киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Эрмитаж-Казан” үзәгенә 80 песи җыелды

01.03.2010

Халыкара песиләр көне уңаеннан сәнгать йортында хатын-кызлар һәм песиләр турында күргәзмә ачылды. Казан Кирмәнендәге Эрмитаж менә икенче тапкыр инде песиләргә зур игътибар бирә. Монда 40 рәссамның, сынчы, зәркәнченең эше куелган.

“Эрмитаж-Казан” үзәгенә 80 песи җыелды. Дөрес, алар чинашмый да, мыраулаучылары да, тырнаклары кабарган алгы тәпиләрен күтәреп каршылык күрсәтеп торучылары да юк. Рәсемнәрдә, сыннарда гына булса да рәссамнар аларга җан өрергә тырышкан.


“Эрмитаж-Казан” үзәгендә тере песиләр яшәми. Әлеге күргәзмә кысаларында ай ахырында рәсемнәрдәге дусларын карарга тереләре дә киләчәк икән. Бары тик ике көн генә мырауҗаннарга хуҗалары белән әлеге сәнгать йортына керү рөхсәте бирелгән.

Ә менә дөньядагы иң зур сәнгать сарайларының берсе булган Петербурдагы Эрмитажда чын песиләр дә яши. “Казаннан Петербурга китерелгән мәчеләр дәүләт Эрмитажында әле бүген дә хезмәттә. Алар инде хәзер нәкъ Казан токымы түгел. Кыска тәпиле, озын йонлы, җирән токым акрынлап юкка чыккан”, ди “Эрмитаж-Казан” үзәге хезмәткәре Валентина Братышева.

Токым акрынлап кына юкка чыкса да, Братышева сүзләренчә, Эрмитажда песиләр үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара. Тычкан, күселәргә көн дә күрсәтми.

Валентина Братышева Борисова эше янында

Ә менә дүшәмбе көнне ачылган күргәзмәдә Казаннан Русиянең икенче башкаласына китерелгән песиләр хөрмәтенә фарфордан эшләнгән композиция дә бар. Әби патшаны уратып алган песи сыннарын Саранскида яшәүче Борисова эшләгән.

Әби патша тирәсендә 4 кенә песи. Ничек барсын да ясап бетерәсең инде. Братышева әйтүенчә, кайбер документлар ул вакытта, 1745 елда, Кышкы сарайга Казаннан 30, ә кайбер документлар 300 песи китерелгәнлеге турында сөйли. Барсы да ата песи булган. Күбесе андагы кыз мырауҗаннар белән тормыш та корып җибәргән.

Узган ел нәкъ Казан песиенә багышланган беренче күргәзмә Татарстан башкаласында оештырылган иде. Ул чакта аны 2000ләп кеше карады. Быелгы күргәзмә исә, хатын-кызлар һәм песиләр турында. Майлы буяудан ясалган, киез, тукыма, мельхиор, камырдан эшләнгән, каләм белән сызылган, балчыктан әвәләнгәннәре дә бар.

Шоколад песи, тик ашап кына булмый. пыяла эчендә ул.
“Эрмитаж-Казан” үзәгендә әлегә тере песи яшәмәсә дә, 8 килограмм авырлыктагы шоколадтан ясалганы монда төпләнгән инде. Русиянең иң эре кондитер-шоколад ширкәтләренең берсе үзәктә әле яңа гына шоколад эшләнмәләр күргәзмәсе үткәргән иде. Истәлеккә алар әлеге песине бүләк итеп калдырганнар.

Барышева әйтүенчә, әлеге күргәзмәнең бер максаты – кешеләрне сәнгатькә якынайту булса, икенче максаты – миһербанлык та тәрбияләү.

“Мин Казан кунаклары белән еш очрашам. Аларга шәһәр ошый, кунакчыллыкка бигрәк тә хәйран калалар. “Русиянең башка бер җирендә дә болай каршы алганнары юк иде әле”, дип әйтәләр.

Кунакка килүчеләр шәһәр тормышының, биналарның үзәктәгесен генә күрә. Читкәрәк киткән саен тормыш башка ягы белән дә ачыла. Монда хуҗасыз хайваннар да, йорт-җирсез кешеләр дә арта төшә”, ди Барышева.

Күргәзмәгә керү өчен 4нче катка күтәрелгәндә песиләр озата менә. “Мине үзегезгә алыгыз әле, минем ашыйсым килә”, дип ялвармыйлар алар. Керешнең диварына беркетелгән рәсемнәрдәге кәттәләр. Эшләпә кигәннәре дә бар.

Фольклорчы Геннадий Макаровлар торган йортның керешендә дә бер тере песи яши кән. “Безнең йорт керешенә (подъездына) урнашты инде ул. Бөтен кеше шуны ярата. Хәзер менә 7 бәби тапты. Аларны бөтен кеше карый, ашата.

Ул песине шулай тәрбияләгәч, бөтен кешенең күңелләре ничектер яхшылана. Кешеләр песиләргә игътибарлы булгач, димәк, алар кешелек сыйфатын югалтмаган, дигән сүз”, ди Макаров.

“Сөембикә” журналының әдәбият бүлеге башлыгы Илсөяр Иксанова да җәмгыятьнең хәле хайваннарга булган мөнәсәбәт белән билгеләнә дигән фикердә.

“Хайваннар гына түгел, гомумән, тирә-юньгә, үзең яшәгән табигатькә, үзеңнән көчсезрәк кешеләргә: картларга, балаларга; табигатьнең иң йомшак җан ияләре: этләр һәм песиләргә булган мөнәсәбәт, беренчедән, кешенең үзенең эчке дөньясын күрсәтә.

Икенчедән, җанварларга, хайваннарга начар мөнәсәбәт икән, ул авыру җәмгыять дип санарга кирәк”, ди Иксанова.

Иксанова “Песи” дип аталган новелла да язган. Песи язмышы белән кеше язмышы турында ул. Балалый башлаган песине балалары белән урамга чыгарып ташлаган бер гаиләнең кызлары бервакыт үз баласы белән тулай торакка сыймый башлаган.

Рәссамнарның песиләренә ишекләрен киң итеп ачкан “Казан-Эрмитаж” үзәгенә Илсөяр Иксанова да кызы Айсылу белән барырга җыена. Үзе песиләргә артык исе китмәсә дә, аларда яшәп алган Алисә исемле мырауҗан аның карашын үзгәрткән. Тормышларында булган бик авыр вакыйгалардан соң психолог 5 яшьлек Айсылу өчен ул вакытта песи алырга кушкан булган.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: йомшак кайдан: мич башыннан
03.03.2010 18:56
Әйе Кисекбаш! иң аянычы марҗа песиләр белән кушылып нәселләре дә юкка чыккан...

кем: мырауҗан кайдан: тәрәз төбеннән
02.03.2010 19:56
Мырауҗан Алисә булмый инде Наил Алан! Мияубикәләргә генә кушалар кызлар исемен.

кем: кисекбаш кайдан: татар бистэсе
01.03.2010 22:37
менэ сина мэ. терелэре дэ килэчэк диме. кызык була икэн... минем бер таныш сойлэде, песи каргышы бик яман нэстэ ди. песие балалагач, балаларын капчыкка салып бочкадагы суда батырган. шуннан озак та утмэгэн, узенен аягына бочка тошеп тэпие чэрдэклэнгэн... шулар каргышы гына тоште ди. кузлэре ачылган иде инде ди... песилэрне без курмэгэн улчэмдэге доньяны курэ дип тэ сойлилэр, дорес булса тагын. уйлап-уйлап торам да, эллэ теге 300 песи каргышы тоште микэн Казаныбызга. туган жирлэреннэн аерып питергэ итеп ат эле. шуларнын каргышы тошкэндер, тел бетэ, татар талаша бер-берсен курэ алмый... менэ горурланып утырыйк инде "казанский кот"дип.

кем: каракаш кайдан: мич башыннан
01.03.2010 19:35
мин дә битараф түгел песи халкына. үз гомеремдә берничә песине йортлы иттем. тыныч кына уза алмыйм шулар янынан урамнан үткәндә дә. үзләрен яраттыра беләләр шул алар.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

“Эрмитаж-Казан” үзәгенә 80 песи җыелды