киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Сембердә милли төркем тирәсендә шау-шу туды

яңартылган: 03.03.2010 23:41

Төркемнең җитәкчесе Наил Микеев һәм аның ярдәмчесе Равил Тимербулатов фатирларында тентү булган, дигән хәбәр килеп төште. Төркемнең эшчәнлеге, нигездә, октябрь аенда Хәтер көнен уздыру һәм яз көне Сембер каласының Богдан Хитрово тарафыннан яулап алынуына багышланган чаралардан тора иде. Соңгысы онытыла төште. Ә Хәтер көнен онытмыйлар һәм башкаларның да исенә төшерә торалар.

Наилнең һәм Равилнең өйләрендә тентү булган икән дигән хәбәр Наил белән очрашырга этәргеч бирде.

Тентүчеләргә ни кирәк булган икән?


Бер үк вакытта миңа һәм Равилгә киләләр. Тентү иртәнге 6 сәгатьтән алып 10га кадәр барды. Ульян каласының прокуратурасыннан Антон Тарасов пүнәтәйләр белән килде. Компьютерларны, телефонны, 30 еллык архивны алып киттеләр. Равилдә дә шул ук хәл шул ук вакытта булган. Һәм икебезне дә криминал милициягә алып киттеләр.

Адвокат чакырырга да мөмкинлек бирмичә. Равил авыру – диабет анда. Хатыны тышта елап тора, безне җибәрмиләр генә. Мәскәүдән килгән Сергей Курушин “Давай минем күземә кара”, ди. Прокурор Маракаев сорау алганда адвокатлар чакырырга да рөхсәт бирмәделәр.

Бу – октябрь аенда узган Хәтер көне аркасында булып чыга бит. Элек 500дән артык кеше җыела иде. Ә хәзер 10 – 15 кеше дә куркыныч булып чыга кебек.

Шул-шул. Мин мэриядән рөхсәт тә алынган иде дип әйттем. Ә ул, сез 50 кеше идегез, ди. Коръән укуга каршы сүз юк, сез бит кемгәдер мөрәҗәгатьләр дә кабул иттегез. Монысы инде сәяси гамәл - митинг булып чыга, ди. Югыйсә, мөрәҗәгатьтә дә әллә ни юк иде инде.

Анда милиционерлар сездән күбрәк иде бит. Әллә Сталин чорындагы “больше трех не собираться” дигән нәрсә кайтамы инде тагын?

Үзләре дә белми ни кылганнарын. Җинаятьчелек кодексының 282 маддәсен такмакчылар иде. Җәзасы штрафтан алып 2 еллык төрмәгә кадәр. Адвокатсыз, телефонсыз, аш-сусыз төнге 1гә кадәр җәберләделәр. “Кул куйсаң, җибәрәбез”, диләр.

Ниндидер кәгазьләренә кул куярга да туры килде. Икенче көнне өйгә килделәр. Давай протокол төзибез, диләр. “Адвокатсыз кертмим”, дидем. Татарча сөйләштек, килгән кеше татар иде үзе дә. 10 сәгать сөйләшергә туры килде. Әле дә без адвокатлар ялладык, алар безнең эшне алып баралар.

Чарагызда милиция хезмәткәрләре 5-6 мәртәбә сездән күбрәк иде. Нигә ул вакытта берни дә әйтмичә, хәзер генә тотынганнар икән соң? Син ничек уйлыйсың?

Бәлки, Мәскәүдән күрсәтмә килгәндер. Уяулыкны кабартырга дип. Бәлки Мәскәү белән, Чечня белән, Фәүзия белән элемтә юкмы, дип тикшерәләрдер. Я эш күрсәтү тырышлыклары гынадыр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
04.03.2010 19:14
Айрат әфәнде, "милли төркем" түгел, ә "Ватан" фиркасы әгзалары.
Күрәсең федераль органар "Ватан" фиркасына эш башламакчы шуңа күрә Наиль Микейга, Равиль Ташбулатка эш башлаганнар. Максатлары егетләребезне куркытмак өчен. Наиль Микейның бер язмасыда юк, мәхкәмә эше ачардый, ул шулай просто яза: президентларга, муфтиләргә, академикларга мөрәҗәзгать дип, шуның өчен кешене мәхкәмәгә тарталармы? Ил шул безнең катлаулы, гел куркытып маташа.

кем: Исемле
04.03.2010 19:01
Бу эшләрдә мин сәясәткә тыкшынмыйм диюче шәйми бабаегызның кулы уйнамый микән әле?
Әгәр мин дөрес булсам, ульян (үле җан) өлкәсен мәскәүдә татарстанга кушарга тәкъдим яки вәгъдә итмәделәр микән?
Ул анда заранее почва әзерләмиме икән?
Ул бит сельхозник.

кем: Нур кайдан: Казан
04.03.2010 07:34
Алар эш юктан эш булсын дип бәйләнә, без күбәябез, чыныгабыз!
Алар киләчәкләреннән курка, ә без киләчәккә өмет баглыйбыз!
җавап

кем: Исемле
04.03.2010 14:32
Нур, беренче юлың белән берникадәр килешергә була,
икенче юлны сүтеп җыярга кирәк.
Киләчәк дигәндә, алар ахирәткә ышанмый, шуңа куркулары да дөрес түгел. Аларны дөньяви киләчәк кызыксындыра беләселәре килә,әмма анда да сай йөзәләр.
Ә кыярны кемнең ашыйсы килмәс.

кем: исемсез
03.03.2010 22:14
Димәк, ТАТАР ҺӘРКАЙДА КҮТӘРЕЛӘ! Күтәрелгән саен дәүләт башындагы шовинистлар котыра. "Чукынды марҗа кыярга, өлгерәлми җыярга!" кебегрәк вәзгыять колач җәя! Фашизмның да котыра башлавы бик ихтимал бу империядә.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
03.03.2010 22:09
Бу, хичшиксез, урыс империясынын татарга каршы тэре походы билгесе. Тэре, энэ, Вакуверда да ниниди хэлгэ китерде бу пукиннарны, монда да аларны тик шул гына котэ.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Сембердә милли төркем тирәсендә шау-шу туды -