киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Фирка бүлекчәләре җитәкчеләре елга яңа исем өстәде

25.02.2010

Быел Русиядә Укытучылар елы дип игълан ителгән. Башкортстанда шуңа өстәп, Республика елы игълан ителгән иде. Бер төркем фирка бүлекчәләре җитәкчеләре уртак утырышын үткәреп, аңа кайбер өстәмәләр кертте.

Әлеге утырышта Коммунистлар, "Гадел Русия", "Русия патриотлары", "Яблоко", Коммунист яшьләр бердәмлеге һәм тагын кайбер фирка бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Утырышта "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчелеге катнашмады.

“Башкортстан парламентындагы күпчелек “Бердәм Русия фиркасе кешеләре, - диде бу уңайдан Русия патриотлары башы Заһир Хәкимов. - Алар Башкортстанда быел республика елы дип игълан иттеләр. Матбугат моны республиканың мөстәкыйльлек турында декларация кабул итүгә һәм республика белән Мортаза Рәхимовның да нәкъ 20 ел идарә итүе белән аңлата. Без моның белән риза түгел. Безнеңчә, Республика елына караганда җиңүнең 65 еллыгы мөһимрәк. Шуңа без Җиңү елы дип тә өстәргә тәкъдим иттек”, диде ул.

Башкортстан Коммунистлары башлыгы Рифкать Гәрдәнов исә йомшаграк итеп шуларны ирештерде: “Без Укытучылар елына да, Республика елына да каршы түгел, ә бары тик Җиңү юбилееның да мөһимлеген искә алып, алары янына бу исемне дә өстәүне генә тәкъдим итәбез”, диде ул.

Заһир Хәкимов шәхси фикерләрем дип тагын шуларны ирештерде: “Бу үткән 20 ел Башкортстан татарларына әллә нинди зур куанычлар алып килмәде. Киресенчә, саныбыз кимеде. Мәктәпләр ябыла. Татар телен укыту елдан-ел түбән тәгәри. Шуңа Республика елы дип атаганчы, Җиңү елы дию татарларга яхшырак, минемчә. Башкорт булмаган башка милләтләр белән дә шулайдыр”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Туран кайдан: Чишмә
27.02.2010 07:29
Егетләр Татарлар Тотем итеп бурене алган -АШИН- шуңа күрә бүрене -голубойларны язганда- Ата-бабаның ТӘҢРЕ не мыскыл итәбез сак булыйк Ә инде бүрегә килгәндә чирләсә үләсен белсә тыныч кына ятып үлә совет пропагандасына бирелмәгез Ә менә инде эт ДА

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
25.02.2010 18:09
Башкортбашы послание послал:
1. “«БСТ» осуществляет ежедневное 18-часовое вещание на башкирском, русском, татарском и других языках народов республики.”

Татарча тапшыру атнасына 45 минут, “Рәйхан” исемле. ВӘТ “ФӘСТЕРӘ” Мортаза!!!

2. “Башкортостан выработал собственную модель национальной политики, отвечающую самым высоким международным стандартам”.

Мортаза аңлатып тормаган, нинди “высокий меҗдународный стандарт” икән ул?
Таләпләре нинди икән ул “меҗдународный стандартның”, үлчәме нинди берәмлек белән икән?

3. “Главное ее отличие (национальной политики) – не декларация прописанных прав, а нацеленность на результаты в сфере национального образования, сохранения и развития языка, культуры и традиций народов республики”.

Мортазаның “собственную модель национальной политики” дигән нәрсәсе татар телен нинди югары результатларга ирештерде инде?
Бәлки “отрицательный результат – тоже результат” – дыр ул?
Мортазаның “высокий меҗдународный стандарт” – ка туры килгән МИЛЛИ ПОЛИТИКАСЫ татар телен саклау һәм үстерү өчен ни кылды инде?

МЕНӘ ПОСЛАЛ БУ ТАТАРЛАРНЫ!

кем: Шәфыйк кайдан: Гафури
24.02.2010 21:37
Минемчә, АГОНИЯ елы дип исемләргә кирәк бу елны. Россия үләр алдыннан котырган бүрене хәтерләтә башлады быел.
     
текст зурлыгы - +