киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Шәймиев: “Миңнехановка авыр чакта терәк булырга әзермен”

02.03.2010

Матбугатта республика җитәкчесенең фикерләренә игътибар кимеми. Шушы көннәрдә Миңтимер Шәймиев үзенең президент урыныннан китү сәбәпләрен “Интерфакс” агентлыгына аңлатты. Бу әңгәмәдә ул Татарстанның киләчәген ничек күзаллавын да әйтә.

Миңтимер Шәймиев мартның 25-енә кадәр әле һаман да Татарстан президенты булып калса да, Русия сәясәтчеләренең рейтингын тикшерүче белгечләр аны инде иң танылган, тәэсирле җитәкчеләр исемлегеннән төшереп калдырырга тырыша. “Коммерсантъ”тагы чираттагы рейтингта да Шәймиев аска тәгәрәгән.

“5 ел элек китмәкче идем”

“Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә Шәймиев үзенең җитәкчелектән китүнең төп сәбәбен – өлкәнәю ди. Аңа 73 яшь. “Мин президент тәхетеннән 5 ел элек китмәкче идем инде. Ул вакытта сәбәп тә бар иде. Чөнки төбәк башлыклары халык тарафыннан сайланып түгел, ә ил башлыгы тарафыннан билгеләп куела башлады. Мин исә, һәрвакыт сайланып килдем. Әмма ул вакыттагы президент Владимир Путин, миннән Татарстанга җитәкчелекне дәвам итүне сорагач, ризалаштым”, ди Шәймиев.

Универсиаданы яшьләр үткәрер

Шәймиевнең җитәкчелектән китү хәбәре күпләргә көтелмәгән хәл булды. Халык әле “бабай”ның Универсиада уеннарын да уздырачагына ышана иде. Мәгълүмат чараларында да бу турыда еш яздылар. Әмма Универсиада уеннарына президентның үз карашы.

"Универсиада уздыру хокукын яклау - зур җиңү. Бу иң элек премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин тырышлыгы. Эшнең башында нәкъ менә алар торды. Шуңа күрә аларның, федераль үзәк белән килешеп эшләп Универсиаданы лаеклы дәрәҗәдә үткәрә алуында шигем юк”, ди Шәймиев.

Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов
Миңнеханов Шәймиев аркасында таныламы?


Татарстан матбугатында Рөстәм Миңнехановны еш кына Мәскәүгә әллә ни таныш булмаган сәясәтче дип атап килделәр. Белгечләр арасында “Миңнехановка барлык ишекләр дә Шәймиев аркасында гына ачыла” дигән сүзләр дә йөри. Миңтимер Шәймиев бу фикерне кире кага.

“Әгәр кеше үзе тырышмый икән, кемнеңдер исеме белән генә зур сәясәттә абруйга ирешеп булмый. Шуңа күрә Миңнеханов минем аркада Мәскәүгә таныла дигән белән килешмим. Үзем дә заманында хөкүмәтне җитәкләдем.Бу авыр эш, мин моны бик яхшы беләм. Әгәр кеше үзе алдына куйган максатларны уңышлы чишә белә икән, аңа эшләргә ирек бирергә кирәк”, ди Шәймиев.

“Сәясәткә элләни тыкшынмыйм”

Татарстанда хакимият алмашынуын уенга тиңләүчеләр дә юк түгел. Кайберәүләр фикеренчә, Шәймиев президентлыктан китсә дә, асылда, барыбер республика белән ул идарә итәчәк.

“Президентлыктан китсәм дә, әлегә үземнең республикага кирәклегемне тоям. Әлбәттә, Татарстандагы хәлләргә битараф булмаячакмын. Ни генә булса да яңа җитәкчелекнең эшен хупламыйча, аларга каршы чыкмаячакмын. Чөнки алар мин әзерләгән кадрлар. Авыр чакларда яңа президентка терәк булырга әзермен”, ди Шәймиев.

Әңгәмәдә ул алга таба ни белән шөгыльләнәчәген дә әйтә. Аның иң зур теләге - Болгар белән Зөя тыюлыкларын торгызып, алардан туристик үзәк ясап, дин әһелләренә тапшыру. Татарстанның бу эшләрне башкарып чыга алуына Шәймиев шикләнми. Мисал итеп ул яңадан торгызылган Казан Кирмәне, Благовещение чиркәве һәм Кол Шәриф һәйкәлләренә күрсәтә.

Президент нинди булырга тиеш?

Татарстанның яңа президенты нинди булырга тиеш дигәнгә, Шәймиев, ул иң элек әхлак принципларына тугры калучы һәм урталыкны тотучы кеше булсын, ди.

“Әлбәттә, президент проблеманы үзенә файдалы булганча хәл итә ала. Әмма нидер эшләгәнче иң элек үз халкың турында уйларга кирәк. Югыйсә, дөрес чишелмәгән мәсьәлә кеше гомерен дә өзәргә мөмкин. “Милли сәясәт” дигән төшенчәдән дә куркырга кирәкми. Чөнки Русия күпмилләтле ил һәм ул унитар була алмый. Татарстан президенты бер дә оялмыйча татар халкының мәнфәгатен кайгыртырга, аның гореф-гадәтләрен сакларга тиеш”, ди Шәймиев.

Татарларга мөнәсәбәт үзгәрде

Президент булып хезмәт итү дәверендә үзенең иң зур җиңүен исә, Шәймиев татар халкының Русиядә таныла башлавында күрә. Аның сүзләренчә, татарларга мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. “Әгәр 90нчы еллар башында татарлар урыслар белән уртак тел табып, килешә алмыйча, баш күтәрсәләр, Татарстанның язмышы нәрсә булып бетәчәген күз алдына да китереп булмый иде. Әмма без ул авыр вакытларны тыныч кына үткәрә алдык. Бу безнең иң зур җиңүебез”, ди Шәймиев.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Колке профессоры кайдан: Автоградтан
08.03.2010 11:20
Черек баганага черек терәү куймыйлар

кем: казанлы
06.03.2010 06:43
/модератор эфэнде, нигэ шундый кешлэрнен тупас шэхси хожумле сузлэрен монда урнаштырырга?/ дисен, Вил агай, бик дэрес. эмма узен дэ тупаслыкта кимен куймыйсын бит. синен кебек кайчандыр абруйлы кешегэ карап, башкалар да азына монда. ул "психиатр" кебек "тынычландыручылар" узлэре дэ мэглум больница клиентлары лабаса. язгы авышу гына булса ярый да бит.

кем: Уфалы кайдан: Уфадан
04.03.2010 19:23
Фәүзия ханымга.
Уфадан сезне дөрес тәнкыйтлиләр! Сезнең Уфадагы похоҗдениеларыгыз ул якын ТАРИХ, 90-чы еллардагы, аны онытып та, үзгәртеп тә булмый.
Тукран дигәне яза:
"Сез Чаллыдан милләтчеләр автобусларга утырып уфага килеп башкорт лар ачлык иглан итеп утыргандаТВ янында теләктәшлек белдереп ТАТАРЛАР битенә төкереп киттегез..."
Монда бер ялган сүз дә юк. Хаталарны таный белергә дә кирәк!
җавап

кем: психиатр сабыр
04.03.2010 21:46
уфалы тыныч бул. :-) яз - хасталарның ычкынган, ә акыллы оятсызларның хәйләкәрләнгән чоры. сабыр бул - котыртма, авырткан нокталарга (оялган, халыктан яшерергә теләгән әйберләргә) кагылмаска! тынычсыз йортка шайтан керә ич.
җавап

кем: viner
05.03.2010 15:08
Әе шул, күп еллар буе бер җирдә эшләү кайбер кешенең психикасына да зыян китерә. Ул бәндә вактыты белән котыра, яки тсиникка әверелә. Андыйлар нәрсә эшләгәннәрен, кемне тешнәгәннәрен белми: хатын-кыз, ир-ат, олысы, кичесе аларга барсыда бер.
Әлбәттә психиатр үз эш урынында - психболнитсада булырга тиеш, чөнки нормал кешеләр белән аралашканда да ул үзен психлар арасында дип тоя. Бәлкем үзен Наполеон да дип уйлыйдыр әле.
Ә безгә, гади халыкка, үз галимнәребезне, язучыларыбызны тыңларга, аларның китапларын укырга кала.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
04.03.2010 15:57
Улым турында язарга онытканмын. Улым Малайзиядә ислам университетныда укып кайткач, Мәскәүнең "САД" нәшриятында эшләде, төркчәдән һәм гарәпчәдән дини китаплар тәрҗемә итте, рус теленә. Ул нәшриятның типографиясе, базасы Уфада булганлыктан, анда да яшәде. Улым Мәҗит Гафуриның да шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә итте, ул Төркиядә китап булып басылып чыгарга тиеш. Шуны да әйтәсем килә, төрекләр өчен татар-башкорт проблемасы юк, алар өчен "һәпсе төрек", ягъни, барыбыз да төркиләр. Минем улым татар-башкорт проблемаларына катнашмый, татар яки башкортлар тәрҗемә буенча ярдәм сорасалар, ярдәм итә. Әйе, ул 5-6 тел белсә дә /Чаллыда татар гимназиясен тәмамлады, камил рәвештә төрек, гарәп, инглиз, рус телләрен белә/, улым Шәйми Татарстаннына кирәк булмады, чөнки монда бер тел белмәгән, бер китап укымаган "му-му"лар хуҗа. Улым Уфада калырга да җыенмый, аңа бу талашлар кирәкми. Хәер, аңа инде 30 яшь, кайда яшисен, кайда эшлисен үзе хәл итә.

кем: fenis
04.03.2010 12:49
Тукран, вехшиленмегез зинхар, токереклерегезне миллетне, телне бу хеллерге тошергеннерге чечегез. Аны сезден башка да талыйлар, кыерсыталар.

кем: Тукыран кайдан: уфа
04.03.2010 07:49
Кызык нәрсә икән бу санак интер .Хлеба ненадо дай подратся.Фаузия апа сезнең эшчәннегегез алдында баш иям сезнең кебек кеше янында акыллы милләтчеләр булырга тиеш .Сез комунистлар вакытында- комсомолский воҗак 90елларда -милләтче 2000 елларда- башка явлык бәйләп -мосолман 2008 елларда -2 че иреңә яреп татарны бүлеп-мишәрлек белән мәшгул .мишарнең атаклы улы-Хади такташ мишар Карабулак китап яздыгыз.2015 елларда -яхуди тамырларыгызны тапсагызда бердә аптырамам .караболакка килгәндә дөняны кулда тотучылар төкерделәр синең карабулактагы татармы мишәрме икәнеңә .Анда бик күп АЛТЫН байлыклары барлыгы билгеле булды .Анда кытайлар килеп эшлиячәк это уж не твоя земля .Сез 90 елларда Чаллыдан милләтчеләр автобусларга утырып уфага килеп башкорт лар ачлык иглан итеп утыргандаТВ янында теләктәшлек белдереп ТАТАРЛАР битенә төкереп киттегез МИЛЛӘТЧЕЛӘР белән очрашмадыгызда .Шул вакытта милли хәрәкәттән бик күп кеше татарстан безне якламагач монда йөрүнең файдасы әз дип милли хәрәкәтне ташладылар.башкорт милләтчеләре аңлады татарлар КАК ВСЕГДА бердәм түгел мәктәп җимерүгә барып җиттеләр ТАТАР укыткан башкорт .Сезнең улыгыз уфа да Мәҗит Гафуриның хәм башка татар әдипләренең китапларын чит телгә тәрҗемә итә алар инде татар түгел башкорт булып китәчәк 6 тел белгән улыгызны да Шәйми куып чыгардымы Фаүзия АПА хантлар тайгада урман яна башласа аны сүндермәгәннәр АҢА каршы яктан ут төрткәннәр ут кара каршы килеп үзе сүнгән= бәлкем эт бавын үзебезгә алырга вакыт җиткәндер =
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.03.2010 20:34
Тукыран дигэн бэндэ! Нигэ сез, монда утыра торган ФСБ агентлары кебек, офф-топ белэн Фэузиягэ каршы кыргый хожумгэ кучэсез? Менэ язылган мэкэлэ, нигэ шунын буенча суз ярыштырмыйсыз яки шунын буенча суз эйткэн опонент белэн бэхэслэшмисез? Монда, тукыран дигэн матур кош исеме астына яшеренеп, сезне кем усендерэ дэ, кем ирештерэ? Аннан сон, модератор эфэнде, нигэ шундый кешлэрнен тупас шэхси хожумле сузлэрен монда урнаштырырга? Бу, бит, сезнен кагыйдэлэргэ каршы. Милли Межлис агзалары гына монда уз исеменнэн язалар. Э бу "тукраннарнын" пычрак ниятлэре ап-ачык: шэхси хожум белэн аларны монда кереп язмаларын калдырудан мэхрум итэргэ. Безнен авызны ябарга. Шул кирэкме сезгэ, иптэш модератор?
җавап

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
04.03.2010 14:50
Тукран, сез әллә котырдыгызмы?! Нинди комсомол вожаклары, нинди мишәр караболаклар турында сөйлисез сез? Дөньяда булмаган нәрсәләрне бар итеп күрсәтеп, мине пычратырга уйлагансыз икән, бу барып чыкмаячак, чөнки минем бөтен тормышым милләт күз алдында үтте. Суд карары чыкканнан бирле ФСБ мине бөтен матбугат чараларында, телевидениедә, интернетта нәкъ менә шушы рәвешле пычрата. ТНВ хәтта мине катнаш никахлардан туган балаларны крематорийда яндырырга кушты, шуның өчен хөкем иттеләр, дип, бөтен дөньяга ялган сөйләде. Әмма марҗа кияве Илшат Әминов һәм сезнең кебекләр мине пычратам, дип, милләтне дә пычраталар бит, шуны онытмагыз! Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, нахак һәм яла өчен сезгә бер җәзасын бирәчәк, иншаллаһ! Һәм сез ул җазаны бу дөньяда ук күреп китәчәксез.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
03.03.2010 14:40
Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты буларак, Татарстанның бәйсезлек турында Декларациясенә, бәйсезлек буенча референдум нәтиҗәләренә, Татарстан Конституциясенә хыянәт итте. Моның өчен теләсә кайсы демократик илдә аны эшеннән алырлар иде һәм хөкем итәрләр иде. Президентка бәяне "боз сарайлары салдырды", "Казан урамнарын чистартты" дип бирергә ярамый, ә алып барган сәясәте һәм аның нәтиҗәсе өчен бирергә кирәк. Шәймиев 90нчы еллар башында ук "Суверенитетның милли төсмере юк", дигән иде, ул шушы шигаренә /лозунг/ тугры булып калды. Суверенитетның чыннан да милли төсмере булмады, ул татар халкына берни бирмәде. Шәймиев татар халкының йөз елларга бер килгән дәүләтле булу хыялын, өметен, омтылышларын юк итте. Шәймиев чорында Татарстан караклыкка кереп баткан /коррупция/ авторитар төбәккә әйләнде, без демократия мәсьәләсендә кимендә ярты гасырга артка алып ташландык. Сайлауларга халыкның 99 проценты килеп, шуның 99%ы хакимият партиясе өчен тавыш бирүе - Татарстанда диктатура урнашуын күрсәтә тоган төп билге. Татарстанның төп байлыгы һәм барлык хакимият - Шәймиев һәм аның кланы кулында. Шәймиев татар халкын дәүләтсез һәм телсез калдырып китеп бара. Аның Болгар һәм Свияжски белән уйнавы безнең югалтулар янында чүп кенә. Татарны дөньяда беркем белми, чөнки дөнья үз хокуклары өчен көрәшкән халыкларны гына белә һәм таный. Безгә хәзер барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк, әмма Шәймиев кебек бәндәләрдән башка гына.

кем: Фәндәс кайдан: Актюбинскидан
03.03.2010 12:15
Французларның үз язмышы, татарларның үз язмышы.
Монтескиеларның үз язмышы, тукраннарның үз язмышы.
Ә алда үлем.

кем: Гоммәр кайдан: Актаныштан
03.03.2010 09:31
Монда китерелгән сүзләргә анализ ясап карыйк, алар сорау рәвешендә, әмма бу прокурор каршына басып җавап бирү түгел. Вербованныйлар бу сораулар виртуаль дип уйласын, тик аптыратыйммы, йөдәтимме сериясеннән түгел:

Шәймиев әйтә: “Мин президент тәхетеннән 5 ел элек китмәкче идем инде. Ул вакытта сәбәп тә бар иде. Чөнки төбәк башлыклары халык тарафыннан сайланып түгел, ә ил башлыгы тарафыннан билгеләп куела башлады...”

(5 ел элек китәргә сәбәп булган, ә хәзер сәбәпсезме? Ә сәбәп кайдан?Халык нәрсәгә мохтаҗ: сайлаугамы, сайланугамы?) (Ә ил башлыгы, татарстан ил түгелмени?)

"Универсиада уздыру хокукын яклау - зур җиңү. Бу иң элек премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин тырышлыгы...”

(Нәрсә ул тырышлык һәм ул кайдан?) (Кемнәр тырыша, кемнәр тырышмый һәм нинди юнәлештә? Кем ризалыгы өчен?)

“Сәясәткә элләни тыкшынмыйм”
“Әгәр кеше үзе тырышмый икән, кемнеңдер исеме белән генә зур сәясәттә абруйга ирешеп булмый. ...”

( “Үзе, үзем”, бу кайдан?) (Нәрсә ул сәясәттә абруйга ирешү һәм сәясәткә тыкшынмыйча ил белән, халык белән җитәкчелек итеп буламы?) (Абруй кирәкме? Кирәк булса, ни өчен?)
Икенче бер китапта язылган ди, имеш, соңгы патша михаил меченый булачак.
Бер китапта әйтелгән, соңгы сорау кая ул патшалар, булачак дип.
Ягъни, “К А Й Д А У Л П А Т Ш А Л А Р,” –дип.

“Президентлыктан китсәм дә, әлегә үземнең республикага кирәклегемне тоям. Әлбәттә, Татарстандагы хәлләргә битараф булмаячакмын...”

(Нәрсә ул “кирәклегемне”? Кемгә кирәк, ә кемнәр алар битараф? )

“... Югыйсә, дөрес чишелмәгән мәсьәлә кеше гомерен дә өзәргә мөмкин... ”

(Нәрсә ул мәсьәлә чишү? Кем ризалыгы өчен? Үзеңнең ризалыгыңамы, әллә башкагамы?Үз ризалыгың өчен булса, бу нәфсе эшеме? Нәфсең кай төшеңдә?
Кеше гомерен өзәргә дә мөмкин. Монда сүз үтерү, үтерелү яки үтертелү турында барамы?)...һ.б..
Мисал өчен, әгәр үлем түшәгендә ятканда БУ ДӨНЬЯДА МИНЕМ КЕМГӘ КИРӘГЕМ БУЛДЫ ИКӘН дигән сорау каршыңа килеп басса...
Чөнки син китәчәксең, ә барысы да калачак, ә канәгатьсезлек белән дөнья тулы.

Ә сораулар дәвам итә.
Әкият, хикәя - болар сәнгать әсәрләреме?
Ә чынбарлык нәрсә?
Аңлар өчен кат-кат укыгыз.

Фирдәвескә сорауларга каршы сораулар:
Фирдәвес Чирмешәннәнме, Чирмештәнме?
Чирмеш, татар - исемме, атамамы, сүзме? Һәм алар кайдан?
Сорауга сорау белән җавап бирү яхшымы, начармы?

кем: тукыран кайдан: уфа
03.03.2010 07:12
Франсуз филос Монтеские 18 гасырда язган ТАТАРЛАР бөек халык ләкин алга карап эш итә белмиләр гел үз ара талашалар Моның турында ТУФАН АБЫЙНЫҢ Утырып уйлар уйладым дигән китабында да бар Менә монда да тегене эшләм моны эшләми дип чүбек чәйнәп балавыз чыгаручылар бар Алар әгәрдә Шәйминең Татарстан яшләрендәге интерв укыган булсалар силовеклар белән ярдәмчесе Р Хакимовның китапларын укып анализ ясасалар санакта базар хатыннары күбек чәйнәшмәсләр иделәр ир-ат башыгыз белән Халыкның күңелендә мәцет булырга тиеш Ана берәү мәцет салдырдыда инәсенең исеме белән атады хәзер 6мл сата акца эшли ОЯТСЫЗ 20 елда КАЗАН ничек үзгәрде 30 боз сарайлары район үзәкләрендә рәсәйнең кайсы төбәгендә бар Авылларда шәхәрдә татар эчә икән аңа Шәйми гаепле түгел Булдыклы АТА баласы турында кайгыртырга тиеш Дүртөйледән Илештән балаларын Актанышка хоккейга тренировкага йөртәләр төнге 2-3 өйләренә кайталар ТАТАРСТАННЫ чит илләргә таныту аның эше булмады мени УФАдан бер әтрәгәләм милли хәрәкәт башлангач 10 мл татарны Татарстанга чакыртып квартирлар бирмәде дип 2сәгат сүкте Шәймине табиев 30 ел утырды нәрсә эшләде за заслуги перед .....Шәймидән медал алырга килде .Әгәрдә туктамыйсыз икән бер гаепсез сүгүдән үзегезнең чын тарихыгызны язачакмын күпме ТӨРКИ халыкларына зыян китергәнегезне
җавап

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
03.03.2010 12:25
Тукран, син кире якка тукылдыйсың бит, туган! Беренчедән, монда халык талашып утырмый, ә һәркем үз фикерен әйтә, шул исәптән, син дә. Икенчедән, Татарстандагы ул боз сарайлары - ыштансыз күткә каеш бау булды, аңа карап халыкның хәле яхшырмады. Син мактаган ул Актаныш боз сарае айга 5 миллионга төшә, бу бит исраф! Бу боз сарайлары белән мавыкканчы, укытучыларның, табипларның, бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырсалар, халыкка җиңелрәк булыр иде. Хәер, ачның күзе - икмәктә, тукның күзе - хикмәттә, диләр бит, Шәймиевлар күптән башка дөньяда, башка измерениедә яши инде, алар гади халыкның хәлен беркайчан аңламаячаклар. Шуңа күрә сикеренәләр.
җавап

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
03.03.2010 21:05
Камал-Җамал! Син дә Татарстанда ерактагырак авылларга барып кара, күрерсең асфальтны! Сазлык, кайткан халык машиналарын ташлап, җәяүләп атлый. Бездә бит күз буяу, шапырыну. Тукай районында бүген дә газ кермәгән авыллар бар, телевизордан күрсәттеләр. Татарның үз-үзен алдап гомере үтә инде аның. Бәдрәфкә ындыр артына йөрсә йөри, әмма урыс кебек шапырынуын белә!
җавап

кем: Камал кайдан: Малмыҗ
03.03.2010 19:49
Батырша абзый ! Син Балтачтан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Киров өлкәсенең Малмыҗ шәһәренә килеп кит , шунда күрерсең Татарстан белән Рәсәй арасындагы аермалыкны . Монда , мәсәлән , әле дә газ торбасы кермәгән , юллар җимерек , җирләр эшкәртелми . Ә бит Татарстанның башка дәүләт кебек гамәли тормышта Рәсәйдән аерылып торуында Шәйминең дә өлеше зур . Юкка гына бит Татарстанны "внутреннее зарубежье" дип әйтмиләр . Чын бәйсезлеккә (Иншаллаһ!) ирешү юлында менә шундый аермалыкларны күбрәк булдыру мәслихәт . Ә сез үзегезнең "тыз-быз" гыҗылдавыгыз белә эш аты янында бөтерелгән кигәвеннәрне хәтерләтәсез .
җавап

кем: җамал
03.03.2010 18:39
Язам әле.
Батырша,теге еллардагы Казан илә Балтач арасындагы юлны исеңә төшер, Үрнәктән соң ничек кайта идең.Райондагы хәзерге юлларга карап шөкер ит! Ул вакытларда 2,5сәг. Казанга барып кайта ала идеңме.Татарстандагы хәзерге юлларны карагыз...Тузган торак.Кайда тагын бар бушка кв-ра бирү
.Ир кешегә болай вакланып," бакыр акча корты" булып, утыру килешми.

Шәймиевне яклаячакмын,хотя минем ул бер кемедә түгел,күргәнем белгәнем дә юк,әмма аның эшләгәннәре бихисап.Гадел булыйк,гөнаһка кермик.
Кайда соң безнең акыллы татарларыбыз.Барсының диярлек күзләрен акча-байлык каплаган.
Йә ходам!!!
җавап

кем: җамал
03.03.2010 18:22
Батырша әфәнде.
Әйтәм аны Балтачка кайткан кешеләр "юклыкта" яшиләр...
Нинди генә урында эшлиләр әле уларИкешәр-өчәр йорт салып чыктылар,качак дигәннәрегез.Балтачлыларга грех җаловаться Шәймигә.Кореннойларга андый эш урыннары тәтеми дә әле районда.
Кайтканнарның хисабы бар бит,Батырша.
Шәхси ачуыңны монда күтәрмә,кемнең баласы кемгә өйләнмәгән дә ,кемгә кияүгә чыкмаган.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +