киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Мөфти урынына лаеклы намзәтләр бармы?

Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла (с), мөфти Госман Исхакый, имам Фоат Габдуллин
23.02.2010

Татарстан мөфтиен сайлауга санаулы көннәр калып бара. Республика мөселманнары корылтае 27 февраль көнне узачак. Бу көн якынлашкан саен матбугатта Татарстан диния нәзарәте рәисе урынына тагын бер мөддәткә тәкъдим ителгән Госман Исхакыйга каршы язмалар арта башлады.

Мәсәлән, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, “Звезда поволжья” басмасындагы язмасында Госман Исхакыйны мөфти була алырлык кеше түгел, ди . Аның фикеренчә, 12 ел идарә итү эчендә ул бер файдалы нәрсә дә эшләмәгән.

Дамир Исхаков
Русия Ислам университеты башлыгы Рафыйк Мөхәммәтшин “һәркем үз фикерен белдерергә хаклы”, ди. Дамир Исхаков фикерләре белән килешми.

“Бу фикерне киң җәмәгатьчелекнеке дип әйтеп булмый. Дөрес, бүген мөселман зыялыларының аз булуы зур проблема. Дин әһелләре һәм дөньяви зыялылар бар. Әмма зыялыларның дингә карашлары төрле. Дин әһелләре исә илаһият проблемаларын тиешле дәрәҗәдә карый алмый. Шуңа күрә зыялылар белән бәхәскә керә алырлык дин әһелләребез юк диярлек”, дип белдерде Рафыйк Мөхәммәтшин.

"Мөфти эше нәтиҗәсез түгел"


Ул Мөфти Госман Исхакыйның күп еллык эшчәнлеге нәтиҗәсез булды, дигән сүзләре белән дә килешми.
Рафыйк Мөхәммәтшин

“Госман Исхакый мөфтиятне 12 ел җитәкләде. Аның уңышлары шактый. Татарстанда диния назәрәтенең бер структура буларак оешты. Ислам өчен бу бик мөһим. Чөнки диннең билгеле бер догматик тәртиптә урнашуы юк. Шуңа күрә мөселманнар үзара килешеп, үзләренә кулай булганча берләшергә тиеш. Татарстанда мондый структуралар эшли. Русиядә болай эшләп килүче башка төбәкне күрсәтә дә алмас идем. Әмма дини яңарыш дигәндә, институтлар оештыруны гына күз алдына китерергә ярамый. 20 елдан артык дини яңарыш дип сөйлибез. Әмма аның эчтәлеге үзгәрми. Татарстандагы дини яңарыш гореф-гадәтләр белән үрелеп барырга тиеш. Бу Абуханифә традицияләре. Якынлашып килүче корылтайда әлеге мәсьәлә дә тикшерелер дип ышанам”, ди Мөхәммәтшин.

"Мөфти сайлаганда ашыкмаска"

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, Татарстан мөселманнарының корылтаен күпмедер вакытка кичектереп торып, соңыннан ныклап уйлап мөфти сайларга кирәк. Моны ул республика җитәкчелеге Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановка да киңәш итә.

Рафыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, корылтай вакыты билгеле һәм аны күчерә алмыйлар. “Матбугатта чыккан берничә язма да, җыелыш узуга киртә була алмый”, ди ул.

“Корылтайның вакытын үзгәртү турында сүз йөртү мөмкин түгел. Чөнки бу инде хөкүмәт даирәләре белән дә килешенгән вакыт. Дин дәүләттән аерылган булса да, конфессия сәясәте бар дип саныйм. Хакимият тә мөфти турында үз фикерен әйтергә хаклы. Әлеге мәсьәләгә җитәкчелекнең сүзе әйтелгән һәм берничә мәкалә чыгып кына үл үзгәрмәс дип уйлыйм”, ди Мөхәммәтшин.

Республика мөселманнары корылтае 27 февраль көнне узачак. Бу җыелышта Татарстан мөфтие дә сайланачак.

Сезнеңчә, Татарстан мөфтие урынына кем лаеклы? Тәкъдим-фикерләрегезне безнең форумда әйтә аласыз.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: гази кайдан: татарстан
25.02.2010 20:16
Татарстан мөфтие урынына Габдулла хәзрәт Галиуллин лаеклы дип саныйм.Аны динен хакимият белән яраклаштырмый торган гадел мөселман дип беләм.
җавап

кем: җамал
26.02.2010 15:56
Хәкимиятне диннән аера торган кеше түгел,ә хәкимиятне дингә тарта торган кеше булырга тиеш, мөфти булган адәм.
Христианнардан үрнәк-русия патшалары гыйбадәткә йөриләр,безнекеләр -юк.
Ил башларыбызны да мәсҗетләрдә гыйбадәттә күрәк иде,алга таба. Менә шуларны (ил башларын) үз артыннан ияртерлек мөфти булса икән(кирилл кеби) татарда.
Тарткалашудан файда юк.
Бердәмлектә уңыш.
җавап

кем: гази кайдан: татарстан
28.02.2010 12:35
Җамал
"Хәкимиятне диннән аера торган кеше түгел,ә хәкимиятне дингә тарта торган кеше булырга тиеш, мөфти булган адәм.""Бердәмлектә уңыш"

Дөрес, хакимиятне дә, халыкны да дингә тарта торган кеше булырга тиеш, мөфти. Ләкин бүген диндә юлны мөфтиләр түгел, ә хакимият мөфтиләргә күрсәтә. Аларның таләбе буенча мөселманнар дәүләт идеологиясенә һәм аның законнарына, хакимиятнең эшләренә каршы килмәскә тиешләр.Ә бүгенге җәмгыятьнең Аллаһуга һәм Коръәнгә кискен каршы килә торган идеологиясе, законнары һәм эшләре белән ризалашу мөселманнарга тыела.(Корьән 4-115 ;4-140 аятьләр.) Демократия - ислам диненә кашы булган идеология.Шулай булгач, төрле идеологияләргә хезмәт итүчеләр арасында бердәмлек булуы мөмкин түгел, дип уйлыйм.

кем: Шавкет кайдан: Казан
25.02.2010 11:55
Рамил хазрат Юнусовны куеп була, акыллы и белемле кеше.

кем: Былтыр кайдан: Кырлайдан
24.02.2010 20:23
Госман мөфтилектә утырганда файдасы булганына да күренми, зыяны да күренми. Татарстанда мөфтий кем булганын халык бик белеп тә бетерми бугай. тише воды, ниже травы..

кем: төзэту кайдан: татарстан
24.02.2010 02:44
/Бу җыелышта Татарстан мөфтие дә сайланачак./ төзәтеп укыгыз: "сайланачак" урынына - "билгеләп куелачак". указ белән. указлы мөфти булачак.

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
23.02.2010 21:18
Дамир Исхаковны да хөрмәт итәм. Тик бер нәрсәне күздә тотсак иде. ҺӘР БЫТБЫЛДЫКНЫҢ ҮЗ КҮЛЕ БАР. Дамир әфәнде кайсы мәсҗедкә намазга йөри? Мөфтиятнең эшен сыйфатлырак итү өчен мөфтигә нинди тәкдимнәр ясаган? Форумдагы сорауга җавап кирәк. Кемне тәкдим итәсез һәм ни өчен? Намазлыкта булмаган кешеләр бу темага кагылырга хаклары аздыр мөгаен. Күршеләр дөрес аңламыйлар бугай. Бу бит талаш түгел, фикер алмашу гына.

кем: Рәхим кайдан: Бишбалта
23.02.2010 19:59
Элек Габдулла хәзрәт Галиуллин бар иде бит, Татарстан муфтиятен ул аерды бит. Бәлки аның кире муфти булып сайланырга теләге бардыр. Ул эле яшь, энергиясе күп дип белэм. Мин үзем актив мәчет бабае түгел, әмма мин Габдулла хәзрәтне сайлар идем.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
23.02.2010 19:57
кем: башкортостандан
җавап бир
23.02.2010 18:52
эйде татар туган талаш,тартыш
чэйнечегез бер- бер жилкэсен.
улеп кенэ буткес без килербез,
дроп басып каберендэ биербез...

- Юук! Мондый сүзләр дустлар әйтмәсләр....

кем: башкортостандан
23.02.2010 18:52
эйде татар туган талаш,тартыш
чэйнечегез бер- бер жилкэсен.
улеп кенэ буткес без килербез,
дроп басып каберендэ биербез...

кем: җамал
23.02.2010 18:06
Вил әфәнде,мөфти Иске Кәнгеш авылына килеп, кешеләрне мәсҗеткә куып кертргә тиешме сезнеңчә.Сез дә бит мәсҗеткә йөрүчеләрдән түгел бугай?Ялгышаммы?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.03.2010 03:06
Жамал эфэнде, килешмэгэнгэ тиле булып кыланасыз. Дин эшчэннэренен, муллаларнын, мофтилэрнен эше - халыкны дингэ жэлеп иту, ана хэкикэтне, динебезнен изгелеклэрен ачып салу, дорес юлга чакыру. Менэ халык йорми икэн синен мэчетенэ, уйла, миенне эшлэт, нигэ ул шулай дип, сорау бир уз-узенэ. Халык, кубесенчэ, муллаларнын, мофтилэрнен тэртибеннэн, аларнын шул ук империя ялчылары булыннна жирэнеп йорми алар тоткан мэчетлэргэ. Ничек итеп инде Шайми кебек, ни Алласы, ни дине булмаган ата большевик тарафыннан тобэп куелган мофтигэ, муллаларга ихтирам булсын ди? Энэ нинди утыралар алар шул ук Шайми белэн президиумнарда... Халык ул, дэшмэсэ дэ, узенен карашларын шундый "ихтибары" белэн белдерэ.

кем: хәсән кайдан: уфадан
23.02.2010 16:13
Бу Дамир Исхаков дигәннәре бик өлгер кешеше икән, ул Башкортстандагы татарларның хәлен дә чишә икән, аннары аллаһу тәгалә алдында да төшеп калганнардин түгел икән, менә шундый милләттәшләр булу белән горурланып яшибез без башкортстан дигән биләмәдә яшәүчеләр. Аллага шөкер, әлхәмдулләһ аллаһу әкбәр.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Мөфти урынына лаеклы намзәтләр бармы?