киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Гафиятов: “Рубин”да такым рухы көчле

08.03.2010

“Рубин” 1:0 исәбе белән ЦСКА такымын җиңеп футбол буенча Русиянең суперкубогына ия булды. Узган ел нәкъ шундый ук уенда ул ЦСКАга җиңелгән иде.

“Татарстан яшьләре” газетының спорт хәбәрчесе Алмаз Гафиятов бу җиңүдән соң: “Уен барышында “Рубин” үзен көчлерәк хис итте” дип белдерә.

“Сезон да, Русия премьер-лигасы да башланмады, шуңа да карамастан, “Рубин” икенче кубогын яулады. Башта яшь состав белән “Кубок содружество”ны оттылар. Суперкубок өчен “Рубин” һәм ЦСКА уйнады. Узган ел нәкъ шул ук кубок өчен әлеге ике такым көрәшкән иде. Ул вакытта “Рубин” көчсезрәк булып чыкты.

Ә быел “Рубин”га очраклы җиңгән такым буларак кына түгел, ә Европада да җиңгән команда буларак карадылар. “Рубин” бу уенда үзен ныграк һәм көчлерәк хис итте. ЦСКА аңа каршы артык әллә нәрсә эшли алмады”, ди Гафиятов.

Соңгы вакытта “Рубин” тагын да биегрәк үрләр яуларга тырыша. Уңышның сере нәрсәдә соң? Уенчылары шәпме? Алмаз Гафиятов та, моның сере яхшы уенчылар сатып алуда гына түгел, дигән фикердә.

Монда Бердыевның һәм тренерларның сайлап алу тәртибе зур дип әйтер идем. “Зенит” һәм ЦСКА такымнары белән чагыштырганда “Рубин” бюджеты әллә ни зур түгел. Безнең тренерлар халыкка билгеле булмаганнардан да оста уенчылар, Европа йолдызлары ясый ала.

Монда “Чемпионнар лигасы”нда катнашу да, хәзерге Европа лигасы уеннарын да билгеләп китәргә була. Бюджетына күрә “Рубин” олы йолдызлар артыннан кумый. Уртача гына уенчылар алына, әмма такым рухы көчле.

Уңышларга килгәндә исә, бу үзенә күрә Казанны таныту. Башка такымнар ярдәмендә дә чит илләрдә, дөньяның башка почмакларында Татарстан башкаласын беләләр бит. Бигрәк тә “Барселона” белән уйнаганда Рубин Казанны дөньяга танытты дип әйтергә була”, ди Гафиятов.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, “Рубин” такымы остазы Курбан Бердыев та ЦСКАны җиңгәннән соң, уенчылар хәзер моннан елъярым элек булган кебек каушамый, дигән. Бердыев бу җиңүдән канәгать.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: капкачы кайдан: капка төбеннән
10.03.2010 18:46
"Татарстан яшләре"нең спорт хәбәрчесе АТЛАС Гафиятов иде , сез аны АЛМАЗ дип ялгышмыйсызмы ? Татарны вә Татарстанны дөньяга танытабыз дисәк , һәрдаим "Татарстан түгелдер Рәсәй" дигән шигардән чыгып хәрәкәт итү мәслихәт .
җавап

кем: Azatliq.org
10.03.2010 18:53
Алмаз Гафиятов - Атлас әфәнденең улы.
     
текст зурлыгы - +