киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мөселманнар милке кире кайтарылырмы?

04.03.2010

Русия Дәүләт Думасында инкыйлабка кадәрге милекне дини оешмаларга кире кайтару канун проекты карала. Православлар бу өлкәдә бик җитез, ә мөселманнар әлегә әллә ни кызыксыну күрсәтми.

Милекне дини оешмаларга кайтару канун проектын Русия мөселманнарының әллә ни “күтәреп алганы” сизелми. Төрле бәхәсләр дә Урыс православ чиркәве тирәсендә генә бара. Мисал өчен пәнҗешәмбе музей эшчеләре Русия патриархы Кириллга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар фикеренчә, Русия мәдәният министрлыгы карамагында булган милекне чиркәүгә бирү дөрес түгел. Чөнки сәнгать әйберләренә гади мөлкәт итеп кенә карарга ярамый.

Шул ук вакытта Урыс православ чиркәвенең синод мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Владимир Легойда белдерүенчә, монда сүз иконалар түгел, ә инде чиркәү тарафыннан кулланыла торган биналар турында бара. “Аларның күпләре инде чиркәү, монастырь булып хезмәт итә һәм Урыс православ чиркәвенә тапшыру бу бары тик рәсмиләштерү генә”, ди Легойда.

Православлар милек тирәсендә төрле сөйләшүләр алып барганда, Русия мөселманнары һәрвакыттагыча дәшми.

Тарих фәннәре докторы, “Русиядә Ислам” энциклопедия сүзлеге басмасы җитәкчесе Дамир Хәйретидинов сүзләренчә, әлеге мәсьәләнең нәкъ соңгы вакытта күтерелүе патриарх булып Кирилл килүе белән бәйле.

“Элекке патриарх Алексий II эшли алмаганны, Кирилл бик тиз башкаруын инде беренче генә күрүебез түгел. Бу яңа патриархның әле үзе вазыйфасына керешкәнче үк административ ресурслары көчле булуын күрсәтә. Чыннан да ул иң күп эш алып баручы тышкы чиркәү багланышлары бүлеген җитәкләде. Шулай ук аның хакимият җитәкчеләре белән мөнәсәбәте дә бик уңай кебек. Һәм бу очракта хакимият белән чиркәү мәнфәгатьләре килеште”, ди ул.

Мәчетләр генә түгел...

Хәйретдинов сүзләренчә, мөселманнарга кайтарылырга тиешле милекне күзаллаганда, монда заманында үзләштерелгән мәчетләр турында гына сүз барырга тиеш түгел. Чөнки инкыйлабка кадәр шактый гына мәдрәсләр дә булган. Шулай ук зиратлар, мөселманнар өчен тарихи урыннарның да истә тотылуы мөһим.

“Канун проектта чиркәүдән тартып алынган күчмә милек турында да сүз бара. Мөселман оешмалары да моны истән чыгармаска тиеш. 20-30 елларда имамнардан, муллалардан күчмә милек тә тартып алынган. Финансларның кире кайтарылуы, әлбәттә, икеле. Ләкин башка күчмә милекнең репрессияләнгән муллаларга яки мәчетләргә караганы исбатланса, ул мөселман оешмаларына кайтарылырга тиеш дип саныйм”, ди ул.

Әлбәттә, ата-бабалардан калган мирасны санап чыгару хәзер шактый авыр. Хәйретдинов әйтүенчә, мөселманнар диния нәзарәте һәм кайбер дини оешмалардагы архив документларында алар бар. Әмма басылган хезмәт рәвешендә мин берне дә белмим, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.03.2010 22:04
Аерма зур. Алексей дигэн патриарх гади КГБ шымчысыннан урнэлгэн немец буларак, Кирилл кушаматлысы - КГБ генералы хэм йоздэн артык миллионлаган байлык хужасы. Монда моселманнарга, Русия империясы дошманнарына, урын юк. Э сез, имеш, кэмпинсатсия, молкэт кире кайтару турында суз башлагансыз. Булганын кире алмасалар да, шокер диярсез.
җавап

кем: viner
05.03.2010 13:19
Патриарх Кириллның (паспорты буенча Гундяев Владимир Михаилович) милионнары кайдан дисәң:

1996 ел - "Пересвет" дигән банкның директорлар шурасы агзасы.

1994-1996 елларны метрополит Кирилл баш булган ОВЦС Русияга тәмәкене (сигарет) тамоҗня салымнарын түләмичә кертүне оештырган. Бу турда 1996 елның сентябр аенда чыккан "Московские новости" газетның 34нче санында мәглүмәт бирелгән, һәм "Московский комсомолец" хәбәрчесе Сергей Бычковта ул турда язып чыкты.

Кирилл Урыс ортодокс чиркәвенең җәмгыят тормышына актив тыкшыну тарафдары.

Чыганак: http://nuns.com.ua/page.php?id=181#ixz0hIAKyzq6
җавап

кем: Фәрит кайдан: Казан
05.03.2010 00:22
Бераз хөрмәт күрсәтсәгез иде сез тырышкан мөселман халыкка, алар бит сезнен кебек океан артында ятмый рәхәтлектән интегеп. Маташа, сүз әйтә. Ятып калганчы атып кал диләп бездә.
җавап

кем: Түбәтәйсез бабай кайдан: Актаныштан
05.03.2010 14:45
Әкиятнең башы: бер бабай малаена кыз сайлыйм дип имеш, урам буйлап кыйнаган кыяфәт чыгарып бара ди.Бәәк хитрый бабай булган ди. Шунда капка төбенә чыгып карап торучы бер җиткән кыз: "Бабайка, почему малаеңны кыйныйсың?"- ди икән. "Иии, кызый, әйткәнне эшли, кушканны тыңлый шуңа кыйныйм!"- дип әйтә ди. "Ну, бабайка, вәт дураак!"- дип әйтә ди.
Ә бабай үзенең эшен дәвам итә ди.Уңга, суңга карый ди, өске урамнан аскы урамга төшә ди, тыкрыкларга кергәләп чыккалый ди. Аръякны әйләнгәнен әйтеп тә тормыйбыз инде. Җиткән малаен кыйнавын дәвам итә ди. Шул чак, тагын бер җиткән кыз пылт итеп капкадан килеп чыккан да ди, "Бабайка, малайканы ник кыйныйсың?"- дип сорый ди. "Иии, кызым,- дип әйтә ди бабай, - бу дурак бәбәй әйтсәң тыңлый, кушсаң эшли, шуңа кыйныйм,"-дип әйтә ди. Ә кыз әйтә ди: "Прравильно бабайка, больше и больше кыйна,"- дип әйтә ди. "Ему уже давно пора, кызлар урынына пылт итеп урамга килеп чыгарга,-дип әйтә ди. Шул дәверләрдән бирле боларның кызлары үрәтә ди, бабайлары урам буйлап кызлар эзләп йөри ди.
Әкиятнең дәвамын матбугат рудан, я безнең гәҗиттән, я татарстан яшьләреннән эзлә.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.03.2010 02:18
Урыс праваслау хэйлэлэрен фаш иту - тул узе "тырышкан моселман халыкка" хормэт курсэту. Сезненчэ, дэшмичэ калу, ул, киресенчэ, ана хыянэть иту белэн бер. Тик донья жэмгыятенэ морэжэгаттэн алар бераз шурли, анда тавыш кутэрудэн. Башкалары ул путиннарга, кирилларга искэн жилгэ дэ тормый.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Мөселманнар милке кире кайтарылырмы? -