киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Русия хөкүмәте үлгән солдат гаиләсен кайгыртмый

Ирек Массаров
02.03.2010

Илнур Массаров әле 2000 елда, Русиянең ул чакта Грузиядә урнашкан 55437нче хәрби бүлегендә гаскәри бурычларын башкарганда һәлак була. Русия кануннары буенча, мондый очракта хөкүмәт һәлак булучының гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга тиеш. Илнур үлгәннән соң 10 ел узды, аның әтисе Ирек һаман фатирсыз. Шушы вакыт эчендә ул йөзләгән оешма, түрәгә хатлар яза. Нәтиҗә юк.

Русия армиясендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган солдатның әтисе Ирек Массаров кайларга гына мөрәҗәгать итмәгән, нинди генә җаваплар алмаган. Аның мөрәҗәгатенең эчтәлеге торак шартларын яхшырту белән бәйле. Чөнки Ирек әфәнде 12 квадрат метрлы коммуналкада яши. Бу инде ашау урыны, бәдрәф, юыну бүлмәсе күршеләр белән уртак дигәнне аңлата.

Ирек Массаровка канун буенча торак шартларын яхшырту каралган. Армиядә үлгән солдатның әтисе буларак. Аны 2002 елның 14 ноябрендә Чаллы хакимиятендә “Армиядә үлгән солдатның әтисе буларак торак белән беренче чиратта тәэмин ителергә тиешле кешеләр” исемлегенә кертәләр. Шушы исемлеккә кергәннән соң 8 еллап вакыт узды, Ирек Массаров һаман да фатирга беренчеләр чиратында кала, коммуналь торакта яши. Мөрәҗәгатьләре һаман игътибарсыз кала.

“Улым үлгәннән соң мин 10 елга якын ташламалы чиратта торам, Татарстан, Русия президентына, хөкүмәт җитәкчеләренә хат яздым. Саклану министрлыгы, прокуратуралар да калмады. Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозовка гозерне җиткердем. Берсе дә, минемчә, Чаллы хакиме Илдар Халиков белән конфликтка керәсе килми.

Шулай да, иртәме-соңмы, торак алуга өметне өзмим, хокукымны даулап йөрүдән туктамаячакмын. Европа, Страсбургларга да хат яздым. Страсбургтан җавап килмәде, хатны алу турында гына язу килде”, диде Ирек Массаров.

Илнур Массаров
Ирек Массаров сәнгать, иҗат кешесе дә. Аның шушы кечкенә бүлмәсе сынлы, рәсем сәнгате әсәрләр белән тулы. Ул – татарның шундый талантлы шәхесе дә. Аның әсәрләре Чаллы картиналар галереясендә күрсәтелү алдында тора.

Ирек әфәнденең бабасына заманында алман әсирлегеннән кайткан татар солдаты болай дигән: “Алманнар азмы-күпме сәләте булган әсирләргә иҗат итү өчен шартлар булдырган”. Ә монда баласын армиядә югалткан, оста куллы кеше дистә ел инде газап чигә.

Нигә шулай килеп чыккан? Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Чаллы хәрби комиссариатына шалтыраттык. Кизү торучы офицер Трубников “комиссар Ильясов иртәнге 9дан эшен башлый, 9 тулгач шалтыратыгыз”, диде. 9да элемтәгә кергәч, кабул итү бүлмәсендәге ханым “Комиссар чираттагы ялда, пенсия, социаль бүлекләргә шалтыратыгыз”, дип тәкъдим итте. Җавап алу мөмкинлеге юк икәнен аңлагач, хәбәрләшү тукталды.

Чаллы хакимиятендә озак эзләнүләрдән соң мондый җавап алынды: “Армиядә үлгән солдатларның гаиләләренә фатир бирү чираты Казанда карала. Татарстан, Русия казнасыннан бу юнәлешкә акча бирелсә, Ирек Массаров иртәгә үк фатирлы булырга мөмкин". Бу сүзләрне Чаллы хакимиятенең торак идарәсе башлыгы урынбасары Фидания Жукова әйтте.

Массаровның иҗат эшләре
Ирек Массаров фикеренчә, проблемга шундый караш булганда, ул 20-30 елдан соң гына фатирлы булачак. Хәзер инде ул пенсиядә, шулай да эшли.

Хәзерге вакытта Русия армиясе офицерлары өчен Русиядә, шул исәптән Татарстанда саклану министрлыгы меңләгән фатир сатып алды. Ватан сугышы ветераннарына кабат фатир өләшәләр. Мисал өчен, 1995 елда Чаллының элекке хәкиме Рифгат Алтынбаев, җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан “шәһәрдәге барлык ветеран фатирлы булды”, дип Татарстан президентына рапорт бирде.

Татарстан президенты, башка төбәк җитәкчеләре дә үз чиратларында Ватан сугышы ветераннарының фатирлы булуы турында Мәскәүгә хәбәр юллагандыр. Баласын армиядә югалткан Массаров фатирны инде 10 ел көтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.03.2010 06:18
Габделбарый әфәнде бик дөрес әйтә. Империя колларына колбиләүчеләрдән мәрхәмәт көтү ахмаклык булыр иде. Ул империягә хезмәт итмәү, каршы тору юлларын эзләү кирәк безгә!
җавап

кем: Тукыран кайдан: уфа
20.03.2010 08:23
Хәлил Чаллы дигән шәхәрдә АЙДАР ХӘЛИМ дигән КЕШЕ бар шуның 20 елда чыккан бер генә китабында җурналда эшләгән чорда чыгарган язмаларында укымагансың юкса акка кара белән Меҗдународный законнарның статялары белән язды. Басып алучылар -басып алган милләтән армия сафларына алырга тиеш түгел дип. Ничек эшләргә икәннәренә тиклем чәинәп каптырды.

кем: Габделбарый кайдан: Бардадан
03.03.2010 01:47
Шайтаннан иман кьотеп булмаган кебек , Русидэн дэ яхшылык кьотеп булмый . Шуна да Татарстан хокьумэте бу очракта узе миллэтэшебезгэ ярдэм кулы сузарга тиеш .
җавап

кем: Салих кайдан: Шәйми якташы
03.03.2010 09:07
Россия ярдәменә мохтаҗ булып калмау өчен, аның пычрак армиясенә барудан баш тартырга кирәк.
җавап

кем: Ахмак кайдан: Казаннан
09.03.2010 12:31
Ничек итеп? юлын күрсэт! Тормэгэ утырыйммыни? анысы да Россиянеке ич! Бигрэк ахмак сузлэр сойлисез! Армия армягэ баручы, анын эти-энисе, туганнары проблемасы гына булырга тиеш тугел. Барыбызнын да... Ник битараф торабыз да, уз улыбыз ускэч кенә кайгыра башлыйбыз, кызыбыз туса соенэбез, армиягэ жибэрэсе юк дип. Берэр митинг, пикет булганы бармы? Пенсия аз, фатир юк дип демонстрациялэргэ чыгалар, э армидэ улеп кайткан балаларны яклаучы юк... Тагын монда утыралар, батыраеп, акыллыбаш булып, барма, дип...
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Русия хөкүмәте үлгән солдат гаиләсен кайгыртмый -