Accessibility links

Кайнар хәбәр

85 яшьлек полковник Токтамыш нәселеннән


Баязит Казаков
Баязит Казаков

Кырык ел гаскәр хезмәтен үтәп полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Баязит бабай Себер татарларының Токтамыш авылында туып үскән. Баязит Казаков әйтүенчә, ул Токтамыш батырның нәсел җебенең бер очыннан.

Самар каласында йөзләгән мәктәп, ләкин хәрби музее булган мәктәпләр санаулы гына. Шәһәрнең Идел буе районында 43нче мәктәп зурлар исемлегендә. Биредә директор булып Виктория ханым эшли. Ә хәрби музейның җитәкчесе – 85 яшьлек Баязит Казаков. Икенче дөнья, Әфган сугышларында орден һәм медальләргә лаек булган татар ире ул.

Кырык ел гаскәр хезмәтен үтәп полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Баязит бабай Себер татарларының Токтамыш авылында туып үскән. Баязит Казаков әйтүенчә, ул Токтамыш батырның нәсел җебенең бер очыннан.


Музей бүлмәсенә килеп керү белән үзеңне дәртле һәм күңел түренә кереп урнашучы шомлы музыка каршы ала. Диварларда хәрби көчләрнең Самардан башлап сугышның көнбатыш капкасына кадәр узган хәрби юлы тасвирлана. Яу кырыннан кайтарылган әйберләр, шәхси документлар, истәлекләр...

Мәктәп директоры Виктория Бурнаева: "Безнең мәктәптә хәрби патриотик тәрбия беркайчан да тынып тормады. Әлбәттә, бу мөһим хезмәттә Баязит аганың өлеше бихисап. Ул аны ярата һәм югары һөнәрмәндләр биеклегендә башкара”, диде.


Җиңү көненә багышлап уздырылган тантанага Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин, мохтариятнең шура әгъзасы Наилә Сабирҗанова килгәннәр иде. Мәктәпнең актлар залында сугыш ветераннарына багышлап балалар концерт-тамаша күрсәттеләр.

Җиңү тантанасы Баязит әфәнденең 85 еллыгына да туры килде. Мохтарият җитәкчесе Рифкат Хуҗин һәм Наилә Сабирҗанова изге теләкләрен белдереп бүләкләр тапшырдылар.


XS
SM
MD
LG