киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Русиядә украин тапшыруларын күрсәтү могҗизамы?

08.03.2010

Киләчәктә Русиядә 1-2 украин телевизион каналы күрсәтелә башларга мөмкин. Бертөрле - Русия пропагандасын гына ишетергә күнеккән халык өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булачак. Бу җәмәгатьчелекне уятып җибәрергә мөмкин, ди белгечләр.

Ни гаҗәп, әгәр Украинада күпчелек халыкның русияләргә карашы уңай булса, Русиянең үзендә хәл башкарачак. Мисал өчен, Киев халыкара социология институты белән “Левада” үзәге уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, украиннарның 93% русияләргә уңай караса, русияләрнең бары 52% гына Украинаны “үз итә”.

Һәм шунысы игътибарга лаек, Украина президенты итеп Русия тарафлы Виктор Янукович сайлангач, бу хәл инде үзгәрә бара. Украиннарга карата дустанә мөнәсәбәт арта.

Димәк, монда илнең массакүләм мәгълүмат чараларында алып барылган “сәясәт” мөһим роль уйный.

Виктор Ющенко Украина президенты булганда, Русия телевизион каналларында әлеге ил турында уңай мәгълүмат сирәк яңгырый иде. Әлбәттә, бу халык күңеленә тәэсир итми калмагандыр.

Украинда исә төрле карашны чагылдырган массакүләм мәгълүмат чаралары эшләү сәбәпле, андагы халыкның төрле фикерне белү мөмкинлеге зур.

Шуңа Русиядә украин каналлары күрсәтелә башларга мөмкин дигән яңалыкны, белгечләр бик уңай күренеш дип кабул итте.

Бу хакта Украина президенты Виктор Януковичның Русиягә сәфәре барышында әйтелде.

Янукович Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда илдәге урыс телле халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртачагын белдерде. Медведев та җавап йөзеннән, Русиядә 1-2 украин телеканаллары трансляциясен оештырырга вәгъдә итте.

Белгечләр сүзләренчә, әгәр бу тормышка ашса һәм халык кызыклы украин каналларын карый башласа, җәмәгатьчелекнең фикер йөреше бөтенләй үзгәрергә мөмкин. Ә бу сүз ирегеннән мәхрүм русияләр өчен бары файдага гына булыр иде.

“Русиядә ике украин каналы күрсәтелсә, бу халыкның сәяси аңын төптән үзгәртәчәк”, ди Русия сәясәт белгече Алексей Иванов.

Аның сүзләренчә, “Украина” телевизион каналындагы Савик Шустерның “Шустер Live” яки “Интер”дагы Евгений Киселевның “Зур сәясәт” ток-шоулары күрсәтелә калса, бу хәтта Русиянең сәяси торышы үзгәрешенә дә китерергә мөмкин.

Евгений Киселев
Заманында Киселев та, Шустер да Русиянең НТВ телевизион каналында эшләгән иде. Хосусый канал буларак оешкан НТВ объектив мәгълүматлар бирү сәбәпле, халык аны бик тиз үз итте. Әмма Владимир Путин хакимияткә килгәч, ул канал дәүләт карамагына күчерелде.

Әлеге хәлдән соң НТВ-ны җитәкләгән Киселев күп кенә хезмәттәшләре белән ТВ-6 каналына күчте.

Әлбәттә хәзер дә күп белгечләр украин каналларының Русиядә күрсәтелүен бер могҗиза буларак кабул итә. Чөнки бу соңгы дистә елдагы эчке сәяси пропагандага каршы килә.

Радиобызның Киевтагы бүлеге җитәкчесе Инна Кузнецова сүзләренчә, чынлыкта Медведев украиннарга андый мөмкинлекне дигитал телевидение челтәрендә генә бирүне күздә тотты.

“Медведев якын көннәрдә дигитал телевидение мөмкинлеге кысаларында тапшырулар проектын оештыруны гамәлгә ашырачак Русия массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашачагын әйтте. Шул дигитал телевидение мөмкинлеге буларак Медведев 1-2 украин каналын кертүне һәм бу Русиядә яшәүче украиннар һәм украина телендә мәгълүмат алырга теләүчеләр өчен каралачагына басым ясады”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәннур кайдан: Оренбур
16.03.2010 17:34
Нигә Татарстан президентына да: "Татарлар бит Русиядә сан буенча икенче урында, украиннардан кубрәк, "ТНВ" каналын дигитал ТВ эфирына булса да кертергә кирәк", - дип сүз башламаска икән?...

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
09.03.2010 21:17
кремл кемгәдер ошанып үзен саудыра. Берсенә дә ошанырга ярамый. Капчыкларын тутыруга төрлесе-төрле якка кача. Лукашенко да үбешеп йөргән иде, аннары арт битен күрсәтте.

кем: камил кайдан: казаннан
09.03.2010 16:51
Юк могҗиза түгел.Вәт мәскәүдән татарча тапшыру күрсәтсәләр могҗиза булыр иде.
җавап

кем: Алтын кайдан: Казан
09.03.2010 20:31
Татарча телевидение бар, ТНВ дип атала, һәм аны дөньяның теләсә кайсы почмагында, шул исәптән Мәскәүдә дә, карарга була. Бу могҗиза түгел. чынбарлык. http://corbina.tv/players/tv.php?channel=tv10
җавап

кем: Бакыр бабай кайдан: Казаннан
10.03.2010 20:47
Әмрикәгә рәхмәт , 1954 елдан бирле бөтен татар-башкорт дөньясына "Азатлык" радиосын сөйләтә . Ә Рәсәй безне ат итеп җигеп , сыер итеп сава гына белә , калганнары - шымытыр !
җавап

кем: камил кайдан: казаннан
09.03.2010 21:08
Үзең алтын булсаң да сүзең көмеш тә түгел- беренчедән ТНВ-Татарстан новый век дигәнне аңлата-димәк татарча түгел калганын әйтеп тә торасы килми.Икенчедән ТНВ Мәскәу тапшыруы түгел.Өченчедән икенче юлы игътибарлы бул.

кем: шэкерт кайдан: сабактан
09.03.2010 02:49
Хормэтле "Азатлык" журналистлары ! Татар теле нормаларын Казандагы надан гэзитчелэргэ ияреп сез дэ еш кына боза башладыгыз . Тукай эдэби телендэ сорау биргэндэ "...МОГЖИЗА МЫ ?!" дип эйтергэ кирэк !

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.03.2010 23:15
Минемчэ, бу чираттагы куз буяу яки потемкин авылы. Нэкъ Т.Осетия хэм Абхазия бейсезлеклэрен тану кебек. Эгэр дэ Янукович коерыгын бора башласа икенче якка, ул ТВ каналлар бер кон эчендэ туктарлар.