киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Хөкүмәт халыкны ишетте

24.02.2010

Татарстандагы халәтне инкыйлаб алдындагы вакыт кебек бәяләп, республика хөкүмәте, торак коммунал түләүләр тармагындагы бәхәстә халык ягына басарга булды. Яңа билгеләнгән президент, әлегә хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов түләүләрне үзгәртеп санау турында карар кабул итте.

Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов аңлашылмаучанлыкны бетерү өчен узган атна ахырында матбугат очрашуы үткәрде.

Шимбә көнне фатир тоту өчен түләүләрнең 30-50%ка артуына ризасызлык белдереп, казаннар Камал театры мәйданына пикетка чыгарга ниятләде. Бу чараның булмау сәбәпләрен Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, хакимиятнең әлеге мәсьәләгә карашын уңай якка үзгәрүе белән аңлатты.

"Һәркем халыктан күбрәк акча суырырга тели"

Равил Моратов “бүген хезмәт күрсәтүче ширкәтләр халыктан күбрәк акча суырырга тели. Әмма без моңа каршы торачакбыз,” ди. Аның сүзләренчә, тарифлар өчен муниципал берәмлекләр һәм хезмәт күрсәтү ширкәтләре җаваплы. “Ләкин хөкүмәт кулланучыларга ярдәм итми кала алмый. Без бу тармактагы тарифларны тикшердек. Биредә күп кенә аңлашылмаулар да бар”, ди Моратов. Аларны бетерер өчен хөкүмәт Равил Моратов җитәкчелегендә тагын бер комиссия төзеде. Бу идарә хезмәт күрсәтүче ширкәтләрне тикшерү белән шөгыльләнәчәк.

"Лифтка квадрат метр утырып йөрми"


Күпләрдә канәгатьсезлек уяткан лифт һәм чүп чыгару өчен түләүләр 2010 елның 1 мартыннан кеше саныннан алына башлаячак. Яңа кертелгән тәртипләр нигезендә исә ул квадрат метрдан түләнергә тиеш иде.

Равил Моратов аңлатканча, хәзер беренче, икенче катларда яшәүчеләр лифтны төзекләндерү өчен генә түләячәк, калганнар исә фатирда яшәүче кеше саныннан чыгып лифтта йөргән өчен дә, аны төзекләндерү өчендә түләячәк. Моратов сүзләренчә, лифт өчен түләүнең кыскартылуы гына да, Казандагы бөтен халыкның 263 миллион сум акчасын янда калдырачак.

Чүп җыю өчен түләүләр дә икегә бүленәчәк. Чүп җыю җиһазларын төзек хәлдә тоту өчен квадрат метрдан, чүп чыгару исә, кеше саныннан исәпләнәчәк.

Моннан тыш Равил Моратов, инженер челтәрләрне төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтүче ширкәтләрне эшләтүгә киткән чыгымнарны тикшерергә кирәк, ди. Хөкүмәт башлыгы урынбасары 2010 елның 1 июленә кадәр тарифлар тармагында булган аңлашылмауны җайга салырга вәгъдә итә. Аңа кадәр ул, торак коммунал хезмәт алучы кулланучыларның хокукларын яклаучы проект булдырырга тели.

Моратов Татарстанда торак дәүләт инспекциясен төзергә кирәк ди. Җитәкчелек фикеренчә, ул вакытта торак коммунал түләүләр тармагында буталчыклар чыгаручы проблемалар булмас иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Халык кайдан: Татарстан
25.02.2010 07:33
Безгә тагын бер сөяк ташладылар...
Шатлыктан түрәләргә рәхмәт укучылар табылырмы икән...

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
24.02.2010 18:01
Яңа президент халыкны тинтәк диеп саный ахыры! Соң бит ул коммуналь түләүләрне арттыру буенча карарны нәкъ менә Миннеханов үзе тырышып тырмашып гамәлгә кертергә тырышып йөрде бү көнгә тикле. Ул вакытта аларның исәпләүләре бик "дөрес " иде һәм лифтка да квадрат метрлар утырып йөри иде! Нәрсә үзгәрде соң әле? Әллә соң Миннехановның президентлыкка коммуналь түләмнәрне арттыручы булып киләсе килми ме? Коммуналь түләмнәрнең иң зур өлеше монополистлар( электр, газ, җылылык энергияләре) кулына барып керә. Шуңа күрә халыкка җиңеллек булсын дисәк иң беренче эш итеп ул монополистларның нәфселәрен авызлыклау буенча дәүләт Программасы булдыру кирәк. Мәсьәлән бүгенге көндә Түбән Камада өйләргә кыш көннәрендә җылылык бирелгән өчен җәй айларында да акча түлиләр. Билгеле инде, монополистлар нинди сумма сорыйлар, шуны түлиләр. Гади кешеләр ул түләүләрнең күләмен белә дә, исәпли дә алмыйлар.

кем: Сафа кайдан: Казан
24.02.2010 17:55
Совет чорында 130 сум хезмәт хакы алып, бер бүлмәле фатирга, газын да кертеп, 9 сум 9 тиен түләп яшәдем. Телефонга 2 сум 50 тиен иде.Пропорция хәзер дә шул чама булыр микән? Булмый икән, чираттагы күз буу гына булачак бу. Сабын суына утыртып калдырырлар әле...
     
текст зурлыгы - +