киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Менделеев кызы баянда уйнап көйләр яза

03.09.2010

Күптән түгел “Кызган таба” тапшыруы авторы Татарстанның иң яшь һәм иң кечкенә районнардан саналучы Менделеев төбәгендә булды. Анда без 18 яшьлек автор-башкаручы Илмира Нәгыймова, “Талларым”, “Бигәш” ансамбелләре иҗатлары белән таныша алдык.


Казаннан Менделеев районына барыр өчен без 240 чакрым юл үттек. Бу төбәкнең табигате үзенчәлекле, Чулман елгасы, Түбән Кама
Менделеев районы су буйлары, Түбән Кама сусаклагычы
сусаклагычы үзенә күрә бер матурлык өсти. Монда яшәүчеләр гүзәл туган якларына багышлап җырлар җырлаганнар һәм хәзер дә җырлыйлар икән. Аерым алганда, бу эшне күбрәк Менделеев шәһәрендә эшләп килүче “Талларым” ансамбле башкара.

“Туган як” дигән җырлары районның гимнына әйләнгән, аның көен 18 яшьлек автор-башкаручы Илмира Нәгыймова язган.

Менделеев районы Ижевка авылында туып-үскән Илмира “Ягымлы яз”, “Йолдызлык” кебек республика күләм җыр бәйгеләрендә алдынгы урыннар яулый. Ул кечкенәдән җырлап үсә, бер ел элек шигырьләр һәм аларга көйләр яза башлый, баянда уйный.

Без Менделеевскида булганда ул авылда иде. Көзгә Казанга укуын дәвам итәргә киләчәк. Шуңа күрә бәлки әле Илмираны Казан студиясе аша да ишетә алырбыз, чөнки ул бар сәләтен кулланып татар эстрадасында үз урынын табырга омтыла.
Илмира Казанда
Гомумән Менделеев районы мәдәният-сәнгать ягыннан булган бар мөмкинлеген күрсәтергә тырыша. Иске Гришкин авылының бөтен республикага билгеле “Бигәш” керәшен ансамблен генә алыйк. Алар Казан янындагы Крутушка бистәсендә 27-29 августа үткән этник музыка фестивалендә дә катнашты. “Бигәш”леләр Мубай, Зөлфия Камалова белән бергә чыгыш ясады.
"Бигәш" ансамбле бәйрәмгә әзерләнә
Болардан тыш ансамбльдә студент егет-кызларны күрдек. Авыл ансамблендә яшьләр дә бар. Барсы да махсус тегелгән милли киемнәр кигән, җырлап-биегәндә аяк асларыннан тузаннар чыга.

“Бигәш” ансамблен Валентина Манакова җитәкли. Алар ел саен Мамадыш районында үткән “Питрау” бәйрәмендә, шуңа охшаш башка милли бәйрәмнәрдә катнаша икән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
07.09.2010 13:14
Бик әйбәт, Гөлнур туташка киләчәктә зур уңышлар, якшы укулар, татар җырларын, татар моңнарын татар мохитында гына түгел, ә башка төрки кардәшләребездә дә танытыр дигән теләктә калам. Ни өчен мин төрки кардәш халыклары турында язам, ә Ауропага димим? Ауропа безгә чит-ят халыклардан тора, ә менә төркиләр безнең туганнар, безгә алар белән якынлык урнаштырырга иде. Әлегә шушы юнәлештә без начар эшлибез, никтер безнең яшләр "ыштансыз ауропалыларга" яраклашырга тырыша, ә милли яктан һәм тумыштан якын булган төркиләр белән түгел. Менә монысы миңа ошап җитми, без берләшсәктә туганнар белән берләшү хәерлерәк. Онытмыйк, без төрки дөнясында әйдәп баручы милләт идек һәр вакыт. Ә без ауропа халыкларына "ярашырга" тырышып, төркилектән аерылсак, үзебездә йотылып юкка чыгачакбыз һәм шушы "югалу" юлында үз артыбыздан төрки кардәшләребезне дә шушы яман юлга тартып кертәчәкбез. Шуңа күрә мин татар яшләренә, җырчы-музыкантларына шушы фикеремә колак салсыннар иде дигән теләктә. Чөнки яһүди галимнәре көне-төне бар Җир халыкларының асылын алмаштырырга омтыла, төрле-төрле гыйльми мәкәләләр чыгаралар төрле телләрдә, шул исәптән җыр-музыка өлкәсендә бигрәк-тә. Онытмыйк, яһүдиләр Планетада әйдәп баручы бердән-бер милләт, кайсы төрле-төрле яңадан-яңа "теориәләр" уйлап чыгара һәм халыкларга тага.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Менделеев кызы баянда уйнап көйләр яза