киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мөхәммәт пәйгамбәр турында фильм төшерелә башлый

22.02.2010

“Матрица” һәм “Балдак хуҗасы” кебек мәшһүр киноларны чыгарган танылган продюсер Барри Осборн Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлын төшерергә җыена. Акчаларны Катар ширкәте бирә.

Фильмның төгәл исеме әлегә расланмаган, әмма әлеге проект матбугатта “Тынычлык илчесе” дигән исем белән йөртелә. Әсәрдә Мөхәммәтнең туыннан алып үлеменә кадәр вакыйгалар, исламның таралу тарихы чагылдырылырга тиеш.

Барри Осборн “Reuters” агентлыгына биргән әңгәмәдә: “Әлеге халыкара проект мәдәниятләрне якынайту максатын куя, фильм аша без кешеләргә чын ислам турында белем бирмәкче”, дип әйткән булган.

Пәйгамбәрне таныту

Фильмның бюджеты 150-200 миллион доллар тирәсендә булыр дип көтелә. Акчаларны Катардагы Al Noor Holding җитештерү ширкәте бирә. Аның вәкиле әйткәнчә, әсәр пәйгамбәрне дөньядагы миллиард ярым мөселман түгел, күбрәк башка дин кешеләренә танытырга тиеш булачак.

Әсәр инглиз телендә чыгачак. Мәгълүмат чаралары язганча, төп рольләргә инглизчә сөйләүче мөселман артистлар чакырыла, әмма Мөхәммәт пәйгамбәр үзе анда күрсәтелмәячәк.

Четерекле тема

Пәйгамбәрне террорчы дип сурәтләгән карикатур җәнҗалыннан соң фильмның авторлары саклану чараларын да күрмәкче. Әсәрдәге һәр күренешне мөселман галиме шәех Йосыф әл-Кардави төшерү барышында ук карап барачак, дип яза мәгълүмат чаралары.
Киноны төшерү 2011 елда башланыр дип көтелә.

Бу продюсерларның Мөхәммәт пәйгамбәр темасына мөрәҗәгать итүнең беренче очрагы түгел. 1976 режисер Оскар Загби шулай ук пәйгамбәргә багышланган фильм төшергән булган. Әсәрдән соң каты каршылык чаралары килеп чыккан. Быел Загби әлеге әсәрен яңадан чыгарырга җыенуын белдерде. Хәзер Загбиның пәйгамбәргә багышлаган каршлыклы фильмын экраннарга чыгарырга әзерлиләр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Әлфир кайдан: Актаныш
23.02.2010 14:30
Сорау куйсам буламы? Ә нигә әле пәйгамбәрне күрсәтмәскә, матур иттереп, батыр иттереп? Берегез дә хәзер дөядә йөрми бит, Мөхәммәт заманында шулай булган, китап шулай кушкан дип. Машинада йөрисез. Бәлки Коръәнне күңел белән аңларга вакыттыр инде.

кем: ураллы
23.02.2010 13:19
фильмда пэйгэмбэр образын курхэткэн актер роле булмас тип омот итэм.
     
текст зурлыгы - +