киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татар дөньясы

Чуашстан пәйгамбәрне олылый

26.02.2010

Бу көннәрдә Чуашстанның аркылы вә буена мәҗлесләр бара. Бу якларда яшәгән мөселман татарлар Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп яталар. Бу көн саен туган көннәр, банкетлар, иҗат кичәләре белән гөрләгән бүгенге көн ясалма гадәте түгел.

Гасырлардан килгән гадәт буенча, һиҗри белән рабигыл-әүвәл аенда, татарлар Аллаһыны мактау һәм данлаулар, хәмед вә сәнәләр белән, Пәйгамбәр әфәндегә салават-шәрифләр белән, дөньяви мәшәкатьләрдән арынып, рухи иреклеккә ирешеп вә фани дөньяның бакый түгеллеген тагын бер кат искәртеп, җаннардан күкрәп чыккан мөнәҗәтләр белән Мәүлид аен билгелиләр.

Татарстанда кайбер дин әһелләре, гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга асыл йола булып килгән, дәһрилек чорының кызыл туйлары да алыштыра алмаган Мәүлид бәйрәмен инкарь итеп, яман бидгатъләр рәтенә кертеп куйдылар.

Чуашстанда һәр татар авылында, татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдәге мәдәният йортларында Мәүлид бәйрәмнәре тантаналы рәвештә уза. Беренче ел гына түгел. Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.

Тамырлы яңалык


«Кечкенә вакыттан ук исебездә: шәхси йортларда, мәчет бабайларын, картларын, туган кардәшләрне чакырып, Мәүлид кагыйдәләре, зикерләр, салаватлар укып мәүлид мәҗлесе уздыру гадәте искедән бар. 1994 елда Чуашстан нәзарәте оештырылгач, күп кенә эшләрне аерым бер тәртипкә салу эшләре булды.

Шул исәптән менә бу Мәүлид мәҗлесләрен дә шәхси йортларда гына түгел, киңрәк, җәмгыятьтә яшәгән башка халыкларга да күрсәтү нияте белән, мәктәп залларында да, мәдәният йортларында да уздыра башладык. Мәүлид бәйрәмнәренең формасын бераз гына үзгәртеп, шәкертләребез белән бергәләп, пәйгамбәребез тормышыннан театрлаштырылган күренешләр белән, балалар, әбиләр башкаруында мөнәҗәтләр, дини шигырьләр, хәзрәтләребезнең вәгазьләре белән матурайтып, оешкан бер төскә кертеп ясыйбыз. Бу соңгы биш елда күрәм бер гадәткә әйләнде.


Үзебезнең “Гөлстан” мәдрәсәсе, аның хәзрәт вә тәрбиячеләре, дини идарә һәм мәхәлләләребез белән бергәләп уздырып киләбез», диде Әлбир хәзрәт Крганов.

Шулай итеп, борынгыдан килгән күркәм мәҗлес, тарихи тамырларга таянып, яңа бер күренешкә әйләнә. Мөфти хәзрәт, узган 2009 елда, Чуашстанда шундый Мәүлид бәйрәмнәрен 10 меңнән артык кеше тамаша кылды ди.

Бикшик башлады, чеченнар дәвам итте

Чуашстанда Мәүлид мәрасимнәре инде уза башлады. Беренче Мәүлид бәйрәме, танылган драматург Фәтхи Бурнаш туып үскән Бикшик авылында узды. Аннары Татар Согыты авылы да үткәрде. Әлбир Крганов, бу матур гадәтне Чабаксарда яшәүче чечен диаспорасы да быел күтәреп алды, ди.

"Чабаксарда чечен кардәшләребез, безнең белән киңәшеп, андагы мәчетебездә Мәүлид бәйрәмен уздырды. Аларга урысча вәгазьләр сөйләп, пәйгамбәребез тарихын бергәләп сагынып, мөнәҗәтләр әйттек. Чеченнәр үз телләрендә мөнәҗәтләр укыдылар. Татар-мөселманнар да, чеченнар да укый торган гарәпчә салаватлар укып, бергә дога кылып, тәгам җыйдык.

Чеченнәрнең, бигрәк тә яшьләренең үзләренең тарихларына, үз телләренә мөнәсәбәтләре, яратулары бик ачык күренә. Күпме вакытлар үтсә дә, яшь чечен егетләре үз туган телләрендә, шундый матур иттереп, оялмыйча, күңелләрен, йөрәкләрен салып, мөнәҗәтләрне елап укыйлар... Бу бик шаккатмалы мизгелләр иде. Йөзәрләгән чечен яше, Чабаксарда үз туган телләрендә пәйгамбәрне олылый", диде ул.


Бидгатъме - юкмы?

Русиядә иң традицион дин әһелләреннән саналган Чуашстан мөфтие, Мәүлид бәйрәмен уздыруны тыю, башка сыймаслык хәл дип саный.

"Дөрес, бүген Мәүлид мәҗлесен уздыруны бидгатъ (дингә яңалык кертү) дигән кешеләр дә бар. Бик күп әйберне бидгатъ дип әйтергә мөмкин. Мәүлидне, яки милли йолаларыбызны бидгатъ дип баручы кешеләр, үзләре дә бит, безнең кышкы суыкларда озын гарәп күлмәге белән дә, башына яулык бәйләп йөрмиләр. Аларга карасаң, икешәр мең долларлы костюмнар кигәннәр, кыйммәтле сәгатьләр бәйләгәннәр, телефоннары да меңәр долларлык...

Пәйгамбәребез заманында ул да булмаган бит. Боларның берсен дә бидгатъ иттереп күрмиләр. Ләкин пәйгамбәребезгә салаватлар укуны, мәҗлес җыюларны бидгатъ иттереп күрергә тырышалар.

Дөрес, туган көннәр уздырырга дигән дәлилләрне без шәригатьтә күрмибез. Без моның белән килешәбез. Ләкин Коръәндә ачык иттереп, Аллаһы тәгалә, Аның фәрештәләре дә пәйгамбәребезгә салават әйтеп тора, безгә дә, салават әйтегез дигән әмерен күрәбез.

Пәйгамбәребез, атна башында, бу минем туган көнем дип, ураза тота торган булган. Пәйгамбәребезнең өммәтенә кылган догалары бар. Һәм башка бик күп дәлилләргә таянып, мөҗтәһитләр, галим кешеләр Мәүлидне уздыруны бер хәерле эш, хәерле бидгатъ дип күреп, бу йоланы башлаганнар. Шуңа күрә, без дә бу тәкълиткә иярәбез.

Өч ел элек мин Мәккәдә булган вакытымда да, Мәккәнең бик нигезле нәселләрендә Мәүлид мәҗлесләрендә катнаштым. Ә бу ил төрле “бидгатъ” белән оста көрәшә. Шуңа карамастан, Мәккәдә йөздән арты йортта мәүлет үткәрелә икән. Мәүлид бәйрәме төрки дөньяда гына узмый. Гарәп дөньясында да пәйгамбәребезне зурлап, Мәүлид мәҗлесләре уза. Шуңа күрә, без бу мәсьәләгә уңай карага тиеш диеп уйлым", диде Крганов.


Пәйгамбәрне кунакка чакыру

Чуашстанда Мәүлид бәйрәмнәре зур-зур тамашаларга әйләнсә дә, ул йорт бәйрәме, гаилә йоласы булудан туктамаган.

"Һәр татар үзенең йортында Мәүлид аенда мөмкин кадәр, мәхәлләнең имамнарын, безнең абыстайларыбызны чакырып, үзенең салаватын үткәрергә тырыша. Башка мәҗлесләргә чакырган кебек җитмеш, сиксән кеше белән булмаса да, иң якын туганнарын, мәхәллә имамын гына чакырып булса да, Коръән, салаватлар укып пәйгамбәребезгә дога кылалар. Мәүлид бәйрәме ул безнең халкыбызның күңеленә тирән кергән.

Пәйгамбәребезне үзеңнең йортыңа кунакка чакырган шикелле була дип, раслүлүлланың мөбарәк рухын шатландырыйк дип, мәҗлесләр уздырыла. Ул дөрес тә, ул булырга да тиеш. Дин, Коръән пәйгамбәребез аркылы килде, пәйгамбәребезгә мәхәббәттән башка, динне аңлау мөмкин түгел. Пәйгамбәребез тарихын белмәгән кеше ислам тарихын белми. Ислам тарихын белмәгән кеше динне дөрес аңлый алмый.

8 март – йомгаклау

Дөнья халыклары елдагыча 8 мартны хатын-кызлар көне диеп билгеләп үтәләр. Ә быел Чуашстанда ул Мәүлид бәйрәмнәренең йомгаклау көне буларак тарихта калачак. Республиканың дистәләгән кала вә салаларында мәүлет бәйрәмнәре узганнан соң, Шыгырданда олы тантана узар дип көтелә.

"Безнең гадәткә керде инде ул – ай буе Мәүлид бәйрәмнәрен уздырабыз. Шул чараларда катнашкан балаларны бүләкләп тә, үзебез өчен дә бер йомгак ясап, нәтиҗә чыгарыр өчен мәҗлес җыябыз. Быел без аны Шыгырдандагы җәмигъ мәчеттә үткәрергә дип ният иттек. Башта аш мәҗлесе, аннары мәдәният йортында мәүлет мәҗлесе була.

Чуашстанның мәхәлләләреннән дә, мәдрәсә-мәктәпләребездән дә, күрше-тирә мөфтиятләрдән дә кунакларыбыз киләчәк. Бергәләшеп Мәүлид касыйдәсе, зикере укыячакбыз һәм катнашкан балаларга бүләкләү мәрасиме ясарбыз. Казаннан мөнәҗәтчеләрне, башка җырчыларны да чакырырга ниятләп торабыз", дип белдерде Крганов.

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Тимур
28.02.2010 10:35
Маш Аллах

кем: Усман кайдан: Казаннан
26.02.2010 19:04
"Дөрес, бүген Мәүлид мәҗлесен уздыруны бидгатъ (дингә яңалык кертү) дигән кешеләр дә бар. Бик күп әйберне бидгатъ дип әйтергә мөмкин. Мәүлидне, яки милли йолаларыбызны бидгатъ дип баручы кешеләр, үзләре дә бит, безнең кышкы суыкларда озын гарәп күлмәге белән дә, башына яулык бәйләп йөрмиләр. Аларга карасаң, икешәр мең долларлы костюмнар кигәннәр, кыйммәтле сәгатьләр бәйләгәннәр, телефоннары да меңәр долларлык..."

Бу язудан күргәнебезчә, мөселманның үлгәннән соң утка эләгүенә караганда, мөфтине кыйммәтле костюм яки кием ныграк кызыксындыра кебек. Югыйсә, мөфти - ул фәтвә бирүче, ягъни аңлатучы дигән сүз. Төрлечә кием кигән өчен мөселман утка керәчәк дигән дәлил Коръәндә дә, хәдисләрдә дә юк. Булса да, озын киемнең шәмәйдән астарак булганы өчен һәм ирләргә ефәк кием кию тыюлу турында. Билгеле, исраф та утка сөйри. Әгәр дә мөфти дәлил итеп Коръән аятьләре, я ышанычлы хәдисләр урынына, үзенең сүзләрен генә куллана икән, ул нинди мөфти булсын, ул кешеләрне адаштыручы гына...

Менә пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә нәрсә диелә:
"Чынлыкта, иң яхшы сүзләр Аллаһ Китабында, ә иң яхшы җитәкчелек Мөхәммәд җитәкчелеге. Эшләрнең иң начары уйлап чыгарылганнары. Дингә кертелгән һәрбер яңалык - адашу, ә һәрбер адашу утта." (Хәдисләр җыентыкларыннан: Мөслим 2/582, ән -Насаи 3/104, Ибн Мадҗа 1/352, әт-Тирмизи 2/12)

Ураза тоту белән бәйрәм итүнең аермасын белмәүчеләр мөфти булып торганга, бездә намаз укучылар да бик аз.Ә барысы да иман зәгыйфьлектән. 1 ай буе фарыз ураза тота алганлыкка сөенеп, 1-3 көн бәйрәм ителә.
Пәйгамбәребез صلى ﺁﷲ عليه و سلم туган көнне ураза тот, аның өчен сиңа савап языла, ә аның туган көнен бәйрәмгә әйләндерәсең икән, утка керәчәксең. Динебез исламны тотучылар христианнарга ошамасыннар өчен, пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вә сәлләм күп тырышты. Христианнар уздыра торган Раштуа (Рождество) бәйрәме шикелле итеп, аларга иярикме?
Пәйгамбәребез صلى ﺁﷲ عليه و سلم кушканча кием кию сөннәт гамәлләрдән булса,һәр атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә, һәр айның һиҗри буенча 13, 14, 15 нче көннәрендә ураза тоту яки төнге йокыңны бүлеп торып намаз уку олуг сөннәт. Мәсәлән, иртәгәдән башлап 3 көн ураза тот! Бу -олы сөннәт.Ураза тоту (таң сызылганнан алып, кояш батканга кадәр, ашаудан, эчүдән, хатының белән якынлык кылудан тыелу, ә ул Аллаһ ризалыгы өчен эшләнелә) җиңел булса, менә 3 көн бәйрәм ит тагын.Олы сөннәт өчен олы әҗер-савап, кече сөннәт өчен кече савап.Бер сөннәт гамәлне эшли башлап, аны өзмичә дәвам итү шулай ук сөннәт. Үзең өчен сөннәтне торгызып, дәвам итә алсаң, син пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтен торгызучы булсың. Калдырасың икән калдыручы буласың. Әмма сөннәт гамәл үтәлмәгән өчен гөнаһ язылмый. Тик саваптан мәхрүм буласың. Ахирәтең өчен исәбе алып барыла торган хәерле гамәлләрең азрак була.
Пәйгамбәребез صلى ﺁﷲ عليه و سلم әйткән:
«Минем өммәтем җитмеш өч төркемгә бүленәчәк, җитмеш икесе утта,ә берсе җәннәттә, һәм алар- мин һәм минем сәхәбәләрем эшләгәнне дәвам итүчеләр."(Мәҗмугәл фәтәвә" -"Фәтвәләр җыентыгы", 3/179). Шушылар - уңышка ирешүче төркем.
Коръәни Кәримнең Ногъмани тәфсиреннән:
"104. Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр."("Гыймран гаиләсе" - 3/104)
"5. Ул тәкъва мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ахирәттә өстенлек табучылар." (Әл-Бәкара-2/5)

кем: Нур кайдан: Казан
26.02.2010 17:52
СобханАЛЛАҺИ!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile