киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Русиянең яңа хәрби доктринасы һәм чынбарлык

Медведев (с2) Казакъстанның Матыбүләк ныгытмасында Казакъстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан президентлары белән
26.02.2010

Февраль башында Русия президенты Дмитрий Медведев Русиянең 2020 елга кадәр яңа хәрби доктринасын имзалады. Бу документ 2000 елда Владимир Путин имзалаган доктринаны алыштырачак. Көнбатыш күзәтүчеләре аның ике урынына игътибар итә: НАТОның куркыныч чыганагы дип аталуына һәм Русиянең атом коралын куллану ихтималына. Җентекләбрәк караганда, яңа доктринада бу ике мәсьәләдә дә әллә ни яңалык юк.

НАТОны куркыныч чыганагы дип атау Русия өчен яңа нәрсә түгел. 2000 елгы Путин доктринасында да “хәрби альянсның киңәюе Русия өчен хәрби янау булып тора” дигән сүзләр бар иде. Ул документта НАТО сүзе кулланылмаса да, сүзнең нинди хәрби альянс турында барганы һәркемгә мәгълүм иде.

Шулай да, бер яңалык бар: яңа доктринада “хәрби куркыныч” белән “хәрби янау” арасында аерма үткәрелә. Беренчесе икенчесеннән куркынычрак. Хәрби куркыныч билгеле бер шартларда хәрби янауга әйләнә ала. Ә инде хәрби янау сугышка да китерә ала.

Шушы күзлектән караганда, яңа доктринада НАТОның куркынычы әле киметелгән булып чыга. Чөнки иске доктринада НАТОның киңәюе янау дип аталган булса, яңасында ул янау түгел, бары тик куркыныч кына.

Атом коралын куллану

Атом коралын куллануга килгәндә, иске доктринада ул киң күләмле сугышларда гына кулланыла диелгән иде. Узган елның октябрендә иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев бу коралны кечкенә күләмле сугышларда куллану ихтималын әйтте. Мисал өчен, 2008 елдагы Грузия низагы шундый кечкенә күләмле сугыш санала.

Яңа доктринаны Патрушевның иминлек шурасы әзерләде. Алай да, ахыргы текстта сугышның зурлыгына ишарә юк. Атом коралы “дәүләтнең яшәешенә куркыныч туганда” кулланыла диелгән. Атом коралы белгече Николай Соков сүзләренчә, мондый җөмләне башка атом дәүләтләре да куллана.

Танылган хәрби белгеч Александр Гольц фикеренчә, яңа доктринада игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә – аның Русиядә игълан ителгән хәрби реформага каршы килүе.

Берьяктан, саклану министры Анатолий Сердюков резервистларга мөрәҗәгать итми генә һәр мизгелдә сугышка керергә әзер торган заманча гаскәр булдыру кирәклеген алга сөрә. Аның бер миллионлы армиясе НАТО белән сугышу түгел, Русия читендәге низагларны тиз арада бастыру өчен каралган. Икенче яктан, яңа доктринада гадәти гаскәргә дә, резервистларга да урын калдырылган.

НАТО – дошманмы, партнермы?


Франциянең «Мистраль» боралак көймәсе
Нихаять, тагын бер каршылык – Русия армиясен заманча корал белән тәэмин итү мәсьәләсе. Искергән хәрби техниканың, Сталин чорыннан калган идарә системының замана таләпләренә туры килмәвен Русия җитәкчеләре үзләре дә аңлый булса кирәк.

Узган елның сентябрендә премьер-министр Владимир Путин Көнбатыш белгечләре белән очрашу вакытында Русиянең корал җитештерү өлкәсендә Көнбатыш илләре белән хезмәттәшлек итәргә теләвен әйтте. Русия җитәкчеләре үз коралының сыйфаты белән канәгать булмыйча чит илләрдән, шул исәптән НАТО илләреннән дә корал алу турында сөйләшүләр алып бара. Соңгы мисалларның берсе – Франциянең «Мистраль» исемле боралак көймәсе.

Әлбәттә, бу Русия өчен уңай күренеш. Әлеге хезмәттәшлек һәм алыш-бирешләр аның армиясенең куәтен арттыра. Ләкин бу сәясәт хәрби доктринага каршы килә. Берьяктан, Мәскәү НАТОны куркыныч чыганагы дип атый. Икенче яктан, шул куркыныч чыганагыннан корал сатып ала һәм аңа хезмәттәшлек тәкъдим итә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хафиз кайдан: Әгерҗе
27.02.2010 01:52
Бу имерияне башка илләр бик мескен, хәерче, милли яктан дошмалашкан, халкы рәнҗетелгән, киләчәге булмаган вак ил итеп кенә таныйлар. Аңа каршы сугыш башламаячаклар, ничек бар, шулай сатып кына алачаклар. Россия хәзер Филне куркыта алам дип шапырынучы Моська, ягъни Әнчек хәлендә генә...

кем: татар улы кайдан: татар иле
27.02.2010 00:59
Чит илдән коралны кем сатып ала? Артка калган ил.Россию не понять умом, - дип әйткәннәр борынгылар.Бүген дә шул ук.Үзе бөтен дөньяны һәм үз халкын куркытып тора, үзе артка калган ил икәнен бөтен дөньяга күрсәтеп тора.

кем: Юлаучы кайдан: Юлдан
26.02.2010 20:27
Ыштансыз күткә каеш бау.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
26.02.2010 21:24
Эйе, ыштансыз куткэ чи каеш бу. Хаман бу хэсрэт, урыс империясы, инде череп жимерелеп беткэн нэмэстэ, уз кешелэре остеннэн мыскыл иту белэн кон кургэндэ, имеш, аны да кеше арасына кеше итеп кабул итсеннэр дип булаша. Кем ышаныр андый хэйлэгэ. Энэ, юньлэп ни ракет, ни кораб този белмилэр, э куз буясылары килэ. Кем очен? Хичшиксез узенен беркатлы халкы очен.
     
текст зурлыгы - +