киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Татарстан” телерадио ширкәте янындагы электр станциясе шартлады

31.08.2010

31 август төнендә Казанның Мәскәү районындагы “Яңа гасыр”, “Татарстан” телерадиоширкәтләре янына урнашкан электр станциясе шартлый. 80 меңгә якын кеше утсыз кала, шулай ук “Татарстан” телевидениясенең милкенә дә күпмедер зыян килә.

Күп кешеләрнең өйләрендә суыткычлары эреп ага. Халык борчуга кала. Мәскәү һәм Киров районының бер өлешендә яшәүчеләр иртәнге 9га хәтле утсыз утыра.

“Безне кырыйда үсеп утырган агачлар коткарды, хуҗалык өчен кирәк булган эш коралларын саклый торган зур тимер тартма таш астында калды һәм төп бинаның бер почмагына станциянең авып төшкән дивары өлешчә зыян китерде. Гадәти эш көне булса, каза зуррак та булыр иде”, ди ГТРК “Татарстан” телевидениясе вәкилләре.
ГТРК "Татарстан" агачлары шартлаудан соң, Владимир Клевинский фотосы

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, август аеның соңгы көнендә, иртәнге сәгать икеләрдә Энергетиклар урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан ярдәмчел электр станциясе шартлый. Нәтиҗәдә 3 катлы кирпеч бинаның стеналары җимерелеп төшә. Бу станция “Яңа гасыр” һәм “Татарстан” телерадиоширкәтләре урнашкан җирлеккә терәлеп үк тора, беренче булып бу хәлне сакчылар күрә.

Җимерелгән станцияне тикшергән белгечләр, бу бина эчендәге иске трансформатордан май агып чыгып, станция эче янып китә торган газ белән тула һәм шартлау була, дип белдерә.

Русиядә мондый хәл беренче тапкыр гына түгел. Бу елның 20 августында Петербурда шуңа охшаш гадәттән тыш хәл булып, ярты шәһәр бер сәгатькә якын утсыз калган иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Асхат Зиганшин кайдан: Уфадан
02.09.2010 06:27
<<Җимерелгән станцияне тикшергән белгечләр, бу бина эчендәге иске трансформатордан май агып чыгып, станция эче янып китә торган газ белән тула һәм шартлау була, дип белдерә.>>

Менэ бит эй нинди специалистлар хазер !
Корреспондент подстанцияны электростанция диеп яза , э шартлауны тикшеруче специалистлар бу "электростанция"да "ЯНА ТОРГАН ГАЗ" тапканнар !

"Рыжий электрик" , Чубайска Дима орден бирде инде , шундый "ЯНА ТОРГАН ГАЗЛЫ ЭЛЕКТРОСТАНЦИЯ"ларны эшкэ кереткэне очен .
     
текст зурлыгы - +