефть».
39. Урал Рахимов. 2,5. Ия булган мөлкәте төгәл әйтелми.
49. Фәрхәд Әхмәтов. 1,7. «Нортгаз».
52. Рөстәм Тарико. 1,6. «Русский стандарт».
87. Тельман Исмаилов. 0,86. АСТ төркеме.
88. Зыяветдин Мөһәмәдов. 0,8. «Сумма Капитал».
113. Дәни Баҗаев. 0,63. Alliance Oil Company.
114. Муса Баҗаев. 0,63. Alliance Oil Company.
149. Сает-Сәлам Гуцериев. 0,54. Михаил Гуцериев энесе. Күчемсез милек.
167. Мәүлет Баҗаев. 0,49. Alliance Oil Company.
195. Абделҗәлил Абделкәримов. 0,41. «Трастком».
210. Айрат Хәйруллин. 0,39. Депутат, авыл хуҗалыгы. 
211. Илшат Хәйруллин. 0,39. «Эдельвейс групп».

Иң бай татар демократия булган илдә

Ә дөнья күләмендә исә, Forbes журналы тәкъдим иткән рейтинглар зур танылу алган. Башкалары да бар.  Төрле исемлектә төрле кеше беренче булырга мөмкин. Ачыктан-ачык татар кешесе дип саналган Ринат Әхмәтов та Forbes журналы исемлекләренә кереп тора. Ул Европада иң бай кешеләрнең берсе санала. Украинада метал һәм күмер чыганакларын кулда тотучы белән "тибешер" кеше бөтенләй юк. 

Байлыгы миллионнар белән генә исәпләнелүче Татарстан байлары төшенә, Әхмәтов байлыгы керә дә алмый кебек: 31 миллиард долларддан артык. Русиядан аермалы буларак демократияне сайлаган илдә тагын бер татар миллиардеры бар: Эрнест Галиев (0,7 миллиард доллар). Бу турыда «Корреспондент» исемле украин журналы хәбәр итә. Хәер, ул саннар рейтинглар кебек үк ел саен үзгәреп тора. Forbes та, "Финанс" журналы да кризис нефтепатшалар һәм газ, руда кебек чимал сатучыларның миллиардлары кимүен әйтә.  

Калифорния татарлары читтә кала

Бай татарлар исемлегеннән хәлле америкалылар яшәүче Калифорния ягындагы Сан-Франциско татарлары да, дөнья финанслары кисешкән урын Нью-Йоркныкылар да читтә кала. Истанбул, Токио, Һельсинкидагы татар байлары да исемлекләрдә күренми.  




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Марат кайдан: Уфа
11.03.2010 12:41
Маладистар!!! Ботя ерза йахудляр аксаны сурганда, татар-башкорт, азер, узбактар барсы ла байысын. Унышлар телик. Эшляган кеше байый, улар белян горурланик, атасе кем булса да Шайми малайлары ла муртаза малайы ла тырыштар!!!!

кем: Тукыран кайдан: уфа
11.03.2010 09:04
Гаспринский язды водолагинның сүзен ..До1917 года в россии было300 не пиечих ТАТАР Урал Сибир. уголные басейны Экибастуза было в руках ТАТАР - ОПАСНО- ЭТО- опоздай ленин лет на 30 ВЕС МИР был бы в ихних руках .Бүгенге көндә санак каршында чүбек чәйнәп елак бала төсле башта чәйгә сөтне сал аннары чәйдән сөтне ал дип елаганчы үзебез шулар белән эшләргә кирәк алар турыдан туры эшләсәләр КАШАПОВлар көненә кала чаклар..мәскәүдә. Марат Сафин .Марат Башаров ТАТАР баилары тирәләрендә ТАТАР кызлары акыл белән чуалсалар табынга чакырып кунак итсәләр негырлар яхут березовский Листьев тирәсендә чуалганчы .Корсак психологиясе белән чирләмичә.Башка милләткә тирес булып ятканчы мин сезнең белән горурланыр идем .............

кем: Либерал кайдан: Казан
04.03.2010 14:59
Телмәмәсәң дә, национализация турында фикерләр килеп китә. Халык, Ходай байлыгын үзләштергән кешеләр бит алар.

кем: хисапчы кайдан: кәнсәләрдән
03.03.2010 18:51
байлар нихәтле. ә авыру балалар өчен акчаны халыктан тиенләп җыялар.

кем: Былтыр кайдан: Кырлайдан
25.02.2010 21:58
байлар күп икән.. Закир Рәмиевлар, Әхмәд-бай Хөсәеновлар кебек мәчет-мәдрәсә төзегәәнәре, татар телендә гәҗит-журнал чыгаручылар күренми..
җавап

кем: tatarblog.com кайдан: Qazan
27.02.2010 22:17
Дөрес, чын татар байлары бик күп кенә губерналарда мәчет-мәдрәсә салдырган, бүгенге байларыбыз дунгыз үрчетәләр.

кем: Һәдия кайдан: Актаныш
24.02.2010 21:01
Алекперовтан соң чамасында Шәйми малайлары булырга тиеш. Ник аларны кертмичә мәхрүм иттеләр икән?
җавап

кем: Заһир кайдан: Зәй
25.02.2010 18:57
Баш бутама, дус. Татарстанның 70 процент байлыгы алар кулында икәнен гади бәндәләр дә белә. Язсаң, аңлап яз.
җавап

кем: Хадый кайдан: Аксубай
27.02.2010 01:00
Э син Аликперовнын нинди байлыкка ия булганын белэсенме сон ? "Форбс" мажмугасын ачып кара , шуннан белерсен . Аликперов анда $-лы миллиардлары белэн беренче сафта , э Шэйми малайлары бишенче йозпектэ .
җавап

кем: Хадый кайдан: Аксубай
25.02.2010 13:35
Что Сез , Аликперов янында Шэйми малайлары хэчтрюш-хэерчелэр .
җавап

кем: Шакир кайдан: Сарман
01.03.2010 15:46
Булды, эшең бетте Хадый, борылып ятсаң да ярый! Кемнәргә хезмәт иткәнлегең җәһәтеннән сиңа сораулар калмады.

кем: xisapche кайдан: kansalarden
24.02.2010 18:06
Alisher Usmanov - Bohara yahude ; Wahit Alikperrov we Telman Ismailov - tat millete yaghni Kafkas yahudlere . Bez tatarlardan arteq bay keshelar bik yuq . Bulghannare ghadatta qaghidaden chegharma ghena .
җавап

кем: iskender кайдан: Kazan
18.03.2010 13:02
Тельман Исмаилов - яхуди, тат миллэтеннэн, ансы дорес. Алишер Усмановны да бохара яхудие дип эйтэлэр, лэкин доресме юкмы икэнне эйтеп булмый. Вагит Алекперов - тат тугел бугай бит, азери булырга тиеш.

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
24.02.2010 17:32
Әй-йе... Гомерләр уза, ыштаннар да туза дигән кебегрәк... Шушындагы Рөстәм Тариконың Минзәлә урамнарында - сазлы юлларында йөргән ботинкаларымны бик еш кына чистарткан чаклары һаман истә... Без аның әнисе Роза Нәҗип кызы Торико белән Минзәлә редакциясендә кара-каршы өстәлләрдә утырып шактый еллар эшләдек. Еш кына ул өч-дүрт яшьлек Рөстәмен дә ияртеп килә иде . Шул бала, безнең өстәл асларында шуыша-шуыша кулыннан төшкән уечыкларын эзләгәндә ләпекле аяк киемнәребез свидәнҗәгә барырлык булып чистарып бетә иде. Ботинкаларым аңа ышкылып чистарган саен, җилкәсеннән сәеп: "Рәхмәт, Рөстәм, зур кеше бул, бай бул!" дип шаярта идем. Менә бит, мин теләгәнчә, мин хәер-фатиха биргәнчә булган да куйган! Шулай була ул юньле кеше тирәсендә үссәң!. Ләкин соңгы елларда бераз бөлгән ахры. 4 миллиарды бар дип язалар иде кебек. Ярый әле әнисе татар исеме кушкан. Шулай булмаса, хохол бае дип уйларлар иде хәзер. Ә болай безнең милли миллиардер була инде ул. Тик менә, бик күп еллар очрашмаганлыктан белгән юк: әнисе исән-сау микән?... Әйбәт, акыллы, кешелекле, әхлакълы хатын иде.
җавап

кем: радик
24.02.2010 18:50
аны грузин диганнар иде бит