киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкорт тарихы шаккатырлык

11.03.2010

Атнакич көнне Уфада “Башкорт халкы тарихы” исемле күптомлык хезмәтнең беренче китабын тәкъдим итү булды. Тантаналы шартларда үтте ул.

Әлеге зур хезмәт Мәскәүнең “Наука” нәшриятында 10 мең данәдә басылган. 7 томнан торачак дип уйланылган бу фәнни-энциклопедик хезмәтнең беренче томының исем туе Уфаның мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында үтте. Анда Башкортстан вице-премьеры, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев, Башкортстан Фәннәр академиясе, төрле югары уку йортлары галимнәре һәм башкорт милли оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Исем туенда әйтелүенчә, “Башкорт халкы тарихы”н нәшер итү өчен, башкорт галимнәре Русиянең һәм якын чит илләрнең 70тән артык архивында эзләнүләр алып барган. “Башкорт халкы тарихы” дип аталган 7 томлык китап-хезмәтнең беренче томы бик борынгы заманнарны үз эченә ала.

Мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев әйтүенчә, бу гаять күләмле һәм җаваплы эшкә Башкортстан галимнәре генә түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләр галимнәре дә җәлеп ителә. “Шуңа күрә дә бу хезмәт бик төпле һәм дөрес. Ул Русия дәрәҗәсендә әһәмиятле эш. Күршеләребез әзерләгән тарих күптомлыкларыннан да “капитальрәк” хезмәт бу”, - ди Илдус Илишев. Бу очракта ул Татарстанда язылган “Татар халкы тарихы” күптомлыгына ишарә ясый, әлбәттә.

Танылган башкорт галиме Марат Колшәрипов та “Башкорт халкы тарихы” хезмәтенә югары бәя бирә. Ул үзе шушы 7 томлыкның баш мөхәррире икән. Аның сүзләренчә, бу гаять зур эш 2012 елга тәмамланырга тиеш. “Башкорт халкы үзенең тарихы белән горурланырлык күптомлык булачак бу. Искитмәле бай, шаккатыргыч бит башкортның тарихы”, - ди Марат Колшәрипов.

Башкорт халкы тарихы турында бик күп бәхәсләр һәм төрле фикерләр яңгырый. Бу тәңгәлдә башкорт галимнәре үзләре дә уртак фикергә килә алмый. Моны Марат әфәнде үзе дә таный. Галимнәрнең кайберләре башкортның тамырларын фин-угырлар төркеменә бәйләсә, икенче берәүләре һинд-иран гаиләсенә кертә, өченчеләре исә, гомумән, монгол токымыннан ди. Дүртенчеләре башкортларның тамырлары борынгы төркиләрдән дип раслый. Шуңа күрә дә “Башкорт халкы тарихы” дигән хезмәтләрнең нинди нәтиҗәгә китерүен тарих белән кызыксынучы зыялылар да, җәмәгатьчелек тә зур кызыксыну белән көтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: УСАЛ ТАТАР
15.03.2010 18:40
Башка ыру эте- башкорт-була инде. Кара эт иле- караидел-ак эт иле- ак идел булп. Ногай -баәкорт- татар -эт халкы ләбасә.

кем: кушнариннар кайдан: Алмазга кайдан: Алыста
14.03.2010 09:31
Алмаз, синен белан килешам 100%ка. Син язганга бер гена да каршы булмадым да булмыйм да. Эммэ лэкин, нарсэ белан килеша алмыйбыз бит: бугенге власть башындагы башшовенисларнын СИН ЯЗГАННЫ курерга теламаве! Мена бэлэ кайда!

кем: Алмаз кайдан: Алыстан
13.03.2010 17:23
Юкка бахасляшахегез татар, башкорт тугандар. Богонго конда беззен якынлык кеуек, якын халык юк. Башкорттан да татарзан да урыс тыуа вот белэ. Бына шул турала уйларга карак!!! Башкортто оргас татарга йабешсактар. Бер беребеззе битарлямаек, уткан боткан килсак осен, тере калыр осен коряшерга карак.

кем: Зирәк кайдан: Тарханга
13.03.2010 16:10
Бу мәкәләдә язылганча:”... башкортның тамырларын фин-угырлар төркеменә бәйләсә, икенче берәүләре һинд-иран гаиләсенә кертә, өченчеләре исә, гомумән, монгол токымыннан ди. Дүртенчеләре башкортларның тамырлары борынгы төркиләрдән дип раслый...”. сез үзегезгә тарихны именно ЯСЫЙСЫЗ.

Бүгенге көнгә кадәр аптыраган хәлдәсез.
Ибн Фадлан бер төрле язган, венгр сәяхәтчесе Юлиан икенче төрле, рус чыганаклары өченче төрле, Марсель Әхмәтҗанов тәсфирләп, дәлилләп башкортны – иштәкне бер халык дип исбатлый...

Күрүебезчә сезнең “галимнәр” шушы төбәктә яшәгән барлык халыкларның тарихын башкыртныкы дип исбаларга маташа. Фактический бу төбәктәге халыклар, шул исәптән башкырт/иштәкләр дә кушылып “кайнаган бер казан” тарихы. Шушы гомум тарихны башкырт/иштәкләр тарихы гына дип исбалау – калган халыкларның тарихын талап алу.

Үз тарихыгызны бик төгәл итеп беләсегез килсә, аны милләтегезнең ДНК-сыннан белегез, угры хант-мансимы яисә төркиләрме?
җавап

кем: QaraBashqort кайдан: тыуған ауылымдан
18.03.2010 13:32
Зирәккә:
ә hеҙ, татар туғандарыбыҙ, Казандың имеш тә мең йыллығын үткәргәндә үҙ-үҙегеҙҙең тарихиһығыҙҙы яңынан-буштан уйлап тапмайһығыҙмы һуң? :)
Татарҙың милли үҙаңында проблемалар булғанға башҡорттоң ғәйебе юҡтыр моғайын. Бер-беребеҙ менән арҙаҡтап-хөрмәттәп һөйләшеп өйрәнгәс кенә, ысын-тура һүҙ йөрөтөп булалыр. Башҡорт тарихының һеҙгә ҡағылышы юҡ. Үҙ тарихығыҙҙы өйрәнеп үҙ йортоғоҙға һыйып ҡына ултырығыҙ, ҡайнар һөйкөмлө-нәфрәтле татар туғандар. Амин!
җавап

кем: Зирәк кайдан: Уфа
18.03.2010 20:11
Син башта башкыртның татарга ничек итеп туган булганын исбат ит.
Кем сез?
Угры хант-манси иштәгеме, монгол калдыгымы, төрки халыктанмы?
Сезне ни өчен хөрмәтләргә кирәк, нинди яхшылыкларыгыз өчен, нинди хөрмәт көтәсез?
Ничек итеп татарга туган булып чыгасыз?
Ничек инде сезнең "тарихи әкиятегезгә" күз салмаска, когда сез үзегезнең барлык башбаштаклыгызны уйлап чыгарылган "тарихи әкиятегезгә" бәйлисез.

кем: Кадерле укучыларыбыз
13.03.2010 12:17
Искә төште әле, 2 еллап элек Зубков җитәкчелегендә Кабмин утырышында Православ энциклопедия нәшер ителүе тикшерелгән.
Күз алдыгызга китереп карагыз: Кирмәндәге утырышта Миннеханов җитәкчелегендә министрларыбыз Татар тарихы яки Татар энцикпопедиясен вакытында чыгару, авторларны хезмәт хакыннан калдырмау чараларын эзли... Бездә мондый җыелышта Татар тарихы, татар китабы язмышы бер генә очракта яңгырый ала: әгәр бу статьяга бирелгән акчаны башка, "мөһимрәк" тармакка умырып алырга кирәк булганда гына. Әйтик 1млрд руб торган юл кисешен ясар өчен, яки күпкатлы йорт хакына җәяүлеләр күперчеген өчен. Гомерендә бер книшка укымаган көе минфин, аннан премьер, хәзер менә президент булган илдән артыгын нәрсә көтәсең. Башкыртның паразитлыгын орышабыз, бусы бик дөрес, ләкин дөресен әйтергә, үзебезгә алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк, әйтик ничек итеп үз мәнфәгатләрне якларга. Алардагы дураклык хәттин ашса да, үзебездәгесен әйтеп торасы да юк. Акылында булган сау-таза кешеләр нүҗәли шәхси кулларга төп пропаганда коралларын шәхси кулларга тапшыра? Миңа калса соңгы перестановкалар алар 100% дөрес булган, ләкин ни кызганыч шул мокытлар бандасыннан арына алмадык

кем: тархан кайдан: зиракка
13.03.2010 08:19
башкорт тарих ясамай,а тергеза. юкка сыккан славян,мишар,булгар халклары тарих ясай яны кушамат алып.

кем: камил кайдан: казаннан
12.03.2010 22:47
Шул язган тарихыгызны дөрес диеп уйлагыз инде, бутән чыганаклар эзләмәгез-спор чыгар.

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
12.03.2010 22:37
Җәмәгать!
Язсыннар алар бу тарихны, зинһар, комачаулый күрмәгез! Соңыннан аның бүген татар дип атала торган күпмилләтле халыкның олы тарихыннан "сыгынты" икәнлеге һәм башка бернәрсә дә булмавы ачыкланачак.
Хәтерлисездер, моннан 8 ел элек беренче Төркмәнбашының (мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын) "Рухнамә" исемле китабы басылып чыкты. Аны 30 дан артык телгә тәрҗемә иттеләр, шул җөмләдән татар теленә дә. Соңрак "Рухнамә"нең икенче китабы да пәйда булды. Биредә "төркиләр" дип аталган бик борынгы һәм бүген инде күпдәүләтле булган бөек кавемнең 5 мең еллык тарихы гел төркмәннәрнеке генә дип "хосусыйлаштырылган" иде. Идел буе төркиләре турында бу китапларда ләм-мим бер кәлимә сүз юк!
Баштарак "Рухнамә"не мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да, хәтта эш урыннарында да өйрәнергә һәм аның буенча имтихан бирергә мәҗбүр иттеләр. Хәзер бу әсәрнең ике томы да шүрлектә тузан җыеп ята. Әлеге "ясалма тарих" китапларын да шул ук язмыш көтә...
Төркиләрне бер-берсеннән аерырга тырышучылар хурлыкка батачак!!!
җавап

кем: юлчы кайдан: юлдан
13.03.2010 04:44
нигә аптырыйсыз, башкортлар бит алар татарның шул бер диалекты гына бит. юлдан язган диалекты

кем: Мишэр кайдан: Казан
12.03.2010 15:13
Ураллы, берэр башкортлар актив аралаша торган башкорт сайтынын адресын бир эле. Нилэр турында фикер алыша икэн садэ, ипле халык?

кем: Мишэр кайдан: Казан
12.03.2010 09:58
Уфага ничэ ел? 1500 мы, 15000ме? Казаннан бер ун елга гына булса да арртырып языгыз инде. Татарларгны башкорт итеп языгыз. Аннан башкорт тарихын языгыз. Язучылар.....
Без мэзэк искэ тоште эле. Ачуланмагыз, мэзэк кенэ бит инде бу. Бик белэсегез килсэ Америкада башкортлар санап бетергесез икэн бит! Ник икэнен белэсезме? Петр I флот тозегэн вакытта кораблар ясарга кадак житмэгэн ди. Агач куп, э кадак юк. Шул вакытта ике башкортны бер кадака алыштырышканнан американнар белэн. Шуннан хэзер америкада башкортлар каерылып урчи икэн. Э сез татарларны башкорт дип яздырасыз, менэ бит ямасагыз да артып була ул!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +