киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Татарстанда дигиталь телевидениенең киләчәге томанлы

01.03.2010

2007 ел җәендә Татарстанда дигиталь телевидениегә күчү турында шау-гөр килделәр, әмма әлегә республикада мондый телевидениенең киләчәге томанлы. Чөнки Express AM1 иярчене аша Татарстанга таратыла торган дигиталь каналларның ретрансляциясе туктатылды.

Казан, Шәмәрдән, Буа, Апас, Тәтештә дигиталь каналны тарату өчен төзелгән станцияләрнең дә әлегә эшсез калуы мөмкин.

“Татарстан яңа гасыр” каналы җитәкчелеге, татар телевидениесенең моннан артык зыян күрмәвен әйтә. Чөнки “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының күпчелек караучысы Eutelsat W4, ABS 1 иярченнәрен куллана. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, республикада дигиталь телевидениенең бары тик 6000 мең абунәсе генә бар. Ни өчен аз, чөнки дигиталь телевидение карар өчен 4-5 мең сумга махсус тартма алырга кирәк. Өстәвенә бу каналлар түләүле. Шуңа да мондый төр телевидениене “Татарстан яңа гасыр”ны гадәти юл белән тота алмаганнар гына караган.
Eutelsat W4 иярчененең таралуы

Дигиталь телевидениене Екатеринбур, Ханты-Манси, Чиләбе Курган өлкәләрендә дә кулланганнар. Әмма Express AM1 иярчене үз эшен туктатса да, бу кешеләр татар телеканалын карауларын дәвам итә ала. Чөнки “Татарстан яңа гасыр”ны бу төбәкләрдә Eutelsat W4, ABS 1 иярченнәре аша да тотып була.

“Татарстан яңа гасыр” телерадиокомпания башлыгы Илшат Әминов әлегә Татарстанда дигиталь телевидениенең киләчәге билгесез ди. 1 марттан бер иярченнең эшләми башлавы бу тармактагы вәзгыятьне тагы да бутый. “Татмедиа” агентлыгында узган бер җыелышта, телевидение башлыгы, Русиянең элемтә һәм коммуникацияләр министры урынбасары Александр Жаровтан дигиталь телевидениегә кагылган проблемаларны чишүдә ярдәм сорады.

“1 марттан “Татарстан яңа гасыр” каналын иярченнән өзәләр. Моннан соң безне ни көтәчәге әлегә билгесез. Гомумән дигиталь телевидениенең Русиядәге үсеше билгеле түгел. Әмма дигиталь телевидение таратучы иярченне бетерү “Яңа гасыр” каналын караучыларның санын әллә ни киметмиячәк. Чөнки бүген безнең телеканал ике иярчен аша бөтен Русиягә һәм Казакъстан, Пакстан, Әфганстан, Гыйрак, Иран, Төркия, Монголия һәм Кытай илләренә күрсәтелә. Республикадан читтә безнең каналны 2 миллион 300 мең кеше карый. Шулай да дигиталь телевидение тармагындагы проблемалар якын арада уңай якка хәл ителер дип ышанам”, ди Илшат Әминов.
ABS 1 иярчененең таралуы

Русиядә дигиталь телевидениене артка сөйрәүче күренешләр күзәтелсә дә, якындагы елларда мондый төр телевидениене үстерү федераль максатчан программага кертелгән. Шуңа да Татарстанда дигиталь телевидениенең таралуы өчен җаваплы “Радиотелеком” җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин Express AM1 иярчененең эше туктатылу хәбәрен шаккатып кабул итә. Аның сүзләренчә, Русиядә дигиталь телевидение булдыруга 122 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырылган. 2015 елда дигиталь телевидение бөтен Русиягә таралырга тиеш, ди Хәбибуллин.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.03.2010 22:34
Бэлки, саннигезле телевидение дип атасан, татарча да була, колакка да яхшы ишетелгэн кебек. Юкса, "дигиталь" яки доресе, диджиталь дигэн сузне анларга да кыен сымак. Аннан сон, менэ шул ук digital photography яки саннигезле фотография да кунелгэ яхшы яткан кебек. Хэзерге барлык фотоаппаратлар инде шул нигездэ эшлилэр. Копмютер узе шунарда утыра. Сез ничек карыйсыз шуна?
җавап

кем: җамал
02.03.2010 10:55
Бик уңышлы тәрҗемә-саннигезле.
Бу юлы сезнең илә килешәм Вил әфәнде.
җавап

кем: Вил Мирзяанов кайдан: АКШ
02.03.2010 17:49
Жамалга: бик зур рэхмэт шул тэржемэ белэн килешуегез очен.

кем: Сабир кайдан: Буа
01.03.2010 21:49
Минемчә, монысы да татар халкын мәгълүмат чаралырннан мәхрүм итүгә, берләшү һәм бер максатта булу ихтималыннан курку, татар телен тагын да чикләү нияте белән эшләнә. Һәрхәлдә, бу хәлнең нигезендә мәкерле Рәчәйнең чираттагы этлеге ята...

кем: Былтыр кайдан: какая разнитсы кайдан
01.03.2010 21:35
менә татар теле яңа матур сүз белән баетылды. Урыс сүзе булмаганы сөендерә кәнишны. Халыкны "сыфровуй" урынына "дигиталь"не кулланырга күндерергә генә калды.
җавап

кем: Шамкай кайдан: Апас
01.03.2010 21:59
Кәкүй разнитса дисең дә бит, брат, яшер-яшермә - чекистлар кайдан һәм кем булуыңны барыбер белә инде. Шуңа күрә исемеңне дә, адресыңны да курыкмыйча күрсәтү хәерлерәк. Әйтик, Вил Мирзаянов кебек...
     
текст зурлыгы - +