киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Европа үз валюта фондын булдырмакчы

Грециядә басылган евроларның кыйммәте төшә
09.03.2010

Грециядәге финанс кризисы евро төбәгенә кергән илләрне уртак валютаны ишелүдән саклап калу өчен яңа юллар эзләргә мәҗбүр итә. Шундый чараның берсе буларак, халыкара валюта фонды үрнәгендә, Европаның үз валюта фондын булдыру тәкъдиме тикшерелә.

Европаның үз валюта фондын булдыру фикерен беренче итеп Германиянең финанс министры Вольфганг Шойбле яңгыратты. 6 март көнне “ Welt am Sonntag” газетына биргән әңгәмәсендә, Грециядәге шикелле кризисларга каршы тору өчен Европага халыкара валюта фонды шикелле оешма кирәк, диде ул.

Сүз халыкара валюта фондына көндәш булдыру турында түгел, ә евро төбәгендә эчке тотрыклылыкны тәэмин итүче оешма турында бара, диде алман министры. Халыкара валюта фонды үз кредитларын бар дөнья буйлап таратса, Европа фонды евро төбәгенә кергән илләргә генә ярдәм итәчәк.

Вольфганг Шойбле
Сишәмбедә Брюссельдә Европа Берлеге сүзчесе Амадеу Тардио кризиска кадәр аны кисәтү чараларын күрергә чакырды. “Без хәзер төрле чаралар тикшерәбез, ашыгыч ярдәм чараларын да, кисәтү чараларын да. Икенчесе аеруча мөһим. Моның өчен евро төбәгендә икътисади координация кирәк” диде ул.

Тардио сүзләренчә, Европаның валюта фонды Грециягә ярдәм итү өчен төзелми, чөнки аны төзү өчен күпмедер вакыт кирәк. Греция исә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ.

Грециянең бурычлары 400 миллиард еврога җиткән. Бюджет дефициты 13 проценттан артык. Бу Европа Берлеге билгеләгән чикләрдән дүрт мәртәбә күбрәк.

Шушы тотрыксызлык евро төбәгенең икътисади яктан зәгыйфьрәк башка илләренә, мисал өчен Испаниягә таралыр, ахыр чиктә бу евроның кыйммәте төшүгә китерер дигән борчулар бар.
Ангела Меркель

Европа сәхнәсендә төп уенчыларның берсе, Германия канцлеры Ангела Меркель, Европаның валюта фондын булдыру тәкъдимен “яхшы” һәм “кызыклы” дип атады. Ләкин җавапсыз сораулар әле бихисап – бу фонд акчаны каян алачак, ул Европа Берлеге оешмаларыннан – Еврокомиссия һәм үзәк банктан бәйсез булачакмы?

Моннан тыш, бу фондны булдыру өчен Лиссабон килешүенә үзгәреш кертергә кирәк булачак. Чөнки ул килешүдә андый оешма каралмаган.

Ул арада, Европаның валюта фондын булдыру тәкъдименә каршы чыгучылар да бар. Мисал өчен, Европа үзәк банкының идарә вәкиле Юрген Старк бу тәкъдимгә кискен тәнкыйть белдерде.

“Handelsblatt” газетының бүгенге санында басылган мәкаләсендә Старк, бу яңа фонд финанслары ныклы илләргә зыянга, ә менә акчаларын уңга-сулга сарыф итүчеләргә файдага булачак, дип яза. Хәзер андый илләр бөлгенлеккә төшүдән курыкмаячак, чөнки ярдәмгә килергә әзер торган оешма булачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Тукыран кайдан: уфа
11.03.2010 10:37
Ярты җир шары долларда утырса .яртысы евро медведев бер очрашуында әйтте азияда рублне кертергә ..Тагын 30-40 елдан җир шарында- яңа фото белән яңа доллор гына булачак.
     
текст зурлыгы - +