киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкорт яшьләре каршылык чарасына әзерләнә

08.03.2010

Нефтьчеләр мәдәният сараеның кече залында башкорт җәмәгатьчелегенең "Мәйдан" исемле дискуссияләр клубы утырышы узды. Анда башкорт халкының милли абруен яклау мәсьәләсе тикшерелде.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, иминлек хезмәтләре башкорт яшьләре лидерлары эшләгән дәүләт оешмаларында һәм фатирларында тентүләр үткәргән иде. Шул вакыйгалардан соң башкорт яшьләре иминлек хезмәте башы Виктор Палагинга каршы каршылык чаралары уздыра башлады. Февраль аенда ике пикет узды. Алдагы каршылык чарасы 13нче март узачак. 13нче март узачак митингның төп таләбе Виктор Палагинның отставкасын таләп итү булачак.

Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Илназ Мәҗитов уку йортының аудиториясендә кулга алынган. Ул Уфада узган матбугат конференциясендәге бер тарткалаш өчен гаепләнә. Эш шунда, 11нче декабрь узган матбугат фестивалендә Илназ Мәҗитов сак хезмәтендә эшләгән булган. Ул анда бәйсез “Урал газеты” хезмәткәрләрен тоткарлаган булган. Интернетның кайбер бәйсез сәхифәләре әлеге газет журналистларының тукмалуын да хәбәр итте. Ә бу газет артында Русия дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров тора.

Андрей Назаров һәм республика хакимиятләре арасында каршылык күптәннән килә. Соңгы чорда да берничә тарткалаш булып алды. Мәсәлән, Уфада урта һәм кече эшкуарлык форумы узган иде. Анда урта һәм кече эшкуарлык буенча Бөтенрусия оешмасы рәисе Сергей Борисов та катнашты. Чарада республика хөкүмәте җитәкчесе Раил Сарбаевның ал да гөл дип ясаган чыгышыннан соң Андрей Назаров аны пыран-заран китереп, бары тик үз кешеләре булган эшкуарларга гына ярдәм күрсәтелүен ирештергән иде.

Аның чыгышы эшкуарлар тарафыннан алкышларга күмелгән. Әлеге форум булып узуга күп тә үтмәде Андрей Назаровның “сабагын укыттылар”. Аның Дәүләт идарәсе академиясен тәмамлавы турында дипломы гамәлдән чыгарылды. Эш шунда, бу уку йортына бары тик югары белеме булганнар гына кабул ителә. Андрей Назаровның Казахстан дәүләт университетын тәмамлавы турында дипломы ялган дип табылган. Шул сәбәпле аның икенче югары белеме гамәлдән чыгарылды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: башкорт кияве кайдан: Ык буеннан
10.03.2010 18:22
Гаҗәп , бәгъзе куштаннар урыс шовинистын якларга дигәндә ыштан балакларын күтәреп чабалар . Ә бүгенге башкорт йәшләре бик кыюсыз : "Долой ФСБ !" дип чыгар урынына , алар бер сатрапны икенчесенә алмаштыруны гына сорыйлар . Оят түгелме сезгә ?!
җавап

кем: Иркен кайдан: Уфадан
10.03.2010 19:06
Башкырт киявенә.
Ыкның Татарстан ягыннан булган киңәшчеләр бик өйрәтергә ярата. Сез 90-чы еллардагыча итеп автобусларга утырыгыз, Уфага килегез, башкыртлардан юрта куйдыртыгыз да ФСБ ны камап алып пикет ясагыз. Башкыртлар рәхмәт әйтер үзегезгә.
Елга аркылы бүре куып ятма, җинел генә итеп.
җавап

кем: Шамил кайдан: Мослим
10.03.2010 23:41
Эзергэ-бэзер булырга телисезмени?

кем: Иркен кайдан: Уфадан
09.03.2010 17:21
Башкириядәге Берләшкән оппозиция җитәкчеләре депутат Андрей Назаровны яклап пикет ясарга җыеналармы икән?
Күпләр барыр иде.
     
текст зурлыгы - +