киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


ҡырым

Кырым татарлары мәсьәләсе Украина парламентында каралачак

03.03.2010

Кырым татар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев “Милләтенә карап сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу турында”гы канун проектын Украина Югары Радасы карамагына кертте. Анда кырым татарларының милкен кире үзләренә кайтарып бирү турында сүз бара.

Канун проектында сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызуны Украина таный, шул ук вакытта дәүләт кире үз ватаннарына әйләнеп кайтучыларга яшәү өчен шартлар тудыру, ягъни аларны җир, торак, эш белән тәэмин итү, мәдәният, тел, дин үсеше мөмкинлекләрен гарантияли дип билгеләнә.

Җәмилев 1941-1944 елларны көчләп күчендерүгә дучар булган, шулай ук үз ватаннарына кире күченеп кайтканчы туган кырым татарларын сөргенгә җибәрелгәннәр дип тануны тәкъдим итте. Канун проекты нигезендә, күченеп кайтучыларга теләкләренә карап сөргенгә озатылганчы ата-аналары, яки әби-бабалары яшәгән урыннарны кире бирү хокукы гарантияләнә.


Кырым татар милли мәҗлесе рәисе сөргенгә озатылганнарның һәм шулай ук аларның бала-оныкларына әгәр буш булса күчемсез милеген һәм сакланган булса мөлкәтен кире кайтаруны тиешле саный. Әгәр инде мондый мөмкинлек булмаса бу милекнең бәясен бирү мөһимлеген ассызыклый. Сөргендәге кеше мәрхүм булган очрактан, аның мөлкәте туганнарына кайтарыла.

Моннан тыш, канун проекты халыкларны көчләп күчендерүгә юл куймау дәүләт гарантиясен булдыруны күздә тота. Канун проект авторы бу җәмгыятьтә тотрыклылык саклау өчен кирәк дигән фикердә.

Кучма кире каккан иде

Билгеле булганча, 2004 елның июнендә Украина Югары Радасы инде “Милли билге нигезендә сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу турында”гы канунны кабул иткән иде. Ул сөргенгә озатылганнарның хокукларын торгызу дәүләт гарантиясен һәм хакимият, җирле үзидарәләрнең юнәлешләрен билгеләүне күздә тотты. Әмма шул ук елның июль аенда ул чактагы Украина президенты Леонид Кучма әлеге канунны кире какты.

Юлия Тимошенко
“е–Крым” хәбәр итүенчә, узган елның ноябрендә Мостафа Җәмилев Украина премьер-министры Юлия Тимошенко белән министрлар кабинетының Мәҗлес тарафыннан эшләнәчәк сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу канун проектын Югары Радага кертү турында килеште. Ул хөкүмәт тарафыннан элек тәкъдим ителгән канун проектны кире алырга чакырды, чөнки анда сөргенгә җибәрелгәннәрнең проблемаларын хәл итү өчен бернинди юнәлешләр билгеләнмәгән.

Хөкүмәт канун проекты хокукларны чикли генә...

Билгеле булганча, 2008 елның көзендә Тимошенко Украина милләтләр һәм диннәр эшләре дәүләт комитеты тарафыннан әзерләнгән “Милли билге нигезендә сөргенгә җибәрелгәннәрнең хокукларын торгызу турында”гы канун проектын Югары Радага җибәргән иде. Әмма Тимошенко аның бары декларатив булуын һәм сөргенгә озатылганнарның хокукларын торгызу нигезендә аерым чараларны күздә тотылмавын таныды.

Кырымның тикшеренүләр һәм җирле халыклар фонды президенты Надир Бекиров сүзләренчә, бу канун проектының раслануы кырым татарлары мәнфәгатьләренә туры килми. Аның сүзләренчә, хөкүмәт тәкъдим иткән канун проекты сөргенгә озатылганнарның хокукларын торгызуны истә тотмый, ә киресенчә аны чикли генә. Аерым алганда, анда Кырымнан күчерелгән кешеләрнең оныкларына сөргенгә озатылганнар статусын бирү каралмый.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Тукыран кайдан: уфа
07.03.2010 13:39
Сибат мин синең белән килешәм әллә ләкин аның ский -лар бар башта Окраина танырга тиеш аннары Окраина дәүләте СЧЕТ предявлят москалярга .яки башка илләр ГЕНОЦЕТ признают . 3 юл 30 елга алга карап К Ү П итеп бала табарга шул исәптән безгәдә 21 елгы глодомордан да безнең әби-бабайлар Аңлы равештә КҮП бала тапканнар

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
03.03.2010 20:29
Сибат әфәнде! Мин, Казан татары Кырым татарлары өчен җавап биреп карыйм. Дөрес. Кырым татарларын сөргенгә совет хакимияте җибәрде. Тик бит Совет хөкүмәте кырым татарларыннан калган йортларга Рәсәйдән урысларны китереп тутырдылар. Аларның җирләрен урысларга өләштеләр. Инде СССР таралгач Кырымдагы бүгенге җирле хакимият (тулаем диярлек урыслардан торган) Кырым татарларның хокукларын кысып килделәр, аларга йортлар төзергә уңайлы урыннарда җир бирмәделәр, Сталин чорында тартып алган йортларны, милекне кире хуҗаларына кайтару эшенә теше тырнаклары белән каршы тордылар. Шуңа күрш бүген Киевтагы хакимият Кырым татарларның хокукларын яклау буенча эш башлаган икән - бу бик яхшы гамәл. Кырым татарлары үз туган җирләрендә хуҗа булырга тиешләр. Әлегә Кырыида нигездә Мәскәү яклы урыслар хакимият башында калалар.
Бүтән форумдашлар минем язмага өстәмәләр ясарлар диеп ышанам.

кем: Сибат кайдан: Ташкент
03.03.2010 19:01
Монда мин бер нәсәне аңламыйм, туганнар... Кырым татарлары урысларның Бөек Юлмашчысы Бөек Сталин тарафыннан сөрелде, үтерелде, соңгы җебенә кадәр милексез калдырылды бит! Аларның бу язмышка төшүенә иң беренче чиратта Россия һәм Мәскәү Кремле җавап бирергә һәм барлык югалтуларын шушы империя кире кайтарырга тиештер! Ул таланган милекләргә урысларны утыртып баеттылар бит. Украина ул чакта үзе дә Россия колониясе иде. Дөрес, Кырым хәзер Украина составында булгач, югалтуларны кайтару турындагы хокукларны кайгыртырга да, ныклы карар да кабул итәргә тиеш. Ә инде бөтен зарарларны Россиядән таләп итәргә, Дөнья судлары аша түлләттерергә тиеш! Кем әйтмешли, берәү талаганны икенче кешедән түләтү тузга язмаган хәл бит. Бу хакта миннән акыллырак кешеләр, кырым татарлары ҮЗЛӘРЕ нинди фикердә икән?
     
текст зурлыгы - +