киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Самарда канәгатьсезлек җыены узды

22.02.2010

Миллион халкы булган Самар шәһәре аерым бистәләрдән тора. Рәсми исемнәре булса да, халык телендә чегәннәр бистәсе, эшчеләр бистәсе дигән исемнәр киң таралышта. Эшчеләр бистәсенең үзәге булып Киров мәйданы санала. Нәкъ менә Киров бабайның һәйкәленә терәлеп коммунистлар канәгатьсезлек митингына җыелдылар.

Каланың ике мәйданында бер үк вакытта халык канәгатьсезлек белдерде. Берәүләр - "Крылья Советов" такымын якласалар, икенчеләре - хәерчелеккә каршы. Мәйданда кызыл байраклар, Сталин портреты тотып торучылар күп иде. Шигарьләрдәге: "Баштан эш хакы, аннары – фатир хакы”, “Бәяләр үсүгә юл юк”, “Бердәм Русия" вәгъдә иткән 10 000 сум пенсия кайда?”, “Бердәм Русия вәгъдә иткән 25 000 эш хакы кайда?”, дигән сораулар телдән дә еш яңгырады.

"Бердәм Русия”не җаваплылыкка, хөкүмәтне отставкага" дигән сүзләр һәр чыгыш ясаучының авызында булды. “Дәүләт барлык вазыйфаларын халык өстенә аударды. Кемгә кирәк мондый дәүләт?” дигән авазлар яңгырады.


Быел көзен Самар шәһәр Думасына һәм шәһәр түрәсен сайлаулар узачак. Шул уңайдан бер генә тавышны да “Бердәм Русия”гә бирмәскә өндәделәр митингта катнашучылар.

Канәгатьсезлек хәрбиләр сафына да кереп урнашкан. Хәрби пенсионерларның 40% хәерчелектә яши икән. Шустов әфәнде сөйләвенчә, Русия армиясе бүген дошманга торырлык хәлдә түгел.

“Ач солдат сугышчы була алмый. Русия солдаты көненә 65 сумлык ашый. Кеше үтереп зинданда утыручыларның ризыгы 75 сумлык”, ди Шустов.


Урам җыенында чыгыш ясаучылар мондый фикерләрен яңгырытты:

"Бүгенге солдатлар һәм офицерлар олигархларны саклый. Бүген Русиядә хөрмәт, игътибар армиягә караганда ФСБга күпкә артыграк. Эшләр шулай барса Кремль капкасы төбендә американ солдатына сәлам бирербез. Американ солдаты Кирмәнебезне саклар".

Профсоюз җитәкчесе Виктор Намычкин: ”Самарда 300 балалар бакчасы сатылган”, диде. Тик менә Намычкин әфәнде Безымянка бистәсендә балалар бакчасын чиркәүгә әйләндерү турында искә алмады.

Алты минутлык резолюция укылганнан соң, “Путинны отставкага!” дип тәмамланды урам җыены.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Әсфәндияр кайдан: Казан
22.02.2010 15:52
Әй-йе, үз халкын дошман күрүче, хәерчелеккә калдыручы Россия һәм аның ЕР дигән партиясе империяне бөтенләй таркату юлын сайладылар кебек... Бирсен Ходай!
     
текст зурлыгы - +