Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Батыр Фәрдетдин” электропоезды ике республиканы тоташтырды


Очучы Фәрдетдин Сәхәбетдинов рәсеме
Очучы Фәрдетдин Сәхәбетдинов рәсеме

Очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновның Татарстанда туып, Удмуртиядә үсүен, белем алуын исәпләп, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Казан белән Ижау шәһәрләрен тоташтырган электропоездга Фәрдетдин исеме бирелде.

Җинүнең 65 еллыгын тантана итү буенча барлык төбәкләрдә зур әзерлек алып барыла. Җиңүне яулауда күп кенә милләттәшләребез кан койган, башын куйган. Әле һаман күп гаиләләрдә билгесез югалган сугышчылардан хәбәр көтәләр. Ни сөенеч, шундыйлар хакында мәгълүмат табыла.

2002 елда эзтабарлар Ленинград өлкәсендә эзләнү, казыну эшләре нәтиҗәсендә 59 ел сазлыкта яткан очкычка юлыгалар. Очучыларның җәсәде, аларның документлары яхшы сакланган була. Очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновның туганнары Удмуртия башкаласы Ижауда яшәве ачыклана. Гаиләгә бу турыда хәбәр килә.

2002 елның октябрь аенда Ижау шәһәре үзәгендәге Мәңгелек ут мәйданыннан тантаналы рәвештә милләттәшебез, 1943 елда Ленинград шәһәрен саклап һәлак булган очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновны, соңгы юлга озаттылар.

Сәхәбетдиновларның нәсел тамыры - Татарстанның Мөслим төбәге. Үткән гасырның утызынчы елларында аларны - урта хәлле крестьян гаиләсен - кулак дип хуҗалыкларын туздырып, авылдан куалар. Сәхәбетдиновлар Ижауга килеп урнаша.

Олы уллары Фәрдетдин мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә генә укый. Егет Ижау шәһәреннән читтә булган аэроклубта очучы һөнәрен үзләштерә, соңрак Саратов өлкәсенең Балашово шәһәрендәге махсус мәктәбендә хәрби очучылыкка укый. Сугышка да шуннан китә. Егетне туганнары башка күрми.

Фәрдетдиннең сеңелесе Разыя апада аның хатлары гына сакланган. Аларның эчтәлеге дә искитәрлек: җылы, кайгыртучанлык хисе белән тулы. Шул ук вакытта ул фашистларны җиңеп, тиздән туганнары янына кайтуына да ышана. Әйтергә кирәк, ул хатлар әнисенә гарәп хәрефләре, тугыннарына бүгенге имла белән язылган.

1943 елның мартында Ленинград янында барган һава сугышларында кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдинов Ил-2 очкычында дошман төзегән ныгытмаларны бомбага тотарга фәрман ала. Һава сугышында очкыч та көчле дошман утына эләгә, аңа ут кабына. Фәрдетдин Сәхәбетдинов аны фашистларның ныгытмалары өстенә юнәлтә, аларны тагын бомбага тота. Куәтле һава дулкыны очкычны янә күккә чөя һәм бераздан Белое күле сазлыгына илтеп чумдыра…. Гаиләсенә билгесез югалды дигән хәбәр килә.

Разыя Сәхабетдинова

Очучының сеңелесе Разыя апа Сәхәбетдинова: «Әниебез гел улым исән дип уйлады. Аны гомере буе көтте. Безгә дә эзләгез, ул исән булырга тиеш дип еш әйтә иде диде. 2002 елны аның очкычын, җәсәден таптылар”, ди.

Гастелло үрнәген кабатлаган Фәрдетдин Сахәбетдиновның җәсәден Ижауга ТИҮ әгъзалары Фнүн Мирзаянов, Мифтах Фәрдиев алып кайтырга ярдәм иттеләр. Ижауда Мәңгелек ут мәйданында тантаналы митинг оештырып, батыр очучыны соңгы юлга озаттылар. Аны ислам йолалары буенча мөселман зиратына җирләделәр.

Әлеге тантанада Татарстаннан да язучылар, эзтабар Шаһинур Мостафин да бар иде. Язучылар очучының Татарстанда туып, Удмуртиядә үсүен, белем алуын исәпләп, һәм аның исемен мәңгеләштерү максатыннан Казан белән Ижау шәһәрләрен тоташтырган электропоездга Фәрдетдин исемен бирергә дигән ният белән чыктылар.

Әмма бу эш озак һәм озын сигез елга сузылды. Инде 2005 елда ук Татарстан хөкүмәте башлыгы Миңнеханов карары булуына да карамастан, бу хыял 2009 елның декабрендә генә тормышка ашты.

Разыя Сәхәбетдинова шатлыгын яшерми. Әнисенең, башка туганнарының күптәнге хыялы тормышка ашты. Абыйсы табылды, ул әнисе белән бер зиратта җирләнде. “Поездга да “Батыр Фәрдетдин” исеме бирелүе, тагын да сөенеч китерде гаиләбезгә”, диде Разыя апа.

Ике республика башкаласын тоташтырган электричкада дистәләгән кеше аның батырлыгы белән таныша. Геройның тормышы милләттәшләребездә горурлык хисе генә уятмас, үрнәк алырга өндәр.

Әлеге вакыйганың Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерләнгән чорда булуы үзе күңелгә рәхәтлек бирә. Нәкъ җиңү көннәренә тагын мөһим чаралар билгеләнгән. Фнүн Мирзаянов сүзләренчә, май аенда балалар, язучылар өчен Казаннан Ижауга һәм Ижаудан Казанга экскурсияләр оештырылачак.
XS
SM
MD
LG