киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Президент Миңнеханов арбасына кем утырыр?

19.02.2010

Әлегә Татарстанның бер президенты Миңтимер Шәймиев кенә булса да, халык күңелендә республика ике башлы. Кем әйтмешли, Шәймиев китеп, Миңнеханов килеп өлгермәгән. Дәүләт шурасы утырышы вакытыннан алда үткәрелмәсә, яңа президент 25 мартта рәсми вазифаларына керешәчәк.

Республикада киләчәк турында фаразлар зур кызыксыну уята. Күпләрне яңа президент арбасына кем утырыр икән дигән сорау борчый.

Миңтимер Шәймиев сәясәттән бөтенләй китергә уйлый - ул Русия президенты Медведев тәкъдим иткән, Федерация Шурасы башлыгы урынбасары булуны да, Русиядә мөселман харәкәтен җитәкләүне дә кире какты. Аның киләчәктә Болгар һәм Зөя тыюлыклары белән шөгыльләнәчәге билгеле.

17 февральдә Шәймиев Татарстан республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондын төзү турында карар да чыгарган. Ул Казанда урнашачак. Фонд булгач, аның акчасы да булырга тиеш.

Миңнеханов президент һәм премьер

Рөстәм Миңнеханов исә президент булырга әзерләнә. Сәяәт белгечләре фикеренчә, Миңнеханов бер катлы гына кеше түгел. Шуңа аннан ни көтәргә белмәссен.

Рөстәм Миңнеханов
Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов президент булса да икътисади хакимят башлыгы булуын туктатырга җыенмый, димәк президент премьер да булачак кебек килеп чыга. Шуңа ул Кирмәндә түгел, ә хөкүмәт бинасында эшләп калуны кулайрак күрә. Кирмәндәге президент сарае тантаналар өчен генә кала ала.

Берүк вакытта Миңнехановка ышанычлы урынбасар кирәк булачак. Бу урында хәзерге авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны гына күзалларга була, ди Әхмәтов. Кайбер сәясәт белгечләре бу уңайдан, авыл хуҗалыгы министрлыгының Кирмән астында яңа төзелгән искиткеч бинасын да искә ала. Янәсе Марат Әхмәтов шуннан идарә итәчәк.

Шәймиев урыны кайда?

Шәймиевнең эш урыны кайда булыр икән дигәнгә, Әхмәтов, иң яхшысы Кирмәндә ди. Янәсе олуг остазга анда уңайлы да, дәрәҗәле дә булачак. Әмма Миңнеханов моны хуплармы? Чөнки алар икесе ике яссылыкта эш алып бара. Бик сирәк кенә җыелышларда бергә очраша. Рәшит Әхмәтов хәтта, ә бәлки Миңнехановны Шәймиев тәкъдим итмәгәндер дә, ә Медведев үзе сайлап куйгандыр дигән фикер дә әйттә.

Мәскәү белән элемтә Шәймиев кулында

“Коммерсантъ” басмасы белгечләре исә, Республикада башлык алмашынса да, әлегә Мәскәү белән элемтәләр Шәймиев кулында, ә Миңнеханов президент булырга өйрәнә генә, ди. 11 февральдә Русия премьер-министры Владимир Путин Чаллыга килеп “Камаз” ширкәтенә 10 миллиард сумлык заказ, “Соллерс”ка 2,1 миллиард евролык кредит булачагын әйтте. Бу иң элек Шәймиевнең җиңүе, ди “Коммерсантъ” белгечләре.

Миңтимер Шәймиев
Миңнеханов Шәймиевне Кирмәнгә кертергә теләмәсә, элекке президент авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа бинасында утырырга мөмкин. Я булмаса, Шәймиевка “Казан” милли мәдәният үзәге каршында, аерым бина да төзеп куя алалар.

Миңнехановның ничек җитәкчелек итә башлау мәсьәләсенә килгәндә, Әхмәтов фикеренчә, яңа президент хөкүмәттә дә, президент идарәсендә дә чистарту эшләре алып барачак. Экология министры Әгъләм Сәдретдиновка карата җинаять эше кузгатылуы да моңа дәлил. Шул сәбәпле, Миңнеханов, үзенә каршы чыккан һәркем белән кырыс эш итәчәген күрсәтә.

Әлегә исә, хакимият үзгәрүдән һәркем үзенә файда көтә. Бюджетниклар хезмәт хакы артуын, халык тормышның җайга салынуына өметләнә. Татарстанда башлык алмашынуга хәтта җырчылар да битараф түгел. Шушы көннәрдә тәнкыйтчән җырлары белән танылган Илсөя Бәдретдинова “Карт Бүре” дип аталган яңа җырын чыгарды.

* * *

"Карт Буре"

Шомлы кара урман,
Ак карлар тапталган,
Бөтенесе дә нидер көтә.
Качкырды саескан:
"Карт бүре арыган,
Ул сезне бүген ташлап китә"!

Сусап яңа иткә
Яшь бүреләр көтә,
Вакыт-вакыт куялар улап.
Үз хәлен аңлаган,
Мең тапкыр санаган,
Карт бүре басып тора уйлап.

Белә кара урман,
Нинди сукмаклардан
Карт бүре көтүне йорткәнен.
"Минеке хак",-диеп
"Безнең сукмак ",-диеп
Аю белән дә өзешкәнен.

Яшь бүреләр исә,
Гәүдәгә тиз үсә,
Карт бүре тапкан ашап итне.
Тик килә беләсе,
Шулардан берәрсе,
Ияртә алырмы көтүне?!

Сакланып атларга,
Салган сукмаклардан
Саклап аучылардан көтүне,
Капканны күрергә,
Тапканны бүлергә
Көтүдә онытмый беркемне...

Дәшми кара урман
Тынды төнге буран
Бөтенесен озак уйлады.
Сукмакларны салган
Эзләре күп калган
Карт бүре бер читкә атлады.

Дәшми тора көтү,
Җиңел түгел китү
Бөтенесе никтер куркынган.
Әйтерсең саташкан
Кычкыра саескан:
"Нәрсә көтә сине,әй,урман?"

Шомлы кара урман
Ак карлар тапталган
Бөтенесе дә нидер көтә.
Бу көтүне җыйган
Карт бүре арыган,
Ул бүген сезне ташлап китә...



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
21.02.2010 11:43
Сайлап кую бетерелеп, хакимият вертикале иң беренче кайда тормышка ашырылды? Әйе, Татарстанда.Мәскәү Татарстаннан өйрәнде Демократияне буарга.
җавап

кем: Самат кайдан: Мөслим
22.02.2010 19:13
АЗАТЛЫКка бер сорау

"Карт бүре"не тыңладым. Дикциясе шәп, тавышы яхшы. Ләкин ул җиде мәртәбә өзелде. Каспаров чыгышын да тыңларга тырыштым. Анысы җөмлә саен "буксовать итә"... Беләсем килә: АЗАТЛЫКның сыйфатсыз эшеме бу, әллә "сигзгер дусларның куллары уйныймы?"
Җавап бирсәгез лә!
җавап

кем: Azatliq.org
22.02.2010 19:28
Хөрмәтле Самат әфәнде, видеоязмаларның "буксовать итү" сәбәбе интернетыгызның егәрлегендә булырга мөмкин. Интернет бәйләнеше югары тизлекле, сыйфатлы булса, бу язмалар өзелмичә уйный.

кем: тархан кайдан: илдән
20.02.2010 06:13
Ил башларын үзләре сайлап куючы халыкларны дөньяда ирекле халыклар дип саныйлар.Ә без кем? кремль указы белән билгеләнүче "татарстан президенты"ның үз ирекләре ни дәрәҗәдә? Гайбәт сатканчы шул турыда уйланырга иде...

кем: Хихиахай кайдан: Актаныш
19.02.2010 20:09
Минем бу кушамат тузга язмаган хәл ишеткән саен хихайлап көлә тоган гадәтем өчен ябышты. Хихахахахай! Алласыз Шәймиевне мөселман хәрәкәте белән җитәкчелек итәргә кыстаганнар!!! Хи-ха-ха-ха-ха-ха-ха-хай! Татарның динен, телен, мәдәниятен, азатлыгын тәреле медальләргә, коррупция белән халык талау мөмкинлегенә саткан кешенең анда эшләвен күз алдыгызга китерә аласызмы?Хи-ха-ха-ха-ха-ха-ха-хай! Мин ышанам! Денсез кеше ярый-ярамыйга карамый ул. Ләкин бездә эштән куылган бер поп бар. Ул ярамас микән ул урынга? Хи-ха-ха-ха-ха-ха-ха-хай! Шәймиевтән иманлырак ул. Менә дигән кадр!Хи-ха-ха-ха-ха-ха-ха-хай! Шәп көләмме мин? Мин керәшеннең дә мактау ишетәсе килә. Мактагыз әле бер, ичмасам.Хи-ха-ха-ха-ха-ха-ха-хай!

кем: кысла кайдан: самар
19.02.2010 18:55
Илфак фикерне түгәрәкләмәгән. Шул ук вакытта борынын җил уңаенда тота. Сизә ул. МИН-не-ХАН ның талканы коры булачак, ул ТИМЕР түгел, чыдамас, түзмәс. Әнә Мәскәү ни кылана. Халыкны эшле итеп тамагын туйдырасы урынга милицияне пран-заран китерәләр. Ахырын фаразлап була. Тәртип сакларга таяклы егетләр калмагач бер-берсен иркенләп суячаклар.

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
19.02.2010 18:18
Барыннан бигрәк, шигырьнең азагы кызыксындырган иде... Илфак туганның да җавабы әзер түгел бугай, әллә бер-бер башка сәбәпләре бармы?...

кем: Мәүлет кайдан: Татарстан
19.02.2010 18:11
"Әгъләм Сәдретдинов" дигәч искә төште. Ул Буа хакимиятендә утырганда Буа зираты өстеннән базарга йөрүләре турында хат язган идем. Бу урыннан миңа быел да узарга туры килде койма тотылмаган бу урыннан хәзердә базарга йөриләр...
Бу урын Резеда рестораны каршындагы зиратның арткы ягында ...
Әгъләм Сәдретдинов Экология министры дип ишеткәч шул искә төште әле. Бу илдә кәҗәләрне кәбестә бакчасын сакларга куялар шул...
     
текст зурлыгы - +