Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җилкәсенә сугыш катырак төшкән


Казаннар радиодан Сталин чыгышын тыңлый. 1941 елның 3 июле.
Казаннар радиодан Сталин чыгышын тыңлый. 1941 елның 3 июле.

Татар милләте репрессиягә ныграк дучар булган. Күп каһарманнарның батырлыгы исәпкә алынмаган. Тылда бер башак, бер бәрәңге алган өчен дә төрмәгә утыртканнар. 282 мең 500 кеше ач-ялангач килеш Казаннан ерак булмаган җирдә саклану чокырлары казыган.


Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының тарих фәннәре галимәсе Айсылу Кәбирова сугыш вакытында халыкның тылда күргән михнәтләре турында китап язган. Акча бирелсә, менә-менә дөнья күрер дигән өмет белән яши ул. Китап өчен башта акча да бирелгән булган, әмма аннан соң кире алганнар.

Автор булачак китапның исемен дә уйлап куйган. “Ватан сугышында татарстаннар тормышы һәм кәефе” дип атармын, мөгаен, ди Кәбирова. Һәм менә шушы китапта ул репрессиянең тылдагыларга, бигрәк тә авыллардагыларга, тагын да ныграк катыланунын ачыктан-ачык белдерәчәк.

Халыкны эшләтү өчен төрле ысуллар кулланылган

Кәбирова сүзләренчә, ватанпәрварлык хисе, берсүзсез, ул вакытта нык арткан. Әмма советлар хөкүмәте кешеләргә ышанмыйча, төрле ысуллар кулланып эшләргә һәм көрәшергә мәҗбүр иткән. Өйдәге балаларым ачтан үлмәсен дип басудан оек балтырына бер башак кыстырып, я булмаса кесәсенә бер бәрәңге тыгып кайткан өчен җавапка тартылу турында өлкәннәр әле дә еш искә ала.

“Сугыш елларында да репрессияләр туктамаган. Бер бәрәңге алучылар социалистик милекне урлаучы итеп күрсәтелгән. Алар җинаятькә тартылган. Репрессия сугыш елларында тагын да катыланган”, ди Кәбирова. Аның сүзләренчә, ул вакытларда хезмәт репрессиясе тагын да көчәя. 4-5 минутка эшкә соңга калган өчен дә җинаять җаваплылыгына тартканнар.
Милли музейда ачылган күргәзмәдән


Сугыш елларында татарстаннар, авызларыннан өзеп дип әйтергә була, фронтака 131 млн пот икмәк, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн пот ит җибәрә. Бу хакта Татарстан Милли музеенда “Татарстан – җиңүнең тыл базасы” дип аталган күргәзмәне ачкан вакытта мәдәният министры урынбасары Айдар Гайнетдинов әйтте. Ул шулай ук халыкның Зөядән Апаска кадәр булган арада саклану чокырлары казыганнарын да искә алды.

Айсылу Кәбирова сүзләренчә, халык анда коточкыч шартларда эшләгән. “331 километрга сузылган ул. Халык көрәк һәм китмән белән эшләгән. Хәлләре бик авыр булган. Ашау да оештырылмаган”, ди Кәбирова. Бу авыр хезмәттә барлыгы 282 мең 500 кеше катнашкан. 1941 елның 21 октябрендә башланган казу эшләре 42 елның 11 февралендә төгәлләнә. Елның иң салкын өлешенә туры килә.

Кәбирова сүзләренчә, бу хезмәтне искә төшерә торган таш куярга җыеналар икән. Анда күпме кеше катнашканы һәм чокырларның ничә чакрымга сузылганы язылачак.

Каһарманлык исәптәме?

Милли музейда ачылган күргәзмәне яктырткан кечкенә генә китапчык та чыкты. Анда халыкның ач килеш авыр хезмәт башкару һәм якыннарының фронтка китүе һәм аларның күбесенең үлеме аркасында рухи авырлыклар кичерү турында да юллар бар.

169 татар Советлар берлеге каһарманы исеменә лаек була. Советлар берлегендәге милләтләр арасында татар 4нче урында. Кәбирова һәм шулай ук кайбер язучылар татарларның чын батырлыгын күрмәскә тырышу булганлыгын да кире какмый.

Мисал өчен, Александр Матросов батырлыгын 26 татарстанлы кабатлаган. Әмма бу хакта ачык итеп сөйләмәскә, халыкка чыгармаска тырыштылар. Соңгы елларда күкрәкләре белән амбразура каплаучы татарстаннар 13 кеше булган икән дигән сан әйтелә иде. Язучы Шаһинур Мостафин үзенең “Яңа меңъеллыкка очыш” дип аталган китабында аларның 26 икәнлеген яза. Матросовның татар кешесе – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов икәнен хәзер киң җәмәгатьчелек белә.

Айсылу Кәбирова
Рейхстагка беренче булып кызыл аләм элгән кеше дә татар. Тарихчылар 30 апрель көнне Гази Заһитовның беренче булып аләм элүен таный. “Егоров белән Кантария үзләре дә менә шушы төркемнең аларга караганда берничә сәгатькә алдарак байрак кадаганны таныйлар”, ди Кәбирова.

Аның сүзләренчә, 1994 елда Татарстан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге Заһитовка һәм аның белән бергә булганнарга Русия каһарманы исеме бирү үтенече белән чыккан. Әмма Русия саклану министрлыгы бу хәлне кирәк санамаган.
XS
SM
MD
LG