киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Татарның 40 уен коралы кайда?

12.03.2010

Татар халкының музыка уен коралларын кабат халыкка кайтару өчен дәүләтнең махсус программасы булырга тиеш. Илбашларның халык уен коралларының тегесен, я монысын яратуыннан да күп әйбер тора.

Татарстан мәдәният министрлыгының Татар дәүләт фольклор үзәге үткәргән түгәрәк өстәл сөйләшүендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең гармун моңнарын яратуына, тальян көйләренә мөкиббән китүенә дә ым кагылды.

Ә менә яңа билгеләнгән президент Рөстәм Миңнехановның кайсы уен коралының яңгырашына мөкиббән булуы турында сәнгатькәрләр дә, галимнәр дә аны-моны дәшмәде, әллә “тел саклады”...

Казан дәүләт консерваториясе галиме Валерий Яковлев сүзләренчә, татар халкының уен коралларын торгызу дәүләт күләмендәге эш булырга тиеш. Әлеге өлкәгә караган бүгенге авыр хәлне ул дәүләт проблемасы дип тә атады.

                       Валерий Яковлев
“Бүген без сүз алып бара торган халык уен кораллары татар халкының үзаңын саклау һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия чыганак булып тора. Бүгенгә ул бик җитди проблема һәм дәүләт дәрәҗәсендә каралырга тиеш. Бу сөйләшүдә Казакъстан, Башкортстан һәм башка республикалар белән җитди чагыштырулар булды. Без бүген аерым-боерым гына берни дә эшли алмаячакбыз”, диде Яковлев.

Башкортларның курае – аларның дәүләт символы. Бу милли уен коралына дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бар. Мәктәпләрдә дә укытыла, дәүләт дәрәҗәсендәге махсус курайчылар ансамбле дә эшләп килә. Белгечләр фикеренчә, ут күршеләрдә халык уен кораллары хөрмәттә.

Музыка белгече Ринат Гыйләҗев әйтүенчә, ул Казакъстанга баргач татар думбрасын андагы көйчеләрнең кулларына тоттырып карарга оялган. Ә менә Тувада һәр ел үзләренең нинди дә булса милли уен коралы елы дип игълан ителә икән.

"Сакаллы проблема"

Казан дәүләт һуманитар педагогика университеты профессоры Рәгъде Халитов та милли уен коралларын торгызуда дәүләт күләм программа булырга тиеш, дип белдерә.

Ул үзенең фәнни тикшеренүләрендә татарга хас 40лап музыка уен коралын барлаган инде. Күбесе аларның кәгазьдә генә... Дөрес, сорнай, дәф, кылкубыз һәм башка уен кораллары сәнгатькәрләр тырышлыгы белән кайбер ансамбльләрнең үзенчәлекле бизәге булып тора. Әмма алар бармак белән генә санарлык.

“Бу зур проблема. Ләкин ул яңа проблема түгел, ә “сакаллы”. Аны берничә тапкыр күтәрдек. Мин үзем берничә тапкыр министрлар кабинетына да, президентка да хатлар яздым. Алар иң югарыда утыра торган кешеләргә барыбер барып җитми”, ди Халитов.

Әлеге сөйләшү вакытында татар халкының уен коралларыннан гына торган дәүләт тарафыннан финансланучы оркестр да булдыру кирәклеге турында әйтелде. Бу оркестр республиканың тагын бер визит карточкасы кебек булырга тиеш, диде Яковлев. Аның кирәклеген дәлилләүне дә ассызыклады. “Ак барс”, “Рубин” спорт такымнары кебек махсус финанс ярдәме дә, игътибар да булса, бу оркестр Татарстан данын күтәрүдә үз көчен куяр иде.
           Рәгъде Халитов һәм Илгиз Кадыйров (с)

Бу сөйләшүдә үз вакытында бөтен Казанны шаулаткан “Уйнагыз гармуннар” бәйгесенең сүлпәнәюен дә, республикадагы 4 музыка училищесының берсендә дә татар халык уен уен коралларының махсус укытылмавын да, уен коралы ясаучы осталарга шартлар тудыру кирәклеге турында да әйтелде.

Күптән инде төрле югары уку йортларының галимнәре, музыка белгечләре болай бер түгәрәк өстәл янына җыелганы юк иде. Дөрес узган гасырның 90нчы еллар ахырында нәкъ шушы темага бер фәнни-гамәли конференция үткән булган. Әмма анда кабул ителгән резолюция тормышка да аша башламаган.

“Курайчылар һәм кубызчылар бәйгеләре элекке күләмдә үк үткәрелми. Элек ул Русия күләмендә Татарстанда үтә иде. Ул резолюциядә музыка уен коралларын ясаучыларның реестрын төзү кабул ителгән булган. Ул төзелмәде. Китаплар, альбомнар чыгару мәсьәләләре дә күтәрелгән булган. Без аларны да онытканбыз.

Мин бер өлеш гаепне Татар дәүләт фольклор үзәге өстенә дә алырга тиешмен. Чөнки координацияләүче бер үзәк буларак без ул вакытта вазифаларны үзебезгә алмаганбыз. Соңга калып булса да, нәрсә булса да кузгата алмабыз микән дип, бүген сезне киңәшкә җыйдык”, дип белдерде Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова.

Түгәрәк өстәлдә катнашканнар бу мәсьәләгә багышланган Русия күләмендә фәнни-гамәли конференция үткәрергә кирәк, дип белдерделәр. Шулай ук дәүләт күләмендәге махсус программа-өлгесе зарурлыгы да әйтелде. Бу эшләрне башлап йөрү өчен төркем булдырырга да карар кылдылар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Marat Kilde кайдан: Qazan
18.03.2010 16:56
"Мең дә бер кичәнең" (XV-XIX гг.) 49-нчы төне татар курае белән башлана. Ышанмыйсыз? Ачып карагыз!

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешән
17.03.2010 18:14
60-70 елларда татар авылларында, сатуга гармуннар
кайта торган иде – тальян дисеңме, Саратовныкымы…
Казанның үзендә гармун фабрикасы булган, имеш.
Нәтиҗәдә авылда ике егетнең берсе гармунчы иде, шул
гармунчыларыбыз яшьләрне биетте-җырлатты, татар рухын
саклады. Соңгы 20 елда гармуннар юкка чыкты, әлеге киң таралган
уен коралында уйный белмәүче яшьләр үсте. Сүз дә юк, язма
бик вакытлы. Мәктәпләрдә балаларга татар халык җырларын
өйрәтүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Тальян гармуннарны,
башка милли уен коралларын куллануга кертү милли программаның
төп өлешенә әверелергә тиеш.

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
16.03.2010 20:51
Татар халкыныњ уен коралларын яњадан торгызу ниятегезне бик хурлыйм. Искелєрен генє торгызып калмыйк, яња уйлап табучыларыбызныњ уен коралларын пропогандалау турында да кайгыртсак, иске кырына болар да тиешле урын алырлар иде. Менє Алабугада яшєўче ўзешмєкєр эш булдыклылыгы курайчы Гали Хєкимовныњ танау флейтасы да бу уен корал тезмєсендє тиешле урын алыр иде, дим.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
15.03.2010 20:00
Безнең дәүләт юк бит, татар дәүләтен торгызырга омтылып караган да юк. Дәүләте булмаган татарга кирәкме икән мудыкаль корал? Күрәсең, татарлар үз дәүләтләрен торгыгызу турында уйламый торгандыр, татарга дәүләт турында сүз чыкса, татар аптырап кала, аңа урыс дәүләтен җимереп кенә торгызып була дип ул уйлый. Ә, нигә кирәк урыс дәүләтен җимерергә, яши бирсен, ә без үзебезнекен төзеп багыйк, бәлки төзелеп-тә шома гына төзелер әле?
Менә башкорт кардәшләребез, шиксез алар мыштым гына үз милли дәүләтләрен төзеп маташа, шуңа күрә аларда аеырым, махсус музыка коралы бар. Эш бит хәзерге вакытта яшерен рәвештә төзелергә мөмкин ич, әкрен неә төзе, ә ни килеп чыгар ахырда, карарбыз, бәлки ни булса килептә чыгар әле. Бар бит шактый хәлле татарлар да, алар ни уйлый икән, бәлки нибулса эшләп-тә куярлар әле.Иң мөһиме безгә бүген эш кирәк, артык чәпчеми генә, үзебез елыйк (чөнки проблеманы көн тәртибеннән төшерми генә), шул ук вакыт дәшми-тынмый эшәргә. Шул чак эшләребез уңар, һәм вакытында дәүләтебездә төзелеп куяр.
җавап

кем: Hafiz Candarli кайдан: Candarlı-Irgadan
15.03.2010 21:41
Мөхтәрәм Мөхәммәд әфәнде, Сезгә әфарин һәм алкышлар!

кем: Голдания кайдан: Казан
13.03.2010 23:50
Кызыклы тема.. Минем уйлавымча, эйтик, спортка сарыф ителгэн акчаларнын купмедер олешен милли сэнгать усешенэ юнэлтсэлэр, эйбэтрэк булыр иде..

кем: Гөл кайдан: Казан
13.03.2010 20:53
Автор фикерләре белән тулысынча килешәм. Татар милли уен коралларында уйный торган ансамбльләр һәр татар мәктәбендә, гимназиясендә булырга тиешләр дип саныйм.

кем: тархан кайдан: илдән
13.03.2010 17:24
Татарча- Баян.Киевта-Боян; баян кайдан?
Татарча-кубыз,кубызчы.Киевта-кобза,кобзарь,(кубыз төркиләр өчен уртак бугай).
Татарча-әргән,гармун.Урыста-гармонь.Әргән орган түгелме,гармония белән бәйләнгәнме?
Уйлап карагыз,исемлек моның белән бетмәс.Борынгы халыклар бер дә изоляциядә яшәмәгәннәр.(Мәскәү генә уйлап тапты Казан-Өфе арасын парсекларга (световые годы) озынайтырга.
җавап

кем: Hafiz Candarlı кайдан: Candarlı-Irgadan
15.03.2010 21:37
Әфәндем проблеманы бармактан суырмагыз. Татар тарихын укыгыз. Ә анда, Казан каласынды, 1550 елда франсә илчелеген тантаналы рәвештә кабул иткәндә 800 (сигез йөз) уенчыдан торган хәрби оркестр уйнап торган... диелә - бу безнең татарның хакыйкый тарихы.
җавап

кем: Наил Алан кайдан: Азатлык
15.03.2010 17:37
Әлеге киңшмә вакытында бик күп кызык фикерләр әйтелде. Кыллы уен кораллары төркиләрдән дөньяга таралаган, дигән фикер дә белдерделәр. Татарстанда бары тик 3 гөсләче генә калганлыгына да әйттеләр...

кем: гармун кайдан: казаннан
12.03.2010 23:00
мондый кинэшмэ уткэруенэ рэхмэт фэнзилэ ханымга. татарнын корэш коралы - музыкаль уен коралы. эмма - язма авторына рэхмэт, ул дэрес яза: сонгы 20 елда безнен ни корэш, ни уен коралына игтибар булмады хэм перспективада уж точно булмаячак. башкорт курайдан милли сэясэт ясый хэм дэрес эшли. безнекелэрнен колагына россия аюы баскан.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Татарның 40 уен коралы кайда? -