киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Күпхатынлык: нинди илдә яшибез?

09.03.2010

Үзәк Азиядә шәригатьчә яшәүчеләр арта барган саен, күпхатынлылык та үсеш ала. Рәсми рәвештә канун тыйса да, мөселман ирләре дингә сылтап, берничә хатын алуны хәзер гаеп санамый. Әлеге хәл хатын-кыз тормышында төрле проблемнар китереп чыгара.

58 яшьлек Айнагөл инде 34 ел кияүдә. Кыргызстанның башкаласы Бишкәктә туган хатынның 4 баласы һәм берничә оныгы бар.

Аның шактый тәккәбер ире совет заманыннан соң үз эшен ачып җибәрә һәм дин тота башлый.

Әмма ике ел элек Айнагөлнең гаилә тормышы нык үзгәрә. Ире өенә атнасына бер, кайвакыт хәтта 10 көнгә бер генә кайта башлый. Кайда булдын дип сорагач, ул дәшми. Ләкин күпмедер вакыт узгач ир үзенә икенче хатын алуын әйтә.

“Минем ирем дини кеше. Ул 5 вакыт намаз укый, шәригатьчә яши. Хәтта хаҗга да барып кайтты. Һәм соңрак миңа әйтмичә һәм сорамыйча кызыбыз яшендәге икенче хатын алды. Ул мулла янына барып никах укытуын сөйләде. Мондый әйберне 5 вакыт намаз укыган кешедән көтеп буламы?”, ди ул.

Советлар Берлеге таркалганнан соң никах укытып кына яшәү Үзәк Азиядә гадәти күренешкә әйләнә бара. Әмма традицион гаилә кыймәттләренә күнеккән хатын-кызны бу бик аяныч хәлгә куя. Беренчедән ул үзен алданган итеп хис итсә, икенчедән яклаучысыз кала.

Ярдәмне психологик үзәктән эзләү

Иренең икенче хатын алуы Айнагөл өчен шок була. Ул моны әле дә балаларыннан, дусларыннан һәм туганнарыннан яшерә. Соңгы ике елда хатын йокысызлыктан, нервасы какшаудан интегә.

Инде үз-үзен сизмәс булып куллары калтырый башлагач Айнагөлнең апасы аны Бишкәктәге “Сизем” хатын-кызлар психологик үзәгенә алып бара. Чөнки гаилә хәлләрен Айнагөл бары аңарга гына сөйли.

“Сизем” җитәкчесе Бибисара Рыскулова Кыргызстанда хатын-кыз хокукларын яклаучыларның иң танылганы. Аның үзәге хатын-кызларга психологик, хокуки өлкәдә киңәшләр, хәтта вакытлыча торак та бирә. Рыскулова әйтүенчә, Айнагөл кебек ярдәм сорап килүче хатын-кызларның саны арта бара.

Бибисара Рыскулова
“Мондый очракта без аны яки моны эшләргә кирәк дип киңәш бирә алмыйбыз. Без бары алар белән сөйләшеп кенә утырабыз, үз тормышларын күздән кичереп, әле моның белән генә “дөнья бетмәгәнен”, әле алда күңелле мизгелләр булачагын аңлатабыз. Айнагөл безгә килгәндә бик коточкыч хәлдә иде. Ул йоклаганда иренә кайнар су сибәсе килүләре турында сөйләде. Аның эчендә ачуы кайный иде. Куллары калтырый-калтырый: “Болай яшәгәнче үлү хәерлерәк, 60 яшемә җиткәндә мин шундый хәлгә калырмын дип уйламадым”, дип сөйләде”, ди Рыскулова.

Айнагөлнең беренче тапкыр “Сизем” оешмасына килүенә инде берничә ай узды. Аның кәефе бераз күтәрелде. Әмма иренең гамәлләре аның тормышын төптән үзгәрткән.

Ире һәрвакыттагыча айның яртысын өйдә уздырса да, ул Айнагөлгә акча бирми башлаган. Яшь чагын балалар тәрбияләп, гаиләне кайгыртып уздырган хатын хәзер 60 яше җиткәндә акча эшли башларга мәҗбүр.

Шәригать тыймый

Кыргызстан кануннары күпхатынлылыкны тыя. Әмма Рыскулова әйтүенчә, кыргыз ирләренең күбесе бу очракта шәригатькә таянуын әйтә.

“Ислам үсеше сизелә. Бу үзгәреш хатын-кыз тормышында гына түгел, ә тулы бер гаилә хәлендә чагылыш таба. Чөнки гаилә кыйммәтләре үзгәрә. Әгәр аның бер тармагы ислам белән бәйләнсә, икенчесе социаль-икътисади хәлгә килеп тоташа. Советлар Берлеге заманында Конституция нигезендә бердән дә күбрәк хатыны булганны мәхкәмәгә тартырга була иде. Хәзер бу юк. Без нинди канун нигезендә яшибез соң?”, ди ул.

Рәсми язылышмыйча яшәү

Рыскулова әйтүенчә, кайбер яшь кызлар да өлкәнрәк, акчалы кешегә кияүгә чыгу ягын карый. Һәм бу очракта күпхатынлылык юлын сайлый. Соңгы елларда Кыргызстандагы авыр икътисади хәл сәбәпле, меңләгән яшьләр акча эшләү өчен чит җирләргә китәргә мәҗбүр булды. Һәм хатын-кызларның сайлау мөмкинлеге тагын да тарайды.

Шундыйларның берсе 27 яшьлек Гөлнара. Ул Бишкәктә үсеп яхшы белем ала һәм башкаладагы бер эре ширкәткә эшкә урнаша. 3 ел элек ул үзенең 40 яшеннән узган элекке җитәкчесе белән никахлаша. Һәм хәзер аның 2 яшьлек баласы бар.

Гөлнараның әнисе Кайрыгөл кызына ярдәм итү өчен “Сизем”гә мөрәҗәгать итмәкче. Гөлнара исә иреннән куркып, читләргә бу проблемны сөйләргә теләми. Әмма ана кеше сүзләренчә, хәзер аның кызы депрессиядә һәм бик кимсенә.

“Алар рәсми рәвештә язылышмаган. Әгәр ул аңардан китсә бер нәрсәсез калачак. Минем кызым һәм бала ире алган кечкенә генә фатирда яши. Ире теләгән вакытында гына килә. Гөлнара әлеге фатирда төрмәдәге төсле. Кичләрен беркайда да чыкмый, инде дуслары белән дә очрашмый. Һәр кичен өйдә бала белән утыра. Әгәр шалтыратып нишлисең дип сорасам: “Өйдә телевизор карап утырам. Мин тагын нишли алам инде, ди”. Бу һәрвакыт минем йөрәгемне әрнетә”, ди ана кеше.

Габдешөкер Нарматов
Мулла ни әйтә?


Мисырда укып кайткан Габдешөкер Нарматов Кыргызстанда иң танылган муллаларның берсе. Аның әйтүенчә, ислам икенче-яки өченче хатын алуны бары моңа катгый сәбәп булганда гына рөхсәт итә.

“Мисал өчен әгәр хатыны авыру булса, яисә балалары булмаса. Әмма ул хатыныннан рөхсәт сорарга тиеш түгел. Кайсы хатын-кыз рөхсәт бирсен инде?”, ди ул.

“Сизем” оешмасы һәм Кыргызстандагы башка психологик гаилә үзәкләре җомга көнне илдә узган елны кичексез ярдәм сораучы хатын-кызларның саны 40% артуын белдерде. Бу гомумән 8 меңнән артык хатын-кыз дигән сүз. Аларның яртысы күпхатынлылык корбаннары.

Кыргызстанда шулай ук ата-аналары ризалык бирмәсә, яки акча түләмәс өчен кызны урлап китү дә зур проблем булып кала.

Рыскулова әйтүенчә, дин тоту ул яхшы, әмма имамнарның түбән белемле булуы сәбәпле, хатын-кызларның авырлык кичерүе бик кызганыч.

Абдушөкер мулла да кайбер дин әһелләренең белемсез килеш гаилә алдындагы бурычларны аңламавын таный.

“Кайбер муллалар аларга тәкъдим иткәннәрнең барысын да эшли. Әмма барлык дин әһелләре турында алардан чыгып кына сүз йөртергә ярамый”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Газинур кайдан: Актаныш
11.03.2010 13:15
Элбэттэ, Корьэн-Кэрим китабында куп хатынлылык турында суз бар, лэкин анын шартлары да китерелгэн. Ни генэ булмасын, эгэр беренче хатын сау-сэламэт, бала табарга сэлэтле булса, ир кеше беренче хатыныннан рохсэт алып кына икенчесен алырга хокуклы. Хэм ул алар арасында тигезлекне булдырырга бурычлы.бу исэ бик катлаулы, моны безнен заман ирлэре жиренэ китерэ алмый. Эле бит анын куп хатын асрарга байлыгы булырга тиеш, э ул байлык хэлэл юллардан табылган булырга тиеш. Э Рэсэйдэ гадел юлдан баю бик жайлы эш тугел.

кем: Тукыран. кайдан: Уфа
11.03.2010 07:15
1989 елда Баку да торган Р. Бәдреттинов күп хатыннык турында Тат-яшләре газетысында тавыш куптарган иде .Бер хатынның сүзен язам .Минем әткәй 60 яшендә 2че хатын алып 4бала калдырып китә ул вакытта ирләр эчмәгән тартмаган дип язды Бүгенге ир-бозау кыз-хатын эчә тарта аларның малайларыныкы бер хатынга да...җитмиячәк куркмагыз. Ана бит урыс ирләренеке 30-35 яштә эшләми башлый шуңа күрә марҗа татарга җан фарман ябешәСанакны ачсаң танышу рубрикасын авлакка барсаң 90 проц.хатын-кыз 10үзбәк ирләре .Хатын-кыз эштән куркып авылга кайтмый икән шәхәрдә общеҗ..общий булып матери-одноночки булып яшәргә телисез икән милли аңыгыз шул дәрәҗәдә икән яшәгез.Әгәрдә перепис материлларын карасаң ТАТАРДА 2-5 хатын 20-30 бала 2тегермән 2кибет 1917 елны китереп чыгармаган булсалар үзебезнең 1сортный продаҗныйлар ярдәм итмәгән булсалар бүген рәсәйдә бер халык яшәр иде. ..

кем: бердэнбер кайдан: зур ойдэн
10.03.2010 22:59
менэ икенчене алганда сорамый кара Динар! Белерсен аннары! безнекелэр кыргыз хатыннары гына тугел!

азгынлык арткан илдэ ирлэр 4 не алып ,5-6 лары белэн качып очрашачаклар. Бер нэрсэлэренэ хужа була белмэгэн зиначылар!

кем: Динар кайдан: Татарстан
10.03.2010 08:09
бу очракта килешеүне бозыу булган, чөнки уллар өйләнешкәндә өйләнешеүнең мәгънәсе башкача булган, хәзер ире ул килешеү ("договор")ны бер йаклы бозган.
"Әмма ул хатыныннан рөхсәт сорарга тиеш түгел." - монда мөселман көйе, ислам дине буйынча иренең тагын бер хатын ала алачагы билгеле булып никахлашкан кешеләр турындадыр, ә совет заманында өйләнешкән кешеләргә мон кагылмаска мөмкин, һәм, "рөхсәт сорамау" - "әйтмәү" дигән сүз булырга тийеш түгел, мон очракта әйтмәү ул йалганлау, аллаһы йалган сүздән йырак булрга кушкан.
     
текст зурлыгы - +